+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар

Җыр ул чуклы шәл түгел...

Тамашачыга хезмәт итүне бәхет дип санаучы иҗатчылар заманы үттеме?

Җыр ул чуклы шәл түгел...
Җыр ул чуклы шәл түгел...

Әнгам Атнабаев шигыренә Вәсил Хәбисламов иҗат иткән “Җиз кыңгырау моңнары” җырын мәшһүр Илфак Смаков моннан хәтсез еллар элек беренче тапкыр чыңлатып, күпләрне әсир иткән иде.

Урап-урап карлар күмә
Кышның озын юлларын.
“Чың-чың” итә, җил тузгыта
Җиз кыңгырау моңнарын...

Көе дә, сүзләре дә көчле, нык тәэсирле булуы белән ул халыкның иң яраткан җырларының берсенә әверелде. Башта — Илфак абый, соңрак Атнабай бакыйлыкка күчтеләр. Ә “өчлек”нең берсе Вәсил ага бүген Борай районының Әҗәк авылында исән-сау яшәп ята, шөкер! Ул хатыны вафатыннан соң, үзе дә тол калып ялгыз яшәгән авылдашым Фәридә апа белән кавышып, менә дигән итеп дөнья көтәләр. Инде хәтсез еллар, авылга кот өстәп, бал кортлары, сөт кәҗәләре, кош-корт үрчетә алар. Гаҗәеп талантлы райондашым турында район, республика күләмендә язмалар дөнья күреп тора торуын... Әмма тиздән туксанын тутырачак мәдәният-сәнгать әһеленә игътибар җитеп бетми кебек.

Иҗатын күз алдына китерү өчен Вәсил Хәбисламовның, “Җиз кыңгырау моңнары”ннан тыш, “Арышларым” (А. Игебаев шигыре), “Зимфирәкәй”, “Раушаниям-бәгырем” (А. Мостафин шигырьләре) җырларын искә төшерү дә җитә. Аларны да уздырып җыр язучылар бармы хәзер?!

Бүген мәгънәсез сүзләргә чит ил музыкасын ябыштырган яшь җырчыларга да, инде билгеле башкаручыларга да шушы хәзинәне халыкка кабат кайтару бик яхшы гамәл булыр иде.
Өстәлемдә 1980 елда Башкортстан китап нәшриятында әзерләнгән (төзүчесе — Х. Т. Биккулов), 50 мең тираж белән бастырылган “Йырҙарым” китабы бар. Анда В. Хәбисламов көенә язылган дүрт җыр да кергән, шөкер. Ә калганнары кая?! Бу хакта Вәсил аганың 60 яшьлек юбилееннан соң өендә сөйләшеп утырганда аның үзеннән сорадым. “Әлбәттә, алар байтак җыелган. Әмма мин аларның берсен дә җырчыларга тәкъдим итмәдем шул”, – диде ул тыйнак кына.

Үзе тәкъдим итмәсә дә, Филүс Каһиров “Җиз кыңгырау моңнары”н ничек яңадан чыңлатты әнә! Моның өчен бөтен халык исеменнән зур рәхмәт! Шушы юнәлештә эшне туктатмаска иде!
Уфада да, Казанда да Мәдәният министрлыклары, әллә ничә милли оешма бар. Алар Вәсил Карам улының иҗат җимешләрен туплап, яңа җыентык чыгару, аның турында китап язу, фильм төшерү, җырларыннан концертлар оештыру хәстәрен күрергә тиеш, дигән фикердәмен. Бу изге гамәлләрне Борай районы хакимияте дә күтәреп алыр дип ышанам. Ул үзе соранып йөри торган кеше түгел. Әмма татар-башкорт халкының кабатланмас аһәңле композиторы Вәсил Хәбисламов ике тугандаш республиканың Хөкүмәт бүләкләренә дә, игътибарына да лаек. Аның туксанына әле 2-3 ел вакыт бар. Әмма юбилейны көтеп тору кирәкмәс, билгеле шәхесләребезне үзләре исән чакта данлап калыйк. Бу, беренче чиратта, аларга түгел, ә безгә, киләчәк буыннарыбызга кирәк!

Рәзиф ЗӨБӘЕРОВ.
Борай районы, Әҗәк авылы.

Кәсепме, бәхетме?

Даими авторыбыз, язмалары “Кызыл таң” бүләкләренә дә лаек булган Рәзиф Зөбәеровның әлеге мәкаләсе күңелне айкады. Беренчедән, аның җыр сәнгате, аның түбән тәгәрәве турындагы фикерләре җанга тиде. Күрә торып, шатланыша-шатланыша куллар чабып тәгәрәтәбез без аны. Тәгәрәп төшә дә үлә, тәгәрәп төшә дә үлә җырлар...

Тау битендә бәләкәй авыл,
Авыл эчендә илле йорт.
Бер йортта яши
медсестра —
Сылу, матур Зөлфия.
Эх, Зөлфия, кияүгә миңа
Чык, әйдә, тизрәк,
туар игезәк...

Бу җырны берәрегез хәтерлиме? Ә монысын:

Күбәләк гөлләргә кунса,
Гөлләр тибрәлә микән?
Ул да мине сагынганда,
Күбәләгем-түгәрәгем,
Асыл-кошым, сандугачым,
Җырлап җибәрә микән?

Зөлфиянең, “сылу, матур” булудан бигрәк, “күбәләгем-түгәрәгем, асыл кошым, сандугачым” буласы килә дә бит, әмма аңа шулай дәшәргә тиешлеләрнең телләренә төер чыккан шул. Алар, күбәләк кунгач, гөл тибрәлеп куюын күрерлек хәлдә түгел – күзләре акча белән томаланган. Аларның кайберләре абый-апаларга, кода-кодагыйларга, мәгъшүк-мәгъ­шүкәләргә җырулар язып баеп ята. Җырчылар аларны чират торып алып бетерә, чөнки радио-теле­видениедә атна саен котлаулар программасына кереп, халыкка ишетеләсе-күренәсе килә. Менә шунда кулча тоташа. Ә моннан чыгу юлы кайда?

...Узган гасыр азакларында Уфада “Шәрык-шоу” концертларын оештырганда анда берничә тапкыр мәшһүр Илһам Шакировны чакырып китерү бәхете тиде. Беренче килүендә (аның күзләре начар күрә иде) Уфада Эрнест Мулдашевка күренүен оештырырга булгач, ул чакыруны шатланып кабул итте. Концертның беренче өлешендә яшьләр чыгыш ясый, билгеле, бер-берсен алмаштырып, татарча, башкортча заман җырлары яңгырый. Шунда сәхнә артында утырып торучы Илһам ага кулдан тотып алды да, “Син мине кая алып килдең соң, кызым?” – диде. “Уфада “Шәрык” дигән радио бар, аның туган көненә “Шәрык-шоу” оештырдык”, – димен. “Ә, аңладым, “Шак-шок – шоу”га алып килгәнсең икән”, – диде ул. Илһам ага кеткелдәп көлгән булды, ә мин аннан сәхнә астына төшеп китәрдәй булып оялдым.

Концертның икенче өлешен ул башлады, аннары Әлфия апа, Фәридә, Зөһрә апалар, Рамазан, Зәки агайлар тере тавышка җырлады. “Шак-шок” сөреме таралды, халык алар җырлаганны тын да алмыйча, басып тыңлады. Мондый тетрәндергеч күренешне мин тагын бер генә тапкыр — “Идел-Урал” җыр фестиваленең Чиләбедәге концертында күрдем. Ул 10000 урынлык Спорт сараенда оештырылган иде. Анда да халык торып басты. Халидә Бигичева “Идел”не җырлый иде...

Җыр, “медсестра Зөлфия” булмасын өчен, нинди булырга тиеш икән? Бу хакта шул ук шоу вакытында Әлфия апа Афзалова: “Җыр ул, апаем, чуклы шәл түгел, аны ябындың да матурландың булалмый. Җырның җаны булырга тиеш. Монда мөгез чыгарырга кирәкми, аңа җаныңны салырга кирәк, авторларга да, башкаручыга да”, — дигән иде. И, Әлфия апакаем, хәзерге заман теле белән әйтсәк, “чес” вакытында җырчылар каян табып бетерсен инде ул җанны һәр җырга салырга?! Шуңа тумас борын картайган, туган да үлгән җырлар тыңлап, шашынып куллар чабып, акча түләп, күңелгә бушлык алып кайта бит инде халык.

Җырга җанын салган җырчылардан Хәния Фәрхине кем генә сагынмый икән?! Сәхнәгә басуы була, дөнья яктыра, күңел очар коштай талпына иде бит! Бар инде хәзер дә аның кебек бер башлагач унар концерт куеп ташлаучылар. Утлар ялтырый, күлмәкләр алмашына, ярымшәрә кыз-егетләр биешә... Тавышы да бар кебек, югыйсә. Концерт барышында күңелле, ә аннан чыктыңмы, искә алып сөйләрлек берни юк – бушлык. Яшермичә, сәхнәдән: “Яратам сезне, тамашачылар, сез бит безне ашатасыз”, – диючеләр дә бар. Тамашачыны риясыз яратучы, аңа хезмәт итүне фәкать кәсеп кенә дип санамыйча, бәхет дип санаган артистлар заманы кайтмаска киттеме соң инде?

Шушы уңайдан югарыда телгә алган шоудан тагын бер истәлек. Без анда ел саен бик зур теләк белән үзебезнең “Кәтүк бабай” – Әхәт Уразмәтовны чакыра идек. Ул тальянын тотып килеп җитә, кызыл иннеген (каян шулкадәр кызылны таба диген?!) иреннәренә дә, бит очларына да сөртеп, биеп-җырлап, халыкның һушын алганчы көлдереп кайтып китә иде. Ә бер көнне ул, елардай булып, иртәгә булачак концертка килә алмаячагын хәбәр итте. Баксаң, ул килгәндә егылып, кулын сындырган икән. Шул сынык кулы белән тальянда өздергән, кеше көлдергән. “Нишләп әйтмәдегез, Әхәт абый, “скорый” чакырта идек бит?!” – дибез. “Әәә, аннан бит инде сәхнәгә дә чыгармас идегез!” – ди бер көлтә кояш нурын күңелендә йөрткән Кәтүгебез. Менә нинди дә буладыр ул “җаныңны салу”.

Өстә телгә алган шәхес­ләребезнең күбесе бакыйлыкта инде хәзер. Рәзиф Зөбәеров әйтмешли, исәннәр турында кайгыртырга соңламасак иде. Вәсил Хәбисламов шәхесенә бәйле фикер­ләрегезне, тәкъ­димнә­регезне көтеп калабыз. “Кызыл таң” гәзите бу җәһәттән һәркем белән хезмәттәшлеккә әзер.



Резида ВӘЛИТОВА.

Автор: Резида Валитова
Читайте нас