+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар

Табиб булу рәхәт дисезме?..

Изге һөнәр ияләренең хезмәтендә без күреп бетермәгән байтак авырлыклар бар.

Табиб булу рәхәт дисезме?..
Табиб булу рәхәт дисезме?..

Күңел дәфтәреннән бүген иң хөрмәтле һөнәр ияләре — табиблар хакындагы уйларымны барларга булдым. Моңа күптән түгел Уфаның бер поликлиникасындагы күренешкә шаһит булу этәрде.

Алдан язылмыйча табибка килдем. Исәбем тиз генә чиратсыз кереп, бер тикшеренүгә юллама алып чыгу иде. Аның әзер икәнен дә беләм, алып чыгар өчен табибның бер-ике минутын гына алачакмын. Тик табиб ишеге төбендә утырган кешеләрнең мине һич кенә дә чиратсыз кертәсе килмәде.
— Мин бер сәгатькә якын көтәм инде! Башкача берсен дә кертмим! — диде усал итеп бер апа.
— Чиратта утырыр өчен ике атна алдан язылмадым! — диде икенчесе.
— Чират алыгыз. Бер язылган кешедән соң бер язылмыйча килгән кеше керә... — дип ачыклык кертергә тырышты өченчесе.


Мин бу кешеләрне чын күңелдән аңлыйм. Чөнки үземнең дә язылып килеп тә ярыйсы гына көтеп утырган чакларым аз булмады.
Әйе, бүген сәламәтлек саклау тармагы көннән-көн камилләшә. Гомумдәүләт проекты ярдәмендә дәваханәләр һәм поликлиникалар искиткеч җиһазлар белән баетыла, белгечләр төрле авыруларны дәвалауда көннән-көн зуррак уңыш­ларга ирешә, уникаль операцияләр ясау осталыгы белән сокландыра. Пациентның табибка язылуы буенча да эш оештырылган. Температуралы пациентлар аерым кабул ителә. Һәр поликлиникада дежур табиб бар. Алдан язылып, билгеләнгән вакытыңа гына белгеч янына килү бик уңайлы, сүз дә юк. Шулай да язылмыйча килүчеләр дә җитәрлек шул. “Сорап кына”, “Әйтеп кенә”, “Алып кына” чыгарга дип һәрберебезнең килгәне бардыр табибка. “Алдан язылып торырга вакытым юк, миңа нәкъ шушы табибка бүген керергә кирәк”, — диючеләр дә очрый. Монда кемнедер гаепләп тә булмый кебек. Чөнки сәламәтлек торышын графикка сала алмыйбыз. Сүзем башка мәсьәләгә кагыла.


Бераз вакыттан мин табиб янына кабул ителергә кергән бер өлкән яшьтәге апа артыннан кердем шулай да. Тиз генә юлламаны алып чыгып китәргә уйладым. Ләкин күз алдымдагы бер вакыйга ни өчен килгәнемне дә онытырга мәҗбүр итте. Алдымнан кергән апа кулына тоткан кәгазьләрен... табибә өстенә (нәкъ битенә!) атып бәрде.
— Арыдым мин чират көтеп! — дип белдерде ул бу гамәлен аңлаткандай.
Яшь кенә табибә кыз күзләренә килгән яшьләрен күрсәтмәскә, тыныч булырга тырышып, пациентны ниләр борчыганын сораша башлады...
Бу хәл бик тә күңелгә тиде, төрле уйларга этәрде. Алар күңел дәфтәренә языла башлады...


Сәламәтлек — һәркайсыбызның иң кыйммәтле, бәяләп бетергесез хәзинәсе. Аның сагында торган медицина хезмәткәрләре безнең тарафтан иң хөрмәт ителергә тиешле кешеләр кебек. Тик нигә соң без еш кына аларга хезмәтләндерүче һөнәр ияләренә карагандай мөнәсәбәт күрсәтәбез? Менә югарыдагы мисалны алыйк. Әйе, апа өлкән яшьтә. Бәлки, ул чынлап та бик арыгандыр, сәламәтлеге яхшы түгелдер. Табибә кызның яңа гына вуз бетергәне дә күренеп тора. Аның зур тәҗрибәсе юк, билгеле. Бәлки, әлегә гамәлләре дә акрынрактыр, тәҗрибәле табиблардан аермалы буларак, нидер билгеләр алдыннан озаграк уйлыйдыр. Ләкин бит беребез дә оста һәм тәҗрибәле булып тумаган. Кем әйтмешли, “Не боги горшки обжигали”. Сабырлыгыбыз сына башлавын аңлаганда, бәлки, безгә үзебезнең яшь чакны, үзебезнең балаларны искә төшерергә кирәктер? Болай да коточкыч йөкләнеш белән эшләүче медицина хезмәткәрләре янында бигрәк тә...


Соңыннан мин бу яшь табибә белән бераз сөйләшеп алырга форсат таптым. Ул, чынлап та, быел гына медицина университетын тәмамлаган икән. Эшли башлавына бишенче генә ай. Бер үк вакытта ординатурада да белем ала. Исемен күрсәтеп, гәзит өчен әңгәмә бирергә теләмәде, шулай да әле кыска гына хезмәт юлындагы үзенчәлекләр, кайбер хәлләр турында сөйләп китте.
Участок терапевты көненә бик күп кешене кабул итә. Ул һәркайсының зарын тыңларга, кирәк булса, өстәмә тикшеренүләргә җибәрергә, анализлар, дәвалау билгеләргә тиеш. Табибә әйтүенчә, иң күп килүче пациентлар — өлкән яшьтәгеләр. Аларның күпчелеге бик җентекле тикшеренергә, еш анализлар бирергә тели. Күр­сәтмәләр булмавын аңлап, алар теләгән тикшеренүгә җибәрмәсәң, табиблар өстеннән шикаятьләр язарга яратучылар да аз түгел икән. Шулай да аны кайбер яшьләр дә гаҗәп­ләндергән — авырмаса да, “больничный” сорап килүчеләр, үзен яхшы хис иткәннәрнең дә табибны өйгә чакыруы...


— Иң авыры һәм хәвефлесе — пациентларның өенә чакыруларга бару. Чөнки анда төрле кешеләрне очратырга мөмкин, — ди яшь табибә. — Беренче тапкыр биш көн буе туктамыйча алкоголь кулланганнан соң каты чирләүче, кан белән коса башлаучы ялгыз ирнең өенә чакыру алгач, әнинең минем белән баруын сорадым. Ял көне иде. Әни ишек төбендә тора, әгәр мин озак чыкмасам, ул полициягә шалтырата дип сөйләштек. Ләкин күпме шалтыратсак та, бу ир ачмады. “Кайгырма, ул рәтләнгәндер дә эчүен дәвам итәдер”, дип шаяртты бер хезмәттәшем. Шөкер, бу ирнең соңыннан исән-сау икәнен белдем...


Аз гына эшләү дәверендә дә табибәгә “күпне күрергә” туры килгән икән. Бервакыт кан басымы күтәрелгән өлкән яшьтәге апа янына чакыру алган. Ләкин килеп кергәч тә апаның улы ишекне бикләп куйган һәм наркотик препарат рецепты таләп итә башлаган. Аңа күрсәтмәләр булмавын, бу препаратны өйгә килгән терапевт язып бирә алмавын берничек тә аңларга теләмәгән. Ярыйсы гына курыккан табибә бераз вакыттан соң гына хәйләкәрлек белән көчкә чыгып котылу бәхетенә ирешкән... “Рецепт формасын поликлиникадан алып керәм”, — дип.
Менә шулай... Ә көненә күпме чакыруга йөрергә кирәк участок терапевтына! Участок бик зур да булырга мөмкин, ә машина бирелми (чөнки бу ашыгыч ярдәм хезмәте түгел).


“Табибларга хезмәт хакын арттырдылар”, “Табиблар рәхәт яши хәзер”, – дигәнне ишеткәнем бар. Юк, дуслар, ялгышасыз. Минемчә, иң җаваплысы һәм иң авыры — табиб һөнәре. Аларның эшендә без күреп тә бетермәгән күп авырлыклар бар. Шуңа, минем уемча, без аларга бары тик сокланырга һәм рәхмәтле булырга тиеш.
— Шулай да пациентларның күбесе — бик мәдәниятле, итагатьле кешеләр. Аларга ярдәм итә алуыңны аңлау, рәхмәт сүзләрен ишетү дә бәхетле итә. Һөнәремне барыбер яратам, — дип елмайды яшь табибә сөйләшүебез ахырында.
Ә без аларны яратабызмы соң? Күптән түгел генә үткән пандемияне оныттыкмы? Көнне төнгә ялгап, алсыз-ялсыз, үзләре сәламәтлегенә җитди тайпылышлар алып, гомер­ләрен куркыныч астына куеп эшләгән ак халатлы соклангыч һөнәр ияләренең чын батырлыкларын хәтердән чыгардыкмы? Ә бит алар бүген дә батырлык кылуын дәвам итә. Инде махсус хәрби операция барган урыннарда илебез хакына көрәшкән яугирләрне коткара, дәвалый алар...
Шуңа кайвакыт поликлиникаларда чиратларда утырганда сабырлыкның ни икәнен онытмыйк. Әйтелмәсен авыр сүзләр табибларга, чәчелмәсен кулдагы кәгазьләр...

Автор: Ләйсән Якупова
Читайте нас