Халык мәкальләренең һәм канатлы гыйбарәләрнең хаклыгына бик күп мәртәбәләр инанганым булды. “Эзләгән – таба, ташка кадак кага”, “Зәр кадерен зәргәр белер”, “Халык зур ул, көчле ул”, “Кулъязмалар янмый” – сезнең белән уртаклашасы бу тарихны шушы хикмәтле фикерләргә бер исбатлау буларак кабул итсәгез иде.
Рәхимҗан Согыт улы Ахунов турында белешмә:
1924 елның 5 маенда Иске Балак авылында туган. Авылда башлангыч һәм Тайняшта җидееллык мәктәп тәмамлый. 1937-41 елларда Дәүләкән педучилищесында укый. 1941 елда Иске Балак авылында укытучы һәм комсомол оешмасы секретаре булып эшли. 1942 елның гыйнварында хәрби хезмәткә алына, пехота училищесында укый. 1942 елның маенда фронтка җибәрелә, отделение командиры була. 1943 елда Курск дугасында зур батырлык күрсәтә. “Кызыл йолдыз” һәм “Ватан сугышы” орденнары, “Берлинны алу өчен”, “Праганы алу өчен” һ. б. медальләр белән бүләкләнгән. Командирлар әзерләү мәктәбендә укый. Сугыштан соң 28 ел Совет Армиясендә офицер булып хезмәт итә. 1973 елда полковник званиесендә отставкага чыга.
Ул яшьтән үк әдәбият, сәнгать, тарих, медицина белән мавыга. Егерме еллап архивларда казынып, авылларның борынгы тарихын тикшерә. Чакмагыш районының – Тайняш, Балтач, Каръяуды, Рәҗәп, Илеш районының Иске Дөмәй, Рсай авыл Советлары биләмәләрендә урнашкан егермеләп авыл турында кулъязма китаплар яза. Аларны шул төбәктәге мәктәпләрнең китапханәләренә бүләк итә.
Ул гаять эрудицияле кеше, кызыклы әңгәмәдәш, акыллы гаилә башлыгы, яхшы әти иде. Тормыш иптәше Җиһан белән Рәшит һәм Илдар исемле ике ул үстерделәр.
2007 елның 17 гыйнварында 84нче яшендә вафат булды.
Китапта: Басыйров Х., Басыйров А. Чакмагыш туфрагында туганнар. Казан: Идел-Пресс, 2007. Б. 231.
Исегездәме, 2000 еллардан соң Башкортстанда нәсел шәҗәрәләре белән кызыксыну көчәеп, авыл тарихларына багышланган китаплар күпләп дөнья күрә башлады. Минем туган авылым Кашкар урнашкан авыл Советының үзәге Калмашбаш (Чакмагыш районы) тарихы да язылды. Якташыбыз Марат Ахунов кулъязмасын мөхәррирләргә туры килде. Үз нәселемнең тарихы белән әнә шунда беренче тапкыр таныштым, исәп алу материаллары нинди була икәнен дә беренче тапкыр шунда күрдем. Табигый ки, хәләл җефетемнең шәҗәрәсе белән дә кызыксына башладым. Ник дисәң дә, аның фамилиясен йөртәм ич. Кем булган ул Сөләйман? Аның ата-бабалары кем? Чакмагыш районының Иске Балак авылына кайдан, ничек килеп урнашканнар?
Биатам Рим Мирзаһидан улы үзенең картәтисе Сөләйманнан элегрәк бабаларының исемнәрен белми булып чыкты һәм Сөләйманның оста умартачы булуыннан тыш бернинди дә хәбәр әйтә алмады. “Шәҗәрә кайгысы булдымыни, бер телем ипигә интектек”, – ди иде. Бианам Әлфия Гыймаделислам кызының хәтере бик яхшы булып, Мирзаһиданның бертуганнарын санап чыкса да, башкасын белми иде, чөнки ул Аблайдан килен булып төшкән кеше.
Авыл тарихы турында сораштыра башлагач, кемдер: “Балак авылы тарихын Рәхимҗан Ахунов язып калдырган бит, аның ике папкасы булырга тиеш”, – диде. Иске Балакка бер кайтканда, аларның бер нөсхәсе Флидә апа (Әхтәмҗанова) Сөләймановада икәнлеге ачыкланды. Ул үзе күрше Каран авылыннан күчеп килгән, Казан химия-технология институтын тәмамласа да, гомер буе иҗатка тартылды, “Игенче” гәзитенең авыл хәбәрчесе булды, Иске Балак авылы кешеләре хакында бик күп мәкаләләр язды. Һич жәлләмичә, шушы ике папканы миңа тапшырды. Юкса, кышын бер көрәк кар алып булмаган кешеләр дә очрый бит. Дулкынланып, машинкада бастырылган битләрне укырга тотындым. Аларның берсе – 1982, икенчесе 1985 елда язылган. Баксаң, Рәхимҗан ага Ахунов шул вакытларда ук авыл тарихы белән кызыксынган, архив материаллары туплаган. Хәрби полковник, ышанычлы кеше буларак, архивларга керү рөхсәте булган. Компьютерлар, әлеге шикелле яхшы телефоннар, сканерлар юк заманда, архивларга гади кеше аяк та баса алмаган чакларда ул бихисап тарихи документларны, исәп алу материалларын күчереп алган, аларны машинкада бастырып, халыкка тараткан. Аны күреп белгән кешеләр хәтерләвенчә, фатирындагы эш бүлмәсе кәгазьләр белән туп-тулы булган, ә үзе көннәр буе язу эше белән шөгыльләнгән. Шунысы сөенечле – аның кулъязмалары кырык ел буена янмыйча-югалмыйча, халык кулында сакланып, бүгенге көнгәчә килеп җиткән.
Исәп алу материалларыннан Сөләймановлар шәҗәрәсен ачыкларга тырыштым. Әмма аны тулысынча ялгап бетерә алмадым. Ник дигәндә, исәп алу документларында Сөләйманнар икәү, җитмәсә, икесе дә бер чордарак туган. Өстәвенә, икесе ике затка карый.
Иске Балак авылы халкы ике зур нәселдән таралган. Берсе – ясаклы татар Дәүләтбай Муллин варислары. Дәүләтбайның Тайняш башкортларыннан 1746 елның 31 гыйнварында җир алуы, 1764 елда 12 җан уллары һәм туганнары белән Сүдәм авылында теркәлүе турында документлар китерелә. Улы Ишкуат якын-тирә 60 авылдагы ясаклы татарларның старшинасы булып торган. Боларның элегрәк Самараның Кенәле елгасы буеннан килүе турында риваятьләр бар. Икенчесе – шулай ук күпсанлы, көчле Юныс нәселе (авыл картлары бу нәселнең Удмуртиянең Кама буендагы Камбарка авылыннан бу төбәккә беренчеләрдән булып килеп утыруы турында әйтеп калдырган). “Балак” исемен дә алар алып килгән булырга бик мөмкин, чөнки, Яндекс-картадан күренүенчә, Камбаркадан 9 гына километрда “Балаки” дигән авыл бар.
Иске Балак авылы тарихына караган иң борынгы рәсми чыганак буларак исә, 1706 елның 29 гыйнварында Казан юлындагы Тышкы Елан волосте башкорты Сөрмәт Мәмәткуловның ясаклы татарлар Бердермәт Камаев һәм аның иптәшләрен Балак елгасы буендагы җирләренә кертүе турындагы документ санала.
Бер папкада: “Безнең авыл кешеләре бу төбәктә яши башлаганнан бирле умартачылык белән шөгыльләнгән. 1870 елда умартачылар күбесенчә Сүдәм очы татарларыннан булган”, дигән юллар китерелә. 1917 елларда умартачылар исемлегендә Сөләйман Исхаков һәм башкалар саналып китә. Биатам сөйләгән “умартачы” дигәнгә туры килә дә соң,
әмма монда телгә алынган Сөләйман Исхак улы нәкъ шул Сөләйманмы – ачык түгел. 1917 елгы җир исәбе алу материалларында да (алар
“Башархив” сайтына (https: //basharchive.ru/census/1917 куелган) Сөләйман Исхаков күрсәтелә, хәтта улларының саны да (бишәү) туры килә, ләкин исемнәре күрсәтелмәгән һәм туган еллары бер я ике, хәтта өч елга аерыла. Ул чорда яшьне кечерәйтеп күрсәтү киң таралган булган, сәбәбе шундадыр, мөгаен.
Шулай итеп, көймәм комга терәлде. Әмма бу папкалар миңа һич тынгы бирмәде. Вакыт-вакыт аларны кулга алып, тегеләй-дә, болай да шәҗәрә агачларын төзеп-тезеп карарга тырыштым. Серле йомгак сүтелмәде. Китап шкафын ачкан саен бу ике ак папка миңа, ничектер шелтә белән бага иде кебек: “Я инде, серне чишә алмадыңмыни?” – диләр иде сыман. Иремнең өлкәнрәк туганнарыннан, авылда кемнәр нәсел иде, дип сораштыруымны дәвам иттем.
Былтыр көз исә Флидә апа миңа куе яшел тышлы бер папка җибәрде. Аны аңа Айгөл Шәрипова китереп тапшырган икән. Ул да булса, бу – Рәхимҗан аганың Иске Балак авылы тарихына багышланган өченче кулъязмасы булып чыкты. Баштагы ике папкадан аермалы буларак, монысы – копия түгел, ә машинкада басылган оригинал нөсхә. Алдагы язмалардагы кайбер урыннар кабатланса да, монда иң кыйммәтле мәгълүматлар тупланган иде – Иске Балак авылы нәселләре шәҗәрәләре. Мин тәүдә аларга игътибар да итмәдем, чөнки шәҗәрәләр агач рәвешендә түгел, текст белән бирелгәннәр. Әмма тиздән бу язмаларның никадәр кыйммәтле хәзинә булганлыгын аңладым. Исәп алу материаллары буенча гына нәсел буыннарын юллау читенрәк, кайчакта бөтенләй мөмкин дә түгел – моңа үз мисалымда төшендем бит. Рәхимҗан ага исә, тарих белән ныклап кызыксынучы һәм авыл кешеләрен, аларның нәселләрен яхшы белүче кеше буларак, архив материалларын да кулланып, шәҗәрәләрне берәмтекләп теркәп калдырган.
Һәм менә, 2024 ел ахырында, ниһаять, ничә ел эзләгән юлларны укыйм: Исхак улы Сөләйман. Тәүге папкаларда китерелгән исәп алу документларыннан карыйм: Исхак – Нәдершаның икенче хатыны Гайникамалдан туган улы. Әтисенең беренче хатыны Гаширәдән туган Фәткулла һәм аның улы Мусаның балалары белән аралашмаулары, нәселләренең ул чатын белмәүләре исә, билгеле ки, мондый шартларда була торган үзенчәлекле мөнәсәбәтләр белән аңлатыла. Шул рәвешле, акка кара белән язылган бу юллар минем дистә елларча эзләнүләремә нокта куйды. Сөләйман карт Дәүләтбай Муллин затыннан булып чыкты. Бу хакта иремә, апаларына, балаларга тиз үк хәбәр иттем. Ә Рәхимҗан агага рәхмәтләрем чиксез. Чыннан да, эзләгән таба һәм кулъязмалар янмый икән – Аллаһы Тәгаләнең кодрәте чиксез. Туган төбәгенең чын патриоты булган бу соклангыч шәхес турында, иншаллаһ, киләчәктә язылыр әле.
Дилбәр БУЛАТОВА (СӨЛӘЙМАНОВА).