-9 °С
Кар
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар

Вакыт барысын да җилгәрә

Язучылар берлеге әгъзасы булу – чын язучы булу түгел әле, ә кенәгәле булу гына

Вакыт барысын да җилгәрә
Вакыт барысын да җилгәрә

Бездә Башкортстан Язучылар берлегенә керүне олы бер дәрәҗә итеп саныйлар. Аеруча районнарда яшәүче каләм ияләре. Имеш, аларга: “Һи, язган була, үзе Язучылар берлеге әгъзасы да түгел”, – дияләр икән. Ә бит язучылык әгъзалык кенәгәсе белән билгеләнми. Без бүген Әмирхан Еникины да, Роберт Миңнуллинны да әгъзалык кенәгәләре булган өчен генә язучы дип танымыйбыз. Язучы язган әсәрләре, иҗаты белән таныла. Димәк, иң башта кеше укырлык әсәрләр язарга кирәк.

Редакторлар кулы аша узмаган, Язучылар берлегенең секцияләрендә тикшерелмәгән үзнәшер китапларын тотып, берлеккә кабул итүләрен сорап йөрүчеләр бар. Кабул итү кагыйдәләре буенча иҗатчының секция аша узган ике китабы чыккан булырга тиеш. Мәсәлән, шигырьләрен туплап, шигърият секциясендә тикшертеп, уңай бәя алганнан соң ул җыентык Башкортстан “Китап” нәшриятында чыгарга тиеш. Шундый ике китабы булган кеше өч язучыдан тәкъдимнамә (рекомендация) алганнан соң гына әгъзалыкка дәгъва итә ала. Бу Башкортстан Язучылар берлегенең Уставында каралган.

Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы булган кайбер татар язучы һәм шагыйрьләренең Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы да буласы килә. Әлеге темага бик еш кына бәхәсләр булгалап тора. Имеш, алар фикеренчә, Башкортстан Язучылар берлегенә кабул ителгән татар иҗатчысы автоматик рәвештә Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы да булырга тиеш. Татарстан – икенче республика, аларның үз Язучылар берлеге, аның үз Уставы бар. Анда кабул итү тәртипләре тагы да катлаулырак. Мәсәлән, секцияләрдә тикшертелеп (анда ул остаханәләр дип атала), нәшер ителгән китапларга гәзит-журналларда өчәр тәнкыйть мәкаләсе басылып чыккан булырга тиеш.

Татарстан Язучылар берлеге Уставында, Башкортстан Язучылар берлегенә кабул ителгән татар язучысы автоматик рәвештә Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы була, дигән статья юк. Һәм кертелмәячәк тә. Кертелгән очракта, ни өчен татарча иҗат иткән кеше генә аларныкы булырга хокуклы, ни өчен башкорт, яки урыс язучысы да автоматик рәвештә кабул ителмәскә тиеш? Милләтләрне аеру дөрес түгел. Шундый ук юл белән, автоматик рәвештә, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы булып киткән кебек башка өлкәләрдә дә шундый тәртип кертсәк? Мәсәлән, мин Баш­кортстанның сунарчылар җәм­гыяте әгъзасы булам да Татарстан урманнарында җанвар ауларга барам. Чөнки автоматик рәвештә аларда да әгъза булам. Башка өлкәләрдә дә шулай.

Башкортстан Язучылар берлегендә әгъза булып торучыларның кайбер­ләре Татарстан Язучылар берлегенә дә әгъза итеп алынган. Мәсәлән, Марат Кәбиров һәм Рамил Чурагулов. Салават Рәхмәтулла да ике иҗат берлеге әгъзасы иде. Бу язучылар аларның Уставы буенча кабул ителгән. Шулай булгач, алма, авызга төш, дип автоматик рәвештә кабул ителүне көтмичә, сукранып йөрмичә, документларны “күршеләр” таләп иткәнчә әзерләп бирергә генә кирәк.

Әгъзалыкка килгәндә, мин аңа ирония белән карыйм. Чөнки кемнең ничек язганын әгъзалык кенәгәсе билгеләми, дидек. Башкортстан Язучылар берлегенә элекке рәисләр чорында “арткы ишектән” бөтенләй сәләтсез кешеләрне дә кабул итү очраклары булды. Кенәгәләрен туганнары һәм якыннары арасында селтәп йөрсәләр дә, алар минем өчен язучы түгел.

Үз-үзеңә таләп дигәннән, берничә мисал китерим. Якташыбыз, Татар­станның халык язучысы Илдар Юзеев белән миңа шактый еш аралашырга туры килде. Бервакыт сөйләшеп утырганда ул: “Мин үземне шагыйрьгә санамыйм, чөнки ул – бик зур сүз. Кемнәрдер мине саный икән, димәк, алар өчен мин шагыйрь”, – дигән иде. Элегрәк редакциябездә күп кенә популяр җырлар авторы реклама бүлегендә эшләгән иде. Телефон аша ул үзен “поэт фәләнов” дип таныштыра. Мин шулвакыт Мостайны күз алдына китердем. “Это поэт Мустай Карим”, – дип шалтыратса, көлке булыр иде. Чөнки Мостай дигәч, аның “поэтлыгын” барысы да белә.

Тагы да бер мисал. Роберт Миңнуллинга Татарстанның халык шагыйре исеме бирелгәч, шалтыратып тиз генә әңгәмә эшләдек. “Халык шагыйре булу Сезнең өчен нәрсә ул?” – дигән сорауга: “Әмирхан Еники, Илдар Юзеев, Равил Фәйзуллин кебек олы әдипләр янында бер читтә басып тору хокукы”, – дигән иде ул. “Бер читтә”, чөнки ул алар арасында үз урынын белә. Дөрес, соңрак Роберт Миңнуллин уртада басып торыр дәрәҗәгә үсте.

Шуңа күрә мин “үз урыныңны белергә кирәк” дип исәплим. Вакыт барысын да җилгәрә. Тылкышу, тарткалашу, әрсезләнү кирәкми. Әйт­кәндәй, Казанда нәшер ителгән “Әдәбият тарихы” томлыкларына Башкортстан шагыйрь һәм язучыларыннан берничә генә кеше кергән. Димәк, җилгәрү бүген үк бара.

Язучылар һәм башка иҗат берлекләре – иҗтимагый оешмалар. Аны дәүләт финансласа, ул яши, ярдәм итмәсә, туктала. Чын капитализм хөкем сөргән илләрдә андый берлекләр юк. Язучы – яза, нәшрият белән килешү төзи һәм көрәп гонорарын ала. Нәшрият халык күпләп сатып алырдай авторларга китабын язганчы ук бер өлеш гонорарын түли. Ягъни китап та товар. Яхшы сатылган, популяр язучы яхшы яши. Гәрчә ул фәлән ил һәм халыкның халык язучысы яисә шагыйре булмаса да.

Мөнир ВАФИН.

Автор: Денис Таваев
Читайте нас