-9 °С
Кар
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар

Яңа тормыш шулай башланган

Архивларда табылган яңа чыганаклар нәрсә сөйли?

Яңа тормыш шулай башланган
Яңа тормыш шулай башланган

Благовар районы Яңа Абзан авылы­ның хәзерге Иске Абзаннан күченеп утыру нәтиҗәсендә барлыкка килүе мәгъ­лүм. Риваятьләрдән бу вакыйганың якынча XIX гасыр азагына туры килүе фаразлана. Бу юнәлештә җентекле эзләнүләр нәтиҗәсендә, ниһаять, максатыма ирештем. Моны Башкортстан Милли архивында табылган яңа чыганаклар да раслый.

Русия авыллары тарихында XIX гасыр ахыры күләмле реформалар белән билгеләнә. Шулардан әһәмият­лесе: илнең халык күп яшәгән төбәкләреннән крестьяннарның ирекле рәвештә яңа җирләргә күченеп утыруы башлана. Моның өчен сәбәпләр өлгереп җиткән була инде, чөнки крепостное право бетерелгәч, аграр тармактагы уңай үзгәрешләр тормыш-көнкүрештә дә чагылыш таба, шуңа бәйле илдә халык саны арта, ә крестьяннар карамагындагы җирләр күләме үзгәрешсез кала.
Әлегедәй хәл-вакыйгалар, әлбәттә, хәзерге Башкортстанның Түреш волостендагы Абзан авылына да кагыла. 1896 елгы мәгълүматлардан күре­нүенчә, бу чорда биредә халык саны бер мең кешегә якынлаша. Шул ук вакытта, җир биләмәләре, берникадәр үзгәрешләр белән, элекке еллар дәрәҗәсендә кала. Ләкин Абзан тирәсендә урманнарның азлыгы, төзелешкә ярардай агач булмау, утын җитешмәү кебек мәсьәләләр дә үзен сиздерә.
Халыкларны башка төбәкләргә күчереп утырту сәясәте дәүләт крестьяннарына да кагыла. Аларны губерналар чикләрендә күчерү урындагы власть карамагына бирелә. Мондый яңалыкның Уфа губернасында, шул исәптән аның составындагы Бәләбәй өязендә дә, зур канәгатьлек белән каршы алынуы табигый.
Башка крестьяннардан аермалы буларак, дәүләт крестьяннары, морзалар варислары буларак, алпавытларга буйсынмыйча, казна җирләрендә яшәгән, үзләренә бүленгән җирләрдән файдаланган, казнага салым түләгән, дәүләт органнары идарәсенә буйсынган һәм шәхси яктан алар ирекле саналган. Бу катламга ясаклы һәм йомышлы татарлар кергән. Дәүләт крестьяннары белән идарә итү губерна дәрәҗәсендә берничә юнәлештә алып барыла, алар арасында өстенлекне хуҗалык эшчәнлеге алып тора. Крестьян үзидарәсенең нигезе булып авыл җыеннары саналган, аларда көнүзәк мәсьәләләр авыл җәмгыятьләре катнашлыгында хәл ителә.
Яңа Абзан авылы барлыкка килүгә китергән тарихи алшартлар нәкъ менә шулардан гыйбарәт. Әйткәндәй, Яңа Абзан авылы тарихы турындагы моңарчы әйләнештә булган чыганакларда авылга нигезне Абзаннан бүленеп чыккан дәүләт крестьяннары салган, дигән фикер үткәрелә, вакыт аралыгы итеп исә XX гасыр башы күрсәтелә иде. Хәзер исә әлеге мәсьәләләргә төгәллек кертү мөм­кинлеге бар, чөнки дәүләт крестьян­нарының күченүе турында Баш­кортстанның Милли архивы фондларында яңа чыганаклар табылды. Бу җәһәттән шуны әйтеп үтик: аерым авылдан яңа урынга күченү бу чордагы законнарга ярашлы тормышка ашырыла. Иң беренче чиратта, күченеп килгән гаиләләргә җир биләмәләре бүленү тиешле органнарда рәс­миләштерүне таләп итә.
Әлеге шартларны күздә тотып, булачак Яңа Абзан авылының дәүләт крестьяннарыннан бер төркем моның хәстәрен алдан ук күрә башлый, бу архивта табылган чыганаклар белән раслана (“Бәләбәй өязе Түреш волосте Күчәрбай авыл җәмгыятендә үзаллы авыл җәмгыятьләре оештыру турында”. Башкортстан Милли архивы. Фонд И-10, оп.1, саклау берәмлеге 1985). Атап әйткәндә, авыл кешеләре 1896 елның 28 февралендә теркәлгән хат белән Уфа Губерна Присутствиесенә мөрәҗәгать итә. Язманың асылы шунда – “Яңа Абзан авылы биләмәләре Күчәрбай җәмгыятеннән 5 чакрым ераклыкта урнашкан. Килеп туган көнүзәк мәсьәләләрне хәл итү өчен, аерым очракларда, Күчәрбай авыл җәмгыяте старостасының Яңа Абзанга килүе сорала. Кызганычка каршы, язгы ташкыннар чорында бу мөмкин булмаган, чөнки юл буендагы ике елга ташкан чакта алар аша үтеп булмый. Яңа Абзанда авыл старостасы сайлап, мәсьәләне уңышлы хәл итеп булыр иде”, — диелә барлыгы 22 кеше тамгаларын салган мөрәҗәгатьтә. Губерна дәрәҗәсендәге власть органына мөрәҗәгатьнең нәтиҗәсе уңай була, авыл старостасы вазыйфасына Габделхәким Габделнасыйров сайлап куела.
Башкортстан Милли архивындагы Яңа Абзан авылына кагылышлы икенче документ — “Милеккә ия булу турында язу” (Владенная запись) архивның И-351 санлы фондының 2нче язмасында, 5027нче эшендә саклана, ул төбәккә күченеп килгән дәүләт крестьяннарының җиргә хокуклары юридик яктан раслануы белән әһәмиятле.
Бәләбәй өязе Түреш волосте Яңа Абзан авылының “Милеккә ия булу турында язу” (арытаба кыскартып “Милеккә язу”дип китереләчәк) рәсми документ сыйфатында Уфа губернасы җир төзелеше комиссиясе тарафыннан 1897 елның 25 июлендә башланып, 1898 елның 29 апрелендә тәмамлана. Эш 10 биттән тора, беренче биттә анда теркәлгән документ­ларның исемлеге китерелгән. Аң­лашылуынча, иң мөһим урынны “Милеккә язу”ның төп нөсхәсе белән кушымталар били, аннары инде халыкка документларны тәкъдим итү турында Акт, җан башына бүленгән җир күләме буенча ведомость Протоколы, вәкаләтле вәкилләр сайлау турында хәбәр ителә.
“Милеккә язу”ның башында Яңа Абзан авылы турында болай дип языл­ган: 1897 елның 1 гыйнварына авылда 10нчы халык исәбе алу буенча ир-атлардан ревизия җаннары Казна Палатасы мәгълүматлары буенча — 54, Губерна Присутствиесе буенча 55 крестьян санала. Күрсәтелгән авыл Генераль ызанлау буенча Каңлы волостеның Токбай түбәсендә 30нчы санда урнашкан. Җан башына туры килгән имана күләме махсус рәвештә шушы җирләрдән чыгып исәпләнгән.
Күченеп утырган вакытта Яңа Абзанда авыл хуҗалыгы алып баруга яраклы яисә уңайлы дип исәпләнгән крестьян җирләре 323,15 дисәтинә тәшкил итә, ә уңайсыз саналганнары 9,5 дисәтинә була. Файдаланырга яраклы урманнар аерым күрсәтел-
гән – уңайлы дип исемләнгәннәре 53,10 дисәтинә, ә уңайсыз саналганнары – 2,34 дисәтинә. Шул рәвешле, авыл крестьяннары карамагына барлыгы 388,25 дисәтинә җир тапшырыла.
“Милеккә язу”да тоташ җир би­ләмәләренең кайсы төбәктә урнашуы, аларның чикләре җентекле һәм аңлаешлы итеп күрсәтелгән. Билә­мәләр, нигездә, Чагыл (оригиналда Чегаллы-Бердяш) һәм Темезе елгалары тирәләрендә була, аларны хәзерге чорда да бик җиңел чамаларга мөмкин. Аерым биләмәләр хәзерге Чакмагыш районының Бәрдәсле (Яңа Аблай) тарафларына кадәр җитә. Гомум алганда, җирләр 13 участокка бүлеп карала, аларның һәркайсының мәйданы, кем әйтмешли, гаҗәеп дәрәҗәдә төгәл күрсәтелгән, сантиметрга кадәр исәпләнүе дә моңа куәт. Моңардан чыгып, элек, чынлап та, җирнең кадерен белгәннәр икән, диясе генә кала.
Бүленгән җир өчен йолым түләү (выкуп) күләме “Милеккә язу”да махсус рәвештә күрсәтелгән. Ел саен ул 237 сум 24 тиен тәшкил иткән, шул исәптән җир биләмәләре өчен – 223 сум 30 тиен, ә урман биләмәсе өчен – 13 сум 94 тиен булган. Түләүләрдә ташламалар да каралган, әлбәттә. Иң мөһим шартларның берсе – түләүләр 1нче гыйнварга кадәр мотлак түләнергә тиеш була.
Югарыда китерелгән таләпләрнең үтәлешен тәэмин итү максатында “Милеккә язу” култамгалар белән ныгытылган. Беренче булып эшне башкаручы Н. Андреев култамгасы тора, аннары Земство начальнигы мөһерен баскан.
Урыс телендә, эшлекле кәгазьләр стилендә язылган, хәзер инде тарихи чыганакка әверелгән документ, безнеңчә, шунысы белән әһәмиятле: бер гасырдан артык вакыт үтсә дә, аннан элекке татар авылының рухы аңкып тора сыман. Ул чордагы вазыйфалы кешеләрнең кул куюларыннан Түреш төбәгендәге халыкның белем дәрәҗәсен дә төсмерләп була.
Хәзерге вакытта бу төбәктә яшәү­челәр алар арасында борынгы бабаларын да табар. Шуңа да документ астында кул куйган милләттәш­ләребезнең исем-шәрифләрен күрсәтү зыян итмәс: Түреш волосте старшинасы Имангулов – татар язуы белән кулым куйдым. Күчәрбай җәмгыяте Яңа Абзан авылы старостасы Габделхәким Габделнасыйров – татарча кулым куйдым. Түреш авылы старостасы Мөхәммәтәминев – татарча кул куйдым.
Яңа Абзан авылы дәүләт крестьяннары-припущенниклары вәкаләтле вәкилләреннән тамга куйганнар: Гыйрфан Рәхимкулов, Батыргәрәй Ша­һиәхмәтов, Казбулат Габбасов, Дәүләтгәрәй Әсфәндияров; Иблиәмин Мөхәммәтәминев – татарча кул куйдым. Хәрби званиедәге намуслы припущенниклар: Көсәкәй авылыннан Якуп Ишморатов – тамга салдым, Биарслан Әбделгалимов – татарча кул куйдым. Күзәй авылыннан дәүләт крестьяннары: Мөхәммәтлатыйп Сәфәргалин – татарча кул куйдым, Әсәдулла Сәйфелмөлеков – татарча кул куйдым. Иске Абзан авылы башкорт-вотчинниклары: Шаһимәрдән Шәрәфетдинов – татарча кул куйдым, Әбделфәттах Әсәдуллин – тамга салдым. Иске Килем авылы крестьяны Әбделмәҗит Әбделханнанов – татарча кул куйдым.
Яңа Абзан авылы крестьяннарына “Милеккә язу” турында Акт һәм Протокол тапшыру 1897 елның 25 июлендә Бәләбәй өязенең 11нче участок Земство начальнигы Сәлимгәрәй Сәетхан улы Җантурин әфәнде катнашлыгында оештырыла.

Фәнүр Гыйльманов.

 

 

Автор: Фәнүр Гыйльманов
Читайте нас