-9 °С
Кар
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар

Ифтарларның җисеме үзгәрмәсен!

Изге Рамазан аеннан соң туган уйлар

Ифтарларның җисеме үзгәрмәсен!
Ифтарларның җисеме үзгәрмәсен!

       Күптән түгел генә күңелләребезне пакьләндереп, иман нуры белән балкытып, изге Рамазан ае узып китте. Бу айда мөселманнар ураза тотты, таң сызыл­ганчы иртәнге ашка – сәхәргә торды, Аллаһы Тәгаләгә ялварып дога һәм намаз укыды, яман, гайбәт сүзләр сөйләүдән, кырын эшләрдән, динебезгә хәрам булган нәрсәләрдән тыелырга тырышты, ә инде кояш баегач, авыз ачты – ифтар кылды. “Аллаһ Тәгалә ураза тотучы мөселманнарны җәһәннәм утыннан коткарыр”, диелә. Шуңа күрә дә Рамазан ае көндез ураза тоту белән генә түгел, кичке ифтар мәҗлесләре белән дә кадерле.

       Соңгы елларда ифтарга игътибар артты. Бу, әлбәттә, яшәешебезнең үзгәрүеннән дә килә. Мин үзем, совет чорында туып-үскән кеше буларак, бала чагымда район, республика күләмендә үткән ифтарларны һич кенә дә хәтерләмим. Бары тик берничә авыл карчыгының бергә җыелып, авыз ачканын беләм. Революциядән соң дөньяга килеп, ачлык-ялангачлыкны күреп, Фин, Бөек Ватан сугышлары ачысын татып, үз иңнәрендә күтәргән ап-ак яулыклы, нурлы йөзле ул әбиләр әле дә күз алдымда. Язмышлары, тәкъдирләре кушуы буенча алар яшәгән дәвердә динне юкка чыгарырга тырышалар. Тик, ничек кенә булса да, кеше күңелендәге иманны юып төшереп булмый.
       “Әнием совет властеннан качып ураза тотты. Озын һәм эссе җәйге көннәрдә хәл алыр өчен кар базына төшеп утырыр иде дә колхоз эшенә чыгып китәр иде”, – дип, нәнәемнең сөйләгәне хәтердә калган. Нәнәем үзе дә Рамазан аен көтеп ала иде. Көн дәвамында күршедәге ахирәтләренең хәлен, уразаларын тота алуларын белешеп торыр иде. Ә инде кояш баегач, берничә күрше әбиен авыз ачарга – ифтарга чакырыр иде. Алар тыныч кына, башкаларның игътибарын үзләренә артык җәлеп итмичә чәйләп алалар иде.
Үземә егерме яшьләр булганда да ураза тотучылар арасында бүгенгедәй күмәк ифтарларга җыелу юк иде әле. Бу инде динебезнең күтәрелеш алган туксанынчы елларына туры килгән чаклар булса да.
       Алда әйтүемчә, яшәешебез үзгәрүе һәм тормышыбызга Интернет килеп керү дә соңгы елларда үткәрелгән ифтарлар Рамазан аенда иң күп игътибарны җәлеп итүче фактка әйләнде, ахры.
Белүебезчә, сәхәр өйдә, гаиләдә ашалса, ифтарга диндәшләрне, туганнарны, дусларны чакыру хуп санала. Хәзер ифтарларның төрләре дә берничә. Мәсәлән, “Хәйрия-ифтар”, “Бизнес-ифтар”, “Fashion Iftar” һәм башкалар. Быел Интернет челтәр­ләрендә күптөрле фикерләр тудырганы “Бизнес-ифтар” белән “Fashion Iftar” булды шикелле. Беренчесенә акча түләп кергән өчен канәгатьсезлекләр булса, икенчесенә – үзенчәлекләре булганы өчен (бигрәк тә хатын-кызларның бер төстәге күлмәк киеп килергә тиеш булулары күпләрнең саруын кайнатты). Бераз ачыклык кертәм: Fashion Iftar – хатын-кызларны берләштерү максатыннан оештырыла торган чара. Һәр ел саен чараның үз төсе була һәм ул билгеле бер социаль проблеманы яктыртуга юнәлтелә.
Ифтар мәҗлесләрендә уен коралларында уйнау, җырлау, күңел ачулар булуны тәнкыйтьләүчеләр дә булды. Әйе, яңалыкны, нинди дә булса үзгәрешне тиз генә кабул итү кайвакыт җиңел бирелми. Хәер, бер урында таптану күпкә хәвефлерәк булырга мөмкин икәнлекне дә онытмаска кирәктер.
       Интернет челтәрләрендә, гәзит һәм журналларда Рамазан аенда республикабызның төрле районнарында, авыл һәм шәһәрләрендә узган ифтарлар хакында язылып торды. Кайдадыр – спорт белән шөгыль­ләнүчеләр, кайдадыр – эшкуарлар, иҗтимагый оешма вәкилләре, авылдашлар, туганнар ифтар мәҗлесенә җыелды. Үткәрү урыннары да төрле булды: мәчет, шәхси йорт, хәләл кафе һәм башка урыннар. Билгеле инде, мондый чараларда табын артындагылар, тукланудан тыш, үзара аралаша, хәбәрләшә, фикерләшә.
       Минем үземә быел күмәк ифтар­ларның берничәсендә катнашырга насыйп булды. Һәркайсының үз мохите, үз темасы булуы гадәти иде. Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге оештырган күркәм табында Русия мөселман­нарының Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин да катнашты. Аның тирән эчтәлекле, мәгънәле чыгышын тыңлау гына да күпләр өчен зур фәһем булды. Ул үз чыгышында Рамазан аенда үткәрелгән ифтарның гадәти ашау гына түгел, ә мөһим гыйбадәтнең уңышлы тәмам­лануын белдерүче чара икәнлеген дә ассызыклады. Мөселман халыкларында ифтарларны күркәм бәйрәм мәҗлесе итеп үткәрү гадәткә кергән­леген дә атады һәм иң мөкатдәс мәҗлеснең гаиләдә үз якыннарың, кан-кардәшләрең белән үткәрү икәнен дә әйтеп узды. Бу инде барлык нәрсәдә дә чама булырга тиешлеген искә төшерде, чөнки ураза тотучылар арасында үз мөмкинлекләре булып та йортларында тукланмыйча, кайда чара уза, шунда баруны максат итеп куючылар да юк түгел.
       Быел Интернет челтәрләрендә таралган бер ифтардан төшерелгән видеоязманы күрмичә калган кеше булмагандыр. Ул видеоязмада ифтарга килгән хатын-кызлар бер-берсен этә-төртә залга керә, табындагы ризыкларны үзләренең капчыкларына тутыра. Аны карагач, ачлыкның нәрсә икәнлеген белгән, үзе кичергән нәнәемнең еш кабатлаган сүзләре исемә төшеп, мин дә аларны кабатладым: “Я, Ходам! Ачлык кына килә күрмәсен!” Иң аянычы – бу хәлнең Рамазан аенда булуы. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәламнең хәдис­ләрендә болай язылган: “Рамазан – сабырлык аедыр. Сабырлык өчен җәннәтне вәгъдә итә. Рамазан – изгелек, ярдәмләшү аедыр”. Ул видеодагы хатын-кызлар да ураза тоткандыр бит?! Белмим, аларның бу кылыгы, кыланышы башыма сыймый!
       Бу аңлатып бетерә алмаслык кылык хакында кат-кат уйлап карадым һәм шушыңа охшаш вакыйгалар тагын барлыгы исемә төште. Чит илгә ял итәргә баручыларның кунакханәдән халат, тапочкалар, шампунь кебек әйберләрне сумкаларына тутырып алып чыгарга маташучыларны да зәңгәр экраннар, социаль челтәрләр аша күреп торабыз. Затлы ресторанга барып, кунак булганнан соң да табында калган ризыкны махсус пластик савытларга, капчыкларга “төяп” кайтучылар бар. Кафега барып, ашап-эчкәч, чынаякны, я бал калагын урлап, букчаларына салучыларны да күргәнем булды. Бу нидән килә икән? Бәлки, исрафка юл куймауның бер чагылышыдыр? Бәлки, нәфесне тыя белмәүдәндер?..
       “Кем эшләми, шул сүз ишетми” дигән әйтем бар халкыбызда. Былтыр үзем дә, шушы әйтемдәгечә, юктан гына сүз ишеттем. Бер даирәдә аралашучылар белән җыелып, ифтар мәҗлесе үткәрергә булдык. Моның бер генә шарты бар иде – кафега килүче акчаны үзе өчен үзе түли. Бу белдерүне күрүчеләр арасында: “Син бизнес-ифтар үткәреп, акча эшләргә уйладыңмыни? Чит илләрдә ифтар табыннары урам уртасында корылып, кешеләрне шулай авыз ачтыралар. Ә син акча җыясың!” – диючеләр булды. Беренчедән, минем ниятем ифтар үткәреп, акча эшләү түгел, ә бары тик үзара аралашу, берләшү мөмкинлеге булдыру иде. Икенчедән, илебездә мохтаҗлар булса да, хәерчелек хөкем сөрми, Аллаһка шөкер! Сүз йөртүче ул кешеләр без оештырган ифтарга килмәде. Нишлисең, һәркем үзенчә хаклыдыр...
       Быел туган авылымда узган күмәк ифтарда булу бәхете дә тиде. Авылыбыз мәчетендә узган ифтарларның беренчесе генә булмавы да шатландырды. Мәҗлесне авылыбызның мулласы Вилүр Гәрәев гаиләсе, туганнары әзерләгән иде. Авылдашларымның, килгән кунакларның бер сафта намаз укуы, табында матур итеп аралашуы, бер-берсе белән фикер алышуы, кат-кат рәхмәт сүзләре җиткерүе, ихлас булуы күңелемә май булып ятты һәм күп очракта кылган гамәлләребездә ихласлык җитеп бетмәгәнлегенә тагын бер кат инандым.
Ә инде иң матур, җылы тәэс­соратларга бай ифтар туганнарымны, дусларымны чакырып, үз йортыбызда үткәргәне булды. Моның башкача булуы мөмкин дә түгел һәм тәфсилләп язып тору да кирәкми.
       Сүземне йомгаклап, шуны әйтәсем килә: илебез күге тыныч булсын, киләсе изге Рамазан айларын күрергә насыйп әйләсен, ифтарлар да узып торсын! Ифтар уздыру – изге гамәл. Ул аны әзерләүчеләр өчен дә, анда катнашучылар өчен дә – савап. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Кем дә кем ураза тотучыны авыз ачтырса, яки ифтар мәҗлесе оештырса, ураза тоткан кешеләрнең савабы ул кешегә дә язылыр, әмма ураза тотучының савабы һич тә кимемәс”, – дигән. Рамазан аенда кылган изге гамәлләребез өчен саваплар тагын да күбрәк итеп языл­ганын онытмыйк.
       Тормыш, яшәеш бер урында гына тормый – ул гел үсештә. Шуңа күрә дә ифтарлар йортта яисә мәчеттә генә үтмичә, кафе-рестораннарда, зур-зур биналарның мәйданчыкларында узуы бер дә гаҗәп түгел. Иң мөһиме – аларның исеме үзгәрсә дә, җисеме үзгәрмәсен һәм тоткан уразаларыбызны Аллаһы Тәгалә кабул итеп, гөнаһларыбызны гафу итсә иде.

Зөһрә ИСЛАМОВА.

Фотода Илеш районының Бишкурай авылында узган күмәк ифтар мәҗлесе.

 

Автор: Зөһрә Исламова
Читайте нас