Мәсрүрә Шәрифҗанованың исеме гәзит укучыларга яхшы таныш. Ул – Бөек Ватан сугышы ветераны, гомеренең 40 елын мәктәптә балалар тәрбияләүгә багышлаган педагог иде. Җәмәгать эшлеклесе. Берничә китап авторы. Дүртөйле шәһәренең мәдәният йорты каршында “Без кабызган утлар” ветераннар хор-түгәрәген оештыручыларның берсе буларак та ул үзенең исемен район елъязмасында мәңгеләштерде. Мәсрүрә Шәрифҗан кызы лаеклы ялга чыкканнан соң, яу кырында хәбәрсез югалып, батырлыклары онытылган йөзләрчә Дүртөйле яугирен эзләүгә зур көч салды. Аның тынгысыз тырышлыгы белән шул рәвешле, үлемсез батырларның исеме туганнарына кайтарылды.
Мәсрүрә апаның әле күпләр белмәгән тагын бер изге шөгыле бар иде. Ул 50 елдан артык Дүртөйленең билгеле шәхесләре турында истәлекләр җыеп, бихисап альбомнар туплаган. Әлеге альбомнарда шулай ук ул кешеләр турында төрле басмаларда дөнья күргән язмалар урын алган. Шәхси архивында республикадан читтә яшәүче дүртөйлелеләр белән аралашуын раслаучы хатлар да аз түгел.
Мәсрүрә Шәрифҗан кызы турында элегрәк гәзиттә ешрак язуымның тагын бер сәбәбе бар. Ул – минем әтиемнең икетуган апасы. Якын кешебезнең мәрхүм булуына 10 елдан артык вакыт узса да, һаман да газиз туганыбызны онытмыйбыз.
Мәсрүрә апа – көчле рухлы, саф күңелле, кешеләргә гел генә изгелек эшләргә әзер торган зат иде. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр, яше 90нан узса да, туган авылы Мәмәдәлдәге үзе әйткәнчә “әти йортын” ташламады. Иртә яздан кыш җиткәнче авылда дөнья көтте. Әйткәндәй, аларның зур булмаган йорты авылда иң борынгысы булганы хәтердә. 1897 елда нигез салынган әлеге өйне 5-6 ел элек кенә сүтеп, аның васыятенә ярашлы, яңа йорт тергездек.
Дәү апаның зур архивы да калды. Мөмкинлек булганда, мин якын туганымның “иҗат сандыгын” актарганда, әледән-әле кызыклы мәгълүматларга тап булам. Шуларның берсе – яугир шагыйрь, якташыбыз Бәдрүш Мокамайның тормыш иптәше Клавдия Алексеевна Архиповага фронттан язган хаты. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итәргә әзерлек барган көннәрдә мин шушы хәзинә белән якыннанрак таныштырырга телим.
Мәсрүрә апа Бәдрүш Мокамайны күреп белмәгән. “Мин аның белән беренче тапкыр гәзит аша таныштым, дип яза ул үзенең истәлекләрендә. – Бу хәл 1934 елда булды. Ул чакта, мин, Уфада рабфак тәмамлап, Яңа Кәңгеш мәктәбендә укытучы булып эшли башлаган идем. Без, яшь укытучылар, агитатор, политинформатор буларак, авыл халкы алдында еш чыгыш ясый идек... Берчак шулай авыл клубында район гәзите күземә чалынды. Анда Бәдрүш Мокамайның безнең Мәмәдәл авылыннан Хәйрулла Рәхмәтуллин турындагы мәкаләсе басылган иде. Бу очерк миндә зур кызыксыну тудырды. Мин ул мәкаләне күчереп алдым. Әйтергә кирәк, нәкъ шушы язма үзебезнең авыл тарихы турында альбомга материаллар җыярга этәргеч бирде. Ул чакта Бәдрүш Мокамай районның “Ярыш” гәзитендә җаваплы сәркатип булып эшли иде. Шул көннән башлап мин аның мәкаләләрен игътибар белән укып бардым”.
Мәгълүм булуынча, сугыш башлануга өч ай дигәндә, Бәдрүш Мокамай фронтка китә. Ил азатлыгы өчен ялкынлы көрәшче, кыю солдат ут эчендә дә шигырьләр язуны туктатмый. Аның шигырьләр җыентыгын укыганым булды. Салкын окопларда, юеш землянкаларда Туган илгә мәхәббәт, җиңүгә өмет, фашистларга тирән нәфрәт белән сугарылган шигырьләрен укыганнан соң, аның талантлы сүз остасы гына түгел, чын патриот булуы да соклану һәм горурлык хисе уятты. Фронттан үзенең сөекле кызлары Линария белән Эммага, хатыны Клавдия Алексеевнага хатлар яза. Аерым басма чыганакларда якташ шагыйрьнең фронттан язган хатларын укыганда, һәркайсының тәмамланмаган очеркны хәтерләтүен дә тойдым мин.
Мәсрүрә Шәрифҗанованың шәхси архивына Бәдрүш Мокамайның хаты ничек килеп керүен ачыклый алмадым. Аннары, хатның нөсхә буларак саклануы да аның киң җәмәгатьчелеккә чыгарылуын бәян итә алмый. Мәсрүрә апа үзенең истәлекләрендә Бәдрүш Мокамай турында гәзит-журналларда дөнья күргән мәкалә һәм башка язмаларны 1961 елның маеннан 1986 елның маена кадәр җыя баруы турында язган. Тупланган иҗат хәзинәсен альбом рәвешендә әзерләп, район үзәк китапханәсенә тапшырырга уйлавын да әйтә.
“1961 елның маенда Суккул авыл клубында якташ шагыйрьләргә багышлап зур кичә үткәргән идек. Әлеге чарага Бәдрүш Мокамайның хатыны Клавдия Алексеевна Архипованы да чакырдык. Бу вакытта ул районның Әнгәсәк авылы мәктәбендә укыта иде. Ниндидер сәбәп белән Клавдия Алексеевна очрашуга килә алмады, фәкать иренең шигырьләре басылган гәзит һәм хат җибәрде...
Әмма кичәбезне тагын да баетучы бер кунагыбыз бар иде. Ул – Үткен авылының Бөек Ватан сугышы ветераны Дәүли Нәҗметдинов иде. Аның Бәдрүш Мокамай белән очрашуы турындагы хатирәләрен йотлыгып тыңладык. Смоленск шәһәре юнәлешендәге сугыш яланында, бер сугышчы Дәүли Нәҗметдиновның татар икәнлеген шәйләп: “Син кайдан?”– дип сорау биргән. Җавабын ишеткәч: “Мин Каеш авылыннан Бәдрүш Мокамай”, – дип үзе белән таныштырган. Әлеге очрашуда Мокамай аңа: “Күргәннәремнең барысын да язам, шигырьләрем дә, көндәлекләрем дә бер сумка булды инде”, – дип әйткән.
(М. Шәрифҗанова истәлекләреннән).
252нче укчылар дивизиясенең 70нче укчылар полкы старшинасы Бәдрүш Мокамайның 1944 елның 20 сентябрендә Латвия җирен дошманнан азат итү өчен барган каты бәрелешләрдә гомере өзелә. Аңа нибары 35 яшь була.
Мәсрүрә апа Бәдрүш Мокамай турындагы истәлекләрне туплауга Суккул мәктәбендәге очрашудан соң ныклап тотына. Ихтимал, ветеранның архивында сакланган хатны да Мәсрүрә апага Клавдия Алексеевнаның үзе тапшырган булуы ихтимал. Шәхси архивта аларның хат алышуын раслаган язмалар да бар. Янә шунысы да игътибарга лаек, Бәдрүш Мокамай тормыш иптәше Клавдия Алексеевнага хатларын нигездә татарча язган. Димәк, хатыны телне дә яхшы белгән дигән сүз.
Менә шул хатларның берсе. Хатның күчермәсе “Юлдаш” район гәзитенең 1999 елның 23 сентябрь санындагы “Ант итәм: үлсәм үләрмен, намуска тап төшермәм...” дигән баш астындагы мәкаләдә бирелгән.
“Ип. Шәрифҗанова.
Сезнең соравыгызны үтәп бер гәзит җибәрәм, – дип башлана ул хат. – Мин Сезгә кире кайтарып бирү шарты белән материаллар җибәрәм...” Клавдия Алексеевна ире турындагы барлык истәлек-язмаларны күз карасы кебек саклап җыеп баруы турында язган.
Ә хәзер сүзем Бәдрүш Мокамайның Мәсрүрә апаның шәхси архивында сакланган хаты турында. Альбом эчендәге бу хатка мин очраклы рәвештә генә тап булдым. Еллар үтү белән саргаеп, сыйфаты начараеп барган кәгазьнең күчермә түгел, ә Мокамай хатының төп нөсхәсе булуы шик тудырмады. Өчпочмаклы хатка сугылган мөһер дә, фронттан җибәрелүче хатларга махсус органнар куйган билге дә хатның төп нөсхә булуын дәлилли. Менә шул хаттан өзек:
“Минем кадерле Клава!
Иң элек үзеңә һәм сөекле кызларым Линария белән Эммага бик күп сагыну сәламе. Әнигә һәм Зинага сәлам...
Әминев Хәбигә сәлам. Аңа әйт. Җиңү көннәре һәм Бөек Җиңү белән минем кайту көннәре якыная. Аның безне кәләш туена чакырасы бар бит. Хәзерләнеп торсын...
...Сәгать төнге дүрт. Землянкада мин сиңа хат язам. Һәркайда шартлау тавышы. Гөбер дә гөбер. Күктә ракеталар яна.
...Бик сагындым. Миңа отпускага кайту бәхетенә ирешергә туры килмәде инде. Тиздән бөтенләй кайтырмын.
Немецның көче 1941 елгы кебек түгел инде. Дошман бик какшады. Безнең җиребезгә кергән немец чыгып китә алмас. Безнең җиребездә ул кабер табар...
Клава!
“Линарияга хатлар” кулъязмасын Казанга җибәреп кара әле... Вакытың булса, берничә хатын радиоузелга (Уфага) җибәреп кара. Бәлки, сөйләрләр.
Хәзергә хуш!
Сәлам белән, Бәдрүш Мокамай.
“Полевая почта” 06539-Т.
15/1-1944.
Мәсрүрә апаның Бәдрүш Мокамай иҗаты, район гәзите журналисты буларак, язмалары белән кызыксынуы һәм аларны туплый баруы очраклы түгел, дип уйлыйм. “Ярыш” гәзите битендә Чеверев исемендәге колхоз булган Мәмәдәл авылы, аның уңганнары турында мәкаләләр еш бирелгән. Бөек Ватан сугышына кадәр ул районда алдынгы хуҗалыклар сафында була. Колхоз авылның 170кә якын шәхси ихатасын берләштергәнлектән, хәбәрче буларак, Бәдрүш Мокамай (чын исеме – Бәдретдин Мөхәммәтҗанов) Чеверев исемендәге колхозга еш килгән. Мәсрүрә апаның шәхси архивында журналистның Мәмәдәл кешеләре турында язган хәтсез мәкаләләре саклана.
Мисал өчен, “Ярыш” гәзитенең 1940 елның 23нче саны. Анда Мокамайның “Колхозда яз” дигән баш астында мәкаләсе басылган. Репортаж жанрында язылса да, ул җиңел генә укыла торган матур хикәяне хәтерләтә. Колхоз рәисе хәбәрчегә чәчеләчәк бодай басуын һәм чәчүгә әзерләп куелган гәрәбәдәй орлыкларны күрсәтә. Кышкы айларда шушы басуга 11 мең 704 йөк органик һәм уннарча тонна башка төрле ашлама чыгарылуы турында сөйли аңа рәис.
Уфада оештырылган күргәзмәдә Чеверев исемендәге колхоз казанышларына багышлап, аерым стенд җиһазландырылган, дип яза Мокамай икенче мәкаләсендә. Ә гәзиттә дөнья күргән язмаларының берсендә авылның ат караучысы Фазылҗан Якуповның Мәскәүдә Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә катнашуы турында сүз бара.
Әлбәттә, Мәсрүрә Шәрифҗан кызының Бәдрүш Мокамайның кызлары Линария һәм Эмма белән аралашуын телгә алмасак, язма тулы булмас иде. Мәсрүрә апаның шагыйрьнең кызларына язган хатларының күчермәләре сакланган. Шәхси архивта Линария белән Эмма ханымның хатлары да бар.
2000 елның 29 февралендә язган җавап хатында, мәсәлән, Эмма Мөхәммәтҗанова әтисе фронтка киткәндә аңа нибары 2 яшь булуы һәм кече яшьтә булганлыктан әтисен хәтерләмәве турында яза. “Әлбәттә, безнең бала чагыбыз әтиебезнең кыска гына гомерендә калдырган бай истәлекләр хәтере белән узды. Әни аны аңлатып бирә алмаслык хис белән яратты һәм әтиебезне бер генә мизгелгә дә онытмады. Әтинең: “Үлсәм, үләрмен, намуска кер тидермәм”, дигән анты минем гомерлек тормыш девизым булды”, – дип язган Эмма Мәсрүрә апага.
Эмма ханым Уфа статистика техникумын тәмамлый һәм озак еллар башкаладагы “Металлобаза” предприятиесендә икътисадчы булып эшли. Линария – нефть белгечлеген сайлый. Институт тәмамлаганнан соң, “кара алтын” чыгару промыселында эшли. Лаеклы ялга чыкканчы 30 ел нефть тармагындгы фәнни-тикшеренү институтында өлкән фәнни хезмәткәр була. Бөгелмә шәһәрендәге тармакка караган оешмада сектор мөдире вазыйфасын башкара.
“Әтием турында байтак истәлекләр әзерләдем. Алар безнең гаилә өчен бик кыйммәтле. Фронттан язган кайбер хатлары да бар. Мин аларның берничәсен Дүртөйле туган якны өйрәнү музеена тапшырдым да инде. Әтиемнән аерган дәһшәтле сугыш тәмамлануга күпме еллар узса да, мин аны һаман да сагынып яшим. Бу хис гомерем буена сакланачак. Кадерлебезнең яшенә, буй-сынына, йөз чалымнарында охшашлыгы булган ир-егетләргә ирексездән “әтием” дип дәшәсе килгән чаклар булгалый...” – дип яза ул Мәсрүрә апага бер хатында.
Бәлки, Бәдрүш Мокамайның гәзит укучылар игътибарына тәкъдим ителгән хатының кайдадыр, кемдәдер күчермәсе дә сакланадыр, әйтә алмыйм. Минем өчен иң кыйммәтлесе шул: 81 ел элек гыйнвар салкынында окопта язылган хат ким дигәндә район музеенда лаеклы урын алырга тиеш! Әле Бөек Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә солдат хатлары безгә беркайчан да булмаганча кадерле һәм якын. Ул хатлардан сугыш яланында шартлаган дары исе генә килми, аларда халкыбызның батырлыгы, Җиңүгә ышанычы һәм киләсе буыннарга васыяте дә чагыла.
Олег Төхвәтуллин.