Бер ахирәтем Уфадан еракта урнашкан районда яши. Югары белемле. Соңгы арада сәламәтлегенә, бигрәк тә баш авыртуына зарлана. Уфага килгәч тә шундый приступлары булып ала. Ләкин аның Гуля исемле танышы бар. Ул – күрәзәче, багучы, дәвалаучы һәм тылсымчы. Хәле мөшкелләнеп киткәндә ахирәтем Гулясына шалтырата да, тегесе читтән торып моның сәламәтлеген көйли. Бераздан баш авыртуы бетә. Мин моны читтән генә көлемсерәп күзәтеп торам, чөнки хәзер ырым-шырымнарга ышанмыйм. “Син ышанмаганга алар сиңа ярдәм итми дә”, – ди ул. Ахирәтем тормышында очраган бөтен проблемаларны: эшсезлекне, гаиләдәге ыгы-зыгыларны, балалар белән килеп туган хәлләрне дә шушы хатын ярдәмендә хәл итә. Һәрхәлдә, үзе шулай ди һәм шуңа ышана.
Кеше табигате шулай корылган, әгәр дә вакыйгалар үсешен фаразлау өчен мәгълүматлар җитмәсә, ул аларның таянырга мөмкин булган теләсә ниндиен эзли башлый. Бу максат белән илдәге, дөньядагы яки шәхси тормыштагы үзгәрешләр вакытында күп кешеләр фаразларга мөрәҗәгать итә.
“Кешеләр Ванга, могҗиза-савыктыру, экстрасенсорика, күрәзәчелек һәм мистиканы ышанычсызлык һәм тынгысызлык дәрәҗәсен киметү өчен куллана. Һәм бу эшли”, – ди экспертлар. Алар сүзләренчә, күпләрнең эзотерикага мөрәҗәгать итүенең беренче сәбәбе – гади кызыксыну, чөнки шул ук күрәзәчегә килгән кешене дөньяны танып белүче бала белән чагыштырып була. Фаразларга мөрәҗәгать итүнең тагын бер сәбәбе – билгесезлек. Кешеләр, алар өчен аңлаешсыз хәлгә тарып, аннан чыгу юлын таба алмый, борчыла башлый. Аларның кәефе бозыла, нерв системасы зыян күрә, ә билгесезлек халәтендә калырга көче җитми. Фаразлар исә бу очракта нинди дә булса җавап табарга ярдәм итә, шулай кеше үзен яхшырак хис итә башлый.
"Парадокс, әмма кешеләргә психологка караганда күрәзәчегә мөрәҗәгать итү күпкә җиңелрәк һәм азрак куркыта. Соңгылары әңгәмәдәшне тыңлый, аның ышанычына керә, ә аннары бер проблеманы хәл итү өчен башкаларын бетерергә кирәк, дип ышандыра. Шул ук вакытта, әгәр күрәзәче үз фаразларында бер генә тапкыр булса да “тиешле ноктага” эләккән икән – клиент инде аның кармагында. Ә алга таба өстәмә визитлар һәм финанс кертемнәре башлана. Кызганычка каршы, кеше еш кына зур акчаларын югалткач кына ахмаклык эшләгәнен аңлый. Шуңа күрә күрәзәчеләргә бик сак карарга ки-
рәк”, – дип кисәтә экспертлар.
Хәер, бүген экстрасенсларга ышанып йөрүче кешеләргә түгел, ә шулар ярдәмендә эчкечелектән һәм башка төрле начарлыклардан котылырга теләүче авыллар турында иде сүзем. Мартта Шаран районының 400 кеше яшәгән Яммәт авылына экстрасенс-лар – “Битва экстрасенсов” телешоуының дәвамы булган “Битва сильнейших”та катнашучылар килде. Авылны төрле явыз көчләрдән коткарырга. Авыл халкы фикеренчә, нәкъ шушы көчләр кешеләрне үз-үзенә кул салырга мәҗбүр итә икән.
“Битва экстрасенсов” телевидениедә 25нче сезон дәвам итә. Бу вакыт эчендә аларның Башкортстанга килгәне бар иде инде. 2023 елда бер тапшыруның төп геройлары Белорет районының Буганак авылы халкы булды. Ул чакта да экстрасенслар авылны үз-үзенә кул салучылар каргышыннан коткару өчен килде. Буганакта башта – 14 яшьлек, аннары 30 һәм 38 яшьлек егетләр һәлак булганнан соң, авыл халкы сәерсенеп, экстрасенсларга мөрәҗәгать иткән. Уфадан ерак урнашкан бу авылда яшәүчеләр соңгы 40 елда 15 кешенең үз-үзенә кул салуы турында белдергән, ә 2023 елның җәендә, янәсе, берьюлы өч кеше үз теләге белән дөньядан киткән.
Федераль каналда популяр ТВ-тапшырудан соң кечкенә башкорт авылы илнең күп кенә халкы арасында “үз-үзенә кул салучылар авылы” дип аталды. Бер медиум авылга “Иуда каргышы” салынганын ачыклады, икенчесе бозымны Бөек Ватан сугышында әсирлеккә алынып, бирегә китерелгән мәрхүм немец алып килгән, дип белдерде. “Авылга юкка чыгу куркынычы яный”, – диде шоу дикторы. Халыкның бер өлеше, авызларын ачып, башын селки-селки кунакларга карап торды, икенчеләре аптырап калды: бәлки, яныйдыр да, ләкин полтергейстның монда катнашы юк, тирә-ягыгызга борылып карагыз.
– Бу үлемнәр нәрсә белән бәйле? – дигән сорауны куя авыл Советы башлыгы. – Эшләми һәм эшләргә теләми торган яшьләр бик күп. Әхлаксыз тормыш рәвеше алып баручы кешеләр күп. Эш урыннары юк. Совхозлар һәм колхозлар бар иде, ләкин барысы да таралды. Ниндидер тенденция бара әле: өмәләр, төзелеш буенча элементар эш бар, кешеләрне чакырасың, ә алар килми. Тәрбиячеләр, хат ташучылар юк. Бер торак пунктта клуб директоры табып булмый. Ләкин кешеләр бар: алар өйдә утыра һәм эшләргә теләми. Нәкъ менә амораль яшәү рәвеше һәм алкоголь суицидка китерә.
Телеэкстрасенслар биредә берничә ритуал уздырды, ләкин аларның берсе монда ниндидер мистик көчләр булуына шикләнде, һәм Буганакның барлык бәлаләре эчкечелектән һәм эшсезлектән түгел микән, дип белдерде. Буганактагы бүгенге хәлләргә килсәк, “Бездә үз-үзен үтерүләр юк. Дөресрәге, бары тик аерым очраклар гына булды, ә болай — юк, барысы да тукталды, барысы да яхшы. 2024 елда хәлләр тыныч, тотрыклы булды”, — ди авыл Советы рәисе.
Әллә авыл кешеләре җаваплыга әйләнгән, әллә чыннан да тылсым ярдәм иткән... Шул ук вакытта Сәламәтлек саклау министрлыгының төбәктә үз-үзенә кул салулар буенча статистикасы буенча, Белорет районы (Буганак та керә) былтыр лидерлар арасында булган, анда 31 кеше үз-үзен үтергән. Гомумән алганда, узган елда республикада 450 кеше үз-үзенә кул салган.
Шаран районы үз-үзен үтерүчеләр күп булган төбәкләр исемлегенә керми. Тик менә Яммәт авылында яшәүчеләр икенче төрле уйлый һәм экстрасенслар ярдәмендә проблеманы хәл итәргә өметләнә. Шоуда катнашучы Александр Шепс, Виктория Райдос һәм Артем Красновның пычрак ерып Яммәттә йөргәннәрен күптән түгел күрсәттеләр. Халык Мөхәммәтҗанов урамына зарланды, имеш, ул каһәрләнгән. Алар әйтүенчә, бу урамдагы һәр йорттан үлем исе аңкый: олылар һәм балалар еш үлә.
Курыккан авыл кешеләре янына иң беренче булып Артем Краснов чыкты. Ул авылда мари тылсымының өчпочмагын тапты. Аның түбәләре – яңа үлемнәр таләп иткән караңгы аллаларның сыену урыны, имеш.
Алгарак китеп шуны әйтик, бу көнне Уфадан бер ел элек югалган үсмер Дамир Әдеһәмовның әнисе килгән иде. Ул күз яшьләре белән Красновтан ярдәм итүен үтенде, ләкин барысы да юкка. Ул аның белән сөйләшеп тә тормады: машинага утырды да китеп барды. Бу өлешне, әлбәттә, эфирга кертмәгәннәр.
Артемның фикере белән Виктория Райдос та килешә. Интуициясе экстрасенсны урындагы халык “жрец” дип санаган ир-ат янына китерде. Тегесе аңа авылда кайчандыр кеше ашаучылар булуы турында сөйләде.
Шепсның фаразы бераз башкачарак иде. Ул авылда җаннарны тартып ала торган энергетика чокыры ачылган, дип саный. Маг аның Бөек Ватан сугышы вакытында барлыкка килүен аңлатты. “Хәтер урынын мәсхәрә итеп, кешеләр үлемгә магнит, космик дәрәҗәдәге энергетика чокырын ачкан”, – диде Шепс. Бер мизгелдә ул контрольне югалтып, тимер коймага ташланды һәм кулын яралады. Шепска ярдәмгә алып баручы Андрей Кислицин йөгереп килде.
Урындагы халыкка Артем һәм Викториянең фаразы якынрак булып чыкты. Тәүгеләре бу өчпочмакны учаклар ярдәмендә чагылдыруның уртак ритуалын үткәрде. Халык барлык манипуляцияләрдән соң күңелләре бераз тынычлануы турында белдерде.
Тапшырудан соң Шаран районының Яммәт авылы кергән Нөрәй авыл Советына шалтыратып, монда күрсәтелгән хәлләрнең никадәр дөреслеккә туры килүен сорарга уйладым. Тәүдә телефонны эшләр идарәчесе Нурания Исламгәрәева алды. “Ул авылда тырыш кешеләр яши. Бердәнбер кимчелек – эш юклыгы. Ләкин алар башка урынга йөреп эшли. Үз-үзен үтерүчеләр саны да башка җирләрдән әллә ни аерыла димәс идем. Экстрасенслар чакырганнар бит инде, ниндидер могҗизага ышанганнар, күрәсең...” – диде ул.
Авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Олеся Атнагуҗина исә экстрасенслар мәсьәләсе буенча комментарий бирмәвен белдерде: “Шуны гына әйтә алам: анда илнең һәр авылында яшәгән кебек кешеләр яши. Тырышлар, эшчәннәр. Әле үз исәбенә зиратка койма тоталар, шимбә өмәләре үткәрәләр. Тормышларын яктырак, матуррак итәргә тырышалар”, – диде ул.
Ышанабыз. Мари халкының бик тырыш икәнен дә беләбез. Ә менә экстрасенслар чакырулары барыбер аңлашылып җитми. Әйе, шоуны шәп эшләгәннәр, әлбәттә. Маглар авылда үлгән кешеләрнең исемнәренә кадәр белә. Бер хатынның карынында — игезәк балалары, икенчесенең оныклары үлүен дә төгәл әйтеп бирделәр. Авырга узган хатынның кесәсендәге тәңкәне дә “күрде” берсе. Тагын нәрсә диим? Үзләрен тылсымчылар, сихерчеләр дип атаучылар бар инде ул. Аларга йөрүчеләр саны да кимемәс, фаразларына ышанучылар да табылыр. Ә менә авылларда бәлаләр артуына сәбәп, теге экстрасенс әйтүенчә, эшсезлектә һәм эчкечелектә түгелме икән?
Шул ук вакытта...
Экстрасенслар Башкортстанга ешлады. Күптән түгел батып үлгән бер ирнең туганнары чакыруы буенча Туймазы районының Райман авылында булып киттеләр. Шоу дәвам итә.