Фатирда телевизор карап утырам. Кич белән укудан соң кайткан апаем тәрәзә чиртә – фатир ачкычын онытып калдырган, күрәсең. Беренче катта яшәү уңайлы: тәрәзә аша гына онытылган әйберләрне сорап алырга, домофон эшләмәсә, тәрәзәгә шакырга була. Тәрәзәне ачып, апаема ачкычларны суздым. Ябыйм дигәндә күземә бер әйбер чалынды: урам ягындагы тимер тәрәзә төбендә кечкенә төенчек ята. Чүптер дип алып ташламакчы идем – алынмый, изолентага уралган магнит ярдәмендә ябышып тора. Моңа кадәр мондый әйберләрне бер дә күргәнем булмаса да, аңладым, бу – “закладка”. Кинода гына күргән, шундый коточкыч һәм кабахәт әйбернең нишләп минем тәрәзә төбендә ятуына шаккаттым. Әйберне шунда калдырып, тәрәзәне яптым.
Нишләргә икән, дип, уйга баттым. Алып ташласам – наркоманнар дозаларын тапмагач, миңа һөҗүм итәргә мөмкин, я булмаса, тәрәзәмне кырырлар. Полициягә бу әйберне алып барсам – минеке түгел икәнен ничек исбатларга? Вәт мәшәкать... Мин уйлап утырган арада кемдер килеп, тәрәзә төбеннән теге төенчекне эзләргә тотынды. Тырыша торгач, теге “закладканы” табып, каядыр йөгереп качты... Бу хәлдән соң озак кына куркып йөрдем, наркоманнар – “непредсказуемый народ”.
Изолента кисәкләре – мәкерле чүп
Бу хәлдән соң ташландык изолента кисәкләренә игътибар итә башладым. Алар – бөтен җирдә. Чын мәгънәсендә бөтен җирдә! Уфаның Көньяк автовокзалы янында урнашкан паркта йөргәндә җиргә, агач төпләренә игътибар иттем – җир тулы шул изолента чүбе. Әйе, аның эчендә тыелган матдәләр юк, ләкин шул матдәләр кайчандыр монда булган, аны кемдер алып киткән...
Берәүгә бу гади чүп булып күренсә дә, чынлыкта алар – наркотик матдәләрнең “закладка” ысулы белән тарату эзләре. Изоленталарда синтетик наркотиклар төргәге була икән. Янә шул: мондый чүпләр шәһәрнең “караңгы” урыннарында гына түгел, ә теләсә кайсы районда очрый. Җитмәсә, бу төргәкләр еш кына урманнарда агач төпләрендә, балалар мәйданчыгында, юл чатларында да “баш калкыта”. Димәк, бу күренешнең иң куркыныч ягы – аның балалар һәм үсмерләр өчен дә ачык булуы. Полиэтилен пакетка төрелгән, тышкы күренеше белән кәнфиткә охшаган наркотик төргәген бала да кызыксынып күтәреп алырга мөмкин. Күп очракта алар нәрсә тапканын да белмичә, аны кулга ала, ачып карый, хәтта тәмләп карарга мөмкин.
Тәрәзә төбендәге төргәк мине уйга калдырды: нинди тыелган һәм начар матдәләр безне уратып алган? Минем йортка иң якын кибет 200-300 метр ераклыкта урнашкан. Анда алкоголь продукциясе сатыла. Ләкин наркотик “сузылган кул ераклыгында” урнашкан иде. Өстәвенә, фатир алдындагы агач-куаклар арасында да зур ихтималлык белән берничә шундый төргәк яткандыр әле...
Ни өчен наркотик алкогольгә караганда да “доступный”рак соң? Өстәвенә, республикада җәмәгать тәртибен саклау максатыннан кайбер көннәрдә һәм вакыт аралыгында алкоголь сату тыела: алкоголь продукциясен төнлә, соңгы кыңгырау, чыгарылыш кичәләрендә, Сабантуй, Яшьләр көннәрендә һәм башка вакытта сатмыйлар. Моның максаты – тәртипсезлекләрне, исерекләр катнашлыгындагы бәхетсезлек очракларын булдырмау. Ә наркотиклар көн дәвамында, 24/7 сатыламы?
Кызганычка каршы, наркотикларны теләсә кайсы вакытта, тәүлекнең теләсә кайсы сәгатендә теләсә кайсы почмактан табып була икән. Полициянең матбугат хезмәте мәгълүматы буенча, Интернет аша заказ биреп, 15-20 минут эчендә товар алынган очраклар еш теркәлә. Рәсми продукцияне сатып алу кайвакыт кыен булырга мөмкин, ә агуны теләсә кем алала икән. Өстәвенә, очраклы рәвештә таба да ала.
“Закладка” ысулы: тыныч төбәктә яшерен бизнес
Наркотик матдәләрне контактсыз (дистанцион) яисә “закладка” ысулы белән сату – хәзерге вакытта наркотик таратучылар арасында иң киң таралган юлларның берсе. Бу схема гади: заказ бирүче Интернет аша (күп очракта Telegram аша) заказ бирә, түләүне QR-код, яки криптовалюта аша күчерә, ә сатучы – “курьер” яки “кладмен” – наркотикны икесе генә белгән урында калдырып китә. Соңыннан клиентка урынны фотосурәтләр аша хәбәр итәләр.
Рәсми мәгълүмат буенча, Башкортстанда бу күренеш – аеруча Уфа шәһәрендә һәм эре район үзәкләрендә киң таралган. Бу – тикшерү һәм җинаять җаваплылыгыннан качу өчен уйлап табылган схема.
Шәһәр диварлары һәм Telegram
Гади халык игътибар итмәгән тагын бер күренеш – диварларда, гаражларда пәйда булган QR-кодлар, телеграм-каналларның адреслары. Бу наркотиклар сатып акча эшләргә чакыру юлы икән.
“Легкий доход”, “Курьерская работа”, “З/п от 5000₽ в день” кебек язулар астында наркотик тарату буенча эш тәкъдим ителә. “Кладмен” булып эшләргә теләүчеләргә эш җиңел, түләү зур, контроль юк, имеш, дип языла.
Шул да уйга калдыра: урамда гади кеше үз эше, хезмәте игъланын элсә – штраф. Рөхсәтсез реклама өчен Административ кодекс буенча җаваплылык бар. Ә “закладчиклар” турында язуларны урамда почмак саен диярлек очратырга була, моның өчен җавап тотучы гына юк...
“Закладчик”ларны нәрсә көтә?
“Закладчик” эше бигрәк тә яшьләр арасында киң таралган. Бу аларга кыска вакыт эчендә күп акча эшләү мөмкинлеге кебек күренә. Әмма бу – иллюзия. Беренчедән, бу эшнең һәр адымы җинаять булып санала. Икенчедән, бу эштә озак яшәп булмый: аларны даими рәвештә кулга алып һәм төрмәгә утыртып торалар.
2023 елда Уфада 18 яшьлек студент 100 граммнан артык синтетик наркотик белән тотыла. Суд аны 9 елга ирегеннән мәхрүм итте. 2022 елда Стәрлетамакта 22 яшьлек кыз 200 грамм “мефедрон” белән тотылып, 11 елга кырыс режимлы колониягә җибәрелде.
Русия Федерациясе Җинаять кодексының 228.1 мәддәсе нигезендә:
– зур күләм өчен – 3 елдан 10 елга кадәр;
– аеруча зур күләм өчен – 10 елдан 15 елга кадәр;
– оешкан төркем белән башкарылса – 20 елдан гомерлеккә кадәр иректән мәхрүм итү каралган.
Чишелешләр
Наркотиклар белән көрәш – полиция эше генә түгел. Бу – бөтен җәмгыятьнең җаваплылыгы. Шуңа да түбәндәге чаралар кулланылырга тиеш дип саныйм:
– урамдагы Telegram-игъланнарны бетерү буенча рейдларны арттырырга;
– мәктәпләрдә махсус профилактик чараларны, тренингларны даими үткәрергә;
– телевидение, социаль челтәрләрдә аңлату эшләрен киңәйтергә;
– наркотик сату һәм таратучыларга карата җаваплылык чараларын катгыйландырырга.
Башкортстан – тыныч, кунакчыл төбәк. Әмма аның урамнары, урманнары әкрен генә, күзгә күренми торган юл белән агуга чума. Бу афәтне вакытында туктатмасак, ул яшь буынның гына түгел, кешелек дөньясының башына җитәчәк.
“Минем балама, туганнарыма бу кагылмас” дип уйлау – иң зур ялгыш. Бу афәт ишекне какмыйча гына керә. Шуңа күрә игътибарлы һәм бердәм булырга кирәк.