-9 °С
Кар
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар

Кайтмаска киттеңме, романтика?..

Яна белсен иде яшьлек...  

Кайтмаска киттеңме, романтика?..
Кайтмаска киттеңме, романтика?..

Беркөн ахирәтемә кунакка барган идем, шатлыклы яңалыгы белән каршы алды. Улы өйләнергә булган икән.

– Ниһаять! Инде өйләнмәс дип уйлаган идем. Утызга якынлаша бит, – дип сөйләп китте үзе 19 яшендә үк кияүгә чыккан ахирәтем.
– Үткән күрешкәндә генә бер йөргән кызы да юк, дип зарланып торган идең... Мәхәббәт шундый шул ул, яшен тизлегендә йөрәккә ут сала, – дип елмайдым һәм сүзебезнең төп героена шаярып сорау бирдем:
– Көтмәгәндә “үлеп” гашыйк булдыңмы, Камил (исем үзгәртелде)?
– Юк, Ләйсән апа, үземнең таләпләргә туры килгән кызны очраттым. Миңа аның белән удобно, – дип тыныч кына җаваплады егет.


Сүзсез калдым. “Удобно” ничек була соң әле ул?.. Уңайлы, рәхәт... Бергә яшәгән кеше белән уңайлы булу бик әйбәт эш инде ул. Ләкин... Беренче тапкыр гаилә корырга җыенган яшь кешедән мондый сүзне ишетү сәеррәк кебек тоелды. Ә мәхәббәт?..
“Кеше ничек гаилә кора?” дигән сорауга без яшь чакта болайрак җаваплар идек: “Ниндидер романтик шартларда очрашкан, танышкан ике кеше бер-берсенә гашыйк була, дуслашып китә, очрашып йөри. Сөюләре көчле булганлыктан алар бер-берсеннән башка яши алмаячагын аңлый һәм гаилә корырга була”. Ә соңыннан... Соңыннан син ул кешене үзеңә “удобный”га әйләндерергә тырышып гомер кичерәсең. Кемдер әйләндерә алмый һәм моның белән килешми, гаиләләр таркала... Боларны уйласак, бүгенге яшьләр бездән акыллырак булып чыга түгелме соң? Тик шулай да тел очында һаман шул бер сорау бөтерелә инде – ә мәхәббәт?..


Күптән түгел бер депутатның мәктәпләргә дискотекаларны кайтарырга тәкъдим итүе турында укыган идем. Ул моны илнең демографик хәлен яхшырту максатында тәкъдим иткән. Күпләр бу сүзләрдән елмаеп куйгандыр, бәлки, тик, минемчә, монда хаклык бар кебек бит. Хәтерегездәме ул дискотекалар? Ялт-йолт килгән төсле утлар янган ярым караңгы залда иң популяр көйләр астында биюләр... Ошаткан кешеңне күзәтүләр, йөрәкнең җилкенүләре?.. Күпме яшьләр нәкъ шул дискотекаларда танышты, дуслашты, гашыйк булды, соңыннан гаилә корды...


Ә бүген андый дискотекалар юк. Хәер, минемчә, хәтта аларны кайтарсаң да яшьләргә кызык булмастыр. Чөнки алар... гашыйк була да белми кебек... Булса да бик сирәкләрдер. Мондый фикергә мин бүгенге яшьләрне бераз күзәткәч килдем. Аларның күпчелеге эмоцияләргә бирелеп бармый, ниндидер романтик хисләр белән янмый. Дөрес, аларның максатлары бар, алдан уйлап куелган тормыш планы. Бу бик яхшы, әлбәттә. Тик “яна белмәгән” яшьлек – яшьлек буламы соң ул?.. Янып-яшьнәп, канатланып, дәртләнеп, кайвакыт җавапсыз мәхәббәттән сагышланып, мендәрне чылатып та үткәрмәгәч ул яшьлекне! Шундыйрак фикерләремне бүгенге берничә яшь кешегә сөйләгән идем, “Ләйсән апа, син – динозавр!” – дип көлеп куйдылар...


Шулай да бүгенге яшьләрне “динозаврлар” да бик кызыксындыра икән әле. Бу хакта икенче ахирәтем сөйләде. Ул бик чибәр һәм үз яшеннән күпкә яшьрәк күренә.
– Беркөнне такси чакырдым. Руль артында яшь, матур егет утыра. Миннән унбиш-егерме яшькә яшьрәктер. Юл буе сөйләшеп бардык. Төшеп киткәндә телефон номерымны сорамасынмы?! “Нигә кирәк?” – дим. “Сез миңа ошадыгыз”, – ди, күзләремә туры карап. “Яшь кызлар беттеме әллә дөньяда?” – дип елмаям. “Алар белән кызык түгел, сез икенче төрле”, – дип елмая җавап итеп, һич оялмыйча. “Кайсы ресторанга чакырасың инде?” – дип көлдем. “Ә нигә ресторанга барып вакыт үткәрергә? Тәмле әйберләрне фатирга китереп бирәләр хәзер”, – ди. “Без чынлап та икенче төрле шул, энем, син мине аңламассың”, – дип төшеп киттем, – дип сөйләде ахирәтем.


Бүгенге кайбер яшь кешеләрнең образын болайрак сурәтләр идем. Ул матур, үзен, сәламәтлеген кайгырта, киләчәген уйлый, тормыш планы, максатлары бар. Үзенең таләпләренә туры килгән кеше очраса гына гаилә кора. Һәм ул үзенең дә гаилә корасы кешесенең таләпләренә туры килгән булырга тиешлеген белә. Ә гаилә корганчы ул “сәламәтлек өчен”, “вакытны күңелле үткәрер өчен” ошаган кешеләр белән очрашып яши. Бу очрашулар бернинди “чәчәкләр-кәнфитләр” вакытын күз алдында тотмый. Уңайлы һәм рәхәт шартларда “уңайлы” кеше белән кызыклы сөйләшеп, тәмле ашап, табигый ихтыяҗларны канәгатьләндерү генә күздә тотыла... Бу начармы? Юк. Тик күңелгә шагыйрь сүзләре генә килеп төшә: “Здравствуй, племя молодое, незнакомое...”


Шагыйрь, дигәннән. Бүген яшь шагыйрьләр бармы? Юк дәрәҗәсендә. Бүген яшьләрне шигърият кызыксындырамы? Юк. Шигырь язу һәм аны ярату өчен хисле йөрәкле, романтик рухлы, бераз гына... “юләр” булырга кирәк, дияр кемдер. Хаклык бар. Тик шулай да шагыйрь булыр өчен дөньяны нечкә тоемлау, үз буыныңны борчыган мәсьәләләрне аңлау, тормышны, кешеләрне, туган төбәгеңне ярату, алар өчен җан ату һәм бу тойгыларны оста итеп шигъри юлларга сала белү сәләте дә кирәк шул... Элегрәк шагыйрьләр стадионнарны җыйган. Юләрләр буыны булганмы бу? Һич юк. Искиткеч сәләтле, соклангыч хезмәтләре, ачышлары белән тарихта калган буын ул.


Бүгенге яшьләр дә бик сәләтле, сүз дә юк. Алар да тарихта матур эз калдырыр. Иң мөһиме – үзләреннән соң яңа буын калдырсын алар. Чөнки кайвакыт, гаилә корыр өчен “удобный” кешеләрне көтеп яшьлеген уздырганнарны күреп, дөньяның демографик киләчәге өчен борчылып куясың...

Автор: Ләйсән Якупова
Читайте нас