-9 °С
Кар
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар

Гамәлгә ашырылмаган хөкем карары

Халыкка кабынып китәргә бер “очкын” җитә иде Соңгы елларда халкыбызның рухи мирасына, ата-бабаларыбызның тарихына, туган авылларның язмышына игътибар көннән-көн арта бара. Төбәк тарихын өйрәнүчеләрнең тырышлыгы белән республикадагы татар авыллары турында күпсанлы китаплар дөнья күрде. 2010 елда “Монда тудык, монда үстек…” дигән китабым басылып чыкты. Ләкин китап басылу белән авыл тарихын өйрәнү эше тукталып калмады, ул әле дә дәвам итә. Һәр көн саен төбәк тарихының яңа, әлегәчә сер булып сакланган битләре ачыла. Соңгы елларда Иглин районының Рәсмәкәй авылы тарихына кагылышлы мәгълүматлар туплау белән шөгыльләнәм. РСФСРның персональ пенсионеры, 1920 елдан КПСС әгъзасы булган Фаяз Габбасов 1965-66 елларда авыл тарихы турында бай материаллар җыйган булган. Алар кулъязма рәвешендә генә сакланган. Авылда булган ачлык елларының бер мизгелен ул менә ничек сурәтли.

Гамәлгә ашырылмаган хөкем карары
Гамәлгә ашырылмаган хөкем карары
“1921 ел… Корылык җанны өзгәләде. Күк йөзе җәй буена бер тамчы яңгыр белән дә юмартлык күрсәтмәде. Кырларда игеннәр корыды, тик бәрәңге генә ниндидер могҗиза белән уңыш бирде. Һәркем җәйнең һәр мизгелендә яшәү өчен көрәште, тамак туйдырырлык суррогат ризык эзләде. Алабутаның яшь яфраклары, имән чикләвеге, какы орлыгы, юкә яфрагы, хәтта үлән тамырлары да табылды – көч җиткән кадәр җыйдылар, киптерделәр. Иглин районы Рәсмәкәй авылының тырыш халкы шулай ачлыкны зур югалтуларсыз кичерде, авылда ачтан үлүче булмады.

Илдә ачлык хөкем сөрсә дә, законсызлыкка юл куелмады. Угрылык белән аяусыз көрәш алып барылды. Шундый бер вакыйганы искә төшерим.
Рәсмәкәй авылының олы урамының Витебский ягында Әхмәт Ганиевның йорты тора иде. Авылдашлары, бер күзе кылый булганга, аны “сукыр Әхмәт” дип йөртте. Әхмәтнең гаиләсе ишле, әмма малы да, ашарга ризыгы да юк иде.

1922 елның февраль азакларында Әхмәтнең 12 яшьлек малае төнлә Төхфәт картның келәтенә кереп, ун кадак чамасы алабута оны урлаган. Иртән Төхфәт карт күршеләре белән бергә угрыны эзләргә чыккан. Төнлә яуган җепшек кар өстендә аяк эзләре бик ачык күренеп тора иде. Эзләр Әхмәтнең йортына алып килгән. Өйдә тентү ясаганнан соң, урланган алабута оны табылган.

Башка вакытта бу җинаять халыкның игътибарын да җәлеп итмәс иде, ләкин ачлык елында бу хәл бөтен авылны шаулатты. Имеш, фәләннең җәй көне бәрәне югалган, фәләннең тавыгын урлаганнар, фәләннең базыннан сөт, маен урлаганнар… Авылда кемнең, кайчан нинди әйбере югалган, я булмаса урланган булса, аларның барысын да Әхмәткә һәм аның гаиләсенә яптылар. Имеш, Әхмәт балалары белән бергә еллар буе урлашу белән шөгыльләнгән.

Авылда халыкның бик җитди эш кылырга әзерләнүе сизелә башлады. Мин ул чагында Рәсмәкәйдә укытучы һәм авыл Советы секретаре булып эшли идем.
 
Авыл советы рәисе Хәлил Хәбибуллин мәктәпкә килеп: “Исмәгыйль Исхаков йортында халык җыелган, Әхмәтнең гаиләсе өстеннән нәрсәдер эшләргә җыеналар, син анда бар әле”, – диде. Аның артыннан мин дә, кесәгә револьверны салып, шунда юл тоттым.

Исмәгыйль картның йорты алдында Әхмәтне чишендереп, кар өстенә ялан аяк бастырып куйганнар. Өй эче халык белән шыгрым тулы. Һәркем сөйли, һәркем кычкыра, нәрсә турында сөйләшкәннәрен аңлап та булмый. Өйгә кереп өстәл янына барып утырдым да: “Нигә җыелдыгыз, нәрсә булган?” – дип сорадым.
 
Сәетгәрәй Гыйззәтуллин аңлатып бирде: “Әхмәт үзенең балалары белән авылны талап ята, менә бүген төнлә аның малае Төхфәтнең келәт ишеген ватып, алабутасын урлаган. Шуның өчен халык Әхмәтне гаиләсе белән үтерергә тели”, – диде. Сәет картның сүзләрен җыелышта булган кешеләр бертавыштан хуплады: “Әйе, Әхмәт каракны бөтен гаиләсе белән дөньяда тотмыйбыз, үтерәбез!” – дип кычкырдылар.

Башта мин, аннан авыл Советы рәисе Хәбибуллин халыкка карап: “Нәрсә, үз белдегегез белән эш итәргә җыенасызмы? Ахмаклык эшләмәгез, Әхмәт җинаять кылган икән, аның өчен закон бар, суд алдында җавап бирер, гаебе булса, суд җәзалар”, – дип халыкны тынычландырырга тырыштык. “Әгәр дә сез мондый җинаятькә барып, үз белдегегез белән эш итә торган булсагыз, иң элек суд авыл Советы рәисе белән секретарен гаепләп җәзалаячак, аннан соң сезне дә төрмә көтә”, – дидек. Ләкин кайда ул, халыкны тынычландырып булмый. “Син безне куркытма, мир – министр ул, халыкны хөкем итмиләр, халык теләгәнчә булырга тиеш!” – дип кычкыралар. Безгә карата тупас, янау сүзләре дә ишетелә башлады.

Мәсьәлә бик җитди төс ала барды. Кесәгә салып алып килгән револьверны халык сизмәсен дип, ныграк яшереп куярга туры килде. Әгәр дә халык җыелышка корал белән килүемне белсә, бәлки, җыелыштан исән чыгып та булмас иде. Ярсыган халыкны револьвер белән тынычландырырга мөмкин булмавы күренеп тора иде. Җыелыштагы халык чиктән тыш ярсыган, фәкать кан түгүне генә көтә, шуңардан башканы аңларга да теләми иде.

Сәет карт Гыйззәтуллин халыкны бераз тынычландырып, әйтте: “Фаяз, син Әхмәтне гаиләсе белән үтерү хакында хөкем карары яз, аңарга бөтен кеше кул куйсын, ул чагында сез дә, халык та суд алдында җаваплы булмаячак”, – диде. Бу хәлдә күпчелекнең теләгенә каршы сүз әйтү хәлне җиңеләйтмәячәге аңлашылды. Сәет картның тәкъдимен халык хуплады: “Дөрес, Фаяз, хөкем карары яз, барыбыз да кул куябыз!” – дип кычкырдылар.

Мин, әлбәттә, хөкем карарын язмыйча, җыелышны ташлап китә ала идем, ләкин бу, беренчедән, халык алдында куркак булуымны күрсәтсә, икенчедән, үлемгә хөкем ителгән Әхмәт һәм аның гаиләсенә бернинди җиңеллек тә китерә алмаячак һәм аларны барыбер үтерәчәкләр иде. Моны вөҗданым кушмады.
Хөкем карарын озын да, озак та яздым, чөнки кул кәгазь өстендә куркыныч сүзләр язса да, баш ничек бу хәлдән чыгу һәм Әхмәтне гаиләсе белән үлемнән коткару турында уйлый иде.

Ул елларда халык арасында дин тоту, Аллаһка ышану бик көчле иде. Бу көтелмәгән бәладән исән котылу өчен халыкның дин хисләренә кагылырга уйладым. Хөкем карары язылып, җыелышта булган бөтен халык аңарга кул куйгач, болай дидем: “Без барыбыз да мөселманнар, бүген бер мөсел­манны гаиләсе белән теге дөньяга озатабыз. Һәрбер мөселман булган кеше үләр алдыннан Аллаһка гыйбадәт кылырга, дөньяда ясаган гөнаһларына тәүбә итәргә тиеш. Аннары аларга туганнары белән дә бәхилләшергә кирәк бит. Моның өчен үлемгә хөкем ителгән Әхмәт һәм аның гаиләсенә берәр сәгать булса да вакыт бирик. Тарихтан күренгәнчә, пәйгам­бәрләр үзләренең дошманнарына да мондый мөмкинлекне биргәннәр. Әхмәт бит безнең өчен дошман түгел”, – дип сүземне тәмамладым.

Авыл аксакалы Сәет карт Гыйз­зәтуллин: “Җәмәгать! Фаяз дөрес әйтә, иртәдән бирле утырабыз, карын да ачып бетте, өйгә кайтып ашап килик, Әхмәтне үтерү беркая да качмас әле”, – диде. Бу тәкъдимгә каршы чыккан кеше булмады. Барысы да әкрен генә өйләренә таралыша башлады, Әхмәт­не дә өенә кайтарып җибәрделәр.

Һәрбер кешенең көчле һәм йомшак яклары була. Сөләйман Вәлиев авылда бик уңган, туры сүзле кеше иде. Шуның белән бергә ул мактанырга, үзен һәм атын мактатырга ярата торган иде. Җыелыштан чыккан чагында Сөләйман абзыйның итәгеннән тотып алдым да читкәрәк алып китеп әйттем: “Син бит авылда аңлы кешеләрнең берсе, беләсең бу хәлнең ничек бетәчәген һәм безнең барыбызга да нинди авыр нәтиҗәләр тудырачагын. Син үзең дә бит авыл Советы әгъзасы, әгәр дә Әхмәтне үтерсәләр, без барыбыз да аның өчен суд алдында җавап бирәчәкбез. Менә сиңа бер язу бирәм, шуны ярты сәгать эчендә Олы Теләккә илтеп волость башкарма комитеты Страшновка, я булмаса милиция башлыгы Соколовка тапшыр. Әхмәтне гаи­ләсе белән волостька алып китсеннәр. Синнән башка авылда беркем дә моны эшли алмый, чөнки беркемдә дә Олы Теләккә тиз барып җитәрлек синеке кебек яхшы юрга юк”, – дидем. Сөләйман абзый кушканны тыңлады, аның моны үтәячәгенә шигем юк иде.

Җыелышта хөкем карарына халык кул куйганда түбәндәге записканы язган идем: “Бик ашыгыч, Олы Теләк волосте башкарма комитеты рәисе Страшнов иптәшкә һәм волость милиция башлыгы Соколов иптәшкә. 10 кадак алабута урлаган өчен авыл халкы Әхмәт Ганиевны гаиләсе белән үтерергә җыена. Әгәр дә бер сәгать эчендә Рәсмәкәйгә кораллы милиция хезмәткәрләре белән килеп, Ганиевны гаиләсе белән волостька алып китмәсәгез, шуның белән аны үлемнән коткармасагыз, һич вакытта да төзәтергә мөмкин булмаган җинаять ясалачак. Коткарыгыз. Фаяз Габбасов”.

Шуны да әйтеп китәргә кирәк: халык җыелышта Әхмәт гаиләсенең язмышын хәл иткән чагында, аның бертуган энесе алабута урлаган 12 яшьлек малайны җәфалый башлады. Бичара баланың муенына җеп такты, ул җепнең икенче башын ат койрыгына бәйләп, үзе ат өстенә атланып малайны урам буйлап сөйрәтеп йөртте. Ат койрыгына бәйләнгән бала буылып үлмәс өчен, муенга бәйләнгән җепне ике кулы белән тотып, чапкан ат артыннан сөйрәлеп барды.

Җыелыштан өйгә кайткач ашарга утырдым. Ләкин тамакка аш бармады, тәрәзә янына утырып, авыл очына карап милиция хезмәткәрләрен көтә башладым. Сөләйман абзыйның Олы Теләккә китүенә бер сәгать вакыт үтте, әмма аннан килгән кеше һаман күренми. Башка әллә нинди шөбһәле уйлар килә башлады.
Бер сәгать вакыт үтү белән кешеләр берәмләп әкрен генә Исмәгыйль карт йортына җыела башлады. Мин әле һаман тәрәзә яныннан китмичә өметләнеп Олы Теләктән коткаручыларны көтәм.

Бервакыт авыл очыннан ике чана атлылар күренде, озак та үтми шәп килгән килеш безнең өй кырыннан үтеп киттеләр. Чаналарда утырган кешеләр милиция хезмәткәрләре иде. Боларны күрү белән күңелдә тел белән генә аңлатып бирә алмаслык шатлык туды һәм җилкәдән әллә нинди авыр йөк төшкән кебек булды. Милиция хезмәткәрләре безнең өй янында туктамыйча, турыга Әхмәт Ганиевның йортына китте һәм берничә минут эчендә Әхмәтне гаиләсе белән ике чанага төяп Олы Теләккә алып киттеләр. Шулай итеп, язылган һәм халык тарафыннан кул куелган “хөкем карары” гамәлгә ашырылмый калды.

Төштән соң Әхмәтне үтерергә дип җыелышка килгән кешеләр аның Олы Теләккә алып кителүен сизми дә калды. Моңарга, әлбәттә, Ганиевның йорты — зур урамда, ә халык җыелган Исмәгыйль Исхаковның йорты икенче урамда булуы да ярдәм итте. Әгәр дә милиция хезмәткәрләре Әхмәтне һәм аның гаиләсен халык алдында алып киткән булсалар, каршылык күрсәтүчеләр дә табылыр иде.

Мин яңадан җыелышка бармадым, тик кешеләрнең әкрен генә, тыныч кына өйләренә таралуын күзәтеп тордым. Рәсмәкәй халкы тиз ярсый, шул ук вакытта тиз тынычлана да иде. Әхмәт һәм аның гаиләсенең ничек үлемнән котылып калуын соңыннан белделәр, ләкин моның өчен мине дә, Сөләйман абзыйны да шелтәләгән кеше булмады.

Бу вакыйгадан соң Әхмәт Ганиев кире Рәсмәкәйгә кайтмады, гаиләсе белән берничә көн милиция карамагында булган да, аннан элекке туган ягы Калмаш авылына кайтып киткән диделәр”.

Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.

 

Автор: Фануз Хабибуллин
Читайте нас