Редакциядә эш сәгате башланганчы кесә телефоныннан соңгы хәбәрләр белән танышу гадәте бар. Арада хезмәттәшем Зөһрә Исламованың авыл урамындагы мал көтүен “ерып”, машинасы белән шәһәргә китеп баруы игътибарны җәлеп итте. “Көтү куып, Уфага юллануым”, – дип тә язган. Ул иртә таңнан авыл көтүенең урамны иңләп яланга ашыгуын тасвирлый. Шушы кыска гына сюжетта бакча артыннан күтәрелеп килүче тәүге кояш нурлары сибелгәне дә күренә. Мәхлук сыер малларын куып баручы көтүченең чыбыркы шартлатуы ишетелми. Күрәсең, малкайлар көн дә тапталган сукмагын онытмый торгандыр.
Ун ел элек кенә авылдагы мондый матурлык турында сөйләсәң беркемнең дә исе китмәс иде, мөгаен. Кызганычка каршы, хәзер авылларның күпчелеге өчен иртән көтү куу сагынып сөйләрлек күренеш булып кына калып бара. Шәһәрдә яшәүчеләр генә түгел, авылда гомер итүчеләр өчен дә авыл көтүе ерактагы онытылмас бер бизәк кебек хәзер. Авылда яшәүче бер абзый әйтмешли, менә кайда икән ул коммунизм! Абзарда мал асрыйсы, аңа җәй буе азык әзерлисе юк. Ите дә, сөте дә кибеттә бар. Аксакал бу сүзләрне уены-чыны белән бергә әйткәндер, билгеле. Әмма авылның нигезе, яшәеш асылы, терлек асрап, шәһәр халкына да ит-сөт, яшелчә белән ярдәм иткән крестьян ихаталарында түгел мени?
Авыл көтүе, дигәннән, бер вакыйга искә төште. Ялгышмасам, 1986 елның җәе иде. “Кызыл таң”да эшли башлаганыма икенче генә ел. Командировкага бармый калган атна юк. Авыл хуҗалыгы бүлеге хәбәрчесе буларак, отпускны да декабрьдә генә алырсыз, диделәр. Чөнки эш күп. Урак башланган чор иде. Авылдан әни шалтырата. “Көтү чираты җитә, балам, кайта алмассыңмы, әтиең комбайнда эшли”, – ди. Икенче көнне кайтып җитәргә кирәк. Бүлек мөдире Радик Шәехов кайсыдыр районда командировкада, рөхсәтне башта ул бирергә тиеш. Ә бер бүлмәдә утыручы өлкән журналист Рәшит Бикбулатовтан сорарга кыюлыгым җитми, нинди җавап ишетәчәгемне алдан чамалый идем. Шулай да, төш вакыты җиткәч, җайлап кына сорарга булдым. Ә ул: “Нинди көтү сөйлисең, кайда эшләгәнеңне белмисеңме әллә? “Кызыл таң” журналисты көтү көтеп йөримени? Кайсы колхоздан син, хәзер үк рәискә шалтыратам, кеше табарлар”, – дип, кабынып китте. Бу кадәр кабынуыннан абзыйның кан басымы да күтәрелмәде микән әле. Ник сораган көнгә төштем. Кыскасы, көч-хәл белән тынычландырдым үзен. Безнең авылда мал асраган һәркемнең чират көтүен үзләре көтүен, малайлы гаиләләрнең берсе дә башка кеше ялламавын әйттем. “Бар, алай булгач, баш мөхәррирдән үзең сора”, – дигәч кенә үземнең дә җанга тынычлык кергәндәй булды...
Ике энемнең өлкәнрәге Альберт әти белән бергә комбайнчы ярдәмчесе булып эшли иде. Төпчегебез Алмаз белән көтүгә чыктык. Безнең Мәмәдәл авылында ул елларда йортлар саны 60тан артмагандыр. Дүрт урамдагы сыер малларының 40ка якынлашканын яхшы хәтерлим. Көтүче һөнәре үзе авылда әлләни макталган вазыйфа булмаса да, шәһәрдән туган җирен сагынып кайтучылар, ыгы-зыгыдан ялыкканнар өчен яраткан бер шөгыль, хәтта, башны ял иттерүче дәва кебек тә тоела иде безгә.
Заман башка, заң башка, дигәндәй, соңгы чирек гасыр дәвамында авыл ихаталарында маллар саны елдан-ел кими бара. Мондый хәл арытаба да дәвам итсә, бүгенге буын өчен яңа савылган сөт тәме, үзенчәлекле абзар исе һәм җәй тәме кергән печән исләре балачактагы онытылмас хатирә булып кына калыр кебек. Әлеге язманы әзерләгәндә шундый мәгълүматларга тап булдым. 2017-24 елларда илебездә савым сыерлары саны – 641 мең башка, шул исәптән авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә – 324 мең башка, шәхси ихаталарда 577 мең башка кимегән. Ә фермаларда ул киресенчә, 260 мең башка арткан.
Алдагы 10-15 елда әлеге күрсәткечләрнең кайсы якка үзгәрәчәген беркем дә әйтә алмый. Чөнки бүген авыллар саны белән бергә мал исәбе дә кимү дәвам итә. Парадокс түгел мени: илдә сыер малы кими, сөт продукциясенә бәяләр арта һәм шул ук вакытта, авылда сыер асраучылар елдан-ел азая. Илнең эчке сәүдә базарында сөткә ихтыяҗны импорт белән каплыйлар.
Кушнаренко районында бер таныш фермерның исемен күрсәтмәүне сорап, болай дигәне хәтердә калган: “Безнең халыкта мал асрау гомер бакый ихата күрке, гаилә иминлеге күрсәткече булды. Ите-сөте үзеңнеке булганда, кибеттән сатып аласы түгел. Мал асрау авыл балаларын эшкә, дөнья көтәргә, көч салынган хезмәтнең бәясен тоярга өйрәтте. Минемчә, шәхси ихаталарда мал асраучыларга дәүләт тарафыннан игътибар булырга тиеш. Элгәре мал асраган беркем дә саткан продукциянең бәясе түбән, мал азыгы хәзерләү авыр, дип зарланмый иде. Безнең бәләкәй генә авылдан хуҗабикәләр тапшырган көндәлек сөт 2-3 центнерга җитә иде. Хәзер сөт җыючы да юк. Күрәсең, читтән сөт порошогы сатып алу күпкә арзанга төшәдер. Халыкның шәхси ихатада җитештерү белән бәйле хезмәтен бизнес күзлегеннән генә карарга ярамый торгандыр...”
Рәсми чыганаклар мәгълүматларына караганда, әлегә Русиядә җитештерелгән сөт күләменең өчтән бер өлеше шәхси хуҗалыкларга туры килә. Ләкин бу күрсәткеч елдан-ел кими. Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә маллар саны кимесә дә, аларның продуктлылыгы күтәрелү югалтуларны киметергә ярдәм итә, ди белгечләр. Анысы шулай. Ә крестьян хуҗалыкларындагы югалтуларны ничек капларга? Әлбәттә, мал асрау җиңел эш түгел. Зур хезмәт салып сыер тотканчы, итен-сөтен кибеттән дә алып була, дип фикер йөртүчеләр бар. Әйткәндәй, “Союзмолоко” ассоциациясе мәгълүматлары буенча, узган елда илдә сөт продукциясенә ихтыяҗ 3 процентка арткан. Русиялеләр сөтне кирәгеннән артык куллана, дип тә булмый. 2023 елда, мәсәлән, һәр русияле елына (сөткә әйләндергәндә) уртача 249 килограмм сөт кулланган. Санитар норма буенча күрсәткеч 325 килограмм булырга тиеш. Минемчә, илдә сөт куллануны импорт исәбенә генә арттыруны беренче чиратта авыл халкы хупламый торгандыр. Узган ел, мәсәлән, Русиягә пошлина түләүсез 25 мең тонна акмай импортлануын ничек аңларга? Әлбәттә, дәүләтләр арасындагы сәүдә мөнәсәбәтләре булырга тиеш. Әмма илдә савым сыерлары санының кимүен туктатып, бәлки, чит илдән сөт продукциясе сатып алуны да азайту бурычын куярга кирәктер?
Тагын тарихи белешмәләргә тукталыйк. Экспертлар, илдә сөт җитештерүдәге артка тәгәрәү моннан 35 ел элек үк башланган иде, дигән фикердә. Мисал өчен, 1990 елда РСФСРда 20,5 миллион баш сыер булса, 2000 елга ул – 12,7 миллионга, 2024 елда нибары 7,5 миллион башка гына калган. Соңгы бер елда күрсәткеч 2,6 процентка, ягъни, 224 мең башка кимегән.
Билгеле, ул вакытта ил, бигрәк тә аграр тармак өчен җиңел булмаган чорлар иде. Шулай булуга карамастан, авылдагы шәхси хуҗалыклар илнең эчке сәүдә базарын азык-төлек белән тәэмин итүдә зур көч булуы ачыкланды. 2000 елга, мәсәлән, мал санының – 47, тулай сөт җитештерүдә 51 проценты әлеге категориядәге хуҗалыклар өлешенә туры килде. Илебездә иң аз сөт җитештерелгән 2000 елда, ниһаять, Хөкүмәт чиновниклары үсешне бары тик шәхси ихаталарга һәм фермерларга дәүләт ярдәме күрсәтеп кенә арттырып булачак, дип билгеләде. Хуҗалык итүнең кече формаларына игътибар артты, аннары, әлеге юнәлешне кооперация аша үстерүнең отышлы булуы ачыкланды. Гомумдәүләт проектлары кабул ителде. Әмма мондый караш озакка бармады. Әкренләп, аграр предприятиеләр алгарак планга куелды. Рәсми чыганаклар мәгълүматларына караганда, аграр предприятиеләргә өстенлекле дәүләт ярдәме күрсәтелү җитештерүне бермә-бер арттыру мөмкинлеге бирде. Яңа комплекслар салынды, Хөкүмәт субсидиясенә токымлы маллар сатып алынды. Нәтиҗәдә, соңгы 5 елда аграр оешмаларда сөт җитештерү 5 миллион тоннага артса, мондый мөмкинлеккә ия булмаган фермерларда күрсәткеч нибары 0,82 миллион тоннага күбәйде. Шушы ук чыганак мәгълүматларына караганда, шәхси хуҗалыкларда тулай сөт җитештерү күләме бу чорда 1,8 миллион тоннага кимеде. Ә бит 1980 еллар ахырында илебездә 1 кешегә еллык уртача сөт куллану күләме 390 килограммга җиткән, ягъни, һәркем көненә 1 литрдан күбрәк сөт (сөт продукты) кулланган дигән сүз. Һәм бу күрсәткечләргә ирешүдә авыл ихаталарының өлеше бик зур иде.
Соңгы елларда илдә сөт җитештерүне яңа мегафермалар салу һәм эреләрен реконструкцияләү, токымчылык эшчәнлегенә игътибарны арттыру исәбенә күтәрү бурычы куелды. Гомумән, 2018-23 елларда ил буенча шундый модернизацияләнгән 773 комплекс сафка баскан. Аларның һәркайсы 650 баш мал сыйдыра ала. Әйткәндәй, бу чорга сөтлебикәләр саны биредә – 509 мең башка, ә алар җитештергән сөт, 1,9 миллион тоннага арткан. Шушы вакыт эчендә илдәге авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә мал саны 164 мең башка кимегән.
Димәк, киләчәктә илдә халыкның сөткә ихтыяҗны киметүдә төп җитештерү көче мегафермаларда булачак. Әлбәттә, карар Хөкүмәт дәрәҗәсендә кабул ителгән булса да, ул һаман да каршылыклы фикерләр уята, бәхәсләргә урын калдыра. Эш шунда ки, дәүләт сөт җитештерүдә өстенлекле ярдәмне, нигездә, куәтле мегафермаларга күрсәтәчәк. Кече аграр предприятиеләр яисә 100-200 баш сыер асралган фермер хуҗалыклары куәтле агрохолдинг җитештерүчеләре белән көндәшлек итә алырмы?
Әлеге мәсьәлә буенча республикадагы билгеле аграр хуҗалык җитәкчесенең фикере белән кызыксындым. Авылның терәге булган урындагы халыкны эшле иткән фермалар мондый шартларда ничек эшләргә тиеш, бу хәл шәхси ихаталарда да мал саны бетүгә китермәсме, дигән сорау бирдем. Әлбәттә, абруйлы генеральный директор үзенең статусын да, исемен дә күрсәтмәвемне сорады. Анысы бәлки мөһим дә түгелдер.
– Авылда элекке бәләкәй фермалар заманы үтте. Мегафермаларда җитештерү күпкә арзанга төшә. Мин хәтта шәхси хуҗалыкларда да малларны бетерү ягында. Кешеләргә өстәмә мәшәкать кенә ул. Ә итне һәм сөтне халык безнеке кебек мегафермалардан сатып алырга тиеш. Безнең өчен дә отышлы. Абзарда мал асрау беркемгә дә җиңел түгел, – диде әңгәмәдәшем.
Безнең хуҗалыкта да маллар мегафермада. Быел аграр предприятие терлекләре иркен яланда да күренмәде. Сәбәбе дә бар: малларны көтүдә ашатуга караганда, аларны фермада асрау һәм азыкны чабып ашату күпкә арзанга төшә икән. Аның каравы, хуҗалык көтүе йөртелмәгәч, авыл яланнарында гомергә күренмәгән чәчәкләр үсте. Авылдашларым аннан җир җиләген дә быел чиләкләп җыйды.
Хәзер, кем әйтмешли, дөньясы бизнеска корылгач, бәхәсләшеп тә, бу хәлләрнең асылын аңлап җиткереп тә булмый. Билгеле, икътисади яктан караганда, зур булмаган хуҗалык фермалары продукциясе мегафермада җитештерелгәне белән көндәшлек итә алмый, зур сәүдәгә дә чыга алмый. Бары шул сәбәп белән генә авыллардагы бәләкәй фермалар ирексездән бетерелергә тиеш буламыни инде?
Күптән түгел генә республиканың аграр тармак министрының беренче урынбасары Рамил Нуриәхмәтов алдагы биш елда сөт җитештерү, нигездә, эре индустриаль фермалар карамагында булачак, дигән фикер белдерде. Авыл хуҗалыгы министрлыгының рәсми карашы шундый – кече җитештерүчеләр югары технологик предприятиеләр белән көндәшлекне күтәрә алмый. “Бары тик нәтиҗәле эшләүче хуҗалыклар, ягъни, индустриаль фермалар гына калачак”, дип басым ясады телгә алган чиновник. Көндәшлек турында сүз алып барганда, бәләкәй хуҗалыкларда яисә фермерлар карамагында булганнарының читкә тибелүе гаҗәп, әлбәттә. Аларга да, мегафермаларга булган кебек, дәүләт ярдәме күрсәтелсә, сәүдә базарында продукция төрлелеге дә баерак булыр иде, дигән фикердә экспертлар.
Менә шулай сүрелә авыл, крестьян ихаталары. Кызганычка каршы, бүген бизнес мәнфәгате авыл язмышыннан да өстенрәк булып чыкты. Бүген малларны бетерәбез. Тиздән чират нәрсәгә җитәр, дип уйлыйсыз? Анысын да берникадәр фаразлап була. Анысы, ихтимал, бәрәңге булыр. Быел, мәсәлән, Русия май аенда гына Кытайдан бәрәңге сатып алуны 8 (!) тапкыр арттырган. Инде “икенче икмәк”тә, белоруслар өлешенә кереп, быел бу ил халкын да бәрәңгесез калдыра язганбыз, дигән хәбәрләр дә булды матбугатта.
Башкортстан сәүдә нокталарында быел Мисыр, Пакистан, Иран, Азәрбайҗан, Үзбәкстан, Казахстан һәм Кытайдан китерелгән бәрәңге аз түгел иде. Шунысы да мәгълүм булсын, рәсми чыганаклар мәгълүматларына караганда, бәрәңгенең 94 проценты шәхси хуҗалыкларда үстерелә. Федераль салым инспекциясе хезмәте белешмәсенә караганда, республикада бәрәңге куллану соңгы елларда 56 процентка арткан. Әмма шунысын онытмыйк: бүген зур сәүдә ноктасында сатылганы авылдан китерелгән түгел, ә импорт аша алынган.
“Икенче икмәк” куллану ил күләмендә арта. Дәүләт думасы депутатлары арасында бәрәңге импортын киметү өчен илебездә махсуслашкан агрохуҗалыклар оештырырга кирәк, дигән фикер белдерүчеләр бар. Алар оештырылса, билгеле, аларга дәүләт ярдәме дә булыр. Әмма ни өчендер Мәскәү чиновниклары әлегә халыкны бәрәңге белән тәэмин итүче төп көчне – крестьян хуҗалыкларын онытып җибәрә. Бәрәңгене, нигездә, авыл ихаталары күпләп үстерә икән, ни өчен беренче чиратта алар турында уйламаска. Янә дә, бәрәңге, нигездә, эре хуҗалыкларда үстерелә башласа, авыл кешеләре базарда тагын “көндәшлек итүгә сәләтсез” булып калыр микән? Аңлаешлырак итеп әйткәндә, әлеге продукцияне дә “колхоз”дан сатып ала башлар микән авыл кешеләре?
– Сөйләмә инде юкны, – диде авыл агае миңа. – Авыл турында кәгазьдә генә, яисә югары трибуна артына баскач кына җитди кыяфәткә кереп сөйләргә яраталар. Үзегез күреп торасыз – авыллар әкренләп сүрелә бит. Мәктәпләр ябыла, почта бүлекчәләре кыскартыла, кибетләрне кечкенә “ларек”лар алыштырды. Искә алсагыз, урамда авыл “даны” булган сәрхүшләр дә күренми диярлек. Аның каравы, дачниклар, шәһәрдән кунакка кайтучылар күбәя бара. Шулай, элекке авыл кешеләре “дачник”ка әверелде, бакчада ит кыздыру өчен генә кайта. Минемчә, авылга караш тамырдан үзгәрми торып, ул үзенең элекке хәленә, асылына кайта алмаячак...
Олег ТӨХВӘТУЛЛИН.