Нью-Йорк шәһәренең 107нче мэры Рудольф Джулианиның “ватык тәрәзәләр” теориясен янә бер кабат искә төшерү барыбызга да файдага булыр иде. Ә инде аны гамәлдә куллану турында сүз дә юк. Джулиани бинада бер тәрәзә ватылгач та эшкә керешергә чакыра. Тәрәзәләр күпләп ватыла башласа, бина җимерелә. Ягъни ваграк җинаятькә каршы тормасаң, җәза булмаячагына инанган кеше зуррагына барырга да күп сорамый.
...Бер кышта җәяүлеләр юлында таеп китеп, нишләптер, шушы юлны сайлаган машина астына бер аягым кереп китте. Туктады ул, рәхмәт яугыры, аяк алгы һәм арткы тәгәрмәчләр арасындагы бушлыкта калды. Әмма торып кына булмый бит. Ә водитель?! Машинадан төшеп ярдәм итү түгел, минем якка борылып та карамый, чукынчык. Ятам шулай урам буенда, бер аяк машина астында... Ул минутлар мәңгелек булып тоелды. Шунда ике егет йөгереп килеп, мине аякка бастырды, үземне тәртипкә китерергә ярдәм итте. Ә машинабыз, берни булмагандай, кузгалды да китте. Егетләр аның дәүләт номерын истә калдырган, миңа язып та бирделәр, кирәк урынга мөрәҗәгать итегез, без дә күргәнебезне сөйләрбез, янәсе. Кая инде ул?! Ә бит киләчәктә бу бәндә кеше таптатып качмас дип әйтеп буламы? Юктыр.
Яхшыны яхшы дияргә яратабыз да анысы. Ә менә яманга күз йомарга күнегеп барабыз шул. Шушы уңайдан янә бер тарих.
Хатын-кызның иң бәхетле һәм матур чагы – бала көткәндә. Борын җәелеп китеп, битне тут басса да, токсикозы, сару кайнау, аяк шешүләре булса да, син – иң матуры. Чөнки син, фәрештә канатлары астындагы кебек, һәрнәрсәдән яклангансың. Җанда шундый рәхәтлек! Синең янда барлык якыннарың бөтерелә, кадерең, дәрәҗәң бермә-бер арткан. Гүя, син йөрәк янында нәни генә “кош баласы” түгел, ә, Мөхәммәт Мәһдиев әйткәнчә, бөтен Җир шарын йөртәсең.
Эссе бер көн. Электричка. Минем каршыга нәкъ шул “Җир шары йөрткән” булачак ана килеп утырды. Аны күрдем дә күзне йомдым. “Я, Хода...” – дияргә генә көч табылды. Егерме яшьләр тирәсендәге безнең өчен бала бот төбеннән шорты һәм шәрә тәнгә гәүдәсенең өске ягын яртылаш каплаган майка кигән иде. “Җир шары” борынына җиткән, аңа буразналар салынган. Шунда минем янда утырган апа торып ук китте. Мин телдән язып, ары барам. “Менә безнең авыл апалары җитми моңа”, – дигән уй башны ярып үтте. Җитмешенче елларда безнең апалар чалбар кия башлагач, аның өстеннән итәк тә киеп куя иде. Авыл апалары күрсә, эләгә бит! Ә без чалбарны кичтән генә кия идек, көндез шул ук апалар күрә! Әйтерсең, алар кулында безгә дигән чыбык бар! Үзебез дә хәзер алар яшендә түгелме соң? Кайсы балага акыл өйрәткәнебез, кисәтү ясаганыбыз бар? Ясап кара, ишетерсең, диярсез. Ә ясап караганыбыз юк бит әле! Бәлки, аңына әнисеннән кермәгәне бездән керер иде?
Без, кешеләр, каяндыр яхшылык көтәргә гадәтләнгән. Имеш, кемдер килер дә тормышыбызны бал да май итәр. Хәтта болай булмаячагын яхшы белүче кеше дә юк-юк та күккә карап ала торгандыр, төшеп килмиме шуннан бәхет, янәсе... Шул бәхет өчен күп тә кирәкми инде, югыйсә.
Яңа гына икенчегә әни булган хатын белән сөйләшәбез. Менә кемдә инде бәхетнең зурысы! Әмма бу хакта үзенә сүз катсак, ул болай ди: “Иң бәхетле көнем – ирем айнык көн”. Яшьлек матурлыгын, ана булу сөенечен, яшәү тәмен юкка чыгара торган афәт ябышкан икән бу гаиләгә.
— Авылда өч кеше суррогат аракы сата, — ди ул. — Барысы да белә бу хакта, шул исәптән авыл хакимияте башлыгы да. Сату-алу схемасы гади — 50 граммнан башлап, күпме телисең, шулкадәр аласың. Акчаң булмаса да бирәләр, бурычка. Иремнең бурычлары җыелгач, сатучы кесә телефонын алып калган. Бардым үзенә. Бераз яшеренер, оялырмы әллә дигән идем, кая ул! Аракысын яшереп тә тормый, эреле-ваклы шешәләрне сервантка тезеп куйган. Үземне тиргәп чыгарды. “Ирең алкаш булганга мин гаепле түгел!” — дип, арттан кычкырып калды. Чыннан да, ул гаепле түгел дә соң. Әмма авылда сатучы булмаса, район үзәгенә аракы эзләп чыгып китмәс иде ирем. Хокук саклаучылар “Легаль булмаган сату итүчене кулыннан тотарга кирәк”, — ди. Теләсәләр, тота алалар да бит...
Күптән түгел Сочида унлаган кеше суррогат чача белән агуланды. Алар арасында үлүчеләр дә булды. Уфадан да бер яшь хатын башта сукырайган, аннары җан тәслим кылган, дигән хәбәр булды. Бүген табиблар шундый ук агулы хәмер белән агуланган ир гомере өчен көрәшә. Ул “агу”ның күчтәнәчкә дип алган кешеләр белән бөтен илгә таралганын күз алдына китерсәң, фаҗиганең күләмен исәпләү кыен түгел. Аны әбисе белән оныгы базарда сатып торганнар. Бер көн генә түгел, билгеле. Аны алып агуланучылар тиешле урынга мөрәҗәгать иткән булса, бәлки, бу кадәр фаҗига да булмас иде. Бер тәрәзә ватылганнан ни була, калганнары бар бит әле, дип яшәү билгесе инде бу.
саен, я булмаса, ел аралаш без дә Сочи аша узып, Абхазиянең бер шәһәренә ял итәргә барабыз. Аның янындагы авылда диңгез җылырак, анда да барып кайткалыйбыз. Авыл урамының буеннан буена кечерәк кибетләр тезелеп киткән. Һәрберсенең алдында шул суррогат хәмер сатыла. Аларны шешәләргә дә салып тормаганнар, ә унар литр чамасы сыешлы дүртпочмаклы савытларга тутырып куйганнар. Һәрберсенә кечерәк кран беркетелгән, агызып ал да чөмер, агызып ал да чөмер... Нәфесен тыя алмаган кешене тагын да азындыру өчендер инде монысы. Абхазия җимереклекләренә “ватык тәрәзәләр” дә өстәлгән.
Алай да берсендә, бер “тәрәзә”не төзәтеп кайттык бугай.
Без үз иткән курортны Хрущев абзаң төзеткән булган. Диңгез буенда 10-12шәр катлы корпуслар тезелеп киткән. Ялгышмасам, җиде-сигез бардыр. Һәркайсы янында үзенең пляжы бар, халыкка йөрергә иркен. Әмма алар еш кына урта бер җирдә урнашкан базарда очраша. Анда инде еллар буена шушы урында сәүдә итүче апалар хуҗа. Кайтып китәр алдыннан шуларның берсеннән күчтәнәчкә коньяк алдык. Кайткач, дус-ишне кунакка чакырабыз, янәсе. Кайттык, табын кордык, дус-туганнар диңгез буе күчтәнәчләреннән авыз итәргә килде. Әмма чәй белән хушланырга калды, чөнки апабыз безгә, үзе әйткәнчә, имән мичкәдә эшләнгән коньяк түгел, ә баллы гына барбарис суы биреп җибәргән булып чыкты...
Иренмәдек, ел буена сакладык тегене суыткычта. Киләсе җәйгә бераз әчесә дә, коньяк түгеллеге билгеле иде. Алып бардык апабызга шешәне. “Сезгә бу ел бик авыр булгандыр инде, чөнки без суыткычны ачкан саен сезне искә алдык, яхшылык белән түгел инде, әлбәттә”, – дип сузабыз апага шешәсен. Үзенекен таный инде, билгеле. Әмма башын сантыйга салмакчы була, “Болай булырга мөмкин түгел”, “мамой клянусь” һәм башкалар тезелеп китте. Ә без аның яныннан китәргә ашыкмыйбыз. Сатып алучылар җыелып китте, башка нокталарда басып торучы сатучылар тын да алмый безне күзәтте. Апабызның җылы як кояшында янган йөзе кара-кызыл төскә керде, муен тамырлары бүртеп чыкты. Башта бик дорфа гына сөйләшергә уйласа да, бик тиз шиңде кикриге, безгә җаның ни тели – шуны тәкъдим итә башлады: коньяк, чача, шәраб... Кызгандык инде, арытаба “җәзалау”ны туктаттык, “Башка андый хаталану булмас”, дигән сүзен алып, бик канәгать кыяфәт белән китеп бардык. Шомырт кебек кара дистәләгән пар күз безне базар капкасына кадәр озата барды...
Ә быел тагын да шәбрәк җәза булды ул апаларга – ялны үзебезнең якларда үткәрдек. Их, шәп булды! Ә Абхазия түтәйләренең, елап, хәлләре беткәндер инде... Шул кирәк аларга, тотынмасыннар безнең тәрәзәләргә!
“Ватык тәрәзәләр”гә килгәндә, алар күпләрнең күңелендә дә бар. Бер хилаф уй башкаларына да юл куя.
Тәү карашка оятлы да, намуслы да бер ханым болай сөйли: “Автобуста буш урынга барып утырсам, минем янда бер пакет ята. Мең уй йөгерде баштан. Ни булыр эчендә? Шартлаткыч түгелдер бит? Ә эче тулы акча булса? Шунда үземә сорау бирәм: әгәр чыннан да шулай булса, хуҗасын табу әмәлен күрер идемме икән? Шунда зур тетрәнү кичердем: баксаң, күңел төбеннәнрәк капшап караганда, мин пакет тулы акчаның хуҗасын эзләмәс идем икән бит! Үз-үземнән оялып, чираттагы тукталышта автобустан төшеп калдым. Кәефсез генә өйгә кайттым.
Икенче көнне күңелсез генә эшкә җыена идем, шалт итеп искә төште: эш буенча кирәкле мөһим документлар йөртергә алган сумкам кайда?! Уем белән яшен тизлегендә кичәге юллардан узам – эштән чыктым, автобус, кибет... Бәлки, кибеттә калдырганмындыр? Йөгердем! Барсам – юк сумка. Автобуста калдырдыммы икән? Бик кирәкле документларын югалткан кешенең халәтен күз алдына китерәсездер. Эшкә янә автобуста барам. “Я, Ходай, әгәр берәр төрле могҗиза белән шул документлар табылса, ант итеп әйтәм: үзем дә, балаларым да, оныкларым да кеше әйберенә тотынмас, я Аллаһ, үзең коткар!” Әйтерсең, кичәге пакетта меңнәрчә сум акча булган, әйтерсең, мин аны алып үзләштергәнмен...
Документ тулы сумкамны эш бүлмәсе ишеге янында калдырып киткәнмен икән. Аны бикләгәндә сумкаларның берсен генә алганмын. Шулай итеп, Ходай алдында антлы булып калдым”.
Шулай, һәркемнең намус бизмәне — үзендә. Вакыт-вакыт аны алып, майлаштырып, җайлаштырып алу да файдага. Тормышның яхшыруын көткән арада һәркем аны үзе тирәсендә яхшыртсын, үз тәрәзәләрен төзәтсен иде. Мин — үз тирәмдә, син — үзеңдә. Менә булыр яхшылык! Менә булыр барлык тәрәзә өлгеләре дә исән төзек йорт! Шул чакта ул йорт та бөтен тәрәзә өлгеләре белән көлеп торыр...
Резида ВӘЛИТОВА.