Һәр башкарган эшнең этәргече, үз вакыты булгандай, бу мәкаләнең язылу сәбәбе дә бар.
2022 елда дөнья күргән “Энҗе чәчәк” китабымда әтием, нәнәем, картәнием турында истәлекләр урын алды. Алар мин журналист булып эшли башлаганчы ук язылып, вакытлы матбугатта басылган иде. Ә инде әнием турындагы мәкаләнең бүгенгә кадәр беркайда да чыкмавының бер сәбәбе – һөнәри этиканы сакларга тырышу. Шулай да иң кадерле кешем турында истәлек язуга караганда, ул үзе исән чакта күзгә-күз карашып сөйләшеп мәкалә язсам, дөресрәк булыр дигән фикергә килдем һәм аны гәзит укучыларга тәкъдим итәргә булдым.
Сүземне әниемнең әти-әнисеннән башлыйсым килә.
Илеш районының Бишкурай авылында яшәүче Җәмилә белән Хәкимҗан Закировлар, Бөек Ватан сугышына бер ел кала гаилә корып, башка чыгып, дөнья көтә башлый. Тик яшь гаиләне сугыш аямый: Җәмилә дә сөекле ирен беренче олау белән үк сугыш кырларына озата. Бу вакытта яшь хатынның күкрәк астында сабый йөрәге типкән була. Берничә айдан мәхәббәтләренең тәүге җимеше – кызлары дөньяга килә. Тик бу нарасыйга әтисен күрергә насыйп булмый. Ике яшьлек кызчык чирләп вафат була. Үз кайгысы белән япа-ялгыз калган киленнәренә бианасы нык ярдәм итә. “Ирең исән-имин кайтсын. Тагын балаларыгыз булыр әле”, – дип юата. Җәмиләнең дога урынына кабатлап йөргән теләкләре кабул була: сөекле ире сугыштан гарипләнеп, әмма исән кайта. Озакламый гаиләдә бер-бер артлы балалар туа. Әнием Хәлимә 1947 елның гыйнварында икенче бала булып дөньяга аваз сала.
– Без гаиләдә биш бала үстек. Бишебез дә әти-әнинең кул арасына бик иртә кердек, чөнки алар колхоз эшеннән бушамады. Әткәй колхозда ат караучы иде. Колхоз рәисе район үзәгенә, авыллар арасында ат җигеп йөргән чор. Рәис көн дәвамында берничә тапкыр юлга чыгарга мөмкин булганга күрә, атлар һәрвакыт караулы, җигеп чыгып китәргә әзер булырга тиеш иде. Әнкәй колхозның төрле эшенә йөрде: утау да утады, урып-җыю чорында амбарда эшләде, кышын елгадагы бозны кисеп, колхоз басуына ташыды, мал фермасындагы тиресне бәләкәй чанага төяп, шулай ук, басуга чыгарды.
Без инде кул арасына керә башлагач та, кадерлеләребезгә ярдәмләштек. Җәй көннәрендә әнкәйнең басудан кайтканын көтеп алганыбыз исемдә. Казан астына салам ягып, аш пешерәбез. Итле шулпа түгел – бәрәңге, суган пешкән шулпага токмач салабыз. Әнкәйнең эштән кайтуын урамга чиратлап чыгып көтеп торабыз. Кайсыбер чакта казандагы шулпабыз кайнап бетә, без яңадан су кайнатып, ашны әнкәй кайтуына өлгертергә тырышабыз. Суны авыл читендә агып яткан елга буендагы чишмәдән ташый идек, – дип хатирәләре белән уртаклаша әнием.
Балачак хатирәләренең күңелдә мәңгелеккә урын алуын һәркайсыбыз белә. Әнием дә сабыр гына гомер йомгагын сүтүен дәвам итә.
“Без үскәндә урманда агач кисәргә ярамый иде, шуңа күрә җәй көннәрендә кышкылыкка тирестән кирпеч суктык. Ул кирпечләр кипкәч, кышкы салкын көннәрдә утын урынына кулланыла иде. Кышларын әнкәй иртүк мичкә ягып, эшкә китә. Кичен йортыбызны калай мичкә салам ягып җылыта идек. Бу ягулыкка экономия булсын өчен шулай эшләнелә иде. Саламнан кечкенә көлтә ясау да безнең җаваплылыкта булды.
Авылда оста төш (безнең якта бавырсакны шулай дип атыйлар) пешерүче Фатыйма әбигә ярдәмләшүебез дә әнә шул саламнан көлтә ясап, казан астына ягу иде.
Җәй көннәрендә тагын бер эш арта – сыер тизәген җыю. Бу да ягулык җитмәгәнлектән эшләнелә иде. Йокыдан торып, капкалап алгач та, көтү йөргән яланга юлланабыз. Барып җиткәч, сыер тизәкләрен кояшта кипсен өчен әйләндереп чыгабыз да, кире өйгә кайтабыз. Җиләк вакытында үзебез белән иләк алып барып, җир җиләге дә җыябыз. Төштән соң тагын яланга барабыз. Бу юлы инде әткәй ясаган кул арбасына талдан үрелгән каз оясын утыртабыз һәм яланга барып җиткәч, кипкән тизәкләрне җыябыз.
Көтү кайтып, сыерлар савылгач, кичкелеккә аларны авыл башына үлән утларга чыгара идек. Тик бу юлы көтүче урынына бала-чага чыга. Бу инде күрше-күлән балалары белән бергә җыелып уйнарга да бер форсат була иде”, – дип сөйли әнием.
Әйе, ул чорда туган балалар чын хезмәт тәрбиясе алып үсә. Башкача булырга да мөмкин булмагандыр, ни дисәң дә сугыштан соңгы авыр еллар: илебезне аякка бастырырга кирәк. Шуңа күрә дә хатын-кызлар да ирләр эшеннән бер дә читләшми, киресенчә, иң авыр эшләрне дә үз иңнәренә алырга туры килә, өстәвенә, авыл хуҗалыгында барлык диярлек эшләр кул көче белән башкарыла. Әнием дә әнисенең дә, әтисенең дә уң кулы була.
Чалгы белән печән чабарга да әтисе белән урманга печәнгә йөргәндә өйрәнә ул. Алай гына да түгел, колхоз басуында да чалгы белән эшләргә туры килә аңа. Ул елларда колхоз басуларында ашлыкны җыеп алыр өчен комбайннар булса да, борчакны башта кул белән чабарга кирәк була (күрәсең, техника җиткелекле булмагандыр). Авылда яшәгән һәр гаиләгә борчак басуыннан җир участогы бүлеп бирелгән һәм ул чалгы белән чабылгач кына комбайннар аны сугып алган. Менә шушы авыр хезмәттә дә үсмерләр әти-әнисенә ярдәмче була. Әнием бу эштән дә читтә калмый.
Әниемнең балачак хатирәләре картәнисе Шәмсиямал яшәгән Чакмагыш районының Имәнлекул авылы белән дә бәйле. Илебез тарихында кан-яшь, ачы кайгы, кешеләр язмышын челпәрәмә китерүе белән язылган сәхифәләр бихисап. Шундыйларга 1917 елгы революция, колхозлашу чоры да керә. Авылда урта хәлле тормыш көткән Гыйләҗетдин белән Шәмсиямал гаиләсенә дә кара кайгы ябырыла: аларны, кулак дип, бар булган мөлкәтләрен талап алып, яшәгән йортларыннан келәткә куып чыгаралар. Бу вакыйгалардан соң озак та тормый гаилә башлыгы Гыйләҗетдин вафат була. “Кулак хатыны” дигән исем тагылган, тол калган Шәмсиямалга, биш бала анасына, бер таянычсыз гомер кичерергә туры килә. Иң тәүдә өлкән улын кулак малае булган өчен сөргенгә җибәрәләр. Ананың үзен дә төпчек кызы белән бергә шул ук юлдан озатырга уйлыйлар. Бары тик Җәмиләсенең яше җитми, дип кенә, авылында калырга рөхсәт итәләр. Аннан соң чират уртанчы улы Сафуанга җитә. Аны да сөргенгә җибәрергә дигән карар чыгаралар. Тик Сафуан үз язмышын үзе хәл итә. Ул караңгы бер төндә туган авылыннан качып чыгып китә. Шулай берничә ел гомер үтә. Болгавыр заманнар бераз тынычлангач, туганнарын күрергә дип, Сафуан авылына кайта. Аларга йорт тергезергә булыша. Тик аны тагын эзәрлекли башлыйлар. Ул Үзбәкстан якларында төпләнеп, гаилә корып, гомеренең ахырынача шунда яши.
– Төпчек улы Сафуан читтә төпләнгәч, картәнием кече улы Шәрифҗанның гаиләсендә яшәде. Килене Нәзирә бик уңган, эшсөяр хатын булып исемдә калган. Ул пешергән күпереп торган ипинең тәме әле булса тел очымда. Әлеге тату гаиләдә биш бала үсте. Без дә аларда еш кунак була идек. Илеш белән Чакмагыш районын икегә бүлеп Күвәш елгасы ага. Бишкурай белән Имәнлекул арасы – сигез чакрым. Шушы юлны без, гадәттә, җәяүләп үтә идек. Язгы ташкын вакытында өлкән авылдашларга ияреп барабыз. Берсендә Гөлнәзирә апага ияреп киттек. Күвәш елгасы артык тирән булмаса да, язгы ташкын вакытында шаулап ага. Елганың ике ярына нәзек кенә бердәнбер киртә салынган. Гөлнәзирә апа башта үзенең төенчекләрен ярның икенче ягына чыгарып куйды да, шуннан соң берәм-берәм безне җитәкләп алып чыкты. Ул үзе Сыерыш авылыннан, Бишкурайга килен булып төшкән. Юлы Имәнлекул аша узгач, безне дә үзе белән ияртә иде.
Әнием дә аш-суга бик оста булды. Аның мич алдында пешергән күпереп торган тары тәбикмәгенең тәме әле дә онытылмый. Алма пирогын да (безнең якта аны “алма төрмәсе” диләр) бик оста пешерә иде. Имәнлекулга, картәнигә күчтәнәчкә менә шул тәмле ризыкны пешереп, алып бара идек. Әти-әни бервакытта да юлга ялгызыбызны чыгармады. Апам, я сеңлем белән җәяү барганда юлны кыскартыр өчен адымнарыбызны саный-саный бара идек тә, бер кич кунгач, иртәгәсен тагын юлга чыга идек.
Ә менә картәниебезнең кунакка килүе безнең өчен зур бәйрәмгә әверелә иде. Аны барып алыр өчен әткәй ат җигеп бирә. Үзе колхоз эшеннән бушый алмагач, картәнине без барып алабыз. Кечкенә кулларыбыз белән ат дилбегәсен тотып барырга, аны күндерергә ничек курыкмаганбыздыр, хәзер шаккатам. Картәни алмаш күлмәкләрен төенчеккә матур итеп төреп алып килә. Ул килгән көнне чын-чынлап бәйрәм табыны корыла – итле шулпа пешә. Әти белән әни аңа кулларыннан килгәнчә кадер-хөрмәт күрсәтә. Картәни өч-дүрт көн бездә кунак булгач, без аны кире Имәнлекулга илтеп куябыз. Гомумән, әти-әни туганнары белән дустанә мөнәсәбәттә яшәде. Ике яктан да туганнар белән аралашып яшәде, аш-судан калдырмадылар. Әнкәйнең бертуган абыйлары Әхмәтзыя белән Шәрифҗан хатыннары белән кунакка килә иде. Җигүле ат чанасында мендәр-ястык, юрганнарын үзләре белән алып киләләр, табын артында исерткеч эчемлек кулланмыйча, сөйләшеп аралашалар, яңалыклар белән уртаклашалар. Кичен үзләре алып килгән ястыкны идәнгә салып, урын җәеп, йокларга яталар иде. “Кунак ашы – кара-каршы” дигәндәй, безнең әти-әни дә кунакка йөрде. Тагын шуны да әйтим: өлкәннәргә ияреп бала-чага кунакка йөрмәде. Без йорт-кураны, мал-туарны карап кала идек, – дип әнием сөйләүгә мин инде киләсе соравымны бирергә ашыгам, чөнки үземнең дә балачак хатирәләре күңел сандыгыннан өскәрәк калкып чыга.
– Син телгә алган Сафуан абыйны мин дә хәтерлим. Ул гаиләсе белән ел да туган якларына кайта идеме? – дип сорыйм.
– Әйе, Сафуан абый җәйге ялында туган ягына кайтмыйча калмаска тырышты. Хатыны, өч кызы белән туганнарында кунак була иде. Тәү чиратта әнисе янында тукталалар, аннан соң башка туганнарының хәлен белә, кунак була иделәр. Аларның кайтыр вакыты җитәрәк, Үзбәкстаннан посылка ала идек. Анда бездә бик сирәк кенә сатуга чыккан һинд чәе, кипкән җиләк-җимеш, күрәгә, йөзем, әстерхан чикләвеге, әнкәйгә һәм дүрт кызга да бүләккә күлмәклек тукыма була.
Сафуан абыйлар кайткач, безгә кушыласы һәм эшлисе эшләр дә арта, чөнки кунак каршылау һәм тәрбия кылу – халкыбызның матур гореф-гадәте. Кызлар көн дә кизү торабыз (бу хакта әнкәй алдан әйтеп куя). Бер көн мин карбазы өчен җаваплы булам: бу көнне табын әзерләнгән саен сөт, каймак, катык, майны мин баздан алып чыгам, төшереп куям. Икенче көнне чишмәдән су ташу минем өстә, өченче көнне – савыт-саба юу, аннан соң – өй җыештыру һәм башкалар.
Сафуан абый гаиләсе белән урманга барырга ярата иде. Күрәсең, ул Үзбәкстанда туган ягы табигатен сагынып яшәгәндер, – дип хатирәләре белән уртаклаша әнием.
Әнием туган авылындагы Бишкурай сигезьеллык мәктәбен тәмамлагач, укуын күрше Манчар авылында дәвам итә. Ул анда 9-11нче сыйныфларда укып, урта белем ала. Әти-әнисенең сүзен тыңлап, авылда кала һәм киләчәк тормышын да туган авылы белән бәйли. Тиешле белеме булмаса да, укуын яхшы тәмамлаганга күрә, аны колхоз бухгалтериясенә кассир итеп эшкә алалар.
“Шул чактагы колхоз рәисе Әдип абый Баевка, яшь булуыма карамастан, миңа ышанып җаваплы эшкә алган, баш хисапчы Җәүдәт абый Латыйповка, хезмәттәшләремә һөнәремнең барлык нечкәлекләрен өйрәткән өчен гомерем буе рәхмәтле булдым”, – ди әнием.
Бүген инде “Хезмәт ветераны” булган әниемнең хезмәт кенәгәсендә бары тик бер эш урыны язылса да, ул колхоз эшеннән дә читтә калмады. Язын – чәчү, көзен урак вакытында – ындыр табагында, җәен басуда утауда эшләде. Әниебез хаклы ялга чыкканчы бухгалтер булып хезмәт куйды.
Бәхетен дә ул туган авылында таба: Бишкурай авылы егете Наил Галиевка кияүгә чыгып, үз оясын кора. Әтием озак еллар авыл клубы мөдире булып эшләде. Ул чорда театр артистлары, җырчылар авыллар буйлап гастрольләрдә еш була иде. Авылыбызга килгән артистларны әни белән нәнәйнең табын әзерләп каршы алулары исемдә калган. Яңа ел бәйрәмендә әти белән әнинең туганнар, дуслар, күршеләргә күчтәнәч өләшеп йөрүе матур бер гадәт иде. Ә инде урманда печән әзерләгән вакытны хәзер һәркайсыбыз сагынып искә ала.
Без гаиләдә биш кыз үстек. Әти-әниебез үз үрнәгендә хезмәт тәрбиясе биреп, эшне җиренә җиткереп башкарырга, гадел булырга, табигатьне, тормышны, кешеләрне яратырга өйрәтеп үстерде. Инде бишебез дә үзаллы тормыш көтәбез. Кызганыч, әтиебез бик иртә дөнья куйды. Аның безнең арадан китүенә дә 20 ел булды. Пар канаты сынса да, кадерлеләрдән-кадерлебез тормыш авырлыкларына бирешмәде, сынмады, сыгылмады.
– Бүгенге көнкүрешебез балачак, яшьлегебез чорындагысы белән чагыштырырлык та түгел. Без үскәндә кышын туңган бәрәңге – кәлҗәмә, урманда, ялан-кырда үскән үләннең баш калкытуын көтеп торып, аларны ашадык. Авылда хәер сорап йөрүчеләрне дә күреп үстек. Мәктәптә керосин лампасы яктысында белем алдык.
Үз гаиләбезне корып яши башлагач та җиңелдән булмады. Авыл җирендә мал тотмыйча яшәүне күз алдына да китереп булмый иде. Шул ук вакытта мал азыгын хәзерләү дә җиңелдән булмады. Моңа өстәп, кибет киштәләре дә, әлеге кебек, төрледән-төрле товардан, азык-төлектән өстеңә авардай булып ишелеп тормады.
Хатын-кызга декрет ялына 56 көн бирелә иде. Игезәк сеңелләреңне тапкач – 70 көннән соң эшкә чыктым. Эшкә киткәндә алты яшьлек апаңны һәм ике яшең яңа гына тулган сине – бианай карамагында, игезәкләрне әниемдә калдыра идем. Хәзер шуларны искә төшерсәм, йөрәгем чәнчеп куя. Нишлисең, заманы шул иде. Булганына канәгать булып эшләдек һәм яшәдек.
Бүген балаларымның, кияүләремнең, оныкларымның кадер-хөрмәтендә яшәвем зур сөенеч, бу – Ходайдан бирелгән олуг бәхет. Иң зур теләгем – илебез күге тыныч булу, – дип сөйләшүебезне тәмамлады әнием.
Һәрвакыт ачык йөзле, киң күңелле, җор сүзле, сабыр холыклы әнием туган йортыбызның җылысын, нурын саклап яши, Аллаһка шөкер! Кызларын, кияүләрен, оныкларын, турунын колач җәеп каршы ала, сый-хөрмәт тулы табын артында кунак итә, биш вакыт намазын калдырмый, догаларын укып озатып кала.
Халкыбызда “Әйткән сүз очар җилгә, язган сүз калыр илгә” дигән бик матур мәкаль бар. Шөкер, әниемнең күңеле түрендә кадерле ядкарь булып сакланган балачак, яшьлек хатирәләрен барлап, ак кәгазьгә төшерергә насыйп булды. Ә бит әлеге язмамда бары тик бер кеше язмышы сурәтләнеп, хатирәләре бирелсә дә, аларда илебезнең тарихы да чагыла.
Зөһрә ИСЛАМОВА.