Быелгы җәйнең кояшлы бер көнендә без, Бүздәк районы Түреш урта мәктәбен моннан утыз ел элек тәмамлаган егетләр һәм кызлар, сыйныфташлар очрашуына җыелдык. Безнең өчен 1995 елның маенда соңгы кыңгырау чыңлаган мәктәп ихатасы элеккечә үк гөл-чәчәккә күмелеп каршы алды, анда аяк баскач та, һәркайсыбызның хәтер почмакларында тыныч кына йокымсырап яткан якты хатирәләр уянды. Озын тәнәфесләрдә араларында йөгереп уйнаган ак каеннар хәзер инде күккә үрелеп бара, чыршылар тагын да мәгъруррак күренә. Менә кайда яшеренеп калган икән ул ваемсыз, бәхетле балачагыбыз!
Мәктәп коридорлары кайчандыр безгә зур тормышка юл кебек бигрәк озын булып тоела иде. Баксаң, алар әллә ни озын да, киң дә түгел икән. Һәр адым саен биредә хатирәләр кайтавазы яңгырый: менә монда безнең гардероб, арырак — китапханә. Менә үзебезнең кабинет! Ул яңа уку елы алдыннан аеруча күркәмләнгән, төзекләндерелгән. Парталар артына утырып, хәл-әхвәлләребезне белештек, фотога төштек.
И, мәктәп еллары, сез шулкадәр озын, мәңге үтмәс кебек тоела идегез бит. Күз ачып йомган арада узып киткәнсез, хәзер менә бергә белем үрләрен яулаган малайлар һәм кызлар сезне, бер-беребезне сагынып яшибез.
...Кыңгырау чыңлый. Аның көмеш моңы да шулкадәр тансык икән бит.
Безнең шук малайлар хәзер инде чын ир-егетләр булган, алар матур, тату гаиләләр корып, гөрләтеп дөнья көтәләр. Сыйныфташ кызларыбызның да һәркайсы хакында бары тик җылы сүзләр генә әйтеп була: эш урыннарында яхшы хезмәткәр, шәхси тормышларында акыллы әни, менә дигән тормыш юлдашы алар.
Ә мәктәп елларын искә төшергәндә, безнең сыйныф өчен һич кенә дә оялырлык түгел. Безнекеләр беркайчан да бөтен мәктәп линейкасы алдында ниндидер хилафлыклары өчен кызарып басып тормады. Әлбәттә, без идеаль түгел идек. Шаярдык та, коридорлар буйлап йөгерештек тә. Әмма безнең шаяруларыбыз һәрчак эчкерсез, самими иде. Без беркайчан да бер-беребезне кимсетмәдек, бәла-казада калдырмадык.
Хәзер менә мәктәпләрдә “буллинг” дигән күренеш белән көрәшәләр, ә безнең заманда андый сүзне дә, андый начарлыкның үзен дә белми идек. Укучылар хәзер бер-берсен генә түгел, укытучыларын да мыскыллап видеога төшереп, шуны Интернет челтәрендә тараткан ямьсез очраклар бар хәтта. Шәһәрдә ничек булгандыр, әмма бездә, авыл җирендә, укытучы бик абруйлы шәхес иде. Кая инде аңа каршы сүз дәшү, сүз көрәштерү! Мәктәптә начар билге алып кайтсаң да, әти-әниең: “Киләсе дәрескә яхшырак әзерләнеп бар. Укытучы апаңны көяләндермә”, — ди иде. Бер генә ата-ана да, хәзергеләр кебек, баласы “икеле” алгач, укытучыны гаепләп, пыр тузып мәктәпкә “разборка”га йөгерми иде. Нишләптер хәзер юньләп укымаган баласы өчен әти-әни укытучыны гаепли. “Мәктәптә укыту бармыни?” дигән гыйбарәне адым саен ишетергә була. Әлбәттә, укытучыларның да төрлесе бар инде: үз һөнәренә мөкиббәннәре дә, укучыларын өнәп бетермәгәннәре дә. Әмма әти-әнисеннән укытучыларга карата начар бәяләмә ишеткән бала остазларына карата ихтирамлы була аламы?
...Ә безнең туган мәктәбебез шулкадәр күркәм, имин белем учагы булды! Без укыганда мәктәбебез коллективын авылда, районда зур абруйга лаек директор Флүр Сәхип улы Сөләйманов җитәкләде. Аның кабинеты яныннан аяк очларына гына басып үтәбез, төз, мәгърур сыны коридорның бер башында күренсә, яки әле үзе күренми, тамак кырганы гына ишетелсә дә, иң шук малайлар да тып-тын кала иде. Шул ук вакытта директорның беркайчан да тавыш күтәргәнен ишеткәнебез булмады. Мәктәпкә баласы өчен яхшы билге сорап килүче ата-аналар да күренмәде. Ә укыту югары дәрәҗәдә иде: ел саен төрле фән олимпиадаларында район гына түгел, республика күләмендә җиңүләр яуладык, безнең 16 гына кеше белем алган сыйныфтан мәктәпне өч укучы медальгә тәмамладык. Югары уку йортларына керүчеләр дә бихисап булды.
Өлгәшмәүчеләрне дәресләрдән соң алып калып, өстәмә укыту, яхшы укучыларны олимпиадаларга әзерләү бар иде. Бүгенгедәй хәтердә: математика укытучысы Зилә Мансур кызы Моратова кичен безне, медальгә баручы өч кызны, өенә чакырып өстәмә шөгыльләндерә иде. Безгә, аңлатып, “Югары математика” китабыннан бирем тапшыра да, үзе сыерын саварга чыгып китә. Түр бүлмәдә Бөек Ватан сугышы ветераны булган биатасы түшәктә ята, аны да хөрмәтләп тәрбияли иде укытучыбыз. Ничек ихтирам итмисең инде шундый остазыңны!
Укытучыларыбызның һәркайсын исемләп язып тормыйм, бер мәкалә кысаларында моны эшләп тә булмый, шуны гына билгелисе килә: аларның барысы да үз һөнәренең чын осталары иде.
...Мәктәпне иңләп-буйлап йөреп чыккач, сыйныф җитәкчебез Диникеев Әнүр Ихсан улының хәлен белергә юнәлдек. Ул инде күптән сигезенче дистәне ваклаган кеше булса да, авылның җәмәгать тормышында актив катнаша, халык арасында дин тәгълиматын тарату эшенә дә үз өлешен кертә. Әнүр абыебыз безне күргәч, ихлас сөенде, һәрберебезнең аркасыннан сөеп, хәл-әхвәлләребезне сорашты. “Мин сезнең белән горурланам, укучыларым! Барыгыз да кояш астында үз урынын тапкан, җәмгыятебезгә кирәкле, файдалы шәхесләрсез!” — диде. Без, үз чиратыбызда, бөтен гомере буена физкультура фәнен укыткан, безнең яшь аңнарыбызга сәламәт яшәү рәвеше нигезләрен сеңдергән, җәйләрен — җәяүләп, кышларын чаңгыда сәяхәтләргә алып чыккан, төрле ярышларга йөрткән Әнүр абыебызга һәрчак кешелекле, ярдәмчел остаз булганы өчен ихлас рәхмәт сүзләребезне җиткердек.
Ә кичен, сыйныф җитәкчебезне дә алып, авылның иң күркәм урыны – чишмә янына төштек. Кызларыбыз, уңган хуҗабикәләр икәнлекләрен исбатлап, бәйрәм табынына берсеннән-берсе тәмлерәк ризыклар әзерләп алып килгән. Уңган егетләребез Ильяс Әхмәтҗанов һәм Рәфис Рамазанов, һәрвакыттагыча, учакта ит тә кыздырдылар, казанда яшелчәләр белән үрдәк тә пешерделәр, самавырда хуш исле шифалы үлән чәен дә кайнаттылар. Ә без сыйныфыбызның таланты, бар гомерен хокук саклау органнарында хезмәт итүгә багышласа да, беркайчан да җыр-моңнан аерылмаган Филүс Бүләковның баянына кушылып җырладык та, биедек тә.
Бер күрешү – бер гомер, диләр бит. Сыйныфташлар очрашуы безгә күңелле мизгелләр, тормыш ыгы-зыгысында җитмәгән онытылмаслык якты хисләр бүләк итте. Ул безне дөнья гадирәк, дуслык ныграк, киләчәк яктырак вакытка кайтарды. Паспортта яшебез арта барса да, без һаман да кайчандыр мәктәп ихатасындагы ак каеннар арасында йөгереп уйнап йөргән саф күңелле малайлар һәм кызлар икән бит. Яшьлеккә кайту өчен вакыт машинасы да кирәк түгел. Бары тик иң якты мизгелләрең түгелеп калган туган ягыңа кайтырга, балачак дусларың белән очрашырга гына кирәк!
Миләүшә ЛАТЫЙПОВА,
"Кызыл таң"ның үз хәбәрчесе.
Фото авторның шәхси архивыннан