-9 °С
Кар
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар

Нигә һаман алданабыз?

Соңгы вакытта мошенниклар тозагына өлкәннәр генә түгел, яшьләр дә ешрак эләгә башлады.

Нигә һаман алданабыз?
Нигә һаман алданабыз?
Әйе, кызганыч, әмма чынбарлык шундый: баштарак, башлыча, өлкән яшьтәгеләр генә мошенниклар корбаны булса, хәзер яшьләр дә аларның капканына еш эләгә. Моның сәбәпләре берничә төрле булырга мөмкин.

Интернет заманында мәгълү­матның тиз таралуы, онлайн тран­закцияләрнең гадәти күренешкә әверелүе мошенниклар өчен яңа мөмкинлекләр ачты. Өлкән яшь­тәгеләрнең күбесе яңа техно­логияләрдән артта калганда, яшьләр, киресенчә, аларга бик тиз ияләшә. Ләкин, шул ук вакытта, яшьләрнең тәҗрибәсезлеге, артык ышанучан булуы аларны җиңел табыш корбанына әверелдерә.
Социаль челтәрләрдә артык активлык та шундый нәтиҗәгә китерә. Яшьләр үзләре турында бик күп мәгълүматны Интернетка урнаштыра, бу мошенникларга аларны файдалану өчен яхшы мөмкинлек бирә. Шәхси мәгълүматны урлау, аккаунтларны ватып керү хәзер гадәти күренешкә әверелде.
Шул ук вакытта яшьләр тиз баерга тели, еш кына җиңел акча эшләү мөмкинлеген эзли, ә мошенниклар, моннан файдаланып, аларга төрле “инвестицияләр”, яки “уңышлы проектлар” тәкъдим итә. Нәтиҗәдә, акчалары юкка чыга. Яшьләрнең психологиясе дә башкачарак. Алар өлкәннәргә караганда тәвәккәлрәк һәм эмоциональрәк булырга мөмкин, бу аларны мошенникларның йогынтысына тизрәк бирелүгә китерә. Курку, дулкынлану хисләрендә уйнап, аларны тиз карар кабул итәргә мәҗбүр итәләр.
Әле соңгы чорда гына да Кырмыскалы районында мошенниклар тозагына эләгүчеләр турында әллә ничә хәбәр ишеттем. Бер карасаң, мәгълүмат чараларында да, башка чыганакларда да мошенниклык очраклары, алдакчыларның нинди ысуллар белән эш итүе турында даими сөйләп-язып торалар да бит, ләкин капканга эләгүчеләр саны кимеми.
Алдакчылар да тик ятмый, яңадан-яңа ысулларны табып тора. Күптән түгел генә полиция бүлекчәсенә 14 мең сум акчасын югалткан хатын мөрәҗәгать иткән. Мессенджерда аңа улыннан акча сорап хәбәр килә. Анда баласы исеменә рәсми­ләштерелгән банк картасының фотосы да беркетелгән була. Хатын, аны-моны уйламыйча һәм бу картаның номерларын да, алган мәгълүматны да тикшереп тормыйча, акча күчерә. Соңыннан улы белән сөйләшкәннән соң, аның акча сорамавы һәм бернинди дә смс-хәбәр җибәрмәве ачыклана. Баксаң, мошенниклар аның мессенджерын ватып, улы исеменнән телефонындагы барлык контактларга шушы картага акча күчерүен сорап хәбәр җибәргәннәр икән. Бу очракта, әлбәттә, балаңа шалтыратып, бу акча аңа ни өчен кирәк булуын сорарга гына кирәк иде дә бит...
Ярый әле әллә ни зур сумма түгел, ә менә район үзәгендә яшәүче икенче берәү мошенникларга 800 мең сумын күчергән. “XForex” уен мәйданчы­гында инвестицияләр һәм ставкалар белән ул 2019 елдан бирле шө­гыльләнә һәм исәбендә күпмедер акчасы да җыелган була. Бу эшкә мошенниклар килеп кысылмаса, алар сакланып калыр иде. Телефоннан сөйләшү вакытында алар уенны дәвам итәргә һәм ставка акчасын арттырырга тәкъдим итә. Әмма моның өчен тәүдә күпмедер сумманы ниндидер башка исәпкә күчерергә кирәк була. Зыян күрүче, аңын нәрсәдер томалаган кебек, мошенниклар исәбенә акча күчерүен дәвам итә. Монда инде үзенең генә түгел, кредит акчалары да кереп китә. Аңына килеп, нәрсәнедер дөрес эшләмәвен абайлаганда инде соң була – 800 мең сумнан артык акчасы җинаятьчеләр исәбенә күчкән һәм аларны кайтарып алу да мөмкин түгел!
Ә менә Сихонкин авылында яшәүче һәм тәрбияче булып эшләүче ханым мошенникларга 110 мең сум акчасын күчергән. Юк, ул бернәрсә дә сатып та алмаган, уйнамаган да, хәйриячелек белән дә шөгыль­ләнмәгән, аңа кемнең посылка җибәрүен белергә генә теләгән.
Мошенниклар шалтыратып, аңа шундый мәгълүмат җиткерә. Берничә тапкыр мессенджерда җибәрелгән сылтанмалар буенча күчә, аннары җинаятьчеләр аның исеменә, имеш, ышанычнамә рәсмиләштерелүе турында хәбәр итә һәм “Дәүләт хезмәтләре” порталына керү өчен логин белән парольне алмаштырырга куша. Нәтиҗәдә, бу эш 110 мең сум күчерү белән тәмамлана. Шуннан соң җинаятьчеләр дә юкка чыга...
Русия Эчке эшләр министрлыгы социаль челтәрләр белән файдаланучыларга ачык профильләрендә тулы исем-фамилияләрне, туган көнне һәм телефон номерен күр­сәтмәскә киңәш итә. Ведомствода кисәтүләренчә, мондый мәгълүмат мошенникларда кызыксыну уятырга һәм аларны төрле җинаятьләр кылуда, шул исәптән кредит рәс­миләштерү һәм дәүләт порталына керү өчен дә файдаланулары мөмкин. Аралашу өчен исем һәм фамилияне күрсәтү дә җитә. Шулай ук, социаль челтәрләрдәге аккаунтны саклау өчен сезнең турыда мәгъ­лүматны, шәхси язмаларны барысы да күрә алмаса яхшырак. Аудиторияне чикләргә һәм серле шәхси мәгълүматны анда сакламаска киңәш ителә.
Моңа кадәр Русия Эчке эшләр министрлыгы сайтында тагын бер мөһим мәгълүмат урнаштырылган иде: документларның фотоларын, парольләрне, банктан килгән хәбәрләрнең скриншотларын һәм башка шундый мәгълүматны телефонда саклау хәвефле!
Мошенниклар кешенең шәхси мәгълүматларына ия булырга мөмкин. Мәсәлән, браузерларда сакланган парольләр аферистларга корбанның “санлы тормышы” өс­теннән тулы контрольне тәэмин итәчәк. Иң яхшысы – аларны кәгазь блокнотка язып кую, дип тәкъдим итә министрлык хезмәткәрләре. Бу мәгълүматны укыгач, үзем дә телефоныма кереп киттем, чөнки хәзер барыбыз да, кирәк булуы ихтимал, дип, мәгълүматларны телефонда саклыйбыз. Телефон һәрчак үзең белән бит: кирәк икән, карыйсың да аласың. Димәк, бу гадәттән дә арынырга кирәк.
Тиз ышанып барабыз шул... Мошениклар шалтыратуын аңлагач та, сөйләшүне туктатып, элемтәне өзеп була бит. Нигә шулай итмибез соң? Ләкин, кызганычка каршы, әлегәчә бу сорау җавапсыз кала. Безнең менталитет, шул ук вакытта за­коннарның камил булмавы да әлеге күренешнең тамыр җәюенә китерә.
Югарыда телгә алынган мисаллар да, киңәш-тәкъдимнәр дә, башлыча, яшьләргә кагыла. Димәк, әлеге проблемага җитди карарга, бу юнәлештә актив эш алып барырга, кешеләрнең хокукый аңын күтәрергә, яшьләрнең финанс грамоталылыгын арттырырга, социаль челтәрләрдә сак булырга һәм бик тиз баерга вәгъдә иткән шикле тәкъдимнәргә ышанмаска кирәк. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА.


Автор: Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас