-9 °С
Кар
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар

Безне күзәтәләр...

Урам тулы камера. Алар нигә кирәк?

Безне күзәтәләр...
Безне күзәтәләр...

Кытайда яшәүче дус белән язышабыз. Ул үзенең тормышы турында кечкенә блог алып бара. Блогын тагын да кызыклырак һәм җәлеп итүчәнрәк итәр өчен дрон сатып алган. Хәзер дроннарны я бөтенләй очырырга ярамый, я махсус территориядә генә ярый. Моны белгән дустым, беренче чиратта махсус сайтка кереп, Шанхайда кайда дроннар очырырга яраганын караган, аннан соң гына очырган. Матур кадрлар килеп чыккан, видео төшергән. Димәк, күптәнге хыялы тормышка ашкан.

Ләкин берничә көннән соң аңа урындагы полициядән шалтыратканнар. Бәйрәм көннәрендә дрон очырганы өчен штраф белән яныйлар һәм участокка чакырталар икән. Участокка баргач, дус шаккаткан: аның кайда, кайчан һәм ниләр эшләгәнен махсус система камера аша күзәткән, хокук тәртибен бозганын ачыклап, полициягә бөтен мәгълүматны (фото- һәм видеодәлилләр, телефон номеры, паспорт һәм визасы) җибәргән. Әйе, бу система хакында дустым да, мин дә белә идек. Ә практикада, шәхсән үзең шундый очракка тарыгач – шаккатасың.

Сине күреп торалар
Мин Кытайда булганда урындагы кеше кисәтте: “Шәйлә, монда диварлар да “ишетә”. Ләкин мондый система хәзер Кытайда гына түгел, бездә дә бар. Видеокүзәтү камералары подъездларда, ихаталарда, урамнарда һәм кешеләр җыела торган барлык урыннарда диярлек урнаштырылган. Сис­тема кыска вакыт эчендә җинаять­челәрне һәм хокук бозучыларны автомат рәвештә күзәтергә мөмкинлек бирә. Күзлек яисә битлек кию генә системаны бутый алмый.

Мәсәлән, Мәскәүдә 300 меңгә якын камера куелган, 70тән артык видеокамера шәһәрнең һәр квадрат километрын күзәтә. Видеокамералар ярдәмендә Мәскәүдә агымдагы елның беренче өч аенда — 2 меңнән артык, ә узган ел эчендә 10 меңнән артык җинаять ачыкланган. Моннан тыш, былтыр видеокамералар буенча эзләүдә булган 4,3 меңнән артык кешене тапканнар. Мәскәү – шәһәр камералары кешенең берьюлы йөз-кыяфәтен тануның 4 системасын кулланучы бердәнбер шәһәр. Бу, полиция сүзләренчә, җинаятьченең шәхесен тиз һәм хатасыз ачыкларга һәм табарга мөмкинлек бирә.

Ләкин күп кеше камераларны “Большой брат” буларак кабул итә. Янәсе, алар ке­шенең шәхси тормышына тыкшына. Әлбәт­тә, камера­ларның күп булуы ирекне чикли кебек. Ләкин алар закон нигезендә кулланылганда, контроль һәм тәртип булдыру максатында файдаланылганда фәкать файда китерә.

Җинаятьләрне ачык­лау. Камералардан алынган видеолар күп очракта төп дәлил буларак кулланыла. Мәсәлән, Уфада камералар ярдәмендә быел 98 җинаять ачылган.

Профилактика. Кешеләр, камералар күреп тора, дип, урамда агрессивлык һәм тәртипсезлек эшләүдән еш кына баш тарта.

Реакция. Камералар, патрульләр, полиция хезмәтләре белән интегра­цияләнгән хәлләргә тиз арада игътибар юнәлтә ала. Мәсәлән, видеоаналитика кеше яисә транспорт хәрәкәте өчен куркыныч тудыручы объектларны алдан күрү мөмкинлеген бирә. Башкортстанда интеллектуаль система­ларның берничә ярдәмче системасы эшләве шуны раслый.

Гражданнар өчен тынычлык. Күпләр өчен бала белән урамда йөрү, кичке сәгатьләрдә эштән кайту хәзер куркыныч түгел, чөнки беләбез: “Күзәтү бар”.

“Хәвефсез шәһәр” системасы
Шәһәр “белә”: иртән, гадәттә, ничәдә сез эшкә чыгасыз, кем белән чыгасыз, кайсы кибеткә, нинди машинада яисә җәмәгать транспортында йөрисез. Сезнең барлык гамәл һәм гадәтләрегез системага теркәлгән һәм шул мәгълүмат нигезендә сезнең виртуаль портретыгыз булдырылган. Ләкин көндәлек гадәтләрдән читкә тайпылу системада шик тудырырга мөмкин. Артык шик туган очракта, сис­тема шундук махсус органнарга да хәбәр итәчәк.

“Хәвефсез шәһәр” – Русия­дәге берничә шәһәр һәм төбәктә эшләүче аппарат-программа комплексы. Максаты – урамнарда, җәмәгать урыннарында, транспортта, әһәмиятле объектларда куркыныч очракларны күзәтү һәм теркәү, тиешле хезмәт­ләргә хәбәр итү, җинаятьләрне ачыклау һәм җәмәгать тәртибен саклау.

Башкортстан да “Хәвефсез шәһәр” системасында тер­кәлгән. Респуб­ликаның Га­дәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Кирилл Первов сүзләренчә, камералар саны 6 ел эчендә 70 процентка арткан. Хәзер Уфада 4,7 меңнән артык камера эшли.

“Видеокүзәтү камералары ярдә­мен­дә җинаять оператив рәвештә ачыклана. “Хәвефсез шәһәр” аппарат-программа комплексының интеллектуаль видеокүзәтү камералары кешеләрне автомат режимда эзләргә мөмкинлек бирә”, – ди Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов.

Мондый шактый зур күзәтү системасы кемдәдер шик һәм курку уятырга да мөмкин. Ләкин, минем фикеремчә, камералар – хәвеф түгел, ә җәм­гыятьнең иминлеген тәэмин итүче корал. Алар җинаятьчелекне киметә, террорчылар һәм башка хокук бозучыларны күзәтеп, аларның гамәлләрен алдан чикли. Җинаять яисә күңелсез гамәлләр кылынса, гаепле кеше һәм хокук бозучылар тиз арада ачыклана. Бер сүз белән әйткәндә – үзенең гадәти тормышы белән яшәүче гади кешегә камералар зыян китерми, ә, киресенчә, аның тормышын, иминлеген саклый һәм яклый.

Автор: Денис Таваев
Читайте нас