-9 °С
Кар
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар

Метрика кенәгәсендә нәрсәләр язылган?

Алар шәҗәрә төзүчеләр өчен бик мөһим тарихи чыганак булып тораXIX гасыр ахыры-XX гасыр башына кадәрге мөселман метрика кенәгәләре бик мөһим тарихи чыганак булып тора. Алар үткән вакыйгалар турында мәгълүмат кына биреп калмыйча, Русия җәмгыятенең хәлен һәм үсешен җентекләп өйрәнергә дә мөмкинлек бирә. Әлеге документаль чыганакның үзенчәлеге һәм катлаулылыгы шунда: ул гарәп графикасы нигезендә иске татар телендә язылган. Бу исә тикшеренүчеләр өчен документлар белән эшләү мөмкинлеген чикли. Русия мөселман метрика кенәгәләренең иң зур тупланмасы Башкортстанның Милли архивында, Ырынбур мөселманнары Диния нәзарәте фондында саклана. Әлеге архив фондында Уфа, Казан, Самара, Тубыл, Әстерхан һәм башка губерналарның мөселман мәхәлләләренә караган метрикалар бар.

Метрика кенәгәсендә нәрсәләр язылган?
Метрика кенәгәсендә нәрсәләр язылган?

Закон нигезендә мөселманнар өчен метрика кенәгәләре 1828 елда гамәлгә куела һәм мәчетләрнең аерым мәхәлләләрендә 1918 елга (кайвакыт 1925 елга кадәр) алып барыла. Төрле чыганаклардан күренүенчә, кайбер мәчетләрдә метрикация 1780 елдан ук гамәлгә ашырыла башлаган. Мондый метрикациядә туу, үлем, никах һәм аерылышу теркәлгән; ул теге яки бу торак пунктта яшәүче халыкның гражданлык хәлен исәпкә алу өчен мәчет имамнары башлангычы белән башкарылган.

Метрика кенәгәләрен мәчет имамнары гарәп графикасы нигезендә иске татар телендә (“иске имлә”) язып барганнар. Һәр мәхәлләдә икешәр реестр булган. Аларны тутырганнан соң, һәр ел ахырында, метрика кенәгәсе күчермәсен имамнар үзләрендә калдырган, ә төп нөсхәсен киләсе елның февраленнән дә соңга калмыйча Ырынбур мөселманнары Диния нәзарәтенә җибәргәннәр. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, соңрак тутырылган метрика кенәгәләрендә мәгълүмат күбрәк. Мәсәлән, 1830-50 еллардагы метрика кенәгәләрендә, аерым графаларны (туучылар, үлүче­ләр) тутырганда, исемнәр генә языл­ган, аталарының исемнәре күрсәтел­мәгән. Соңрак атасының исемнәре, фамилияләре, ирләрнең нинди катламга каравы, хатын-кызларның кыз фамилияләре һәм башкалар күрсәтелә башлый. 1890нчы еллардан башлап метрикалар мәгълүматка бай.

Мөселман метрика кенәгәләре өч өлештән тора: беренче фасыл –дөньяга килгән балаларны язар өчен; икенче фасыл – никахларны һәм аерылышучыларны (талак) язар өчен; өченче фасыл – үлгәннәрне язар өчен. Әмма дүрт өлештән торган метрика кенәгәләре дә очрый: беренче – туучылар; икенче – никахлашучылар; өченче – аерылышучылар; дүртенче – үлгәннәр.

Беренче фасыл 5-7 баганадан торган таблицадан гыйбарәт. Беренче баганада яңа туган баланың җенесе һәм тәртип номеры күрсәтелгән, гадәттә, малайлардан башлаганнар. Икенче баганада кызлар күрсәтелгән, ләкин башта кызлар турында язылган метрика кенәгәләре дә очрый. Аннары өченче баганага – яңа туган баланың исеме, дүртенчедә туу датасы языла.

Яңа туган баланың ата-анасы турында мәгълүматлар язылган бишенче багана аерым игътибарга лаек. Әлеге баганага мәгълүматлар төрле торак пунктларда һәм төрле елларда төрлечә язылган. Мәсәлән, балалар­ның әтиләре һәм бабаларының исемнәре, нинди катламнан булуы, шөгыльләнгән эшчәнлек төрләре (солдат, игенче, крестьян, сәүдәгәр һ. б.) языла.

Алтынчы баганада баланың туган урыны күрсәтелә.

Бер мәхәлләгә берничә торак пункт туры килгән очракларда бишенче баганада ата-аналар исем куштыру һәм тиешле мөселман йолаларын башкару өчен килгән торак пунктның исеме языла.

Яңа туган баланың әнисе башка авылдан килгән очракта, ул кияүгә чыккан торак пунктның исеме күрсәтелә. Шулай ук кайбер язмаларда сабыйга исем кушканда шаһитлар катнашуын күрәбез. Нигездә, бу сабыйның ата-аналарының туганнары яки картәтиләре. Бала туганда әтисе булмаган яки үлгән очракта, аналарының исемнәре генә языла, ә шаһитлар – картәтисе, туганнары. Ниндидер сәбәпләр аркасында аналарның исемнәре булмау, яисә бала тапканда үлү очраклары да булган.

1898 елда Бөре өязе Әсән волостеның Үткен авылында туган бала метрика кенәгәсендә шулай языл­ган:

“Беренче фасыл, 1898 елда дөньяга килгән балаларны язар өчен.

Баланың исеме: Гыйкрәмә.

Кайсы айда туган, айның ничәнче көне: 17 октябрь.

Баланың ата-анасының һәм һәр ике тарафта булган бабасының исеме. Әгәр дә булса фамилиясе, кайсы таифәдән идеге: Бөре өязе Үткен карьясе мишәре Нәҗметдин Әсфәндияр углы. Анасы Галимә мишәр Габдерә­фыйк Габделәхәт улы Сәфәров кызы.

Кайда туган: Үткен карьясендә, кәнде ханәсендә (үз йортында). Исем бирдем: мөәзин Фазлулла Канзафар углы”.

Икенче фасылда никахлар һәм аерылышучылар (талак) языла. Беренче багана – кем һәм кем белән никахлаша; икенче багана – никахлашуның числосы һәм ае; өченче багана – никахлашучыларның вәкилләре һәм шаһитлары; дүртенче багана – никах шартлары; бишенче баганада никахны укыган руханиның исеме языла.

Бөре өязе Әсән волостеның Үткен авылында 1903 елда теркәлгән никах: “Икенче фасыл, 1903 елда булган никахларны язар өчен.
Датасы һәм яшьләре: 1903 ел, 26 декабрь. Кыз 22 яшендә, егет 22 яшендә.

Ирнең, кызның, ата вә бабалары­ның исемләре. Булса фамилияләре. Кайсы таифәдән идекләре. Вә һәр берәм-берәмләренең вә һәр икесенең ничәнче никахлары: Үткен карьясе мишәр таифәсеннән Гыйләҗетдин Әсфәндияр углының кызы Шәмсе­камал илә Туңморҗа авылы Гаффан Габделлатыйф углы арасында шәригатькә муафыйк рәвештә гакыд зәүҗиәт иҗраэ ителде. Һәр икесенең әүвәлге никахлары.

Никахда гакыд йөрткән асыллар яки вәкилләрнең вә шаһитларның исемнәре вә куллары. Ризалыклары белән итсәләр тәгълик сурәте: Үткен карьясе мишәр таифәсеннән Гыйлә­җетдин Әсфәндияр углы кызы Шәмсекамалны хатынлыкка бирдем Туңморҗа авылы Гаффан Габделлатыйф углына. Егет тарафыннан вәкил булып Гыйләҗетдин кызы Шәмсека­малны Гаффан Габделлатыйф углына кабул итеп алдым бән Нәбиулла бин Кәлимулла. Кызның ризалык вә гакыд шаһидлары – Фәтхетдин Гыйләҗетдин углы, Минһаҗетдин Гыйләҗетдин углы.

Җөмлә мәһәр күпме, ни кадәр бирелгән вә никадәр бирелмәгән? Бирелмәгән мәһәр кем зиммәсендә (җаваплылыгында)? Бирелгән мәһәрне кем алган? Аның имзасы: җөмлә мәһәр алтмыш сум көмеш. Хәзер кабул кылды егерме биш сум Гыйләҗетдин Әсфәндияр углы. Калмыш мәһәр утыз биш сум кияү зиммәсендә. Егерме биш тиен пошлина бирдем бән Нәбиулла бин Кәлимулла.

Никах хөтбәсен укыган имам вә мәҗлестә хәзер булган мәхәлләнең указлы кемсәләренең куллары: Имам-хатыйп Мөхәммәдулла бин Сафиулла Солтанов”.
Өченче фасыл аерылышу (талак) бүлеге алты баганага бүленгән. Анда кем һәм кем белән аерылышкан, көн һәм ай, нинди сәбәпләр аркасында, шаһитлар кем булган, кем карары буенча теркәлгән.

Дүртенче фасыл җиде баганадан тора: тәртип номеры, ир-егетме яки хатын-кызмы; үлгән көне һәм ае; үлгән кешенең яше; нинди авырудан яки ни сәбәптән үлгән, кайда үлгән һәм кайда җирләнгән.

1903 елда Бөре өязе Әсән волостеның Үткен авылында вафат булган сабый турында метрика кенәгәсендәге язма:

“Дүртенче фасыл, 1903 елда үлгәннәрне язар өчен.

Кайда мәдфүн (дәфен кылынган, җирләнгән) – Үткен карьясендә,

нинди рәнҗү (авыру) илә – эч рәнҗүе илә,

мәетнең яше – 4,

ата вә бабасының исемнәре – атасы Хәбибулла Габдулла углы, анасы Шәмсебанат Мөхәммәдсалих кызы,

кайсы айда – 27 октябрь,

мәетнең исеме – Габделхәким”.

Гомумән, 1903 елда Үткен авылында җиде кеше вафат булган. 61 яшьлек указлы мөәзин Фазлулла Канзафар улы – ютәл чиреннән, 70 яшьлек Сираҗетдин Әсәфәндияр улы – эч авыруыннан, 80 яшьлек Хөбәйбә Ихсан кызы һәм Нурмөхәммәд Ибраһим улы – картлыктан, 10 көнлек, 2, 3, 4 яшьлек сигез бала: Дәүләтша Тимербулат улы, Сәимә Мөхәммәдшәриф кызы, Шәмсия Шәйхетдин кызы, указлы мулла Мөхәмәдулла Солтановның кызы Нурлыҗинан, Тимерҗан Мөхәммәд­хафиз улы, Габделхәким Хәбибулла улы, Зыядә Мөхәммәдмәгъсүм кызы, мулла Мөхәммәдзариф Сәфәровның улы Сәгъди эч чире һәм кызамыктан дөнья куйган.

Метрика кенәгәләренең соңгы битләрендә имам, икенче имам һәм мәчетнең мөәзине турында мәгълүмат языла. Аларның яше, вазыйфага билгеләнү турындагы указның датасы һәм номеры, шулай ук мөгаллим-остазлары хакында мәгълүматлар теркәлә. Моннан тыш, аларда авылда яки мәхәлләдә ничә кеше яшәве, ничә ир-егет һәм хатын-кыз тууы-үлүе, ел эчендә никах һәм аерылышу (талак) очраклары турында мәгълүматлар белән дә танышырга мөмкин.
Бөре өязе Әсән волосте Үткен авылының 1894 елгы метрика кенә­гәсеннән язма: “Үткен авылы мәсҗедендә имам-хатыйп Габдел­вәкил мулла Габделнасыйр углы Япиев. Имам Мөхәммәдшакир мулла Мөхәммәдзариф углы Сәфәров. Мөәзин Фазлулла Канзафар углы кулым куйдым”.

Борын заманнардан кешеләр үзләренең ата-бабалары турында мәгълүматны җентекләп туплап, кадерләп саклаган. Бу мәгълүматлар буыннан-буынга тапшырылып килен­гән. XVII-XVIII гасырлардан тарих фәненең бер тармагы буларак генеалогия барлыкка килеп, киң таралу ала башлый. Генеалогия – нәсел-ырулар һәм гаиләләрнең килеп чыгышы, тарихы, аларның үзара туганлык җепләрен өйрәнә. Бездәə “нәсел агачы” дигәндәə күп очракта “шәҗәрәə” термины кулланыла. “Шәҗәрәə” (гарәп­чәдән: агач, куак, нәсел агачы) – нәсел-ыруның кемнәнəбашланып, ничек тармаклануын күрсәтүче схема, нәсел агачы дигәнне аңлата. Нәсел-ыру һәм ата-бабалар тарихы белән кызыксынучылар өчен метрика кенәгәләре – бай мәгълүмат чыганагы.

Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.

 

Автор: Фануз Хабибуллин
Читайте нас