-9 °С
Кар
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар

Җан ярасын кемнәр төзәтер?

Статистика буенча, 80 процент балаларны үз якыннары җәберли.

Җан ярасын кемнәр төзәтер?
Җан ярасын кемнәр төзәтер?
Күптән түгел социаль челтәрләрдә унике яшьлек малайның тетрәндергеч фотосы таралды. Бөтен тәнендә күгәреп беткән урыннар, сыдырылган, тырналган эзләр ярылып ята. Ачыклануынча, баланы 2023 елның июлендә 25 яшьлек апасы опекага алган. Ул аның үги энесе – әтисенең икенче хатыныннан туган улы була. Энесен кайгырту урынына ул үзенең иренә баланы җиде айга якын кыйнарга рөхсәт иткән – үткән елның ноябреннән агымдагы елның июненә кадәр. Малай физик көч куллануны гына түгел, психологик басымны да кичергән. Баланы туктаусыз җәберләүләр очраклы гына ачыла: тикшерүче, башка эшне тикшергәндә гаилә әгъзаларын да сораша һәм коточкыч хакыйкатьне ача. Хәзер рәхимсез кызга карата җинаять эше судка җибәрелгән, иренең эше аерым карала.

Кызганычка каршы, бу исемлекне әле бик озак дәвам итеп була. Мондый очраклар көннән-көн арта гына бара. Статистика мәгълүматларына караганда, Русиядә 18 яшькә кадәр балаларга карата җинаятьләрнең 80 проценттан артыгы туганнары һәм якын кешеләре тарафыннан кылына. Балаларны газаплауда, кыйнауда яисә үтерүдә гаепләнүче, башлыча, үз ата-анасы, бабасы, үги әтисе, әнисе йортка керткән ир булып чыга. Мондый җинаятьләрнең яртысын өлкәннәр исерек хәлдә кыла.
Шундый эчкече, рәхимсез аналарның берсе Уфада яши. Ул үз баласын җәберләп, кыйнап тоткан. Хатын исерек хәлдә 7 яшьлек улын каеш, куллары белән кыйнаган, шулай ук, баскыч буйлап чәченнән сөйрәп алып төшкән. Бала күпсанлы җәрәхәтләр алган.
Әни кеше әхлаксыз тормыш рәвеше алып барган, балигъ булмаган бала алдында спиртлы эчемлекләр кулланган, ямьсез сүзләр белән сүгенгән. Фатирда антисанитар шартлар булуы теркәлгән.
Хатын үз гаебен танымаган, ул элек тә хөкем ителгән булган. Хәзер ул ана хокукыннан мәхрүм ителгән, улы исә социаль учреждениегә урнаштырылган. Суд тотанаксыз анага гомум режимлы төзәтү колониясендә 4 ел да 6 айга ирегеннән мәхрүм ителү рәвешендә җәза билгеләгән.
Агыйдел шәһәрендә булган хәл дә исерек атаның башка сыймаслык гамәлләр кылуын ачык күрсәтә. Әти кеше балигъ булмаган дүрт баласын даими кыйнап яшәгән. Бу очракта полициягә дәваханә хезмәткәрләре мөрәҗәгать иткән, алар гаиләдәге кыз балага китерелгән тән җәрәхәтләре турында хәбәр иткәннәр. Шул ук вакытта, әтиләре бер улына тибеп, аның кулын сындырган була.
Ачыклануынча, балаларның әтисе эчә, гаилә әгъзаларын өйдән куып чыгара, кыйный. Бу очраклар  буенча “кече яшьтәге баланың сәламәтлегенә уртача авырлыктагы зыян китерү” һәм “балигъ булмаганны тәрбияләү буенча ата-ана бурычларын үтәмәү” мәддәләре буенча өч җинаять эше кузгатылган. 
Кулга алынган ир гаебен таныган, тәүбә иткән, үзенең шул рәвешле балаларын тәрбияләргә тырышуы белән акланырга маташкан. Каеш тәрбия чарасы түгеллеген исерек әтиләр генә түгел, баланы үзләренчә яраткан әти-әниләр дә, тәҗрибәле картәниләр дә аңлап бетерми, күрәсең.
Мәсәлән, Дуван районында тиран әти 13 яшьлек кызын начар билгеләре өчен җәфалый. Бәгырьсез ата кеше мәктәптәге билгеләре, начар эшләнгән өйгә эше өчен кызын күп тапкырлар кыйнаган. Ул бала тәненең төрле өлешләренә суккан, кулына нәрсә эләгә, шуның белән кыйнаган. Нәтиҗәдә, кызның тәнендә даими рәвештә җәрәхәтләр һәм кара янган урыннар барлыкка килгән. Әлбәттә, үз баласына кулы күтәрелгән әти җәзасыз калмый.
Ә менә Уфада яшәүче ир 17 яшьлек кызына уталмаган түтәлләр өчен җәза биргән. Дим районының Мировой суды 54 яшьлек ирне кызына карата рәхимсезлек күрсәтүдә гаепле дип таныган. Агымдагы елның августында әти кеше түтәлләрне утамаган өчен кызын келәм тузаны каккыч белән кыйнаган.
Ир үз гаебен таныган. Суд аны 200 сәгать мәҗбүри эшләргә хөкем иткән. Прокуратура шулай ук әтисенең бала тәрбияләү буенча бурычларын үтәмәве белән бәйле рәвештә тикшерү үткәргән.
Ни кызганыч, балага кул күтәрүче әти-әниләр үзләренең гаилә проблемаларын, шәхси уңышсызлыкларын балада “чыгара”. Күпчелек очракта мондый әти-әниләр үзләре дә каеш тәрбиясе алып үскән булып чыга. Һәм алар шуны ук үз гаиләләренә, балаларына да күчерә. Сабыйны физик яктан имгәтү генә түгел, психикасын да какшаталар. Әлбәттә, боларның берсе дә аның киләчәк тормышында эзсез үтмәячәк. Гадәттә, мондый балаларның үз-үзен бәяләве түбән була, җәберләнеп, кыйналып үскән бала кыюсыз, үзен гел кимсетелгән итеп хис итәчәк, авырлыклар алдында югалып калачак. Ә бит ул балаларның алда озын катлаулы тормыш юлы үтәсе бар.


Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас