Авыл иртәсе. Укытучы апа эшкә барырга әзерләнә. Иртәнге мәшәкатьләрне төгәлләп, яңа яуган ап-ак карны себерке белән як-якка сипкәләп ишегалдын тазартып куйды да, челтәрле тимер капкасын ачып, урамга чыкты. Мәктәпкә ашыккан укучылар, капка төбенә кар көрәргә чыккан күршеләре белән елмаеп исәнләште, булачак дәресләре турында уйланып, бераз елмая биреп мәктәпкә килеп керде.
Төн таралып бетмәгән
Шәһәрдә дә иртә туды. Монда да укытучы апа эшкә юлланды. Тукталышта бер-ике автобусны үткәреп җибәрде дә, инде бушрак дип өметләнгән өченчесенә кереп басты. Аның янындагы утыргычта башына кара башлыгын күзен капларлык итеп батырып кигән үсмер малай, аның янында телефонына текәлгән кәттә егет, алдагы дүрт урында да ирләр, малайлар утырган. Ә берсе артка килеп басты. Борынга аның кичәле-бүгенле бәйрәм иткәнгә ишарәләгән сасы ис килеп бәрелде. Ничек тизрәк барып җитәсе соң әле...
Шунда автобусның арткы ягыннан ук кычкырынып килгән кондуктор апа аның янына да килеп җитте. “Город?” дип кычкырды ул аңа. Баксаң, бу шәһәр яны маршруты икән. “Да”. Билет алуы булды, автобус янган исләр чыгарып пошкыра башлады. Моңа кадәр дә җәяүле кеше тизлеге белән генә барган транспорт аламасы туктап калды. Водитель ишекләрен ачты. Ни булганын аңлатучы да, уңайсызлык килеп чыгуы өчен гафу үтенүче дә булмады, билгеле. Ачык ишекләргә ургылды халык. Киләсе тукталышка ярыйсы гына барасы. Тизрәк йөрер монысы дип, укытучы апа микроавтобуска керде. Анда да утырыр урын юк. Ике рәт арасына кысылды, шунда утлар сүнде, дөм караңгыда водитель янындагы кечерәк экран гына яна, анда көнчыгыш телләренең берсендә сугыш чукмарлары турында фильм бара, ату тавышлары яңгырый. Кирәкле тукталышны ничек үтеп китмәскә инде?! Шулай, дәрес башланырга биш минут кала ул да үрелде мәктәп ишегенең тоткасына...
Кондукторга сүз әйтмәгез!
Транспортта ул – баш. Усалларын күрмәмешкә салышуың хәерле. Мөлаемнары белән исәнләшеп, хәерле көннәр теләү ләзим. Бер көнне сары җәймә капланган утыргыч янында урын алгач, яныма яшь кенә кондуктор кыз килеп утырды. Җылы итеп, елмаеп карады да, татарчалатып, “Уф, апа, бигрәк әниемә охшагансыз, башымны кулбашыгызга салып торыйм әле”, – диде. И, самими авыл баласы, таш шәһәр юлларыннан йөреп, туган сукмаклар җылысын табалмыйча гаҗизләнгән сабыйкаем... Сөйләшеп киттек. Без аның белән райондашлар икән. Югары уку йортына бюджет урынына керә алмаган, биредә эшләп, түләүле укуга акча җыярга булган. Хезмәт хакы ярыйсы гына, дөресрәге журналистныкыннан ике тапкыр диярлек артык. Кыскасы, аннан канәгать, тик шәһәр тормышына гына күнегеп китә алмый якташым.
– Көн саен минем яннан йөзләрчә, хәтта меңнәрчә кеше уза, һәркайсының үз холкы һәм тормыш шартлары. Аңламыйм: ни өчен пассажирлар үзләрен кондукторга ниндидер ямьсез сүз әйтергә бурычлы дип саный икән? Ә бит кондуктор көне буе автобуста берүзе, ә кешеләр ташкыны бетми, һәм барысына да ярарга мөмкин түгел! Ни өчен кешеләр кондукторлар аларга нәрсәдер тиеш дип уйлый?
Шушы көннәрдә соңгы рейста ике кыз керде, шунда ук утырдылар.
Берничә минуттан алар янына килеп билет алырга тәкъдим иткәч, ачыктан-ачык ризасызлык белдереп, бик каты сүгенү сүзләре ишетәм. Ачыкланганча, мин аларга тыныч кына ашарга һәм сыра эчәргә комачаулаганмын! Имеш, соңрак килергә дә мөмкин булган. Һәм аларны минем үз вазыйфаларымны үтәргә килүем бөтенләй уңайсызландырмады. Билет биргәч, мин читкә киттем һәм күпмедер вакыт үземә карата сүгенү сүзләрен тыңларга мәҗбүр булдым.
Аларга кисәтү ясарга тырышып карагач, үзем турында тагын бик күп “ягымлы” сүзләр ишеттем. Нервыларым чыдый алмады, һәм мин видеоязманы кабыздым. Һәм шунда могҗиза булды: кызлар шундук матур сүзләргә күчте һәм миңа “Сез” дип мөрәҗәгать итә башлады.
Кондуктор, сатучы яки хезмәт күрсәтү өлкәсендәге теләсә кайсы башка хезмәткәр мондый мөнәсәбәткә нәрсәсе белән лаек? Ни өчен кешеләр сүз белән башка кешене рәнҗетә? Сез миннән нәрсәгез белән яхшырак?
Кызлар үзләреннән соң чүп өеме калдырып чыгып китте, ишекләр ябылганда миңа янә ямьсез сүзләр кычкырды. Үзем өчен уңайсыз, алар өчен оят булды. Булачак әниләр, кемгәдер хатын, кемгәдер килен булачак кызлар да бит әле без...
Тылсымлы трамвай һәм күк куян
Ә монысы – гәзит укучыларга Яңа ел күчтәнәче. Һәр җирдә, шул исәптән транспортта да төрле холыклы, эшкә төрле мөнәсәбәттәге кешеләр эшли. Башкаланың Черниковка бистәсендә йөрүче 8нче трамвай водителе Дилара Шәрипова безгә тылсым иясе булып күренде. Ул йөрткән вагонны күрергә кирәк! Монда камин “ягылган”, төрле утлар кабынган, чыршы куелган, ел символы булган атлар чабышка чыккан, бүләк тулы капчыгы белән Кыш бабай елмая, тәрәзәләргә кызылтүшләр кунган, һәрберсеннән шаян куяннар карап тора.
– Шушы озын колакларымны аеруча яраттым, үземнең дә туган авылым Күккуян булгангадыр инде, – ди Дилара Дамир кызы.
Баксаң, ул – Дүртөйле районы кызы, башкалада 25 елдан артык трамвай йөртә. Авылда төп нигезне гөл-чәчәккә күмгән, андагы бакчада җиләк-җимеш ишелеп уңа. Ә тагын ул күңеле белән рәссам һәм архитектор, йорт янында салынган яңа гараж – аның иҗат һәм осталык җимеше. Ә трамвай вагонын бизәүдә аның сәләте бөтенләй чәчәк аткан дияргә була.
– “Нигә шулкадәр акча түгәсең, хезмәт саласың, вагоныңны икенче көнне үк талап бетерерләр әле!” – диючеләр булды. Үзем дә шүрләбрәк калдым. Әмма, бәхеткә, пассажирларыбызның үзаңы без уйлаганнан югарырак булып чыкты – барысы да үз урынында, шөкер. Кешеләр махсус керә, фото-видеога төшерә, рәхмәт әйтә. Бик канәгать булып, “йолдызлы” мизгелләр кичереп йөрим әле бу көннәрдә, – дип елмая Дилара Дамир кызы.
Урыслар әйтмешли “вишенка на торте”, үзебезчә “күңелләргә сары май” булды аның белән очрашу. Мостай Кәримчә әйтсәк, “дөньяның кояшлы ягында” яшәү барыбер күңеллерәк, караңгы автобуста калганда, шушы трамвай яктысы коткарачак, иманым камил! Шушы тылсымны күңелгә салган өчен рәхмәт сезгә ягымлы кондукторлар, алтын куллы водительләр!
Резида Вәлитова.