-9 °С
Кар
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар

Халык шигырь укыймы?

Укый! Йөрәгенә бәрелсә, кан тамырлары буйлап һәр сүзе йөгерсә, укый

Халык шигырь укыймы?
Халык шигырь укыймы?

 

Халык шигырь укымый, диләр. Чыннан да, совет чоры белән чагыштырганда, әдәбиятка мөнәсәбәт үзгәрде. Мәктәптә дә әдәбият элекке дәрәҗәдә өйрәнелми. Безнең замандагы кебек балаларның башларын бәрә-бәрә шигырь ятлавы да күренми. Китапханәләрдән шигырь китаплары алучылар да сирәк. Күптән түгел Зәки Вәлиди исемендәге республика китапханәсеннән берничә китап алган идем. Алар күптән чыккан булуга карамастан, миңа кадәр ачып караучы булмаган да диярлек. Дөрес, Интернетта шигырьләр җитәрлек. Аларның барысы да чын шигырь булмаса да. Китапханәдән китап алмасалар да, Интернетта укучылар бар.

Мин берничә ел элек “ВКонтакте”дагы үз битемә “Теге дөньяга хат” исемле шигыре­мне куйган идем. Аны барлыгы 56 меңгә якын кеше укыган. 1978 кеше бәя биргән. 185 кеше фикерен язган, 279 укучы шигырьне үз битенә күчергән. Бу минем шәхси рекорд кына түгел, башка бер генә данлыклы татар шагый­рен­ең, хәтта классикларның да бу кадәр күп укылган шигыре юк! Мактану дип кабул итмәгез, сүз шигырь уку турында бара. Әлеге шигырь юлларын гәзит укучылар игътибарына да тәкъдим итәм.

Теге дөньяга хат
Әти-әни, сезгә хатлар язам,
Белә торып барып җитмәсен.
Шуңа күрә тугарылып язам,
Бар дөньяның тетеп тетмәсен.

Сез эшләгән колхоз бүген
мәрхүм,
Милекләре күптән таралды.
Гөрләп торган авылыбыз
сырхау,
Әллә нинди афәт яралды.
Фермалары бушап, тынып
калды,
Барысы да хәзер ташландык.
Баксаң, элек яши белмәгәнбез,
Капитализм төзи башладык.

Авылдашлар сафы сирәгәйде,
Бик күп өйләр буп-буш утыра.
Ишелеп торган иген басуында
Чүп-чар үлән шашып котыра.

Авыл түгел, иле зыян күрде
Үзгәртеп кыру дигән давылдан.
Оныкларга бер күрсәтер өчен
Күркә таба алмыйм авылдан.

Мәктәбебез күптән юкка
чыкты,
Урамнардан чапмый бер бала.
Зәһәрләнә – шәһәрләнә халык,
Авыл белән милләт югала.

Әти-әни, бик борчыдым бугай,
Тыныч булсын сезнең җаныгыз.
Авыл төзек, колхоз гөрләгәндә,
Шәп чакларда китеп калдыгыз.


Бу шигырьне гениаль әсәр димәс идем. Гәрчә, гениаль әсәрнең дә укучылары аз булуы ихтимал. Күп укылу сәбәбен мин СССР чорында яшәгән күп­ләрнең җанына тигән темага һәм эпистоляр жанрда (хат рәвешендә язылу) белән аңлатыр идем.
Инде кайбер фикерләрне укып узыйк.

Мөнир, син безнең күңелдәге чуан сызлавын тезеп әйтеп салдың. Әгәр караң­гы гүрдән чыгарып булса, алар без­нең вәхшилектән оялып, вал­лаһи, терелергә риза булмас иделәр.
Рушания ГАЙФЕТДИНОВА.

Раушания, минем 1917 елгы әткәй, сугыш ветераны, тракторчы һәм танкист, 1990 елның маенда дөнья куйды. Җир тырнап еладым – 73 яшендә генә иде бит әле. Бигрәк иртә киттең, әт­кәй, дип, яшь түктем. Бүген куанам: әт­кәй үзе аның өчен җан аткан, канын тамыз­ган, көчен түккән Совет влас­теның юкка чыкканын күреп әрнемәде – мәңгелеккә тыныч җан белән күчте. Чын шагыйрь шуның белән көчле дә инде ул – Мөнир дус миллион­нарның уен, җан ачысын чагыл­дыра алды! Иҗат уңышлары аңа, исәнлек-саулык!
Рәүф ХӘКИМОВ.

Күп кенә басу-кырлар чүп үләннәрен­нән арына алмыйча, мәңгелек йокыга талган кебек... Авыл кадәр авыллар юкка чыгу хәлендә. Хәер, татар-башкорт тыры­ша әле ул. Уңыш җыю чорында иген уру­лар, амбарлардагы төнге икмәк суктыру вакытлары, шау-гөр килеп торган тавышлар әле дә истә. Ул вакытлар хә­зер төш булып кына калган. Әти-әниләр­нең бу хәл­ләргә рухлары рәнҗеп ятадыр инде.
Фирдания МАКАРОВА.

Безнең авылда атлар да калмады. Онык­лар­ны берәр тапкыр булса да атка атландырып йөртәсе килгән иде дә, булмады инде, булмады. Яңа ел алдыннан артлы чаналарны асалы палас­лар белән бизәп, кыңгыраулы дугаларга җигелгән ат­лар белән авыл балаларына Кыш бабайның бүләк тарат­канын онык­ларга сөйлим дә, ышанмыйлар. Юк, ышандыра алмыйм. Чанага җигел­гән атларны алар гына түгел, үземнең дә күптән күргәнем юк.
Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛОВ.

Афәрин, Мөнир туган! Шигырь искиткеч! Кайтып-кайтып укырлык. Чын­бар­­­лык! Дөреслек! Халык шигырь укымый, диләр. Укый! Йөрәгенә бәрелсә, кан тамырлары буйлап һәр сүзе йөгер­сә, укый. Укып кына калмый, ятлый. Һәр хәрефен баш хәреф белән язарлык шигырь! 100 шигырь дә кирәк­ми. Бер бул­сын, берәгәйле булсын!
Айрат СУФИЯНОВ.

Минем күңел халәтем укучыларныкы белән туры килгән. Шуңа бу укымлы шигырь булып киткән. Димәк, шигырь укучылар юк дип зарланырга ярамый. Укучыларның күңел кылларын кузгатырдай, җаны теләгән әсәрләр иҗат итәргә кирәк.
Шигърият ул – сәнгатьнең бер төре. Аны яратучылар һич кенә дә опера, балет сәнгатен яратучылардан ким түгел. Шулай да кайбер вакытта бездә шигырь язучылар шигырь укучылардан күбрәк түгел микән дигән фикер килә. Монысы инде икенче тема...

Мөнир Вафин.

 

Автор: Ләйсән Якупова
Читайте нас