+6 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар

Мәктәпләрдә – укытучыларга кытлык

Әмма ике-өч елдан хәл тамырдан үзгәрергә мөмкин

     
     Кызым азык-төлек кибетеннән кайтып керүгә хәбәрен сөйли башлады.
     – Әнием, “Красное-Белое” кибетендә элекке укытучымны очраттым да шак каттым! Ул да моны сизде һәм үзе сүз башлады: “Мине кибет прилавкасы артында күрермен дип уйламаган идеңме?! Дөнья булгач, төрле хәл була. Әйе, мәктәптән киттем. Ялыктым. Төрле отчетлар тутырып, балаларны тиешенчә укытырга вакыт та калмый. Өстәвенә, хәзер мәктәптә укучы балаларга сүз дә әйтеп булмый – ул әти-әнисенә кайтып әләкләшә, ә алары ике дә уйламыйча шикаять язарга гына тора. Ни дисәң дә, илебездә демократия игълан ителгәч туган балаларның балалары мәктәп яшендә. Ә аларда иң беренче планда эго – мин яши. Нәтиҗәсе дә көттермәде – җир йөзендә аларның баласы гына иң-иңе һәм башкача булуы мөмкин дә түгел. Ә кибеттә эш хакы да күпкә яхшырак, нервыларым да тынычрак”, – диде.

     – Кызым, бәлки ул укытучы һөнәрен яратмагандыр? – дип сорадым.
     – Белмим, тик ул безнең сыйныфның иң яраткан укыту­чыларының берсе иде. Балалар белән һәрчак уртак тел таба, дәресләрен кызыклы итеп үткәрә иде, – диде кызым.
      Мәктәпләрдә укытучыларга кытлык булуы турында күпләребез хәбәрдәр. Бигрәк тә мәктәп яшендәге балалары булган әти-әнине бу мәсьәлә борчымый кала алмый.
Илебездә соңгы утыз елда булган үзгәрешләрнең йогынтысы, эш хакы түбән булу аркасында укытучы һөнәренең дәрәҗәсе төшүе турында күреп тә, ишетеп тә беләбез. Бүген мәктәпләрдә, күбесенчә, илле яшьтән өлкән кешеләр хезмәт куя. Алар – 1960, 1970нче еллдарда туып, югары уку йортларын тәмамлаган дипломлы укытучылар.
Русиядә педагогика буенча программалар тәкъдим итүче югары уку йортлары бихисап һәм алар ел саен студентлар кабул итә, укытып чыгарып, диплом бирә. Яшь белгечләребез кая була соң? Күпләре, минемчә, югары белем алу турындагы дипломга ия булу өчен генә әлеге юнәлештә белем ала. Икенчеләре, эшләп карагач, бу һөнәрнең җиңелдән түгеллеген аңлый һәм башка һөнәргә китә. Танышларым арасында тормышын шушы өлкә белән бәйләгән, үз эшенең остасы бул­ган укытучылар бик күп. Шул ук вакытта, һөнәрен ташлап, бөтенләй башка юнәлештәге эшкә күчүчеләр дә бар. Һәркайсының үз тарихы, сәбәбе. Бүген сүзем икенчеләре хакында булыр.
       Урыс теле һәм әдәбияты укытучысы Алия исемле танышым мәктәптә 15 елдан артык эшләде. Ул үз һөнәрен дә, балаларны да бик яратты. Бердәм дәүләт имтиханнары буенча иң югары балларга мәктәптә ул укыткан укучылар иреште. Моны күргән һәм белгән ата-аналар балаларын репетиторлыкка да нәкъ Алиягә бирергә тырышты. Хәзер инде ул, мәктәптән китеп, шәхси дәресләр бирә.
      Һөнәре буенча шулай ук урыс теле һәм әдәбияты укытучысы Ләйсән декрет ялында чакта челтәр маркетингы белән шөгыльләнә башлады. Бизнесы алга китеп, өйдән генә эшләп акча килү юлын тапкач, башкача мәктәпкә эшкә чыкмады.
     Башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләгән Финә 25 ел педагогик стажын тутыргач та эшеннән китте. “Миндә – һөнәри яну. Укучы балаларны да, ата-аналарны да, хезмәт­тәш­ләремне дә күрә алмаслык хәлгә килдем. Әйе, мәктәпләрдә укытучылар җитешми. Аларга өстәмә дәресләр тәкъдим ителә һәм шуның аркасында эш хакы арта. Быел безнең мәктәпкә башлангыч сыйныфлар укытучысын эшкә алдылар. Ул егерме ел бухгалтер булып эшләгән. Ниһаять, балачак хыялын тормышка ашырган – педагог һөнәрен үзләштерер өчен онлайн курслар үткән һәм эшкә килгән. “Бухгалтер һөнәрендә миңа адреналин җитми иде”, – диде ул миңа. Ә мин көндәлек киеренкелектән ялыктым, – диде Финә.
      “Илдә елдан-ел укытучылар җитмәү мәсьәләсе кискенләшә”, – дип белдергән иде узган елда Дәүләт думасы Рәисе Вячеслав Володин. Аның әйтүенчә, профильле министрлыклар, мәгариф өлкәсендәге кадрлар турында сөйләгәндә, бар да яхшы дип раслый. “Тик “по совместительству” эшләүчеләрне, шулай ук квалификацияләрен үзгәртеп, берничә төрдәш булмаган предметны укытучыларны гына исәпкә алалар. Аның карашынча, мондый мәгълүмат объектив түгел, моны Русия Президенты Владимир Путин да билгеләп үтте, ул мисал сыйфатында математика (33,2 процент) һәм физика (24,1 процент) укытучылары җитеш­мәвен һәм инде сигез ел дәвамында мондый белгечләргә кытлык арта баруын әйтте.
      Әлеге мәкаләне әзерләгәндә trudvsem.ru сайтына кереп, Башкортстанда укытучы һөнәренә булган вакансияләр белән таныштым. Мин караган көнне анда 348 эш урыны тәкъдим ителә иде. Күпчелек мәктәпләрдә урыс теле һәм әдәбияты, математика, физика, химия, биология, тарих, география, башлангыч сыйныфлар, инглиз теле укытучыларына кытлык. Шулай ук мәктәпләрдә информатика, технология, музыка укытучыларын да көтәләр. Мин әлеге сайттагы исемлектән утыздан артык тәкъдимне карадым. Анда Уфа, Стәрлетамак, Нефтекама, Октябрьский шәһәрләрендә Стәрлебаш, Бишбүләк, Федоровка, Кушнаренко, Стәрлетамак, Бакалы һәм башка районнар мәктәпләреннән гаризалар калдырылган.
      Һәр мәктәптә укытучыларга булган кытлыкны җитәкчеләр үзләренчә хәл итәргә тырыша. Тик, бер көн килеп терсәк якын булса да, аны тешләп булмаячагы бүген үк аңлашыла. Шулай да күңелдә якты уйларга да урын бар әле. Бәлки киләчәктә мәктәпләрдә үз һөнәрен яратып, бөтен булмышын биреп эшләүчеләр генә хезмәт куяр? Күршем Елена кебек. Елена мәктәптә укыганда ук башлангыч сыйныфлар укытучысы булам диде. Моны белгән якыннары аны бу уеннан кайтыр дип көтте. Укытучының эш хакы аз булуын, балалар һәм ата-аналар белән эшләве җиңел түгеллеген дә кат-кат әйтеп тордылар. Тик Елена үз сүзендә торды һәм Бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырып, М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетына укырга керде. Бүген инде ул университетның бакалавр бүлегенең дүртенче курсында укый һәм бер үк вакытта үзе укыган мәктәптә башлангыч сыйныфта укучыларга белем бирә. Узган җәйдә “Орленок” Бөтенрусия балалар үзәгендә практика узып кайтты. “Бу тәҗрибә минем өчен бик кызыклы, кирәкле булды”, – диде ул миңа. Елена киләчәктә магистратурада укуын дәвам итеп, балачак хыялы булган һөнәрен тормышка ашыруын дәвам итәргә тели. Елена кебек яшьләребез күбрәк булып, укытучыларга дәүләт ярдәме тагын да артып, мәгариф өлкәсендә уңай үзгәрешләр көттермәс дигән өметтә калыйк.

      Шул ук вакытта...

     60 мең мөгаллимнең “артык” булуы бар...

     2028 елга илдә якынча 60 мең мәктәп укытучысы “артык” булырга мөмкин. Бу 1990 еллар ахырында “демографик чокыр” аркасында укучылар саны кимү белән бәйле, дип хәбәр итә “Известия” гәзите “Учитель” профсоюзы тикшеренүенә сылтама белән.
     Якын киләчәктә башлангыч мәктәп укучылары саны зур темплар белән кимиячәк: 2026/27 уку елында 1нче сыйныфка, үткән елдагы белән чагыштырганда, 429,7 меңгә кимрәк бала барачак, ә 2027/28 уку елында – тагын 411 меңгә кимрәк.
     “Бу быелгы уку елында 17,3 меңнән артык башлангыч сыйныф укытучысы артык булачак дигәнне аңлата, 2026-27 елларда тагын 21,5 меңгә якын башлангыч сыйныф укытучысы эштән азат ителәчәк, ә аннары тагын 20,5 меңе. Алар квалификация күтәргәннән соң урта мәктәпкә күчә ала. Анда якындагы өч елда кадрларга ихтыяҗ булачак”, – дип белдерә “Учитель” профсоюзының оештыру секретаре Ольга Мирясова.
      Шулай итеп, 2028 елга башлангыч сыйныфларның “артык” укытучылары саны, гому­мән алганда, 59,3 меңгә җитәргә мөмкин.
Шуның белән бергә якындагы өч елда 5-9нчы сыйныф укучылары саны 314,5 меңгә артачак. Димәк, мәктәп­ләргә өстәмә рәвештә 13,8 меңнән артык педагог кирәк булачак. Әмма аннары укучылар саны кискен кими баш­лаячак: 2028 елдан 2031 елга кадәр – тулаем алганда 1,4 миллион балага.
      “Мәктәпкә барырга әзерләнүче балалар хәзер якынча 25 яшь тулган әниләрдән туган. Ягъни, алар 1990 еллар ахырында – 2000 еллар башында туган, ә бу безнең “демографик чокыр”ның иң төбе. Ә әниләр булмагач, балалар да юк”, – дип аңлата Г. В. Плеханов исемен­дәге Русия икътисад университетының “Тикшеренү­нең микъдари ысуллары” фәнни лабораториясе мөдире Елена Егорова.
      Мәгариф министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, Росстат фаразлары буенча, 2040 елга кадәр балалар саны кимиячәк. Шуңа бәйле рәвештә 2030 елга укытучылар профициты көтелә, бигрәк тә башлангыч мәктәптә – 100 меңгә якын ставка. Әмма инфраструктураны һәм педагоглар составын саклап калу мөһим, дип билгелиләр ведомствода.
      Министрлыкта демографик кимү шартларында укытучылар санын арттыру кирәк түгел, дип саныйлар. Моның урынына җитештерүчәнлек, йөкләнеш һәм хезмәткә түләү арасында баланс табу мөһим.

Зөһрә ИСЛАМОВА.

 

Автор: Зөһрә Исламова
Читайте нас