+6 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар

Кем эшләячәк?

Кадрлар кытлыгы шартларында хезмәт кешесенең абруе арта

Кем эшләячәк?
Кем эшләячәк?

Соңгы елларда бу сорауны төрле җыелышларда, киңәшмәләрдә, хәтта кибет чиратында да ишетергә мөмкин: “Эшләргә кеше юк”. Заводта да, фермада да, төзелештә дә, мәктәптә дә бер үк сүз яңгырый — кадрлар җитми.

Шундый парадокс: илдә рәсми эшсезлек дәрәҗәсе рекордлы минималь – 2,2 процент, ә эш урын­нарының күпчелеге буш кала, чөнки белгечләр җитешми.
Илеш районындагы вәзгыять тә шуны раслый.
– Бүгенге көндә районда 240 вакансия теркәлгән, ә эш эзләүчеләр – 83 кенә, – ди Илеш районы буенча халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең әйдәп баручы инспекторы Гөлнара Имамова. – Савучы, машина белән сыер саву операторы, тракторчы кебек эш урыннары озаклап буш тора. Эшкә урнашырга килүчеләрнең күбесе пенсия алды яшендәге кешеләр, яисә сезонлы эшчеләр. Яшьләр бик сирәк мөрәҗәгать итә.
Белгеч сүз­ләренә караганда, моның төп сәбәбе – структур дисбаланс, ягъни эш урыннары бар, әмма аларда я хезмәт хакы түбән, я кирәкле квалификация таләп ителә, ә авылда мондый белгечләр җитми.
Кайбер хуҗалыкларда техника бар, ә аны йөртерлек кеше табылмый. Ферма­да заманча җиһаз урнаштырыл­ган, ә аны хезмәтләндерергә белгеч юк. Мәктәптә математика укыту­чысы кирәк, ә яшь белгеч килми.
Шул ук вакытта агросәнәгать тармагында кадрлар кытлыгы икътисад өчен җитди куркыныч тудыра.
– Авыл хуҗа­лы­­гында ка­др­­лар мәсь­әләсе бүген иң киеренке про­блем­аларның бе­рсе – ди “Урал” җәмгыятенең генеральный директоры Елена Ибра­һимова. – Производство үсә, дәүләт ярдәме бар, әмма эшче куллар җитми. Кайбер белгечләргә ихтыяҗ ел саен берничә тапкыр арта. Безгә бүген табиб-ветеринарлар, зоотехниклар, агрономнар кирәк. Эшче һөнәрләрдән – тракторчы-машинист­лар, комбайнчылар, механизаторлар, машина белән сыер саву операторлары.
Дөресен әйткәндә, бүген Русиядә кадрлар дефициты зур – аналитиклар бәяләвенчә, ил икътисадында 2 – 4,8 миллион кеше җитми, һәм бу өлкәдә компанияләрнең 90 проценттан артыгы персоналга кытлык кичерә.
Бу – Русиядәге гомум тенденция, Башкортстанда да хәл киеренке. Рәсми мәгълүматларга караганда, республика хезмәт базарындагы вакансияләрнең 71,5 проценттан артыгы нәкъ эшче һөнәрләргә карый.
Монда уртача өч буш урынга бер кеше туры килә, кайбер тармакларда – төзелеш, эшкәртү сәнәгате – бу сан хәтта 6-11гә җитә, ягъни бер белгечкә – берничә вакансия.
Башкортстанда хезмәт базарына уртача 1,77 миллион кеше кирәк, һәм киләсе елларда бу ихтыяҗ тагын да артырга мөмкин.
Ни өчен бу тармакка яшьләр килми соң?
Елена Ибраһимова моның берничә сәбәбен атый:
– Дистә еллар дәвамында эшче һөнәрләрнең абруе төшү, хезмәт шартларының авыр булуы, иртә тору, режимлы эш, бертөрле хезмәт, түбән эш хакы… Өстәвенә, күп ата-аналар балаларын “офиска” юнәлтергә тырыша. Нәтиҗәдә, аграр вуз тәмамлау­чыларның да яртысы гына үз белгеч­леге буенча эшли.
Шулай да аңлы рәвештә авылда калырга, хезмәт кешесе булырга карар кылучылар бар. Аларның берсе – Индира Гыйбадуллина, “Урал” хуҗа­лыгында кадрлар бүлеге белгече.
– Монда эшли башлавыма бер дә үкенмим, – ди ул. – Беренче көннәрдән үк тату коллектив, гадел җитәкче, җылы мөнәсәбәт тойдым. Студент чакта ук практика узганда, үземә: “Мин туган авылымда калам”, – дип әйттем. “Урал” – тотрыклы хуҗалык, яшьләр өчен биредә шартлар бар.
Индира өчен авыл хуҗалыгы – һөнәр генә түгел, яшәү рәвеше дә.
– Мин – авыл кешесе. Кырлар, ферма, урман полосалары – барысы да якын, кадерле. Әти-әнием дә гомер буе шушы хуҗалыкта эшли. “Кайда тудың – шунда кирәк бул”, диләр бит, – ди ул.
Аның фикеренчә, бүген яшьләрнең тормыш кыйммәтләре үзгәрә:
– Хәзер күпләр үз-үзен табарга, иҗатка, бәйсезлеккә омтыла. Физик хезмәт абруйлы түгел кебек күренә. Ләкин безнең коллективта яшьләрнең артуы сөендерә. Димәк, карашлар акрынлап үзгәрә, – ди ул.
Чыннан да, соңгы елларда эшче һөнәрләргә караш, ниһаять, яхшы якка үзгәрә башлады. Кайбер колледжларда эретеп ябыштыручы, тракторчы, электр­монтажчы белгечлекләренә конкурс барлыкка килде. Моның сәбәбе гади: реаль хезмәт реаль керем бирә.
Ләкин без күп еллар буе балаларга: “Яхшы укы, югыйсә, тракторчы булырсың”, – дип тукыдык. Ә бит тракторчысыз икмәк тә үсми.
Гөлнара Имамова да шундый фикердә:
– Һөнәр сайлауга мәктәптән үк аңлы рәвештә килергә кирәк. Баланы бары тик югары уку йортына әзерләргә генә түгел, кул көче кулланылучы эш белән дә таныштыру мөһим. Остаханәләр, һөнәри юнәлеш бирү дәресләре формаль рәвештә түгел, ә чынлап эшләргә тиеш.
Бәлки, безгә бүген: “Кем эшләячәк?” – дигән сорауны түгел, “Кемне һәм ничек итеп эшкә өйрәтәбез?” – дигән сорауны ешрак бирергә кирәктер? Чөнки хезмәт кешесе булмаса, икътисад та, авыл да, киләчәк тә булмаячак.


 

Автор: Энҗе Садертдинова
Читайте нас