Авыл тормышы, крестьян ихаталары язмышы һәм күмәк хуҗалыклар эшчәнлеге төрле сәяси корылыш, икътисади мөнәсәбәтләр хакимлек иткән чорларда үзгәреп торды. 1985 елда аграр тармакта “үзгәртеп кору” тәртипләренә өстенлек бирелә иде. Аренда, бригада подрядлары, хуҗалык исәбендә эшләүче колхозлар, җир эшкәртүдәге яңа технологияләр турында мактый-мактый язган хәтердә. Әмма шушы башлангычларның барысы да күмәк хуҗалыкта хезмәт салучыларга җир кадерен, акча бәясен аңларга да ярдәм иткәндер, дип уйлыйм.
Узган гасырның туксанынчы елларында авыл хуҗалыгы тармагын реформалый башлаган вакытларны да яхшы хәтерлим. Ул реформаның нәрсә белән тәмамланганын беркем дә онытмагандыр – 70 ел дәвамында күмәклек белән көчле һәм авыл яшәешенең нигезе булган колхозлар Русия Президенты Борис Ельцин указы белән таркатылды. Аның урынына төрле җәмгыятьләр, кооперативлар һәм башкача аталган аграр берәмлекләр барлыкка килде.
Дөрес, хәзер байтак авылларда фермер хуҗалыклары уңышлы эшли. Әмма, ничек кенә булмасын, әлегә аларны колхозлар кебек үк авыл проблемаларын хәл итә, халыкны эшле итте, социаль мәсьәләләрне җайга салуда җаваплылыкны үз өстенә алды, дип булмый. Хәер, шәхси милек хуҗасына андый таләп тә куеп булмый.
Ләкин авыл барыбер “хуҗасыз” яши алмый инде ул. Аның нигезен саклаучы, анда яшәүчеләрнең бердәмлеген тәэмин итүче кемдер булырга тиеш. Ә бүген андый хуҗа бармы соң?
“Куен дәфтәрендәге” язмаларымны “актаруым”ның сәбәбе бар. Күптән түгел үзәк матбугатта узган елда ил картасыннан – 266, ә 2024 елда 300дән күбрәк авылның административ берәмлек буларак юкка чыгуы хәбәр ителде, ә кырыгын янәшәдәге авыл белән берләштергәннәр. Шушы ук чыганак мәгълүматларына караганда, 119 авылда яшәүчеләр саны 100гә дә тулмый. “Росстат” белешмәсеннән күренүенчә, 1990-2025 елларда илдә 30 меңнән (!) күбрәк авыл юкка чыккан. Колхозлар сакланып калган булса, бәлки, бу кадәр авылның тамырлары корымас иде. Юк, колхозларны сагынудан әйтелгән сүз түгел бу.
Республикада “колхоз” статусын саклап калып, үз эшчеләренә лаеклы хезмәт хакы түләүче, элеккечә бердәм көч белән ит-сөт җитештерүче, иген үстерүче аграр берәмлекләр бүген дә аз түгел. Бүген шуларның берсе белән якыннан таныштырырга телим.
Соңгы унъеллыкларда авыллар, чын мәгънәсендә, зур үзгәреш кичерә. Аларның социаль йөзе дә матурлана. Шул ук вакытта анда яшәүчеләр санының елдан-ел кими баруын инкарь итеп булмый. “Моның сәбәбе нәрсәдә?” дигән сорауга да җавап бертөрле генә түгел. “Авыл халкы ялкауланды хәзер, хәтта мал да асрамыйлар” дигән сүзләрне үземнең дә ишеткәнем булды. Әмма авыл кешеләренең элекке яшәеш традицияләреннән баш тартуы ялкаулык белән генә бәйле микән? Минемчә, сәбәп һич тә ялкаулыкта түгел, ә авыл кешеләренең гаилә икътисады турында ныграк уйлана башлавында. Мәсәлән, әгәр итне кибеттән сатып алып була икән, ни өчен җәфаланып мал асрарга?! Бәрәңгене дә кирәк кадәр кибеттән алырга була! Аны утырту, күмү, утау, казып алу һәм саклауның күпкә мәшәкатьлерәк икәнен аңлады авыл халкы. Шуңа күрә шәһәр халкы авылга эшкә түгел, ял итәргә кайта хәзер. Әмма шунысы күңелне кыра: бу хәл шулай дәвам итсә, якын киләчәктә авыллар “дачный поселок” булып кына калмас микән?
Бәлки, бу очракта бик үк урынлы да түгелдер, әмма шундый бер фактны китермичә булдыра алмыйм: илдә күмәк хуҗалыклар оештыру башлангач, биш ел эчендә ашлык җитештерү 30 проценттан күбрәккә арта һәм 1941 елның гыйнварына СССР 6,162 миллион тонна ашлык запасы туплый. Бердәмлек, күмәк көч нәтиҗәсе түгелмени бу казаныш?
Башкортстанда да, ил күләмендә дәвам иткән аграр реформаларга ярашлы, 1990 еллар башында колхозларны яңа юридик-икътисади берәмлеккә күчерү кампаниясе башланды. Дөрес, ул чактагы республика җитәкчелеге 70 елга якын тарихы булган күмәк хуҗалыкларны таркалудан саклап калу өчен зур көч салды һәм, әйтергә кирәк, мондый кыю карар үзен аклады. Иң мөһиме – җир байлыгын әрәм-шәрәм итүгә юл куелмады.
Шул ук вакытта Башкортстанда “колхоз” статусын саклап калган хуҗалыклар да бар. Алар санаулы гына. Аларның барысы белән дә диярлек якыннан танышмын. Шул колхозларның уңышлары, элекке хезмәт тәртибе, колхозчыларның социаль якланган булуы турында язам икән, һич тә элекке вакытларга кайтырга кирәк, дигән фикер түгел бу. Шул колхозларның да элекке статусын югалтмыйча, бүгенге базар мөнәсәбәтләре шартларында бирешмәве генә түгел, ә күмәклек, уртак максат белән намуслы хезмәт салуына, эшләреннән игелек күреп яшәүләренә соклануым ул.
“Дружба кооперативы” колхозы – Авыргазы районында иң зур тарихлы хуҗалыкларның берсе. Ул, беренчеләрдән булып, 1930 елда оештырыла. Соңгы 60 елда колхозга ике генә кеше җитәкчелек иткән. Галиев фамилиялесе биредә 30 елдан артыграк җитәкчелек иткәннән соң, 1984 елда ул чакта Ворошилов исемен йөрткән күмәк хуҗалык башлыгы итеп Зиләвир Максютов сайлана. Бүген ул – районда гына түгел, республика күләмендә абруй казанган, тәҗрибәле аграр тармак ветераны, республиканың атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре. Фидакарь хезмәте берничә орден белән бәһаләнгән.
12 авылны берләштерүче колхоз – районда иң күп аграр продукция җитештерүчеләрнең берсе. Биредә уртача айлык хезмәт хакы узган елда 60 мең сумга якынлашты. Авыллар өч җитештерү участогына бүленгән. Һәркайсында ферма бар. Зиләвир Хәйдәр улы белән байтак еллар аралашам. Ләкин бервакытта да “Сез колхоз статусын ничек саклап калдыгыз, аның отышлы ягы нәрсәдә?” дигән сорау биргәнем булмаган иде.
Узган көз ахырында Авыргазы районына командировкага баргач, аның да хәлен белергә булдым һәм шунда әлеге сорауны бирдем.
– Колхоз статусында булсак та, без башкалар янәшәсендә мактаулы исемлектә, бу – төрле һөнәр ияләренең уртак казанышы, – ди Зиләвир Хәйдәр улы. – Әлбәттә, җирләребез уңдырышлы, фермаларда мал ишле, көчле техника паркына ия булуыбызга күпләр ымсынып, икенчеләре көнләшеп карады. Бүленергә, милекне сатарга тәкъдим итүчеләр дә булды. Андый юлга басмадым. Халыкта бик төпле әйтем бар: “Колхоз милке әтәйдән калган мал түгел”. Колхозда үзем рәис булганда, әлбәттә, таралуга да, аны сатуга да юл куелмаячак. Күрше районнарда авылларда яшәүчеләр малга азыксыз, ашлыксыз җәфаланып дөнья көтә. Бездә һәр колхоз әгъзасы гомум хезмәт нәтиҗәсенең файдасын күрә. Татар, башкорт, чуваш һәм мордва халкы вәкилләре бер гаиләдәй тату, үзара ярдәмләшеп дөнья көтә.
Белешмә. Хуҗалыкның 8 мең гектар пай җире бар. Пайчылар саны 1500гә җитә. Ел саен аларның һәркайсына түләүсез 5әр центнер ашлык һәм берәр тонна салам бирелә. Ел саен 40-50 механизатор, савучы хуҗалык исәбенә ял йортларына путевка белән бүләкләнә. Путевка бәясенең 80 процентын хуҗалык үз исәбеннән түли. Ә плантацияләрне химик эшкәртүдә катнашучылар өчен ул бушлай бирелә.
“Төш вакыты бит, әйдәгез, тамак ялгап алабыз”, – дип, Зиләвир Хәйдәр улы безне колхоз ашханәсенә алып керде. Ниндидер матур көй яңгыравы ишетелгәч, биредә берәр чара үтә торгандыр, дип уйлап куйган идем. Уйларымны сизгәндәй, хуҗалык җитәкчесе: “Механизаторлар төшке ашка кайтты. Җырлы табын басудагы арыганлыкны да баса, ди егетләр”, – дип куйды.
Басу батырлары янына чәй эчәргә утырдык. Өстәлнең кайсына карасаң да, кунак көткәндәй кебек әзерләнгән. Бу юлы да Зиләвир Хәйдәр улы нәрсә сорарга теләвемне аңлады кебек.
– Барысы да үзебезнеке. Бәрәңге, яшелчәне авыл халкыннан сатып алабыз. Крестьян хуҗалыкларына да ярдәм, безнең өчен дә. Табында барысы да экологик чиста ризыклардан әзерләнгән. Ит, сөт, май, ярма, шикәрне – барысын да күмәк хуҗалык уңганнары җитештерә.
Колхоз үзәге Сәмән – бик зур авыл. Шуңа да ашханә ике урында эшли. Бу көнне итле аш белән карабодай боткасы әзерләнгән. Авыл ашханәсендә пешкән ризыкның ничек тәмле булуын язмада тасвирлап та булмый.
– Тәмле итеп тамак туйдырганнан соң хезмәт хакына акчалары каламы соң? – дип кызыксынам.
– Узган елларда биредә туклану көненә 40-60 сумга кадәр җитә иде. Хәзер төшке ашны 30 сумнан арттырмыйбыз. Көзге-кышкы айларда ашханәдә көн саен 40-45 кеше тукланса, җәйге айларда 100гә җитә. Акчаны да исәп-хисап төгәллеге өчен генә алабыз, басу батырлары, ферма уңганнары хезмәте безнең өчен кыйммәтрәк. Әйткәндәй, ашханә өчен генә ай саен 7 центнер чамасы ит кирәк, – ди рәис.
Зиләвир Хәйдәр улы тарихы бер гасырга якынлашкан колхоз мохитен сакларга тырыша. Аның: “Әгәр хуҗалык кулдан кулга күчеп йөрмәсә, таралмый ул”, – дигән сүзләрендә тирән мәгънә ятуын аңладым. Кайчандыр гомум көч түгеп, шундый зур казанышка ирешкән күмәк хуҗалыкның нигезен бүген төрле һөнәр ияләре тәшкил итә.
Байтак еллар элек авыл читендә терлек белән тулган фермалар күренсә, димәк, биредә хуҗалык көчле, халык эшли, дип нәтиҗә ясый идек. Ә хәзер авыл тормышының “барометры” башка үлчәмдә күренә. Хуҗалык биләмәсендә ике урта мәктәп эшли. Балалар бакчасының икесе дә сабыйлар белән тулы. Малайлар һәм кызларны укырга мәктәп автобуслары йөртә.
Авылга колхоз кирәкме, дигән сорауга да Зиләвир Хәйдәр улының сүзләре белән җавап кайтарасы килә. Абруйлы җитәкченең фикерендә аның теләге дә, максаты һәм иртәгәсе көнгә борчылулары да бар кебек: “Хуҗалык нинди юридик статуста булса да, халыкны коры хезмәт хакы белән генә авылга җәлеп итеп, эшләтеп булмый. Аларның социаль яктан да якланган булуы мөһим”, – ди ул.
Олег Төхвәтуллин.