+14 °С
Дождь
VKOKTelegramMax

“Әнкәйнең чәчләре ап-ак, агарган – безнең хакка”

Ә бүгенге балаларның шуклыклары өлкәннәр тарафыннан һәрвакытта да аңлап кабул ителәме?

“Әнкәйнең чәчләре ап-ак, агарган – безнең хакка”“Әнкәйнең чәчләре ап-ак, агарган – безнең хакка”
“Әнкәйнең чәчләре ап-ак, агарган – безнең хакка”

      Эштән кайтышлый җиләк-җимеш һәм яшелчә сатыла торган киоскка сугылдым. Монда сатудагы җимешләр ассортименты башка азык-төлек кибетләрендәгедән аерыла һәм чират та булмый. Кирәклесен алып, акча түләп торганда ишектән атылып бер малай килеп керде. Ул бер сүз дә дәшмичә, курку катыш карашын сатучыга ташлады. Аның артыннан икенче малай йөгереп килеп керде һәм беренчесенә җиңелчә генә төртеп, чыгып йөгерде. Бер мизгелдә булган бу хәлгә мин аптырамадым, бары тик балалар куышлы уйный дип уйладым. Ә менә сатучы ханым кызу-кызу 3-4 адым ясады да, чыгып китәргә өлгермәгән 10 яшьләр тирәсендәге малайны ишектән җилтерәтте. Урамдагы малайны куып җитмәкче булса да, кире уйлады. “Минем кибет янында буталганыгызны тагын бер күрсәм, полиция чакыртам!” – дип җикерде. Чыгу юлында мине күргәч, аклангандай: “Хорошо, что мои дети целый день дома сидят, уткнувшись в телефоны, а не бегают на улице, как эти бестолочи”, – диде.
      – Алар бит балалар. Уйнаганда шаярып кына килеп керделәр. Урамда уйнаулары да бик яхшы, – дидем.
      – Ә Сез берни белмисез! Алар нәрсәне булса да я вата, я җимерә! Өйләрендә генә утырсыннар! – диде сатучы.
      Бу хатын белән сүз көрәштерәсе килмичә, чыгып киттем.

      Соңгы елларда авылларда урамда уйнап йөргән бала-чаганы күрү сирәк күренеш. Моңа авыл җирлегендә балалар саны кимү дә сәбәпче, билгеле. Тик булганнары да урам тутырып уйнап йөрми.
      Шәһәрләрдә балалар күп булса да, алар да урам тутырып уйнамый. Йортыбыз янында гына заманча сквер төзелде. Монда самокатта, велосипедта йөрү өчен юллар, балалар мәйдан­чыклары, спорт белән шөгыльләнү өчен барлык уңайлыклары булган мәйдан­чыклар да булдырылды. Кичен һәм ял көннәрендә тирә-як балаларның шат тавышына тулуы шатландыра, әлбәттә. Бу балаларның күбесе әти-әнисе карамагында йөрүчеләр, ягъни 1 яшьтән 10 яшькә кадәргеләр. Ә инде алардан өлкәнрәкләрнең күбесе, ягъни 10-12 яшьтән өлкәнрәкләр кафе янында төркем-төркем тупланып, үзара аралаша һәм эскәмияләрдә ашап-эчеп кенә утыра.
      Мин үзем кышын чаңгыда йөрергә яратам. Чаңгы юлында да әти-әнисе, я картәнисе белән картәтисенә ияреп чыгучы балаларны күрергә мөмкин, ә инде өлкәнрәк яшьтәгеләрне күрү читен. Җәен велосипедта йө­рүчеләр арасында да шул ук хәл кабатлана. Минем күзәтүем буенча, үсмерләр актив уеннарда бик теләп катнашмый башлады.
      Менә шушы хакта уйлап барганда теге ике малай янә каршыма килеп чыкты. Алар һаман куыша, көлешә иде.  “И самими балачак! Киләчәгегез бәхетле булсын!” – дип уйладым һәм аларның шук-шаян булуларына сокландым. Әйе, балачак бик кыска – шаярып, уйнап, йөгереп шуклыклар ясар бер мизгел генә.
      Бәхетле балачак хатирәләрен барлаган кешеләр арасында шуклыклар ясамаганнар бар микән? Булса да, бик сирәктер. Шул шаяру, шуклыклар арасында әти-әнине борчуга салганнары да булгандыр. Артык шук бала булып үсмәсәм дә, минем хәтер сандыгында да андый хатирә бар. Ул чакта миңа ун яшьләр тирәсе булгандыр.
      Җәйге ял вакытында иң яратып уйнаган уеныбыз – ул качышлы иде. Күрше-күлән, икетуган яшьтәшләребез белән бергә җыелсак, уннан артык бала булып китәбез. Бер утын түмәренең нәкъ уртасына такта куябыз (ул мәтәлчек ролен уйный), һәм таякчыклар салабыз. Арабыздан беребезне эзләүче итеп сайлагач, ул такта кисәгенә кинәт кенә баса һәм таякчыклар төрле якка чәчелә. Шул таякчыклар җыелганчы калганнар качып өлгерергә тиеш. Ә инде эзләүче күрмәгәндә шул таякчыкларны янә чәчә алсаң, шул ук кеше эзләүче булып кала.
      Һәркемнең иң яраткан һәм үзе генә белгән качу урыны да була. Мин һәрвакыт абзардагы печәнлеккә менеп яшеренәм һәм иң соңгылардан булып табыла идем. Чираттагы уенда эзләүченең бакчага киткәнлеген күрдем дә печәнлектән тиз генә сикереп төшеп, бар көчемә йөгердем. Утар капкасын ачып чыккач та аягымның ниндидер йомшак әйбергә басканын тойдым, тик карап торырга вакыт юк – тизрәк таякчыкларны чәчеп җибәрергә ашыктым. Таякчыклар төрлесе-төрле якка чәчелгәндә утар капкасы янында муенын сузып яткан бройлер чебешне күреп калдым. Бер секунд эчендә уенның тәме дә, яме дә китте. Минем янга башкалар да җыелды. “Ну, әти-әнидән эләгә инде!” – диде туган­нарымның берсе. Озакламый суелырга тиеш симез чебешнең башы изелеп, җан биргәнен күрепме, әллә инде әти-әнидән тиргәлүдән куркыпмы, мин катып калдым. Күпме вакыт шулай торганмындыр, белмим, вакытсыз гомере өзелгән чебешне кызганып, аны җирләргә булдым. Минем арттан туганнарым да иярде һәм без бу эшне җиренә җиткереп башкардык – бичара чебешне бакча артындагы чокырга күмдек. Ихатага кергәндә башка уенчылар инде таралышкан иде. Мин туганнарымнан артта калдым да утынлыкка кереп утырдым. Вакыт-вакыт такта ярыгыннан ихатадагы тормышны да күзәтәм. Менә әни эштән кайтты. Бераздан әти дә капканы ачып кергәнен күрдем. Озакламый гаиләбез җыелып, кичке ашны ашаячак. Менә шунда минем юклык беленәчәк һәм көндезге вакыйга сөйләнәчәк. Мин боларның барысын да кат-кат күз алдына китерәм һәм эсселе-суыклы булып куя. Бераздан мине эзли чыктылар. Апам һәм сеңелләрем берничә тапкыр исемем белән кычкырып, чакырды. Кая инде ул качкан урынымнан чыгу! Кайсыдыр утынлыкка да башын тыгып карады, бәхеткә, мине күрмәде. Инде көтү дә кайтып, сыер да савылды, кош-кортлар да ябылды. Төнгелеккә монда каласым килмичә, качкан урынымнан чыгарга булдым һәм ихатада мине елга буеннан эзләп кайтып килгән әнине очраттым. Газиз әниемнең чебеш өчен түгел, ә баласы өчен борчылганын кечкенә йөрәгем белән тойдым һәм гаепсездән гаепле булганым, тавыш-тынсыз качып утырганым өчен гарьләндем һәм елап җибәрдем. Әнием мине ачуланмады, киресенчә, тыныч тавыш белән өйгә керергә кушты. Икенче көнне әти дә, әни дә ачуланмады, бары тик уйнаганда сак булырга кушты.
      Әти-әниемне борчуга салган шушы көнем ничәмә-ничә еллар үтсә дә, һич исемнән чыкмый. Шөкер, башкача мондый шуклыкларым булмады да шикелле.
      Шушы хатирәне язганда күренекле якташыбыз, Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллинның да балачактагы шуклыгы хакында язган истәлекләре исемә төште. “Әнкәй безне Сөннән алып кайткан...” китабын янә кулга алып, мин аны гәзит укучыларга да тәкъдим итәргә булдым.
      “...Хәзер генә ул мине бик тә тәртиплегә санап йөриләр. Югыйсә, малай чакта төрлесе булды. Башкалардан артык та, ким дә түгел идем. Минем аркада Әнкәмнең күргәннәре хәтсезгә җыелгандыр. Исенә төшерә микән ул аларны, хәтерли микән шул вакыйгаларны? Вак-төякләрен оныт­кандыр да инде: барысын да каян хәтерләп бетермәк кирәк. Көн саен булып торган, кабатланып, өсте-өстенә өстәлеп торган шуклык-шаянлыклар, балачак шаярулары бетмәс-төкәнмәс бит алар… Күңелен әрнетеп, хәтеренә уелып калганнары да җитәрлектер. Минем алда аларны бер генә дә кабатлаганы булмады Әнкәйнең. Гел матур итеп кенә искә ала безнең бәләкәй чакларыбызны. Мин исә берсен дә онытмыйм, әле булса Әнкәй алдында үземне гаепле саныйм. Шул вакыйгаларның берсе хакында биредә язмый булдыра алмыйм.
      Мин бит заманында үзебезнең абзарны яндырган малай. Көпә-көндез. Бер сәбәпсез, тик торганнан. Күп дигәндә 5-6 яшьлек булганмындыр. Әмма бөтен детальләре белән әле дә бүгенгедәй күз алдымда…
      Җәйге кояшлы көн. Тору белән күтәрмәгә чыгып утырдым. Тәмам уянып җиткәнче, күзләрне уа-уа байтак кына утырылгандыр. Ниләр уйлаганым, башыма нинди “этлекләр” килгәнен һич кенә дә искә төшерә алмыйм. Ә инде мич алдыннан шырпы алып, кесәгә яшергәнемне яхшы хәтерлим. Аннары абзар артына киттем. Вак-төяк чыбык-чабык җыеш­тыр­дым да шырпыны сызып та җибәрдем. Шулай тиз кабызып җибәрә алуыма, чыбык-чабыкның дөрләп янып китүенә шаккатып карап торганым да исемдә. Учагым зурайганнан-зурая бара. Ут көлтәсе абзар читәнен дә ялмап алды. Мин, авызымны, күзләремне зур итeп ачып, һаман утка карап торам. Ул арада чаң да суга башладылар, “пожар” дигән тавышлар да ишетелгәндәй булды, кешеләр йөгерешә. Нuһаять, нәрсә эшләгәнемне аңлаптыр инде, куркуымнан әрәмәгә качтым… Кич белән генә авылга әйләнеп кайттым.
     Күршеләрнең киртәсенә менеп, өебез ягына үрелеп карадым. Өй тора, абзарыбыз гына янып беткән иде. Мине күргәч, Әнкәй елап җибәрде, кочаклап алды. Ачуланыр дип курыккан идем, бер сүз дә әйтмәде. Соңыннан сөйләгәне булды: ул башта мине абзар эчендә калган дип уйлаган икән. Дөнья бетереп мине эзләп йөргәннәр. Утны мин төрткәнне барыбер белделәр. Авыл хатыннары ачулана башлады. Әнкәй исә, кулыма бер буш шешә тоттырды да: “Бар, перәннек алып аша”, – диде. Кибеткә киттем. Анда да хатыннар җыелган, бүгенге янгын турында сөйлиләр, минем тетмәне тетәләр. Фәлән дә төгән, фәлән дә фәсмәтән…
     Аларны тыңларлык та, сүзләрен аңларлык та хәлдә түгел идем. Бәләкәй генә булсам да, мин дә бит кеше, мин дә бит үземнең нинди яман гамәл кылганымны бик яхшы чамалыйм. 12 тиенлек шешәгә тигән берничә перәннекне эләктереп, тиз генә кибеттән чыгып чаптым. Мыштым гына кайтып сәкегә аудым. Йоклаганга салышып бик озак яттым. Әткәйнең кайтканын да, аның пыр тузынганын да, Әнкәйнең “уятма, бала гына бит әле ул, җәрәхәтенә тоз салма” дигәннәрен дә ишетеп, оятымнан, гарьле­гемнән җир тишегенә керер­дәй булып яттым…
      Әле дә уйлыйм: ни өчен Әнкәй шулай эшләде икән? Чыбыклыйсы, ачуланасы урында, мине перән­неккә җибәргән. Ә бит Әнкәй белән әткәйгә күпме борчулар китергәнмен, авыр заманнарда абзарсыз калдырганмын. Соңыннан җәйдән алып кара көзгә кадәр шул яңа абзар белән булаштылар алар. Кирәк чакта каты да итеп әйтә белә торган Әнкәй ул чагында миңа бер авыр сүз дә әйтмәгән… Гомер буе шул сорауга җавап эзлим. Үзеннән сорарга нигәдер һаман да уңайсызланам. Ачуланып ташлар кебек”.
      Әйе, һәркемнең балачагы – балачак булып калсын! Уйнар уеннары, шуклыклары да булсын! Иң мөһиме – тыныч илебездә һәр бала әти-әнисенең пар канаты астында бәхетле булып үссен! Ә инде әниләрнең балалары өчен агарган чәчләре азрак булсын! Бу хакта шигырьләрендә әнкәйләргә мәдхия җырлаган яраткан шагыйребез Роберт абый Миңнуллиннан да остарак әйтеп булмас:
Әнкәйнең чәчләре ап-ак,
Агарган – безнең хакка.
Ул һаман яктыра бара
Күңеле, җаны акка.

Зөһрә ИСЛАМОВА.
Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас