+14 °С
Дождь
VKOKTelegramMax

Корреспондент зурракмы, укытучымы?

Шушы сорау өстендә дә “баш ваткан” җиде сыйныф белемле инәемне, авылның ак әбиләрен күптән инде юксынып сөйләргә генә калды

Корреспондент зурракмы, укытучымы?Корреспондент зурракмы, укытучымы?
Корреспондент зурракмы, укытучымы?
Исән булса, безнең инәйгә дә быел 100 яшь тулган булыр иде. Иң беренче, ни өчен “инәй?” – дип сорарсыз. Безнең авылыбыз кечкенә иде. Анда йортлар саны бервакытта да илледән артмады. Мин бәләкәй чакта ук авылыбызда башлангыч мәктәп булып, анда укучылар саны бервакытта да егермедән узмады.
Укытучыбыз Ибраһим абыйның уллары Исмәгыйль белән Хәлил һәм Заһит абзый белән Тәнзилә апаның балалары гына “әти-әни” дип үстеләр. Ә безгә кадәр туганнар һәм безнең буын “әтәй-инәй” дип үстек. Бездән соң туганнар исә “әти-әни”гә күчтеләр. Мәсәлән, безнең күршеләребез Данил абый белән Әлфия апаның һәм Фәрит абый белән Сафия апаның балалары “әти-әни” дип үстеләр.

Безнең инәй 1926 елда туган. Туган көнен түгел, үзе хәтта туган аен да белми иде.
Әнисе, ягъни безнең картыебыз (безнең авылда дәү әни-дәү әтине картый, картәтәй, дип йөртәләр) әйтүенчә, ул “мал суйган вакытта” туган. Ул елларда шулай күпчелек мал суйган вакытта туганнар. Чөнки бу вакытта инде җәйге һәм көзге эшләр тәмамланып, халык кышка кергән. Печән вакытында яки урак өстендә туучылар да булган, әлбәттә...
1917 елда үткәрелгән авыл хуҗалыгы исәбен алу барышында безнең авылыбызда барлыгы 30 хуҗалык теркәлгән. Шуңа безнең инәй туган 1926 елда авылыбызда башлангыч мәктәп тә булмаган.
Картыебыз Фәрхебану Иске Сикияз (халыкта Югары Сикияз) авылында туган. 12 яшендә аны безнең авылда яшәүче Габидулла картка өченче хатын итеп биргәннәр.
– Картның беренче һәм икенче хатыннарыннан туган балалары арасында миннән өлкәнрәкләре дә бар иде. Мин алар белән кышкы айларда тау шуарга йөри идем, – дип искә ала иде картыебыз.
Габидулла карт урман каравылчысы булып эшләгән. Өч хатын тотарлык көче булгач, күрәсең, заманасы өчен хәлле генә кеше булгандыр. Картый Габидулла карттан бер ул һәм бер кыз – Сәгыйть белән Бибисараны (халыкта Саракай) тудырырга өлгергән. Сәгыйть бабайның 1914 елда туганын хәтерлим, Бибисара түти турында мәгълүмат сакланмаган.
Габидулла карт җәйге эссе көндә Югары Сикияздан Сабантуйдан кайтышлый тегермән буасында атын су эчерергә туктала. Яшь ат чебен-черкигә түзә алмыйча, буага сикерә. Габидулла карт шунда һәлак була.
– Мәетен өч көн эзләгәннән соң гына табып җирләдек, – дип сөйли иде картый.
Менә шулай итеп, картыебыз бик яшьли генә ике бала белән тол кала.
Ул елларда Гали исемле бик оста куллы кеше авылдан-авылга күченеп, халыкка самовар, сепаратор кебек көнкүреш техникасын ремонтлап йөри. Кем генә авылында шундый оста булуын теләмәс инде? Безнең авыл картлары да җыелып киңәшләшә дә, Галине безнең картыйга йортка кертергә карар итә. Картый белән Гали картәтинең 1926 һәм 1929 елларда туган ике кызына Нурҗиһан һәм Хомәйрә дип исем кушалар. Гали картка бәләкәй авылда эш бик аз була, әлбәттә. Шуңа ул язларын чыгып киткән һәм гаиләсе янына кыш җиткәндә генә кайта торган булган. Шулай бер киткәненнән бөтенләй кайтмаган.
– Акчасына кызыгып, үтереп ташлаганнардыр инде, – дип әйтә торган иде картыебыз.
Инәй туган чорда безнең бәләкәй генә авылыбызда мәктәп булмаган, дип өстәрәк язган идем инде. Ә безнең авылдан 10 чакрым чамасы ераклыктагы Әрибаш авылында башлангыч мәктәп була. Әрибаш – удмурт авылы. Шуңа мәктәптә укыту удмурт телендә алып барыла. Безнең инәйгә башлангыч белемне удмурт телендә алырга туры килә. Инәйнең удмуртлар белән бик иркен сөйләшкәнен ишеткәнем булды. Әрибашта башлангыч мәктәпне удмурт телендә тәмамлаганнан соң, аны Кодаш авылындагы татар мәктәбенә күчерәләр. Биредә ул җиде сыйныф тәмамлый. Ул бик яхшы укый, мөгаллимә булырга хыяллана. Сигезенче сыйныфка барырга да теләге зур була. Тик ул елларда сигез, тугыз, унынчы сыйныфларда уку түләүле була.
1941 елның җәендә Бөек Ватан сугышы башлана. Колхоз идарәсе инәйне район үзәге Тәтешледә оештырылган бер айлык ветеринария санитарлары курсына укырга җибәрә.
Сугышка кадәр картыйның олы кызы Саракай авылдашы Миң­негәрә­йгә кияүгә чыга. Яшь гаиләдә биш бала – өч малай һәм ике кыз туалар. Сугыш башлангач Миңнегәрәйне фронтка алалар. Бу вакытта аның бертуган энесе Фәрхулла, безнең әтәй була инде, Кызыл Армия сафларында Ерак Көнчыгышта хезмәт иткән була. Сугыш башлангач ул хезмәт иткән хәрби частьны Көнбатыш фронтка күчерәләр.
1942 елның язында авылга Миңнегәрәйнең хәбәрсез югалуы хакында хәбәр килә.
– Хәбәрне алу белән Актүтәй гөрселдәп идәнгә ауды һәм җан бирде, – дип сөйли торган иде инәй.
Икенче көнне ат җигеп, мәетне район дәваханәсенә ярдырырга җибә­рәләр. Аны, кем булсын инде, безнең инәй – 16 яшьлек кыз ялгызы озатып бара.
Ятим балаларның иң өлкәне – Рәшит ун яшьтә, иң кечесе – Гөлирә 8 айлык була. Берничә көннән Гөлирә вафат була. Шулай итеп, безнең картыебыз авыр сугыш елларында ике кызы һәм дүрт оныгы белән кала. Оныкларны балалар йортына алырга берничә тапкыр киләләр. Тик картыебыз: “Миндә детдомга тапшыра торган балалар юк!” – дип аларны һәрвакыт кире бора.
Ул гына да түгел, картыйның олы улы Сәгыйть бабай сугышка кадәр өйләнгән була. Сугыш башлангач аның хатыны Бану җиңги кызы Фәйхүнәне картыйга китереп куеп, шәһәргә чыгып китә. Картыйның Югары Сикиязда яшәүче бер сеңлесе ире белән парлап мәрхүм булалар. Аларның авыру кызларын да картыйга китерәләр. Өстәвенә, каяндыр авылыбызга хәер сорап көн итүче сукыр карт килеп чыга. Авылдашларым аны “Сукыр бабай” дип искә алалар иде. “Җылы җиргә елан ияләшә”, диләр бит. Сукыр бабай да балалар янына килеп сыена.
Бөек Ватан сугышы елларында авылда зур янгын чыгып, җиде йорт янып, көлгә әверелә. Янгында безнең әтинең туган йорты да яна. Бу вакытта инде аның ата-анасы бакыйлыкка күчкән булалар.
Безнең булачак әтиебез сугыш тәмамлангач авылга кайтып төшә, тик аны беркем дә көтеп алмый. Авылның аксакаллары җыелып киңәш­ләшә­ләр дә, Фәрхулланы Нурҗиһанга өйлән­дерергә карар итәләр. Ә 1947 елның җәендә безнең өлкән апабыз Рәйханә туа.
Мин гаиләдә өченче бала булып, 1954 елның февралендә дөньяга килгәнмен.
Мин бәләкәйдән үк бик кызыксынучан бала булдым. Төрле сораулар белән инәйне җәфалап бетерә идем. Инәй, әлбәттә, белгәннәрен өйрәтә, ләкин җиде сыйныф белеме белән аның да белгәннәре чикле. Шуннан соң ул мине укырга өйрәтте. Мәктәпкә кергәндә мин “Кызыл таң” гәзитен шартлатып укый идем инде. Тик инәй мине язарга гына өйрәтмәде. Чөнки мин тумыштан сулагай идем. Каләм-ручканы сул кулга тотам.
– Хәзер сул кулың белән язарга өйрәтсәм, мәктәпкә баргач, уң кулга өйрәнүе авыр булыр. Укытучыгыз өйрәтер әле, – дип инәй бу эшкә кул селтәде.
Беренче сыйныфка баргач, укытучыбыз Ибраһим абый бер генә тапкыр ручканы уң кулга тоттырып күрсәтте. Башкача мин каләм яки ручканы сул кулыма тотып та карамадым. Һәм гомерем буе каләм-ручканы уң кулыма тоттым, балта-чүкечне сул кулыма тотып эшләдем.
Бер тапкыр район үзәгендә яшә­гәндә, миңа 25-30 яшьләр чамасы иде, язгы бакча эшләре вакытында авылга кайттым. Ихата, бакчаларны чистарттык, кыяр түтәле дә ясадык. Кулга балта, көрәк, чүкеч, пычкы... барысын да тотарга туры килде.
– И, балакаем, бигрәк гарипсең икән, – дигән иде инәй минем эшләгәнемне күреп.
Ветеринария өлкәсендәге теоретик белеме бер айлык кына булса да, күрәсең, практикасы зур бул­гандыр, инәй гомере буе мал-туар арасында булды. Сыерларын бозаулатырга да, кош-кортлары авырып китсә дә, авылдашларыбыз инәйне чакыралар иде. Ә ул, тәүлекнең нинди вакыты булуына карамастан, йөгереп бара, ярдәм итә.
Безнең авыл бик бәләкәй булганлыктан, анда фельдшерлык пункты булмады. Күрше-тирә, балалары төчкерсә дә, инәйгә киләләр иде. Ә ул район үзәгенә барган саен төрле даруларны күпләп алып кайта, шуңа запаслары беркайчан да бетми иде.
Күршедәге Фатыйх абый белән Флүрә җиңгинең балалары безнең инәйне, гомумән, “вырач апа” дип үсте.
Мин унынчы сыйныфны тәмам­лагач, район гәзите редакция­сендә хәбәрче булып эшли башладым. Атна саен җәяүләп авылга кайтып йөрдем. Безнең авылда Газимә әби яши иде. Буйга кечкенә булганлыктан, аны барча авыл халкы “Бәләкәй әби” дип йөртте. Газимә әби белән Зыя бабайның балалары булмаган. Шул сәбәпле алар ерак бер туганнарының кызы Фәнүзәне тәрбиягә алганнар. Фәнүзә апа Бөре шәһәрендәге укытучылар институтын тәмамлап, гомере буе башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләде. “Бәләкәй әби” өчен укытучы – дөньяда иң зур кеше. Минем редакциядә эшләвем турында хәбәр авылда тиз таралган.
Көннәрдән бер көнне безнең өйгә “Бәләкәй әби” килеп кергән дә: “Корреспондент зурракмы, әллә укытучымы?” – дип инәйдән сораша икән.
– И, Газимә җиңги, бала-чага ни эшләп укытучыдан зуррак булсын инде... Әлбәттә, укытучы зуррак! – дип инәй әбине бик сөендереп чыгарган.


Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас