Ниһаять, укучылар җәйге каникулларга туктады. Эх, рәхәт чак! Иртән торасы юк, дәресләргә әзерләнергә кирәкми. Көн буе кояшта кызынырга, су коенырга мөмкин. Шул ук вакытта, әти-әнигә бакчада ярдәмләшергә дә кирәк. Тик... Соңгы җөмлә күпләргә кызык булып яңгырагандыр. Хәер, аннан алдагылары да бүгенге чынбарлыкка туры килеп бетми кебек. Кызганычка каршы, хәзер җәй айларында да урамнарда чыр-чу килгән балалар тавышы сирәк ишетелә шул. Алар төрле гаджетларда өйдә утыра. Ә безнең балачакны хәтерлисезме?
Имтиханнарны тапшырганның икенче көнендә үк мәктәп бакчасына эшкә килә идек. Җәйге практика, дип атала иде ул. Түтәлләрне утыйсың, су сибәсең, сыйныф бүлмәләрен җыештырасың һәм башка шундый эшләр. Төш вакытында өйгә кайтасың да, әти-әнигә ярдәм итәсең, ә кичен мәктәпнең кәбестә бакчасына су сибәргә барырга кирәк. Өйдәге бакчада да эш җитәрлек. Әти белән әни дә безнең каникулларга туктаганны зарыгып көтә иде, дип әйтсәк тә артык булмас. Чөнки өйдәге эшләрнең күбесе безнең иңнәргә ята иде. Шулай да без, дуслар белән аралашырга да, вакытны кызыклы үткәрергә дә, җиләк-җимеш җыярга да өлгерә идек. Хәзерге балаларны алай эшләтү мөмкин түгел...
Өч ел элек “Русиядә Мәгариф турында” Федераль законга төзәтмәләр кабул ителде. Хәзер укучыларга сыйныфларны җыештырырга, физик эш башкарырга рөхсәт ителде. Ягъни, мәҗбүри хезмәтне тыю һәм укучыларны аларның ризалыгыннан башка хезмәткә җәлеп итү турындагы норма гамәлдән чыгарылды. Юкса берничә ел элек кенә укыту программасыннан тыш, баланы эшкә җәлеп итү өчен ата-аналарның язма рөхсәте таләп ителә иде. Атап әйткәндә, 43 статьяга укучыларның белем бирү программасында һәм мәктәпнең тәрбия планында каралган иҗтимагый-файдалы хезмәттә катнашырга тиешлеге турындагы нигезләмә өстәлгән.
Хәтерегездә булса, элек мәктәп балаларын эштән азат итү юк иде. Әле СССР таркалгач та без парталарны һәм сыйныф бүлмәләрен үзебез юа идек, мәктәп яны участокларында эшләдек, кышын кар көрәдек, көзен территорияне яфраклардан җыештырдык — һәм болар барысы да табигый эш дип саналды. Хәтта җәен мәктәпне ремонтлауда да катнаштык. Җәйге практика вакытында парталарны, урындыкларны, батареяларны буйый идек. Колхозга ярдәм итәргә дә алып китәләр иде. Питомникларда агач утырттык. Язын басуга былтыргы саламны яндырырга да чыгаралар иде! Беребез дә җәрәхәтләнмәде дә, пешмәде дә, гарипләнмәде дә. Аннары балалар хезмәтен тыйдылар. Башта җыештыручыларны штат расписаниесенә керттеләр, мәктәпләр тендер откан клининг компанияләре белән контрактлар төзи башлады. Өч ел элек, ниһаять, хезмәтнең хәтта маймылдан да кеше ясавын, ә инде мәктәп укучысыннан, һичшиксез, җаваплы граждан тәрбияләвен искә төшерделәр. Шулай “Мәгариф турында”гы законга үзгәрешләр кертелде. “Балаларны хезмәткә аларның ризалыгыннан башка җәлеп итәргә ярамый” дигән сүзтезмә “укучы иҗтимагый-файдалы хезмәттә катнашырга тиеш” дигән сүзләр белән алмаштырылды. Чынлыкта исә бу — блогер булырга хыялланган балага законлы рәвештә себерке тоттырырга ярый, дигәнне аңалата. Моның өчен әти-әнисенең имзасы да, ата-аналар комитеты җыелышы карары да кирәкми. Бәлки, хәзер балаларыбыз бармаклары смартфон өчен генә түгел икәнен аңлар.
Хәзер балаларны сыйныф бүлмәсен тәртипкә китерергә дә, коридорны себерергә дә, хәтта көзге яфракларны җыярга да җәлеп итеп була. Хәтта түтәлләр казытырга да ярый алардан. Ашханәдә дә ярдәм итәргә мөмкиннәр. Иң мөһиме — сәламәтлекләренә һәм укуларына зыян килмәсен.
Югарыда язылуынча, әлеге закон кабул ителгәнгә 3 ел вакыт үтте. Чынында нәрсә үзгәрде соң? Укытучылар гадәттәгечә балаларга эш кушмый. Хәзер инде ярдәмләшергә барырга колхозлар да юк. Әйе, кайбер мәктәпләрдә җәйге практика калды: мәктәп яны участогында чәчәк түтәлләрен һәм газоннарны тәрбияләү буенча эш башкарыла. Әмма моннан артыгын алардан көтәргә кирәкми. Ремонт-буяу эшләренә дә балаларны җәлеп итмиләр. Балаларда аллергия булуы мөмкин бит! Сыйныф бүлмәләрен дә клининг компанияләре яисә әниләр барып җыештыра...
Ә ата-аналар бу турында ни уйлый соң? Гадәттәгечә, фикерләр ике төркемгә бүленә. Берәүләр балалар эшләсен, без дә шулай үстек, дисә, икенчеләр исә алардан кол ясарга җыенмыйбыз, ди. Балаларына “планшетлы балачак” бүләк иткән әниләр, сабыйларына болай да уку авыр, төрле түгәрәкләргә йөрү аларны арыта, дип белдерә. “Без җыештыручылар түгел, кирәкле белгечләр тәрбиялибез! Минем балам чүп савыты түгәргә тиеш түгел, ул МГИМОга керәчәк!” — диючеләр дә бар. Аеруча ата-аналарның: “Балам җәрәхәтләнсә”, — дигәне кызык тоела. Хөрмәтле әти-әниләр, сез балагызның мәктәптә ничек уйнаганын күргәнегез бармы?.. Өйдә тыныч кына утырган бала, мәктәптә, киресенчә, “күрмәгәнне күрсәтә” ул. Аның юеш чүпрәк тотып такта сөртүе һич кенә дә хәвефсезлек кагыйдәләрен бозмый.
Законга төзәтмәләр кертү җыештыручыларның хезмәт хакын экономияләүдән түгел, ә тәрбияви момент. Бала тәртипнең, чисталыкның “күктән” төшмәвен аңларга тиеш. Әгәр дә ул кәнфит тышлыгын ташлаган икән, бу фантикны күтәреп, чүп-чар савытына ташлаучы да бала үзе булачак. Өстәвенә, бергәләп эшләү коллективта үзара татулыкны ныгыта, бала үзенә дуслар таба.
Әлбәттә, законның үз нечкәлекләре бар. Закон баланы кара тиргә батканчы эшләргә мәҗбүр итми. Хезмәткә “яшьне, сәламәтлек торышын исәпкә алып һәм белем бирү процессына зыян китермичә” җәлеп итәләр. Мәсәлән, астматиклар көзен яфракларны җыештырмаячак. Инвалид балалар эшкә чыкмаячак. Ә башкалар эшләргә тиеш! Уйлап карасаң, сыйныф бүлмәсен җыештыру биш сәгать түгел, ә дәрестән соң 15 минут вакытны ала. Өмәләр күп дигәндә чиреккә бер оештырыла. Шул ук вакытта беркем дә СанПинны гамәлдән чыгармады, сигезенче сыйныф укучыларын чүп-чар тутырылган авыр капчыкларны ташырга мәҗбүр итәргә беркемнең дә хакы юк.
Шунысы кызык, балаларның күбесе эштән баш тартмый. Алар, киресенчә, мәктәп территориясен тәртипкә китерү, яисә сыйныф бүлмәсен бергәләп җыештыру күңелле, дип саный. Шулай булгач, хөрмәтле ата-аналар, бәлки, балаларыбызга да бераз эш куша башларбыз? Мәктәп өчен түгел, алар эшкә өйрәнсен өчен практикага җибәрик. Кыяр-кишерне кибеттән сатып алу отышлырак булса да, картәниләренең бакчасында казынырга өйрәнсеннәр. Уку елыннан соң аларның психикасын да тынычландырырга кирәк, физик сәламәтлек өчен дә файдалы ул эш. Билгеле, бүгенге балалар телефон, планшетсыз яши алмый. Әмма аларны чикләү үзебездән тора. Баланы эш белән мавыктыра белмибез икән, ул, әлбәттә, телефонда утырачак. Бакчада җиләкләрнең чәчәк атканын, бал кортларының көн буе умартага бал ташыганын, ихатадагы чебешләрнең җимне узышып чүпләвен күргән бала табигатьне яратырга өйрәнә, рухи яктан ныгый. Өйдәге савыт-сабаны юган, тузан сөрткән, кием-салым шкафын тәртиптә тоткан бала җаваплы, таләпчән, хезмәт сөючән булып үсә. Балаларыбыз кайсыдыр өлкәдә кирәкле белгеч булып кына үсмәсен. Алардан чын хуҗа-хуҗабикәләр әзерләү — әти-әни бурычы. Аларның эштән кайтыр чиста өйләре дә, өйдә пешкән тәмле ашлары да булырга тиеш!
Гөлия Гәрәева.