+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

“ИКС” “АЛЬФА”НЫ АҢЛАМЫЙ...

Яки замана балалары белән ничек уртак тел табарга?

“ИКС” “АЛЬФА”НЫ АҢЛАМЫЙ...“ИКС” “АЛЬФА”НЫ АҢЛАМЫЙ...
“ИКС” “АЛЬФА”НЫ АҢЛАМЫЙ...

Авылдан укытучы булып эшләүче апам килде, быел тугызынчы сыйныфны тәмам­лаган улым белән имтиханнар, булачак һөнәр турында сөйләшеп утыралар. Ә улым кайтканчы, апам аның хыяллары, теләкләре, кайда укырга барырга җыенуы турында миннән сораштырган иде. “Менә тиздән үзе кайта, үзеннән сорашырсың”, – дип җавапладым мин. Апам елмаеп куйды: “Аның нәрсә әйтәсен якынча беләм инде мин!”
Сөйләшүләре нәкъ шулай, апам әйткәнчә килеп чыкты да: улымның җаваплары, нигездә, нәкъ ул “алдан күргәнчә”, уйлаганча булды. “Алар барысы да бертөрле уйлый, замана балалары”, – диде апам, минем аптыравымны күреп.

Гугл, нәрсә ул лонгслив?

Бүгенге үсмерләрнең – үз дөньясы. Безгә, узган гасырда туган һәм совет чорында, коммунизм идеологиясендә тәрбияләнгән әти-әниләргә, аларны аңлавы да читен. Бер кечкенә мисал. Бер көнне улым, лагерьга китәр алдыннан, киемнәрен карап чыкты да, гардеробын яңартуны үтенеп, кирәкле киемнәрнең исемлеген сузды. “Лонгслив, худи, свитшот, джоггеры, бермуды, бомбер” дип язылган иде анда. Мин бу киемнәрнең кайсы чалбар, кайсы өс киеме, кайсы аяк киеме булуын аңлар өчен, улым чыгып киткәч, гуглга мөрәҗәгать иттем. Ә инде: “Әйдә, улым, бераз вакытым бар, кибеткә чыгып керик!” – диюемә, “Әни, анда бит “Hellstar”, “Corteiz” киемнәре юк, хәтта үзебезнең “LIME”ны да тапмассың, мин үзем Интернеттан алам, син акча гына күчер”, – дигәненә ни дип җавап бирергә дә белмәдем... Бик күп әти-әниләрнең: “Балаларга ярап булмый, без сатып алганны кимиләр, Интернеттан алалар”, дип сөйләгәннәренә аптырый идем, үзебез дә шул яшькә килеп җиткәнбез икән. Улым да ипләп кенә минем ярдәмне “читкә этәреп” куйды. Әйе, алар үзләренчә киенә бер-берсенең киемнәрен “хайповый” дип бәяли, аларга шул хайп кирәк!

“Вообще, чиназес!”

Ә инде иптәшләре белән телефоннан сөйләшә башласалар, чит телдә сөйләшәләр диярсең, күп сүзләре аңлашылмый: кринж, тильт, рофлить, слэй, чиназес, имба, краш, вайб... Бер көнне улыма бакчага барып, түтәл­ләргә су сибеп кайтырга кушам, ул миңа: “Дай немного почилить!” – дип җаваплый. Ярый әле, әлеге дә баягы Алиса, Гугл бар, ул да булса “ял итәргә” дигән сүз икән! Улымның чыгарылыш кичәсенә мәктәпкә киеп барасы костюмны кичтән үзенә киеп күрсәттем, ул мине бәяләп: “Вообще, чиназес!” – диде. Хупладымы, яратмадымы – аңламадым. Уртанчы кызыма шалтыратып сорадым, баксаң, “чиназес” ул “миңа ошый” дигән сүз икән.
Билгеле инде, инглиз теленнән чыккан бу сүзләрнең күбесе Интернеттан, компьютер уеннарыннан, интернет-мемнардан кергән, алар шуннан ишетеп кулланалар аларны. Бу буынның кулыннан телефон төшми, колакларыннан наушник чыкмый – замана балалары!

Наушниксыз колак авырта!

Улым иртән тора да, колагына наушнигын киеп, телефонын кабыза. Юынганчы! Ашарга утырганчы! “Наушнигыңны сал!” – дип кычкырам мин аңа өстәл артына иртәнге ашны ашарга утыргач. “Юк, наушниксыз колак авырта, колакка нидер җитми, ул ялангач кебек!” – ди ул, һәм тагы колагына шул “мөгезләрен” тыгып куя. Табиблар да моның чиксез зыяны турында чаң кага, үзе дә вакыты-вакыты белән начар ишетә башлавына зар­ланып ала, тик наушникларын һаман салмый, ул аларсыз яшәүне күз алдына да китерми сыман – җир казыганда да, ашаганда да, дәрес әзерләгәндә дә – наушниклар колагында. Ике эшне, хәтта өч эшне берьюлы эшләү аларга берни тормый!

“Көне буе эштә утырмаячакмын!”

Бу балалар киләчәктә, белмим, нинди һөнәр ияләре булыр һәм кайда эшләр, чөнки һәрберсенең авызында бер сүз: “Юк, мин сезнең кебек иртәдән кичкә кадәр эштә утырмыйм! Миңа ирекле график кирәк! Сәяхәт итәчәкмен, шул арада эшләргә дә була!” Әйе, әти-әнисеннән аермалы буларак, алар иртәдән кичкә кадәр офиста утыруны күз алдына да китерә алмый. Аларга күңелгә ошаган эш, югары хезмәт хакы булсын, үзең өчен дә вакыт калсын. Карьера бу буын өчен әллә ни мөһим түгел, аларга “уңайлы” булсын, оешмага кирәк, дип, алар эш сәгате беткәч эштә калып, бушлай эшләргә җыенмый! Гомумән, бу буын балалары кечкенәдән акча эшләп табу юлларын белә һәм эшләргә тырыша. Менә улым да, сыйныфташ, дус малайлары белән бергә ниндидер акцияләр сатып ала, биржаларда тора, акча эшлиләр. Аларның эшләве безнең кебек кул белән түгел, ә күбрәк баш белән: акцияләр алу, арзанга алып, кыйммәткәрәк сату һәм башкалар. Шунысы да бар: әлеге буын өчен әти-әнигә булышу арткы планда, алар, көндәлек йорт эшләрен башкаруга караганда, ял итү, күңел ачуны өстен күрә. Алай гына да түгел, алар шул күңел ачуларын эш дип саный, савыт-сабаны юарга яки бакчага су сибәргә кушсаң, “минем эшем бар әле”, диләр. Ә эшләре – телефонда утыру! Я булмаса, күңел ачу, шул ук телефонда төрле уеннар уйнау. Алар кайсы эшнең чын “эш” икәнлеген һәм кайсының мөһим булуын аңламый да кебек...

Дәрес беткәнен генә көтәләр

– “Альфа”-балалар, ягъни 2010 елдан соң туган балалар – тулысынча “санлы” балалар, алар туганнан бирле Интернетта, аларның тормышын телефоннан башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Телефон – аларның бөтен тормышы. Шуңа да аларга телефонда утыруны чикләү сулар һаваны япкан кебек. Болай эшләргә кирәкми. Бары тик телефон белән яшәргә өйрәнергә кирәк: балалар анда нәрсә карый, нәрсә эшли – ата-ана хәбәрдар булырга тиеш. Теләгәндә, телефонны да дуска әйләндереп була, ягъни аны файдага кулланырга тырышырга кирәк. Бездән аермалы буларак, аларның дөньясы роботлар, ясалма аң белән бәйле, – ди укытучы апам. – Мин кырык елга якын эш дәверендә “игрек” буынны да, “зет” буынны да укыттым, менә хәзер “альфа”-балалар килде. Һәр чор, һәр буын бер-берсеннән аерыла. Боларны начар дип әйтмим. Әмма алар мәктәп программасын үзләштерергә ашыкмый, аларга бүгенге программа кызык түгел. Кызыксынулары башка, алар үзләре дә башка. Мәктәп программасы, берникадәр үзгәрешләр кичерсә дә, дистә еллар буена бертөрле булып кала. Аны бераз гына бүгенге чор балаларына яраклаштырырга кирәктер, чөнки тормыш үзгәрә, алга бара. Дөрес, һәр укытучы программага нинди дә булса яңалык кертергә, заман белән бергә атларга тырыша, әмма бу гына аз, минемчә, тулы программаны яңадан карап чыгарга кирәк. Ни кызганыч, бүгенге укучыларның күбесе дәрес беткәнне чак көтеп ала да, тизрәк телефонга ябыша, тәнәфес буе хәтта бер-берсе белән дә аралашмыйлар, экранга текәлгәннәр, бөтен аралашулары, тормышлары – телефонда. Элек укучылар мәктәптә дәресләрне тиз үзләштерә һәм яхшы белә иде. Ә хәзерге чор баласы бары тик үзе сайлаган фәнгә генә игътибар бирә, башка фәннәргә көчен сарыф итеп тә тормый ул. Аның каравы, аларның башка өлкәдә, мәктәп программасыннан тыш белеме зур, күзаллавы киңрәк. Бүгенге “альфа”-буын клиплы фикерли, алар – визуалистлар, текст укыганда күз алдында картинкалар булуы мөһим. Ә менә зур текстларны укырга яратмыйлар, алар өчен текст мөмкин кадәр кыска һәм эчтәлекле булсын. Хәзерге балалар арасында китап укучылар сирәк, кушылган әдәбиятны алар аудио-китаплар форматында тыңлый. Шуңа да сөйләм теле бик нык ярлыланды, такта алдында теманы сөйләве алар өчен бик авыр, бу инша язганда да ачык күренә: элек укучылар бирелгән иншаны өчәр-дүртәр бит язса, хәзер көчкә бер битне тутыралар. Өстәвенә, аларның күбесе өй эшләрен дә Интернеттан гына күчереп яза. Арытаба, белмим, нәрсә булыр, әмма безгә, өлкәннәргә, бүгенге укучыларга дәресләр, флешмоблар, акциялар кызык, алар анда теләп катнаша, дип, үз-үзебезне алдарга кирәкми, проблеманы танырга һәм аны чишү юлларын эзләргә кирәк, – дип көрсенә ул.

Мин – “зет”, “игрек”, “альфа” әнисе

Гаиләбездә өч бала, аларның берсе “игрек”, берсе – “зет”, берсе “альфа” буыны баласы. Өчесе өч төргә карый, өчесе дә бер, әмма шул ук вакытта өч төрле илдә, өч төрле җәмгыятьтә үсте. Нинди “икс”-“зет”лар, нинди теория соң бу, дисәгез, аңлатып үтәм: бу “икс”-“игрек”лар терминын беренче тапкыр Америка язучылары Уильям Штраус һәм Нил Хоу “Социаль буын” дип аталган уртак хезмәтләрендә тәкъдим итә. Алар теориясе буенча, билгеле бер вакыт узган саен, Җир шарында яңа бер буын барлыкка килә һәм аларның һәрберсе үзенә генә хас сыйфатлары белән аерылып тора. Мәсәлән, 1967-84 елларда туган “Х буыны” кешеләренә прагматизм, артык җаваплылык, авырлыклардан курыкмау, эшкә бирелгәнлек хас. Алардан соң туган “Y”лар исә – Русиядә яңадан барлыкка килгән капитализм һәм ирекле базар мөнәсәбәтләре шартларында үскән буын, алар үзләре өчен нәрсәнең кирәкле һәм файдалы булуын тиз күреп ала, үзгәрешләрдән курыкмый, яңалык яраталар. 2000-10 елларда туганнарны “Z буыны”, “зуммер”лар яки “санлы кешеләр” дип атыйлар – алар Интернеттан башка тормышны күз алдына да китерә алмый, ә инде 2010 елдан соң туган “альфа”лар – чын “санлы” балалар.
Мин – “икс” буыны кешесе, кайчакта “зет”-“игрек”-“альфа”-балаларымны аңлавы да кыен. Шулай да безгә бергә яшәргә, бер-беребез белән уртак тел табарга, бер-беребезгә ярдәм итәргә, бер гаилә, бер йодрык булып көн күрергә кирәк. Яшермим, килешмәгән, аларның уе, яшәеше белән риза булмаган чаклар да була, “Заман башка – заң башка”, диюләре шулдыр инде. Дөньясы шулкадәр үзгәргәндә, кешеләр генә үзгәрми калмас. Иң мөһиме – нинди буында, нинди җәмгыятьтә дә кеше булып калырга кирәк. Әйдә, ял итмәсеннәр –“чилить” итсеннәр, үзләренчә киенсеннәр, үзләренчә яшәсеннәр, әмма барысы да чиназес булсын!

Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА.

Автор:Денис Таваев
Читайте нас