

Бу хезмәтнең үзенчәлеге, аның Русия өммәте өчен әһәмияте турында китапка үзенең кереш сүзендә Русия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти шәех Равил хәзрәт Гайнетдин болай дип язган: “Пенза өлкәсе мөселманнарының Бердәм диния нәзарәте рәисе, танылган дин эшлеклесе һәм вәгазьче Габбас хәзрәт Бибарсовның архив документларын, тарафдарларының һәм якыннарының истәлекләрен үз эченә алган китап, һичшиксез, өммәтебезгә бик кирәк иде. Исламга хезмәт итүгә гомерен багышлаган, үз идеалларына һәм сайланган юлына тугрылык саклаган, нык рухлы һәм гадәти булмаган характерлы дин кардәшебезнең тормыш юлы турында истәлек киләчәк буыннарга үгет-нәсыйхәт буларак бик мөһим...”
Пенза өлкәсе мөселманнарының Бердәм диния нәзарәте мөфтие Габбас хәзрәт Бибарсов үз чорының иң абруйлы мөселман дин әһелләренең берсе иде, аны Русия һәм БДБ мөселманнары яхшы белде һәм ихтирам итте. Өммәт һәм Ислам мәнфәгатьләрен яклау эшендә карашларының чын, объектив булуы, үз фикерләрен яклау һәм әйтүдәге кыюлыгы өчен Габбас Шәгъбан улы Бибарсовны, әле үзе исән вакытта ук, “Исламның арысланы” дип атадылар.
Борынгы татар морзалары нәселенең бер күренекле вәкиле Габбас хәзрәт Бибарсовның кече ватаны – Пенза өлкәсендәге Русиядә иң зур татар авылы Урта Әләзәндә берничә тапкыр булып, Бибарсовларның гаилә архивыннан күп документлар һәм материаллар, уникаль фотосурәтләр белән таныштым.
Габбас Шәгъбан улы Бибарсов – Русиянең Мөфтиләр шурасы рәистәше, Пенза өлкәсе мөселманнарының Бердәм диния нәзарәте мөфтие – иман ныклыгы һәм гүзәл әхлак үрнәге булырлык дин әһелләребезнең берсе иде. Ул 1937 елда Пенза өлкәсенең Урта Әләзән авылында туган. Башлангыч дини белемне әтисеннән ала, Ислам дине нигезләрен авыл остазы Насыйбулла хәзрәт Әюпов өйрәтә. Диния нәзарәтенең Пенза, Куйбышев, Ульяновск һәм Тамбов өлкәләре буенча имам-мөхтәсибе, шәех Ярулла Йосыпов тәкъдиме белән 1964-71 елларда Бохарадагы “Мир-Гарәп” мәдрәсәсендә укый. Бик күп авылдашларына бу мәдрәсәгә укырга керергә ярдәм итә. 1971-72 елларда Уфаның беренче Җәмигъ мәчетенең имам-хатыйбы була. 1972-75 елларда Дамаск (Сүрия) университетының илаһият факультетында югары дини белем ала. 1975 елның 19 июнендә СССРның Европа өлеше һәм Себер мөселманнарының Диния нәзарәте пленумында аны мөфтинең беренче урынбасары итеп сайлыйлар, бер үк вакытта ул Уфа шәһәре Җәмигъ мәчетенең имам-хатыйбы вазыйфаларын башкара. 1976-86 елларда Совет делегацияләре составында бик күп чит илләрдә була.
Габбас хәзрәт Бибарсов 1984-89 елларда Бакудагы “Аҗдарбәк” җәмигъ мәчете имам-хатыйбы булып эшли. 1990 елда СССР Дин эшләре комитетының Мәскәү Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы булу турындагы тәкъдименнән баш тартып, үзенең туган авылындагы икенче җәмигъ мәчете имам-хатыйбы вазыйфасын башкара. Пенза өлкәсе мөселманнары төбәк Диния нәзарәтенең оештыру съездында Габбас хәзрәт мөфти итеп сайлана. Ул бу вазыйфадагы вакытта өлкәдә мәчетләр төзү эше аякка баса, дини мәгърифәт эшчәнлеге активлаша. Сәламәтлеге какшау сәбәпле, 2010 елда имамлыктан китә.
“Үземне белә башлаганнан бирле, Бакуда яшәгән чорны да кертеп, борынгы мөселман китаплары җыйдым. Киләчәк буыннарга язма чыганакларны саклауның мөһимлеген яхшы аңлый идем. Китапларны, үзенчәлекле кулъязмаларны төзелешләрдән, сүтелгән иске йортлардан, чүплекләрдән эзләп алдым. Русиянең барлык татарлар яшәгән төбәкләрендә, авылларында булып, китаплар алып кайттым. Минем бу шөгылемне Бәйсез Дәүләтләр Берлеге илләрендә һәм Русия төбәкләрендә яшәүче мөселманнар яхшы белә. Бик күпләр гаиләләрендә сакланучы борынгы комарткыларны сакларга дип миңа бирде. Бик күп китапларны үз хәләл акчама сатып алдым. Китаплар татар, гарәп, фарсы, төрки телләрендә, гарәп хәрефләре белән язылган, арасында татар тарихына караган сирәк китаплар һәм кулъязмалар да бар. Шул рәвешле үзенчәлекле, бик бай китапханәм тупланды”, – дип искә ала Габбас хәзрәт Бибарсов.
Китаплар җыю максатыннан ул кайларда гына булмый. Һәр эштә пөхтәлек һәм тәртип яратучы кеше буларак, юлъязмаларын кечкенә куен дәфтәрләренә теркәп бара. Кайбер китапларга ул кайдан һәм кемнән алуы турында да язып куйган.
“Бу китапны алдым 15 июньдә 1982 ел Рязань өлкәсенең Касыйм районы Баишев авылында, ире – татар, хатыны – урыс, 50 сумга. Габбас Шәгъбан углы Бибарсов”.
Габбас хәзрәт Бибарсовның шәхси архивында сакланган көндәлекләренең берничәсенә генә күз салыйк әле:
“1983 ел. 14 июль, атнакич, юлга чыктым, кичке сәгать 6.00 БАССРның Борай районындагы Яңа Ялдәк авылына килеп җиттем. Кич сәгать 9да Камилән авылына барып бик күп китаплар алдым. Бу авылда сарык-куйлар бик эре икән.
15 июль, җомга. Иртән сәгать 10да юлга чыктым, Вострецовога килдем. Аннан Калмык авылында Гариф мулладан китаплар алдым. Иске Бикмәт авылында булдым, Борай аша Иске Тазларга килеп, Ситдыйк картта кундым. Иртән Яңа Кизгән авылында Госман хаҗиның кодасында чәй эчтем. Аннан Балтач районындагы Сәйтәк авылына киттем. Бу авылдан Кәшфулла Тимергалиев бик күп китаплар бирде, үзендә дә күп китаплар калды.
Чурапан авылында Габделхаков Хәмитләрдә кундым. Иртән Югары һәм Түбән Кансөяр, Бүләк авылларында булдым.
Тучыбай авылында кундым. Каргалыда булдым, Балтач аша Мишәр авылына бардым. Балтач районының Мишәр авылында Шәрипов Фаил Шәрип улында кундым. Хатыны – Флүрә, улы Раил исемле.
19 июль. Иртән Раил белән Тутагач һәм Урта Елга авылларына барып, бик күп китаплар җыйнадык (Нурислам Шәйхелислам улыннан, хатыны – Саимә Хәйдәрша кызы). Кич янә Мишәргә кайттык, анда кундым, мунча якканнар иде.
20 июль. Тәтешле районының Сәүкияз авылында булдым, авылда мулла булып торучы Садретдинов Нурихан күп китаплар бирде. Шул көнне Олы Сәүкиязгә барып кайттым. Түбән Сәүкияздә Зәгафран мулладан китаплар алдым. Асауды авылында Мәхмүт бабай Рәхимовта булдым. Кич Яңа Тәтешле авылына барып, Хәкимҗан картта кундым.
21 июль. Иртән кире Сәүкиязгә кайттым. Кичен Мәнәгәз авылына барып, байтак китаплар алдым. Шул көнне Яңа Балтач авылына киттем. Анда Хәсән мулладан китап алдым. Аннан Тушкыр авылына барып, Имаммөхәммәт картта кундым.
22 июль. Иртән Штәнде авылына Вәсбимөхәммәт бабайга икәү бардык. Кире Тушкырга кайтып, өйлә намазын укыдык. Уфага кайтырга чыктым. Балтачны узгач, Нөркә дигән авылда Сабир бабайдан китаплар алдым. Аннары Имәнле дигән авылда бер Тәфсир һәм башка китаплар алдым. Кич сәгать 10да өйгә кайтып җиттем. 22.07.1983 ел”.
“1984 ел. 7-29 майда Ташкентта булып кайттым. Бару-кайту самолетта булды”.
“1984 ел. 10 июньдә Уфа вакыты белән 5.20 сәгатьтә Уфадан Әләзәнгә киттем. Уфа вакыты белән 17 сәгатьтә Әләзәнгә килеп җиттем.
13 июньдә сәгать иртәнге 6да өйдән Касыйм шәһәренә дип чыгып киттем. Сәгать 12дә Бедныйга җиттем. Аннан Шылдавыч дигән авылга (мулла Госман абзыйга) килдем. Аннары ике километрдагы Таракан (Белое озеро) авылында булдым. Сәгать 3тә кире Бедныйга кайтып киттем. Шул көнне Сасовога килеп, аннан 7 чакрымдагы Бостан дигән авылда кундым. 14 июньдә Шилово аша Касыймга килеп җиттем. Юл яхшы, асфальт.
15 июньдә Әхмәт абзый белән Подлипки авылында йөреп кайттык. 16 июнь, Галимә апаларда китаплар карап көн үтте.
17 июньдә Әхмәт абзый белән Ташенка, Баишево авылларыннан йөреп кайттык.
19 июньдә Касыймнан чыгып, Әхмәт авылында Гарифулла абзыйларда кундым. Кызы – Наилә, кияве Рәфыйк исемле. Бер абыстайдан Коръән һәм Тәфсир алдым.
20 июньдә Әҗегә килдем. Габдрахман Бурнашевларда кундым. Хатыны – Фәридә, улы Ирек исемле.
22 июньдә кояш баерга бер сәгать кала Әҗедән Әләзәнгә кайтып киттем. Төне буе юлда булып, иртәнге сәгать 4тә өйгә кайтып кердем.
26 июньдә Әләзәннән Уфага киттем. Уфа вакыты белән сәгать 6.30да кайтып җиттем”.
“Китапларымның бер өлешен Бохара мәдрәсәсе мөгаллимнәренә бүләк иттем. Кызганычка каршы, йортымда янгын булып, кайберләре юкка чыкты, – дип сөйли Габбас Шәгъбан улы. – Казаннан һәм башка җирләрдән бик күпләр килеп кызыксынды. Заман техникасы ярдәмендә күчермә-копияләрен алырга теләүчеләр дә булды. Рөхсәт итмәдем”.
2012 елда Габбас хәзрәт Бибарсовның вафатыннан соң, аның кыйммәтле китапханәсен саклап калу һәм өйрәнү мәсьәләсе күтәрелә. 2015 елның гыйнварында Санкт-Петербургтагы Европа университетының тарих факультеты (җитәкчесе – билгеле галим, профессор Әлфрид Бустанов), археографик экспедиция үткәреп, Габбас хәзрәтнең китапханәсен өйрәнә башлый.
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.
Фото Бибарсовларның гаилә архивыннан.