+21 °С
Ясно
VKOKTelegramMax

Беренче интервью

Шагыйрь Равил Фәйзуллин белән 31 ел элек булган әңгәмә

Беренче интервьюБеренче интервью
Беренче интервью

“Тулпар” журналында эшләвемә инде 31 ел тулып килә. Мондагы беренче эш көнем – 1995 елның 12 сентябре турында, шул көннең иртәсендә тәҗрибәле журналист Рәзил абый Фазыловның (урыны оҗмахта булсын!) мине бик шәп итеп төп башына утыртуы хакында якын арада бер язармын әле. Бүген сүзем “Тулпар” журналы хезмәткәре буларак алган беренче интервьюга бәйле булыр.

...Шулай итеп, “Тулпар”да атна ярым чамасы вакыт узып та китте. Көннең беренче яртысы редакциядә үтә, ә төштән соң университетка, дәресләргә йөгерәм. Йөгермичә чара юк, V курста укыйм, дәүләт имтиханнарын тапшырырга да, диплом язарга да өлгерергә кирәк. Диплом җитәкчем Камил ага Дәүләтшин миңа үзем ярат­кан (ярату гына түгел, җенләнгән!) шагыйрь иҗаты буенча тема бирде: “Равил Фәйзуллин шигъриятендә лирик герой эволюциясе”. 1960нчы елларда “Нюанслар иле” циклы белән бөтен татар дөньясын шаулаткан, әдәбиятта тулы бер “Фәйзуллиннар буыны”н барлыкка китергән шагыйрь белән очрашып сөйләшү, кайберәүләр әйткәнчә, “иҗат лабораториясе”нә үтеп керү теләге бөтен булмышымны биләп алды. Тик Казан ерак... Ул елларда бигрәк тә...
Ләкин “бирәм дигән колына чыгарып куяр юлына” дип юкка гына әйтмиләр бит. Әлегедәй хәтеремдә, 20 сентябрь, чәршәмбе көнне тыныч кына эшләп йөргән җиремнән бүлмәбезгә йөгереп диярлек баш мөхәррир Римат абый Кашапов килеп керде. Кулында чәй сервизы.
– Илдус, тулай торагыңа кайтып тиз генә җыен да, сәгать икедә Совет мәйданында бул. Кифая апаңнар Казанга җыена, “Кызыл таң” һәм “Өмет” журналистлары да шагыйрь Фәнис Яруллинны Тукай премиясен алуы белән тәбрикләргә бара. Син дә алар белән бергә барып, “Тулпар” исемен­нән менә шушы чәй сервизын биреп, Фәнис аганы котлап кайтырга тиешсең. Аннары диплом эшең буенча да йөриселәрең бар иде бугай бит.
Римат абый сүзне озакка сузмыйча, кулыма сервизны тоттырды да үз эше белән чыгып та китте.
...Юк, сәгать икедә кузгала алмадык әле без. “Ак калфак”  республика татар хатын-кызлары оешмасы рәисе Кифая апа Фазлетдинова (урыны оҗмахта булсын!)  үзенең ахирәтләрен җыеп бетергәнче, сәгать дүртләр җитте. Ә бөтен әгъзалары белән калтырап торган ПАЗик автобусында (бу 1995 ел, онытмагыз!) Уфа – Казан юлының кыл уртасында яткан Яр Чаллы шәһәренә килеп кергәндә, ныклап караңгы төшкән иде инде. Кайда кунарга дип аптырап торасы юк, Кифая апабыз безне туры Чаллы мәчетенә алып китте. Шунда Аллаһ йортының идән­нәренә җәелгән затлы келәмнәрдә төн үткәрдек, ә иртә белән, имамга рәхмәт әйтеп, яңадан юлга кузгалдык.
Казанга без янә инде төш җиткәч барып кердек. Тукай эзләрен саклаган “Болгар” кунакханәсенә урнаштык та, Фәнис ага Яруллинның өенә юл тоттык. Анда безне инвалид коляскасына гомерлеккә береккән Шагыйрь һәм аның өчен җанын бирергә әзер тормыш иптәше Нурсия апа чәй белән көтеп торалар иде.
“Кызыл таң”ның ул вакытта баш мөхәррир урынбасары Венера Нә­биева, без яратып, япончалап “Хакимота” дип йөрткән “Өмет” журналисты Равил Хәкимов (урыннары җәннәттә булсын!) белән Башкортстан татарлары исеменнән котлау сүзләрен әйтеп, бүләкләребезне тапшырып, кунакханәгә юлланганда, көн кичкә авышып маташа иде.
Ярар, “Болгар” кунакханәсендә тагы бер таңны арттыргач, Кифая апа белән юлдашларым Казан базарларын әйләнергә китте. Мин исә төп максатым артыннан – Равил Фәйзуллиннан интервью алыр өчен, Казанның Матбугат йортына юлландым. Килеп кердем. Лифт эшләми. Пеләш башына күн кепка кигән берәү телефон аппаратының төймәләр баскалап, аңардан аваз көтә. Миңа нәрсә – егерме яшьлек типсә тимер өзәрдәй егеткә лифт та, телефон да кирәкми, Равил абый мө­хәррир­ләгән “Казан утлары” журналы урнашкан унынчы катка йөгереп дигәндәй менеп тә җиттем.
...“Казан утлары” журналы­ның баш мөхәррире бүлмәсенә ки­леп кергәндә, аның хуҗасы – 1960-70нче елларда ’’Нюанслар иле” цик­лы белән төрки дөньяны шаулаткан, үзенчәлекле әсәрләре аркасында күп кенә мактау һәм тәнкыйть сүзләре ишеткән шагыйрь Равил Фәйзуллин каядыр чыгып китәргә җыенган иде. Бер сөйләшер өчен генә ерак юллар үтеп Казанга килгәнемне аңлаткач кына, ул берничә минут вакытын бүләргә булды.
– Мине тиздән түбәнгә чакы­рырга тиешләр, – дип, алдан ук кисәтеп куйды ул (әйтүемчә, “Казан утлары” Матбугат йортының унынчы катында урнашкан иде).
“Мин дә төшеп калган малай­лардан түгел. Бәлки биш минут урынына кырык биш минут сөйләшергә дә туры килер әле”, – дип эчемнән генә уйлап куйдым һәм ша­гыйрьгә беренче соравымны юлла­дым:
– Соңгы елларда басылып чыккан шигырьләрегездә моңсу­лык, сагыш, чарасызлык көчле тоела. Моның сәбәбе нидә?
– Сагыш, моңсулык табигатьнең дә асылында ята бит ул. Кеше гел тук һәм рәхәт кенә яшәсә, шигырь язарга утырыр иде микән? Моң-сагышлы булуны мин шагыйрьлек дип саныйм. Мөгаен, яшьлек чорындагы шигырь­ләремдә дә хис-моң бул­гандыр. Әмма хәзер, илледән уз­ганнан соң, аның төсмерләре бүтәнчәрәк. Монда Вакыт дигәннәре зур роль уйный. Минем яшьлектә язылган байтак ши­гырьләремдә дөнья яшел төстә сурәтләнә, офыклар шәй­ләнелми әле. Хәзер инде миңа тормышның офы­гы ачык күренә. Бу ачыклык олыгаю белән дә, ниндидер гаеп фи­керләрнең таркалуы белән дә, үз мөмкинлекләремне чамалау белән дә, фани яшәү финишының төсмерләнүе белән дә бәйледер. Әлбәттә, бу тойгылар сагыш-моң тартып тора һәм мин моны табигый халәт дип уйлыйм.
Икенчедән, моңа хәзерге җәм­гыятьнең тотрыксызлыгы да сәбәп­чедер. Әлбәттә, хөрлек кил­де, әмма ул хөрлек нинди уйларга этәрә, ул хөрлекнең җимешләре кемгә хезмәт итәргә тиешләр соң әле? Илдәге гомум вазгыять бездә дә үз чагылышын тап­мыйча калмый. Нинди генә кеше булмасын, ул барыбер туганнан бирле җәмгыять белән бәйле. Шигърияттә дә бу ачык күренә. Шулай да мин хәзерге ши­гырьләремдә өмет чаткысы, раци­ональ ышаныч та күрәм.
– Ни генә дисәгез дә, минемчә, соңгы еллардагы иҗатыгызда оптими­стик рух шактый кимеде. Менә шигъри әсәрләрегездән ике ми­сал. Беренчесе 1968 елда языл­ган ’’Көрәшчеләр” поэма­сыннан. Сез анда:
Бөтен планета буйлап –
вакансия:
Көрәшчеләр кирәк!
Көрәшчеләр, –
дип оран салдыгыз. Ә хәзер инде 1994 елда ’’Казан утлары”нда басылган шигырегезне укып карыйк.
...Яшәдең, эшләп җан аттың.
Я, үзгәрттеңме бераз
Дөньяны, Илне?
...Сизәме тау очып төшкән
Тәмәке көлен.
Соңгы шигырегез Дөньяны, Җирне үзгәртү идеясеннән ваз кичүегезне аңлатмыймыни? Мин, югыйсә, аны “Көрәшчеләр” поэмасына җавап сыманрак кабул итәм...
– Юк, “Көрәшчеләр” поэмасы ул заман өчен яхшы гына девиз, әйбәт кенә өндәү булды, аны кешеләр ка­бул итте. “Көрәшчеләр кирәк!” – дигән сүзләр милли үзаңны, милли әдәби­ятны үстерүдә үзенең ролен үтәде. Мин әле дә бу өндәмә­ләрдән ваз кичмәдем. “Көрәшчеләр кирәк!” – утыз ел элек язылса да (вакыйга 1995 елда бара. – И.Ф.), ул суверенлык даулагандагы митингларда яңгы­раган өндәүләргә аваздаш булды. Әмма митинглар чоры үтте инде. Ялкын да бит берчакны сүрелеп кала, әмма эчке процесс барыбер бара. Шигырь­ләремдә бүгенге көннең яраларын ачып салуым да көрәшнең бер формасы бит ул. Шуңа күрә мин ул сүзләрдән ваз кичтем дип уйламыйм.
...Кызып кына барган әңгәмәбез­не бүлеп ишек шакыдылар. Һәм бүлмәгә кыска буйлы, ярлы гына киемле, чуалып беткән җирән мые­клы теге мин килгәндә Матбугат йорты ишеге төбендә торып калган берәү килеп керде. “Авылдан килгән берәр өйрәнчек автор микән, әллә Равил абзыйның шоферы-фәләнеме”, – дигән фара­зымны тиз таратты бүлмә хуҗасы:
– Таныш бул. Тукай премиясе лауреаты, шагыйрь Мөдәррис Әгъләм.
Мин, Мөдәррис абыйның шигъ­рияте белән яхшы таныш булганга, телсез калдым. Бездә аз-маз риф­ма төзи белгән кеше дә костюм ки­еп, галстук тагып, ”Мин шагыйрь!” – дип кукыраеп йөри бит. Ә монда?.. Нинди талант һәм нинди гадилек!
Шулчак Мөдәррис Әгъләмов телгә килде һәм Равил абыйга: “Безне алып китәсе машина хәзер килеп җитәчәк. Аскы катка төшеп көтеп торыйк”, – дип бүлмәдән чы­гып китте.
– Машина килгәч тә миңа шал­тыратырсыз, төшеп җитәрмен, – дип озатты аны баш мөхәррир.
...Әңгәмәне дәвам итеп, Равил Фәйзуллинга үземне инде күптәннән борчып йөргән бер сорауны юлладым:
– Сезне күпләр фикер шагыйре дип исәпли. Бу турыда үзегез нәрсә уйлыйсыз? Шигърияттә, гомумән, хис өстенлек алырга тиешме, әллә фикерме?
– Мондый бәхәс булырга тиеш тә түгелдер. Хәзер композиторлар үзләре текст, көй яза, үзләре җырлый. Бәлки, алар кайберәү­ләрне хисләндерәдер, әмма ул “шедевр”ларда логик фикер, уй юк. Икенче яктан, бездә логик яктан дөрес, математик конструкцияләүгә корылган шигырь­ләр язучы кешеләр дә бар. Ләкин ул шигырьләр хиссез. Мин боларны ике чиккә ташлану дип исәплим. Хистә болганып кына да, ялангач гаҗәпләр күрсәтеп кенә дә укучыны тәэсир­ләндерерлек чын шигырь иҗат итеп булмый. Шигырьдә хис һәм фикер бергә туарга тиеш. Минем күп кенә әсәрләремдә алар табигый укмашып киләләрдер дип уйлыйм.
Дөрес, кайбер шигырьләремдә фикер өстенлек итә. Болары инде – кыска шигырьләр. Аларда укучыны хисләндереп, эретеп, кызларны әзерләгән кебек “сыйпаштырып” утырырга вакытым юк. Бу шигырь­ләрем интеллектуаль дәрәҗәләре югарырак торган, үземә фикердәш кешеләргә адреслана, алар мин әйтергә теләгәнне тиз аңлаячаклар. Кыска шигырьдә бар хикмәт фикердә. Әгәр мин аларны сузып, хискә манчып утырсам, укучылар бу шигырьләрне салкын кабул итәр иде. Гомәр Хәйям робагыйларының да төп кыйммәте фикердә бит...
– Вакыт дигәннән, минем карашка, сезнең күп кенә шигырь­ләрегез – Вакыт, Заман кебек мәң­гелек төшенчәләр турында уйлану, аларның асылын эзләү...
– Вакыт – ул абстракт төшенчә. Шуны әйтә алам, минем беренче шигырьләремдә үк аның белән көрәш башланды. Иң зур дошманым да, санлашкан һәм курыкканым да Вакыт булды. Вакыт мөнәсәбәтендә бик күп нәрсәләрне шәйләп буладыр. Яфрак яру да, чәчәк ату да Вакыт бит ул. Чишмәләр агуын әйтәсе дә юк инде... Вакыт сагышка да этәрә. Минем 1963 елда язылган бер шигырем бар. “Җил – Вакыт ул” дип атала ул. Анда бик яхшы күренә шушы әйбер. Сез әйткән Яшәеш, Вакыт, Мәңгелек, Үлем кебек төшенчәләр турында уйлау миңа иртә килде. Тәнкыйтьчеләр дә кайчак: “Синең иҗатыңның балалык, өйрәнчеклек чоры булмады”, – дип әйтә киләләр. Әмма бу нәрсәдән – әйтә алмыйм.
– Мин сезнең күп кенә шигырь­ләрегезне тикшереп, шундый нәтиҗәгә килдем: яшьлек чоры иҗатыгызда якты киләчәк өчен көрәшкә өндәп торган Вакыт соңга таба гадел, әмма рәхимсез хөкемдарга әверелә...
– Бәлки Сез монда һәркемгә сизелерлек Вакыт атрибутларына зур игътибар биргәнсездер. Хәер, үземә дә тикшереп карарга кирәк.
– ...Сине буш кул белән озатасым килми, – диде шагыйрь, шигърият турындагы сүзне бүлеп. – Диплом эшеңдә ярдәм итәрлек кулланмалар бирәсем килә. Хәзер шуларны эзләп алып керим...
Аның бүлмәдән чыгып китүенә күп тә үтмәде, телефон шалтырады. Трубканы күтәрдем. Мөдәррис Әгъләмов тавышы... Нишләргә? Равил абыйны чакырсам, әңгәмә тәмамланды дигән сүз. ”Их, ни булса да булыр”, – дип уйладым да, телефон шнурын үзәк чыбыктан тартып алдым.
Берникадәр вакыт үткәч, Равил абый килеп керде һәм бусагадан ук:
– Шалтыратучы булмадымы? – дип сорады.
Мин “әйе” дип тә, ”юк” дип тә җавап кайтармадым...
– Бу китаплар сиңа, – дип, ул алып кергән ике-өч китабын миңа тоттырды. – Вакыт бар чакта әңгәмәбезне дәвам итик.
– Үзегез иң яхшысы дип санаган әсәрегезне атасагыз иде...
– Өч, дүрт, биш юлдан торган кыска шигырьләр. Менә әле аларның һәммәсен бергә җыеп китап чыгарырга телим. Кыска шигырьләрем минем характерыма һәм тәҗрибәмә ныграк туры килә. Гомумән, мин күп сөйләшергә яратмыйм. Сәхнә шагыйре дә түгелмен. Сәхнә ша­гыйрьләрендә ниндидер бер сәләт, көч бар. Мәсәлән, Әнгам Атнабаевта. Ә менә миндә андый нәрсә юк. Күңелемдә яткан әйберләрне сәхнә аша әйтеп бетерә алмыйм мин. Гомумән, кыска шигырьләр белән зал­ны яулап булмый.
– Белүемчә, кыска шигырь­ләрегез әлеге көнгә кадәр бәхәсләр тудырып килә. Кемнәрдер аларга сокланып бетә алмый, ә кемнәрдер шигырьгә дә исәпләми. Аларны язу идеясе Сездә ничек туды?
– Минем өчен шигърият – эчке, рухи яшәеш формасы ул. Ә кыска шигырьләргә килгәндә, мин аларны язуны, үземчә, бүтәннәрне хөрмәт итү дип исәплим.
Кыска шигырь ул бит бер-ике сүз белән генә сезне фикерләшүгә, киңәшләшүгә чакыра. Минем төп максатым – уйланыр өчен укучы күңеленә кечкенә бер орлык салу. Мин абсолют хакыйкатьне әйтергә Аллаһы Тәгалә дә, пәйгамбәр дә түгелмен. Мин кыска шигырьләремдә бөтен кешелекне күз алдымда тотмыйм. Мәсәлән, мәхәббәт турындагы шигырьләрне алып карыйк. Андагы бер сүз өчен күпме хис кичерергә кирәк булганын үзем генә беләм.
Дөресен әйтик, без үскәндә (1950нче еллар) шигъриятебез шактый көпшәк иде. Әгәр дә кече яшьтән үк орлыклы, чын поэзиядә тәрбия­ләнгән булсак, хәзерге шагыйрь­ләребез дә күпкә көчлерәк язар иде. Шулай да без киләчәк өчен иҗади җирлек әзерләдек, торгынлык чорында да әдәбиятка яңалык кертергә тырыштык шикелле. Бездә шигърият көчле дип исәплим.
– Белүемчә, Сез­нең  “усал” ши­гырь­лә­регез байтак. Әйтик, “Гөм­бәз­ләре кояшмыни”, “Бер генә” һәм башкалар. Алар өчен “торгынлык” елла­рын­да  эзәрлек­ләүләр булмадымы?
– Әйе, дөрес әйтәсең, минем “торгынлык” чорларында язылган милли шигырьләрем күп булды. Шулай да мине эзәрлекләделәр, дип әйтә алмыйм. Мин властьларга ышанычлы кеше булып тоелдым, 24 яшемдә Әлмәт язучылар оешмасы җитәкчесе булдым, аннары Республика Язучылар берлегендә җаваплы урында эшләдем. Мин үземә-үзем рәсми “саклау челтәре” кордым.
Икенчедән, публицистик һәм тәнкыйть мәкаләләре дә байтак язылды. Алар да мине җил-давылдан ышыклады. Аннары, дөресен генә әйткәндә, шигырьләремне аңлап бетерү, төбенә кадәр төшенү дә авыррак бит...
– Күңелне борчып торган тагын бер мәсьәләгә кагылмыйча китә алмыйм. Соңгы вакытта бердәм татар әдәбиятын Татар­стан татарлары әдәбияты, Баш­кортстан татарлары әдәбиятына бүлгәләү сизелә...
– Китап чыгаруны әйтәсеңме?
– Юк, яшәү һәм иҗат итү мохитләренең төрлелеген әй­түем. Уфадагы татар иҗатчы­лары – бертөрле мохиттә, Казанныкылар башка мохиттә кайный. Ә ике арада ара­лашу, фикер алышу юк. Халкыбыз таркау... Бу бердәм халыкның бүлгәләнүенә китермәс микән?
– Дөресен әйткәндә, Татарстан­нан читтә яшәгән милләттәш­ләребезнең күп кенә әсәрләрен “Казан утлары”нда бастырып чыгарабыз. Башкортстан татарларының монда­гы татарлардан аерылып торучы, үзенчәлекле сыйфатларын да күрәм мин. Казан ханлыгы җиме­релгәч, исән калу, рухи мәдәния­теңне күтәрү әлеге Татарстан җирендә Уфага карый күпкә авыр­рак булган. Тере калыр өчен, Казан ягы татарларына төрлечә яраклашырга, буйсынырга туры килгән. Ә Уфа якларына буйсынырга теләмәгән, хөр, азат кешеләр – милләтнең генофонды киткән. Шуңа күрә Казанда хәйлә­кәррәк, усалрак халык яши. Ә “хәйләкәр” сүзе ул үзе дә бик күп мәгънәләргә ия... Башкортстан та­тарлары исә күпкә сафрак, чиста­рак һәм “беркатлырак”.
Элегрәк Уфа һәм Казан әдәбият әһелләренең үзара аралашуы бик көчле иде. Мин моны татар язучы­лары белән башкорт язучыларына карата да, андагы татарлар белән биредәгеләренә карата да әйтәм. Хә­зер сәясәтчеләр күбрәк арала­ша.
– Равил абый, шагыйрь өчен иң кирәкле сыйфат нәрсә, сезнеңчә?
– Шагыйрь дигәч, сүзнең асы­лын, эчке мәгънәсен аңлаган кеше күз алдына килә. Әдипнең төп бу­рычы, әлбәттә, үзеңне тудырган ка­вемнең максатларын ачыклап, ке­шелегеңне саклаган хәлдә, тайпыл­мыйча аларны тормышка ашыру. Һәр халыкның үз идеалы була. Ша­гыйрь туган халкына юл күрсәтеп баручы маяк, идеал булырга тиеш­тер. Ул үзенә-үзе генә хуҗа түгел, шуңа күрә меркантиль эгоизмнан ерак булырга кирәк.
...Равил абый, сәгатенә карый-карый, бүлмә буйлап йөренә баш­лады. Ул борылган арада мин те­лефонны кире тоташтырып куй­дым. Телефон яңадан эшли башла­ды...
– Әңгәмәнең соңында, Башкортстандагы “Тулпар” журналы турында фи­керегезне ишетәсем килә...
– “Тулпар” журналына иң изге теләкләр телим. Алга таба, сезнең кайбер материалларны “Казан ут­лары”нда урнаштырып, безнең материалларны ”Тулпар”да биреп, хезмәттәшлек итә башласак, әйбәт булыр иде. “Тулпар” болай яхшы гына журналга охшаган. Эчтәлеге ягыннан да, эшләнеше ягыннан да күңелгә ятышлы. Журналыгыз татар дөнья­сының чын мәгънәсендә Тулпары булсын иде!
...Равил Фәйзуллин белән хуш­лашып, унынчы каттан төшеп барганда, кар­шыма шыбыр тиргә баткан Мө­­дәррис абзый Әгъләмов очрады. Күрәсең, ул телефон эшләмәүдән тәмам гаҗиз булып, үзе менеп ки­ләдер инде. Уңайсыз булып китте. Хәер, ике әдип йөзләрчә чакрым ара үтеп, шигъриятебез язмышы турын­да әңгәмәләшергә килгән яшь каләмдәшләренең кечкенә шуклы­гын кичергәннәрдер дип өметләнәм...

* * *
Менә шундый булды минем “Тулпар”дагы беренче интервью тарихы. Бүген бу вакыйга шаһитларыннан мин һәм әңгәмәдәшем Равил ага Фәй­зуллин гына калдык. Татарстанның халык шагыйрьләре Фәнис ага Яруллин да, Мөдәррис ага Әгъләм дә, мине гел “улым” дип атаучы фамилиядәшем, татар милләтпәрвәре Кифая апа Фазлетдинова да, яшьлек юләрлеге аркасында туган кайбер четерекле хәлләрдән колагымнан тартып чыгаручы өлкән дустым Равил абый Хәкимов та, һәрчак үз дәрәҗәсен белеп кенә сөйләшүче тәҗрибәле журналист Венера ханым Нәбиева да күптән инде бакыйлыкка күчтеләр. Сәяхәтебезнең истәлеге булып менә шушы фотолар гына калды. Әлеге язма өлкән каләмдәшләребезнең рухларына барып ирешеп, аларның истәлегенә дога булып яңгырасын иде, дигән теләктә калам.
Матбугатта беренче тапкыр басыла.

"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102

Автор:Денис Таваев
Читайте нас