

Антидепрессантларның һәм башка җитди даруларның киң таралуы бүген инде гаҗәпләндерми. Бу – статистикада ачык күренгән тотрыклы тенденция. Русиядә соңгы елларда антидепрессантларга ихтыяҗ сизелерлек арткан: 2025 елда илдә әлеге төр препаратлар 22-23 миллион кап сатылган. Аларның гомум бәясе якынча 20 миллиард сум тәшкил иткән. Бу натураль күрсәткечләрдә – 24 процентка, акчалата исәпләгәндә 36 процентка үсеш дигән сүз.
Башкортстанда да шундый ук хәл күзәтелә. 2026 елның беренче кварталында республикада 138,1 мең кап антидепрессант сатылган. Бу, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 24,7 процентка күбрәк. Акчалата күрсәткеч тә шактый арткан: быел сату күләме 105 миллион сумга якынлашса, узган ел ул 73,2 миллион сум тәшкил иткән.
Нигә шулай була?
Белгечләр фикеренчә, антидепрессантларга ихтыяҗның артуына берьюлы берничә сәбәп йогынты ясый. Беренчедән, җәмгыятьтә психик сәламәтлеккә карата мөнәсәбәт үзгәрә. Элек күпләр психологка яки психиатрга мөрәҗәгать итәргә оялса, бүген кешеләр моны табигый күренеш дип кабул итә башлады. Ярдәм сорау оят түгел, ә сәламәтлек турында кайгырту дип бәяләнә.
Икенчедән, тормышта киеренкелек арта бара. Икътисади тотрыксызлык, дөньядагы сәяси вәзгыять, киләчәкнең билгесезлеге кешеләрдә даими стресс тудыра. Бу бигрәк тә яшьләр өчен авыр. Югары уку йортын тәмамлагач, белгечлек буенча эш табу һәркемгә дә насыйп булмый. Карьераның башлангыч чорындагы хезмәт хакы еш кына иң кирәкле чыгымнарны да капламый. Торак бәяләренең югары булуы, озак елларга исәпләнгән кредитлар да психологик басымны көчәйтә.
Шул ук вакытта табигый сорау туа: әллә яшь буын стресс белән көрәшә белмиме? Бу сорауга җавап бирү өчен тарихка күз салырга кирәк. Әти-әниләребез, әби-бабаларыбыз ничек яшәгән? Дефицит елларында, сугыш вакытында кешеләрнең төп максаты исән калу булган: ризык табу, җылыда булу, гаиләсен саклау. Ул чорда кешеләр көндәлек физик куркыныч белән очрашкан.
Бүгенге хәвефләр исә башка төрле. Алар еш кына күзгә күренми. Даими стресс, мәгълүмат агымының чиктән тыш күп булуы, социаль челтәрләрдәге “идеаль тормыш” белән үзеңне чагыштыру, өлгермәүдән, уңышка ирешмәүдән, җәмгыять көткән дәрәҗәгә туры килмәүдән курку – боларның барысы да кеше психикасына көчле йөкләнеш булып төшә.
Димәк, психологик авырлыклар юкка чыкмаган, алар бары тик башка форма алган. Моннан тыш, элек кешеләрнең эчке кичерешләре турында сөйләшү гадәткә кермәгән. “Түзәргә кирәк”, “барысының да проблемалары бар”, “уйлап чыгарма” кебек сүзләр еш яңгыраган. Хәзер исә җәмгыять кешенең эмоциональ халәтенә игътибарлырак. Шуңа күрә проблемалар күбәйгәнгә түгел, ә аларны ешрак ачыклый һәм дәвалый башлаганга күрә статистика да үзгәрә.
Препаратлар ничек эшли һәм кемгә билгеләнә?
Антидепрессантлар – “бәхет даруы” да, тормыштагы бөтен проблемаларны бер мизгелдә хәл итә торган тылсымлы чара да түгел.
Медицина күзлегеннән караганда, депрессия – җитди авыру. Ул вакытта баш миендә серотонин, норадреналин һәм дофамин кебек нейромедиаторлар эшчәнлеге бозыла. Нәкъ менә алар кешенең кәефенә, энергиясенә, тормышка кызыксынуына һәм шатлык хисен тою сәләтенә җавап бирә. Депрессия вакытында баш мие бу процессларны тиешенчә көйли алмый башлый. Шуның нәтиҗәсендә кеше даими ару, көчсезлек, битарафлык, эмоциональ бушлык кичерергә мөмкин.
Антидепрессантларның төп максаты – баш миендәге бозылган нейрохимик тигезлекне тергезү. Күп кенә заманча препаратлар нейромедиаторларның нерв күзәнәкләренә артык тиз кире кайтуын тоткарлый. Шуның нәтиҗәсендә алар озаграк эшли, нерв күзәнәкләре арасында сигналлар яхшырак тапшырыла.
Дарулар төрле була. Кайберләре, нигездә, серотонинга тәэсир итә, икенчеләре бер үк вакытта серотонин белән норадреналин системаларына йогынты ясый.
Иң мөһиме – антидепрессантлар кешенең шәхесен үзгәртми һәм ясалма күтәренке кәеф тудырмый. Аларның бурычы – баш миенә эмоцияләрне яңадан мөстәкыйль рәвештә көйли алу мөмкинлеген кайтару.
Бу препаратларны депрессия вакытында гына түгел, ә төрле борчылу-тайпылышлар, обсессив-компульсив синдром, хроник авырулар һәм нейромедиаторлар эшчәнлеге бозылу белән бәйле башка кайбер диагнозлар булганда да билгеләргә мөмкин.
Үз белдегең белән дәваланма
Антидепрессантларны гади дарулар дип кабул итәргә ярамый. Бу – җитди препаратлар һәм аларны табиб кушуы буенча, белгеч күзәтүендә генә кулланырга кирәк.
Һәр дару кебек үк, антидепрессантларның да зыянлы тәэсире булырга мөмкин. Алар һәр кешедә төрлечә чагыла. Кайберәүләрдә күңел болгану, баш әйләнү, йокы бозылу күзәтелсә, икенчеләрдә либидо кимүе яки эмоциональ сизгерлекнең вакытлыча сүрелүе барлыкка килергә мөмкин. Күпчелек очракта мондый күренешләр организм даруга ияләшкән саен кими яки бөтенләй юкка чыга. Әмма кайчак табибка дозаны үзгәртергә яки башка препарат сайларга туры килә.
Иң зур хәвефләрнең берсе – үз белдегең белән дәвалану. Яшьләр арасында табиб киңәшләрен төгәл үтәмәүчеләр дә очрый. Кемдер даруны вакытында эчәргә оныта, кемдер үз белдеге белән дәвалау схемасын үзгәртә, ә кайберәүләр, нәтиҗә сизелми дип уйлап, дозаны арттыра.
Тагын да хәвефлерәге – антидепрессантларны алкоголь яки башка көчле тәэсир итә торган матдәләр белән бергә куллану. Мондый очракта зыянлы тәэсирләр кискен көчәергә мөмкин, кешенең хәле начарая, хәтта гомер өчен куркыныч тудыра торган өзлегүләр дә барлыкка килү ихтимал.
Авыр очракларда табиб күрсәтмәләрен санга сукмау җитди нәтиҗәләргә китерә ала. Борчылу көчәергә, үз-үзеңә кул салу турында уйлар барлыкка килергә, моңа кадәр яшерен формада узган психик тайпылышлар кискенләшергә мөмкин.
Шуны да онытырга ярамый: антидепрессантларның тәэсире шунда ук сизелми. Дәвалануның беренче атналарында организм яңа препаратка җайлаша, шуңа күрә төрле адаптация реакцияләре күзәтелергә мөмкин. Ә тулы дәвалау нәтиҗәсе, гадәттә, даруны өзлексез кабул иткәннән соң 4-8 атна үткәч кенә күренә.
Шуңа күрә дәвалауны вакытыннан алда өзәргә дә, препаратны кабул итүне кинәт кенә туктатырга да ярамый. Бу “кире кагу синдромы”на китерергә мөмкин. Нәтиҗәдә депрессия яки борчылу билгеләре яңадан бик тиз әйләнеп кайта, ә кайчак элеккегә караганда да көчлерәк була. Шуңа күрә антидепрессантлар белән дәвалану һәрчак табиб күзәтүендә һәм аның киңәшләрен төгәл үтәп алып барылырга тиеш.
Иң зур терәк – игътибар һәм ярдәм
Стресс гадәти күренешкә әйләнеп барган бүгенге заманда бер-беребезгә игътибарлы булу аеруча мөһим. Яшьләр якыннарының ярдәменә аеруча мохтаҗ. Әмма ул даими контрольдә тоту яки үгет-нәсыйхәт түгел, ә ихлас кызыксыну, тыңлый белү һәм авыр хәлдән чыгу юлын бергәләп эзләү булырга тиеш.
Кайчак кешегә иң кирәкле сүзләр бик гади яңгырый: “Мин синең авырлык кичерүеңне күрәм. Мин синең белән”. Мондый сүзләр еш кына иң көчле даруга әйләнә.
Кешенең кичерешләрен кимсетеп карарга ярамый. “Элек кешеләр моннан да авырракны күргән”, “Үзеңне кулга ал”, “Барысы да үтә” кебек сүзләр ярдәм итми, киресенчә, кешедә алар ялгызлык хисен тагын да көчәйтә. Үткән буыннарның сынаулары бүгенге проблемаларны юкка чыгармый. Һәр чорның үз авырлыгы бар.
Киресенчә, чын ярдәм күрсәтү күпкә әһәмиятлерәк. Мәсәлән, яхшы белгеч табарга булышырга, табибка бергә барырга тәкъдим итәргә яки авыр вакытта янәшәдә булырга кирәк. Кайчак кеше киңәшкә түгел, ә үзен тыңлаучы һәм аңлаучы кешегә мохтаҗ.
Депрессияне дәвалау һәрчак комплекслы булырга тиеш. Дарулар – шул комплексның бер өлеше генә. Психотерапия, якыннарның ярдәме, сәламәт яшәү рәвеше, дөрес ял итү, физик активлык һәм стресс белән көрәшә белү дә шул ук дәрәҗәдә мөһим.
Иң әһәмиятлесе – ярдәм сорап мөрәҗәгать итүдән курыкмаска кирәк. Бу көчсезлек билгесе түгел. Киресенчә, ул кешенең үз сәламәтлеге өчен җаваплылык тоюын һәм проблеманы вакытында хәл итәргә омтылуын күрсәтә.
Игътибар! Әлеге материал мәгълүмати характерда әзерләнде һәм табиб консультациясен алыштыра алмый. Антидепрессантларны һәм башка дару препаратларын, диагноз куелганнан соң, табиб кына билгели ала. Әгәр депрессия, озак вакытка сузылган төшенкелек яки көчле борчылу билгеләре күзәтелә икән, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102