+21 °С
Ясно
VKOKTelegramMax

Капка төбе сагындыра, җәмәгать!

Келәсе эленгән капкалар, биек коймалар кешеләрне үз-үзләренә бикләнеп яшәүгә китермәсме?

Капка төбе сагындыра, җәмәгать!Капка төбе сагындыра, җәмәгать!
Капка төбе сагындыра, җәмәгать!
Күптән түгел “Кызыл таң” гәзитендә журналист Миләүшә Латыйпованың “Күңелләргә йозак элмик” дигән язмасын укыгач, кулыма каләм алмыйча булдыра алмадым. Автор элек йорт капкаларының бикләнмәве, авылда халыкның бер-берсенә ышанып, дустанә яшәве, ә хәзер исә капкага түгел, күңелләргә дә йозак эленүе турында борчылып яза.

Мондый хәл мине дә күптәннән уйландыра иде. Әллә вакыт җитмәде, әллә әйтер сүзем өлгермәде – уйларым “куен дәфтәре”ндә генә калды.
Чынлап та, авылда элек бикле капкалар юк иде кебек. Йортның тышкы ишегендә кыңгырау төймәсе дә күпләрдә булмагандыр. Гомумән, кемнеңдер йортка гына түгел, ихатага да кереп “иснәнеп” йөргәнен хәтерләмим. Әмма бер искәрмәне әйтми булмый – авыл халкы үзләрен бик иркен тотучы чегәннәрдән шүрли иде.

Безгә бер елны кичен бер көтү чегән килеп керде. Әлеге шул капка бикләнмичә калуы аркасында инде. Әти белән әни үзара “киңәшләшкәннән” соң, аларны кундырып чыгарырга булды.

Бу вакыйга Мәмәдәл авылында соңгы елларга кадәр бер мәзәк булып та йөрде әле.

Безнең авыл зур түгел. Кеше яшәгән йортлар саны да ул чакта ук илледән артмагандыр. Нинди хәбәр ишетелсә дә, тиз тарала.
Элек серле арбасына төялеп авылга еш кына чегәннәр килә иде. Гадәттә, алар авыл башындагы күпергә җиткәнче үк бу хәбәр яшен тизлегедәй тарала. Ничектер, көтелмәгән “кунак”ларның якты күздә генә күренгәне хәтердә калган. Ә бу юлы, капкабызның бикле булмавыннан файдаланып, күрәсең, караңгы төшкәч килеп керделәр.

...1980 еллар башында булды бу хәл.

Авылда кош-корт, мал суйган вакытлар. Өй биге эчтән эленмәсә дә, кемдер дөбердәтеп ишек какты. Дәрес әзерләгән урынымнан торып, ишегалдына чыктым. Килеш-килбәте белән һич тә безнең як кешесенә охшамаган сакаллы абзый басып тора. Урысча сөйләшәбез. “Йорт хуҗасы өйдәме?” – дигән сорауны ишетү белән әтигә дәштем. Шулай озак кына тышта нәрсә турында сөйләшкәннәрдер, белмим, 5-6 минуттан соң әти үзе белән өйгә 5-6 чегәнне ияртеп кермәсенме?! Көтелмәгән хәлдән куркышып калдык. Без белмәгән кардәштер, дип уйлар идең – чегән икәннәре йөзләренә чыккан. Төнге “кунаклар” аңламасын өчен дип микән, әти әни белән үзара татарча сөйләшеп алды.

– Нәрсә булса да булыр, чегән дип, төн җиткәндә килеп кергән кешене чыгарып җибәреп булмас бит инде, – ди әти. Әни әти сүзеннән чыкмады.

– Кунсыннар әйдә, тик, бик күпләр бит, кайда гына йоклатырбыз икән, – дип куйды әни.
Өебез әллә ни зур булмаса да, чегән кунакларга да урын табылды. Йоклар алдыннан кухняда үзләре генә калып нәрсәдер кыздырып ашаганнары да истә калган. Ят ризык исе иртән дә бетмәгән иде әле.

Аңлавымча, әти белән әни ниндидер хәйләле саклану чарасы турында да сөйләшеп өлгергән. Верандада яңа гына суелган дистәләгән каз-үрдәк түшкәсе. Сыер малы ите дә бар. Барыбызда да чегәннәр аңа тимәсә ярар иде, дигән курку бар. Аларның күзләре төшкән әйбергә ымсыну гадәте бар. Аннары, бу чегәннәрнең төн кунып кына чыгарга кергәненә дә ышанып җитмибез.

– Аларның куллары тик тормый диләр, ничек кенә төн чыгарбыз икән, – дип борчыла әни.

– Куып чыгарсаң – өйгә зыян салулары бар. Йокларга яткач, барысы да күренеп торсын, урынны иң түргә җәй, – дип тынычландырды әти. Кухня артындагы сүрән лампочканы да сүндермәскә булдылар.

Чегәннәргә хөрмәт күрсәтеп, аларга йомшак түшәктән урын бирелде. Без – ишеккә якынрак идәндә. Әтинең “стратегия”се үзен аклады: төнлә алар чыгып йөргәндә ишек шыгырдавына да уяна идек. Кыскасы, әти белән әни ул төнне керфек тә какмыйча, уяулыгын саклап ятканнар.

Иртә белән без, өч малай – мәктәпкә, әти эшкә чыгып китте. Дәресләр беткәнче мин чегәннәр белән кунганны оныткан да идем инде. Кайтсам – безнең капка алдында берничә милиция хезмәткәре басып тора. Өйдәгеләре дә аз түгел. Әнидән нәрсәдер сорашалар, язалар. Алар киткәннән соң нәрсәләр югалу турында кызыксыналар. Верандадагы каз-үрдәк­-л­әрне кабат-кабат санаттылар.

Бер төркем милиция хезмәткәрләренең район үзәгеннән кадәр килеп, “безнең” чегәннәр белән кызыксынуы сәбәбе хәзер онытылган да инде. Бәлки, тәртип бозганнардыр, кемгәдер зыян салганнардыр – әйтә алмыйм. Әмма шушы вакыйгадан соң әти белән әнинең чегәннәрдән бик җиңел котылуларына куанганы истә. Безгә, өч малайга моннан соң капканы кичен бикләп керергә кушылды.

Серле кунаклар белән очрашу вакыйгасы моның белән генә тәмамланмады әле. Чегәннәр аннан соң да авылда ел саен күренгәләп торды. Әмма аларның кемдәдер кунып чыгуы турында ише­телмәде. Шулай да, урамда чегән халкы күренсә, кешеләр еш кына: “Болар Нәҗипләргә кунакка килгәннәре түгел микән, аларныкыдыр”, – дип көлеш­кәннәрен ишеткәли идек.

Менә шушы кызык хәлдән соң әти мәрхүм кич җиткәч, көн саен диярлек бездән: “Малайлар, капканы элдегезме?” – дип озак вакытлар кисәтеп торды.
Байтак еллар үтте. Хәзер чегәннәр дә авылда күптән күренми. Тик, ничектер, келәсе эленмәгән булса да, авылда капкалар бикле кебек. Әйе, сарай тулы мал-туар, кош-корт асраганда, ындырны гына түгел, ихатаны да койма белән киртәләү авылда гадәти күренеш. Хәзер абзарлар бушап калгач, ихтимал, коймалар да кирәкмәс кебек.

Аянычлы хәл, хәзер капкалар гына түгел, урам яклап койма янәшәсендәге мәйданчыкка да йозак салынган кебек. Капка төбе эскәмиясенә чыгып утыручылар да авылда берәм-сәрәм генә калып бара. Егерме еллар элек кенә ике бүкәнгә бер такта салынган эскәмияләр һәр йорт саен диярлек иде. Менә шул бикле капкалар, күрәсең, эскәмияләрнең әкренләп юкка чыгуына китерәдер дә. Югыйсә, авылның җанлы бер яме дә иде алар.

Анда җыелуның үз тәртибе бар. Көндез бала-чаганы үзенә тартса, көн кичкә авышканда көтү кайтканчы әби-сәбине җыя иде капка төбе эскәмияләре. Аннары, эскәмия эштән арып кайткан абзыйларның гәп кору, бергәләп тәмәке көйрәтү урынына әверелә. Кичен капка төбендәге эскәмиягә дискотекадан кайтучы яшьләр хуҗа була. Күңел ачып, җырлашып утыралар. Гашыйкларны очраштырган, серләштергән сихри дөнья да шул эскәмиядән башлана.

Кемнең капкасы ачык яисә ябык – бер­кемнең дә эше юк. Үсмер чакта ымсындырган тәмле алмасына алданып, чит бакчага “төшү” өчен капка ачык булу мөһим түгел.

Бер кайтуымда вакыт табып, туган авылым урамыннан йөреп чыктым. Яшьлек­тәге безнең эскәмияләрнең күпмесе сакланды икән, дигән кызыксыну йөртте. Уй-хисләремә бирелеп, әллә шәйләми калдым, әллә чынлап та күзгә чалынмады: 2-3 йорт капкасы алдында гына заманча утыргыч­лар күренде.

Авылның Өчөйле урамы борылышында Әлфрит абыйлар йорты алдында җыйнак кына эскәмия бар. Безнең оч күршеләрнең шунда җыелып утырганын күреп калсаң, күңел сөенеп китә. Әлфрит абый йорты алдындагы шушы кечкенә эскәмиядә бөтен авыл халкына урын табылыр төсле. Роза апа, Вадим абый, Ришат белән Светлана, башка күршеләрнең кичкырын җыелышып утырулары Мә­мәдәлгә җанлылык өстәгәндәй.

Чегәннәр урындагы халыкны шиккә салып йөри торгән заманнар артта калды. Ә менә “хәлеңне белергә керә алмадым, капкаң бикле иде” дигән сүзләр һаман да ишетелгәли. Гомумән, авылда хәл белү йоласы саклана әле. Күршелек якынлыгы да юкка чыгып бетмәгән. Шулай да, келәсе эленмәсә дә, капкалары бикле кебек тоел­ган кешеләргә бик керәсе килми.

Безнең авылда Гарифә зурәни яшәде. Гомер буе колхозда хезмәт салган кеше иде ул мәрхүм. Мәктәптә укыган елларда мин аны “урам агитаторы” дип йөртә идем. Җәй көне халык – эштән, маллар көтүдән кайтырга берничә сәгать кала, Гарифә зурәни безгә кереп, яңа гына килгән “Кызыл таң” гәзитен алып, капка төбендәге эскәмиягә чыгып утырыр иде. Мәһабәт киң ябалдашлы юкә агачы төбендәге эскәмиядә көн кызуы да сизелми. “Агитатор”ны күреп, соңгы хәбәрләрне ишетү теләге белән күршедә генә яшәгән Гөлзаһира, Хәмидә, Сабира, Рәйсә әбе­кәйләр чыгар иде. Бер көн буе күрешмәгән карчыкларның сөйләр сүзләре бетмәс кебек иде. Сөйләшү гәзит яңалыкларыннан авыл хәбәрләренә күчә. Көн саен яулыкларын алыштырып, ахирәтләренә күр­сәтергә күнеккән әбиләрне сагынып искә төшергәндә, бүген алар кайда соң, дип сорыйсы килә. Бергә җыелышып укырдай гәзитләр килмиме, әби-апаларның әллә сөйләшердәй уртак сүзләре юкмы? Журналист Миләүшә Латыйпова бик дөрес фикер әйтә – капкаларның бикләнүе күңелләребезгә дә йозак элгән сыман.

Авыл тормышы шулай корылган: үз җиреңне киртәләмичә яшәп булмый. Коймасы коелгач, капкасы да кирәк. Буталчык заманда яшибез. Капкага бик куймас идең, чит кешегә дә, эт, мал-туар өчен дә ул “үтәкүренмәлегә” әйләнә.

Әлбәттә, чакырылмаган кунаклар өчен, бәлки, капканың бикле булуы да кирәктер. Әмма тормышта төрле хәлләр була. Ашыгыч ярдәм күрсәтүче табиблар, пенсия фонды, төрле власть органнары вәкил­ләрен бикле капкалар каршы алганда нәрсә булмас?!

Бәлки, капкалар да гел генә ачык булырга тиеш түгелдер. Ә менә кешеләр иркенрәк, хәллерәк яшәгән саен коймаларын биегрәк коя башлавын ничек кабул итәргә? Арытаба бөтенләй дә үз-үзебезгә бикләнеп яшәргә күнекмәсәк иде, дигән шомлы уйлар борчый күңелне.

"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102

Олег Төхвәтуллин.
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас