+21 °С
Ачык
VKOKTelegramMax

“Һәрбер өйдә чиләкләп җыярлык гильзалар сибелеп калды...”

Гражданнар сугышы Чакмагыш районының Иске Балак авылына да кагылган

Бер ун ел элек минем кулга ике папка килеп кергән иде. Аларны заманында һәвәскәр тарихчы, полковник Рәхимҗан ага Ахунов туплаган. Үзе машинкада баскан, төпләгән. Бөртекләп җыелган архив документлары, истәлекләр Чакмагыш районындагы Иске Балак авылының өч гасырдан артык тарихын бәян итә. Арада гражданнар сугышы сәхифәләре дә бар. Бу язмалар шул чор авыл кешесенең фикер сөрешен ачып бирүе, тарихи вакыйгаларны үзенчәлекле теркәп калдыруы белән кыйммәтле. Истәлекләр “Кызыл таң” укучыларына да кызыклы булыр, дип уйлыйм.

Авылга аклар килгәч

Авылдашыбыз, кызыл партизан һәм кызылгвардияче Согыт Ахунов истәлегеннән.
“1918 елның октябрь азагында Ижевск фронтыннан кыска вакытлы отпускка кайттым (отпускны 3нче ротаның командиры яралангач бирделәр, мин аның атлы ординарецы идем). Беркөнне без, егетләр-кызлар, мунчада утыра идек. Түтәй (Гөлҗиһан Галләмова) мунчага йөгереп керде дә: “Әбүсогыт, нишләп утырасың, авылга аклар килде бит! Нуретдин хаҗига керделәр”, – диде.
Без мунчадан чыкканда, безнең капкадан да бер солдат ат җитәкләп ихатага кереп килә иде. Ипләп кенә ындырга – бәрәңге бакчасына чыктым. Ындыр читәненең ялан капкасын чыкканда теге солдатның миңа нәрсәдер кычкырганын ишеттем. Читән буйлап иелә-иелә түбән таба йөгерә башладым. Авыл башыннан турыга Яңа Дөмәйгә юл тоттым. Шулчак минем якка авылдан ата башладылар. Йөгерүемне ныграк иелеп дәвам иттем. Ике авыл арасындагы күлгә җиткәндә, пулемет тавышы да ишетелде. Баш өстеннән пулялар куркыныч оча башлады. Шул урында сузылып яттым. Аклар озак көттермәде. Өчәүләп килеп, миңа торырга куштылар. Торгач, бер кулбашлырагы мине сугып та екты.
Аннан соң Иске Балакка алып киттеләр. Юлда өстемдәге шинельне (солдат формасында идем) салдырып, иске тун бирделәр. Штаб Әлмәхәмәт өендә иде. Анда кергәч, бер офицер алдына бастырдылар. Офицер кем икәнлегемне сорашты. Соңыннан авыл картларыннан да сорашты. Картлар мине, барысы да диярлек: “Бала гына ул, сантыйлык белән генә кызылларга ияреп киткән, аның әле унҗидесе дә юк, җәтим1 малай, атасы – хаҗи, хәлле кеше иде”, – дип якладылар. Офицер мине җәберләмәскә булды, ахрысы. “Нигә алай алама киендең?” – диде. Мин: “Солдат алды”, – дигәч, аларны чакырып китереп, шинелемне кайтарды. Шулай да мине келәткә ябып куйдылар.
Сәхип Хөрмәтуллинны аклар мобилизовать иткән иде. Сәхипне мине сакларга куйдылар. Сәхип белән авылдашларча сөйләшкәч, ул мине качмас дип уйлады, ахрысы. Солдатларны кичке ашка чакырып, чаң кактылар. Сәхип котелогын әзерләде. Постны ташлап, ашарга алырга китәргә теләге барлыгы сизелеп тора. Әйләнде-әйләнде дә: “Согыт, синең ашыйсың килгәндер инде?” – дип сорады. Мин раслап, җавап бирдем. “Син, Согыт, качмассың бит? Мин икебезгә дә ашарга алып килим”, – диде. Мин: “Нигә мин акылсызмыни, Сәхип абзый?” – дидем. Ул китеп күздән югалгач та, келәтнең поч­магын күтәреп, чыгып качтым.
Ике көн буена авыл кешеләренең абзарларында качып йөреп, өйгә кайттым.
Безнең бөтен йорт әйберләрен, партизан гаиләсе, дип күрше Шәрәфләргә чыгарганнар иде. Әни миңа кешегә күренмәскә кушты. Авылдан чыгып китәрлек түгел иде. Соңрак өй базында да качып яткаладым. Хәйлә өчен мин ерактан хат язган булдым. Ул хатны икетуганым Кәшфелмәган, урамга чыгып: “Согытның хаты килгән”, – дип, күршеләргә укыган булды.
Ноябрьнең 15ләрендә салкыннар башлангач, аклар авылны бик җентекле сакламый башладылар. Габдулла абзыйдан айгырны җиктереп, беркөнне Яңа Дөмәй ягына чыгып киттек. Янтуган авылына җиткәч, абзыйны көчкә кайтарып җибәрдем. Ул бик куркак иде – кире кайтмаска азапланды. Ноябрьнең азакларында Чеверев полкына барып җиттем”.

* * *
Авылдашыбыз Мирсәгыйть
Газизов истәлегеннән.
“Шул көннәрнең берсендә, кемнеңдер әйтүе буенча, Фазыл Сәетовны аклар кулга алганнар. Боевой дружина төзи башлагач, ул, авылдан 18 кешене дружинага тәкъдим итеп, исемлек биргән. Шуның өчен аңардан допрос алып, үзен шомпол белән кыйнаганнар”.

Аларның азаккы үтүе

Хәлим Лотфуллин истәлегеннән.
“Беркөнне, минем өчен һич көтмәгәндә, күк күкрәгән тавыш ишетелде. Бернинди болыт та күренми. Күкри. Кайдадыр еракта, әз генә туктап тора да тагы күкри. Бу ни хикмәт? Солдатта булганнар “туптан аталар” дип аңлатып бирделәр.
Икенче көнне, 1919 елның 25 маенда, сабанчыларның күлемгә2 туктар вакытлары җитеп килә. Авылда бик тыныч. Аяз көн. Бервакыт Рәҗәп, Яңа Балак ягында, күк күкрәгән кебек, снаряд ярылган, мылтыктан, пулеметтан аткан тавышлар ишетелә башлады.
Аклар батальоны Камай ягыннан олауларга төялеп, Иске Балак авылы аша урам буйлап чыгып, Туйнашка юл тотты. Базы елгасындагы күпер аша каршы тау буена чыгып, күпер тавын менеп, ротага якын солдат кайсы – уң якка, кайсы сул якка тарала башлады. Авылга таба карап, цепькә сузылып, атарга ­ә­зе­р-
­­­­­лән­­­деләр. Дүртәр ат җиккән алты дюймлы ике пушка туп-турыга Чалпы тау башына менеп китте. Алар артыннан күп кенә олауда җәяүле гаскәрләр Чалпы тауның ике ягына Чүпрәй-Каран буйларына, “Мәчет саклавы”на таралдылар. Пушканың берсен Чалпының иң биек урынына авылга каратып куйдылар.
Аклар Туйнашка җиткәндә, Иске Балакка Камай ягыннан кызыллар килеп керделәр. Кызылларның подраз­деление­ләре Иске Балакны чыккач, цепькә таралып, Туйнашка таба киттеләр. Кайсыбер йөклеләре Иске Балакта калды. Кызыллар Туйнашка килеп керү белән, аклар күпер тавыннан мылтыклар, пулеметлар белән авылга таба ата башладылар. Шул ук вакытта, Чалпыдагы пушкадан атып, Базы күперенең бер ягын җимер­деләр.
Аннан соң мәчет манарасына таба ата башладылар. Манара урынына Хәбир хәзрәтнең өенә тидерделәр. Соңрак авыл өстенә шрапнель белән дә аттылар. Кайсы вакыт орудиедән Иске Балакка да аткаладылар. Бер снаряд Балакта Абкадыйр Абдул­хәбиров­ның өй почмагын җимерде.
Туйнашта сәгать уникеләрдән башлап кичкә авышканчы атыш барды. Пулеметлар урынында, Базыга караган һәрбер өйдә чиләкләп җыярлык гильзалар сибелеп калды. Кичкә табан кызыллар Чүпрәй тавы артыннан, таллы куаклык белән капланган чокыр буйлап, акларның пушкасы артына чыгарга маневр ясыйлар. Аклар моны сизеп, Коты һәм Тамьян авыллары аша Сыерышбаш авылына кадәр чигенергә мәҗбүр булалар. Кызыллар Туйнашта кунып, икенче көнне аклар артыннан китәләр. Бу акларның азаккы үтүе иде”.

"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102

Дилбәр БУЛАТОВА.

Читайте нас