-1 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

Эх, кайтасы иде шул чакларга...

title
Эх, кайтасы иде шул чакларга...Эх, кайтасы иде шул чакларга...
Эх, кайтасы иде шул чакларга...

Укытучы – иң мөһим һәм изге һөнәрләрнең берсе. Ул – һәр һөнәргә юл башы. Ансыз табиблар да, танылган галимнәр дә, ил башлыклары да, сәнгать, әдәбият, мәдәният әһелләре дә булмас иде. Чөнки барысын да укытучы өйрәтә, барысына да ул белем бирә. Нинди булырга тиеш соң чын укытучы? Минем уйлавымча, ул, беренчедән, балалар яратучы, киң куңелле, түзем, аңлаучан кеше, ә инде, икенчедән, үз фәнен яхшы белеп, балаларга белем бирүче, аларны якты юлга бастыручы, дөрес юл күрсәтүче, чын тәрбияче булырга тиеш. Бер яктан караганда, бу һөнәр бик кызыклы, чөнки укучылар белән бергә укытучы үзе дә мәктәп елларын исенә төшерә, кыскасы, ул балачагына һәм яшьлек елларына кайта, ә инде икенче яктан укытучы эше бик авыр һәм катлаулы. Ул сабырлык һәм зур җаваплылык тәлап итә. Мәктәптә нинди генә укучылар юк. Һәркайсының дөньяга карашы төрле, алар һәрберсе үзенчәлекле. Укытучы һәр баланың куңеленә дөрес юл табырга, авырлыкларны җиңеләйтергә, аларны аңлый белергә тиеш.

Минем укытучыларым нәкъ шундый иде. Алар мине белем дөньясына алып керде, яхшыны яманнан аерырга, курыкмаска өйрәтте. Үземнең мәктәп елларымны әле дә сагынып искә алам. Минем мәктәп бетерүемә инде биш елдан артык вакыт үтеп киткән. Эх, бер генә көнгә булса да укыган вакытларга кайтасы иде! Чәчкә бантик тагып, ак алъяпкыч бәйләп, шул нибары кырык биш минутлык дәрестә утырасы иде... Мәктәбемдә нинди генә укытучыны алма, алар барысы да үз дәресен яхшы белделәр, нинди генә авыр тема булмасын, җиңел итеп аңлатырга тырыштылар, безгә дөрес киңәшләр бирделәр. Мин аларга карап соклана идем. Мәктәп бусагасын атлап кергәндә көләч йөз белән каршы алган беренче укытучым — Шәмсиева Зөһрә Гани кызы, бишенче сыйныфтан унберенче сыйныфка кадәр безне укытып чыгарып, олы юлга аяк бастырган сыйныф җитәкчебез — Дәүләтова Гөлнара Рәфил кызына һәм Илеш районының Кадер авылы мәктәбенең барлык укытучыларына чиксез рәхмәтлемен!

Укытучы һөнәре – иң кирәкле һөнәрләрнең берсе. Дөньядагы һәрбер укытучыга сәламәтлек, сабырлык, эшендә зур уңышлар, тыңлаучан һәм акыллы укучылар теләп калам!

Автор фотосы

Автор:Айсылу Камалова