Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Укырга, укырга һәм укырга!..

Укырга, укырга һәм укырга!..
12.10.2018 / Башкортостанга - 100 ел!

Укырга, укырга һәм укырга!..Республика мәгарифенең бай тарихы бар.

“1908-09 уку елында мәктәп­ләр­дәге хәл белән танышып китик. Бу елда беренче тапкыр Уфа губернасындагы мәктәпләр турында статистик мәгълүматлар да басыла. Уфа губернасы земский управасының рәсми мәгълүмат­ларына караганда, губерна территориясендә 1230 мәктәп, шул исәптән 283 – министрлык, 602 – земский, 345 чиркәү-приход мәктәбе була. Һәр 100 укучының 26сы кызлар... 1911 елда Ырынбур укыту округында (аңа Уфа губернасы кергән) башлангыч мәктәпләрне тоту өчен чыгымнар иң түбәне була. Уфа губернасында җан башына бу максатларда – 39 тиен, ә татар-башкортлар өчен барысы 19,3 тиен акча тотыла. Русия губерналары арасында без яшәгән Уфа губернасы мәктәпләр саны буенча иң соңгы урыннарда тора. 1912 елда биредә 1368 мәктәп (башлыча, башлангыч мәктәпләр) була, аларда 82 мең бала, ягъни уку яшендәге барлык балаларның 20 проценттан артыгы белем ала...

Билгеле партия һәм дәүләт эшлеклесе Алексей Свиндерский 1902 елда, мондый темп белән хәрәкәт итеп, Уфа губернасы халкын тоташ укый-язарга өйрәтү өчен 114 ел кирәк, ягъни 2016 елда грамотасыз кешеләр бетәчәк дип язды”, дип бәян итә Фатыйма Мостафина “Расцвет народного образования в Башкирской АССР” дигән хезмәтендә. Ә асылда исә республикада грамотасызлык 1940 елларда бетерелә.


1917 елдагы Октябрь революциясе Русиядәге тормышның астын өскә китерә, тамырыннан үзгәртә. Яңа власть, идарәгә килгәч, башка мөһим эшләр белән беррәттән, халык арасында наданлыкны бетерү бурычын да куя. 1919 елның 26 декабрендә Владимир Ленин кул куйган “РСФСРда яшәүче халыклар арасында наданлыкны бетерү турында” Совнарком декреты тарихта киң билгеле. Анда мондый юллар бар: “Республикада яшәүче барлык халыкка илнең сәяси тормышында актив катнашу мөм-кинлеге бирү максатында Халык Комиссарлары Советы карар итә: Республикада яшәү­че, 8 яшь­­тән 50 яшькә кадәр укый һәм яза белмәгән халыкның барысы да, теләге буенча, үз туган телендә яки урыс телендә укырга тиеш”.
1920 елның 19 июлендә Вла­ди­мир Ленин карары белән Бөтен­русия наданлыкны бетерү буенча гадәттән тыш комиссия оештырыла. 1922 елда үткән РКП (б)ның V Башкортстан конференциясе үзенең махсус резолюция­сендә, наданлыкны бетерү мөһим роль уйный, дип билгели. Наданлыкны бетерү буенча Бөтен­баш­корт һәм Уфа губернасы Гадәттән тыш комиссия­ләре төзелә. Бу мөһим эшкә укытучылар, комсомоллар һәм җәмә­гатьчелек вәкилләре җәлеп ителә. Салган тырышлык нәтиҗәсендә 1926 елда шәһәр халкының 70,9 проценты, 1939 елда – 92,5 проценты, 1926 елда авылда яшәүче­ләрнең 42,6 проценты, 1939 елда 84,6 проценты укый-яза белә.
1924 елда илдә “Долой неграмотность” җәмгыяте (ОДН) оештырыла, Башкортстанда аның бү­лек­чәсе төзелә. Бу оешмага укыту­чылар, табиблар, инженерлар, хез­мәткәрләр һәм укый-яза белүче комсомоллар керә. Аларны “культармеецлар” дип атап йөртәләр.
1930 елның 25 июлендә партия­нең Үзәк Комитеты “Мәҗ­бүри гомуми башлангыч белем бирү турында” карар кабул итә. Бөек Ватан сугышы алды елларында халыкны укый-язарга өй­рәтү төгәлләнә диярлек. Партия­нең Өлкә комитеты һәм БАССР Халык Комиссарлары Советы карары белән наданлык бетерелгән районнарны кабул итү оештырыла. Әйткәндәй, Дүртөйле районы 1940 елның 1 маенда республикада иң беренче булып тулысынча грамоталы район исемен ала. Бу хакта 1940 елда Башнар­компросның өлкәннәр мәктәбе методик кабинеты тарафыннан Уфада “Башгосиздат”та нәшер ителгән (авторлары — З. Кулбә­ков һәм М. Бик­булат, латин графикасында, башкорт телендә) “Дүртөйле – тоташ грамоталы район” дигән китапта бәян ителә, анда районда белем бирү, өлкәннәр арасында грамотасызлыкны бетерүдәге эш­чәнлеккә тирән анализ ясала.
1920-21 уку елларында Башкортстанда 3379 мәктәп була. Ләкин Гражданнар сугышы һәм ачлык нәтиҗәсендә мәктәпләр саны сизелерлек кими, ә 1923-24 елларда мәктәпләр һәм укучылар саны арта башлый. 1927-28 уку елында республикадагы 2571 башлангыч мәктәптә 156 мең кеше белем ала. 1925-26 елда – 67, 1927-28 уку елында 87 урта мәктәптә 13 меңнән артык бала укый.
Беренче бишьеллыкта дәүләт средстволары исәбенә БАССРда 86 мәктәп бинасы төзелә. Ләкин бу биналар гына аз була. Барлык җирдә “Авылның иң яхшы йортын – мәктәп итик!” лозунгы киң яңгыраш ала. 1930-31 уку елында гына да 160 ябылган мәчет һәм чиркәү, 134 волость башкарма комитеты бинасы һәм 142 кулак йорты мәктәп итеп файдаланыла башлый. 1929 елда республика буенча 1694 мәктәпнең үз бинасы булып, 896 мәктәп крестьяннардан арендага алынган йортларда урнаша. 1932-33 уку елында барлык башлангыч мәктәп­ләр-нең дә үз биналары була. 1915-16 уку елында уку яшендәге балаларның 36 проценты гына башлангыч мәктәптә укыса, 1931-32 уку елы башына бу сан 93 процентка җитә.
1932 елда БАССРда гомуми башлангыч белем бирү мәсьәләсе тулысынча хәл ителә. Бу хакта БАССРның мәгариф наркомы Риза Әбүбәкеров 15нче партия конференциясендә чыгыш ясый. 1932-33 уку елында БАССРда гомуми җидееллык белем бирүгә күчү башлана.
“Партиянең Үзәк Комитеты һәм Халык Комиссарлары Советы карарына ярашлы рәвештә, беренче республика халык мәга­рифе буенча киңәшмәдә җиде­еллык колхоз яшьләре мәктәп­ләре ачарга карар ителә. Аларны халык те­лендә “ШКМ” дип атап йөртәләр. Шул ук елда Дүртөйле һәм Гремключ авылларында Ленин ШКМнары эшли башлый. 1931-32 уку елында Күккуян, Әңгәсәк, Исмаел, Андреевка, Әсән, Югары Яркәй, Югары Манчар, Иске Баеш, Имай-Утар, Үт­кен, Көшел авылларында тулы булмаган урта мәктәп­ләр эшли башлый. Шул ук уку елында районда 10 колхоз яшь­ләре мәктәбе ачыла, аларга башлангыч мәк­тәпләрне тә­мам­лаучыларның 78 проценты укырга алына. Бер сүз бе­лән әйт­кәндә, районда халык мәгарифе тулы куәтенә эшли башлый. 1936 елда колхоз яшьләре мәктәпләре җидееллык тулы булмаган урта мәктәпләр (ТБУМ-НСШ) итеп үзгәртелә. Халык арасында алар “үрнәкле” дип атап йөртелә”, дип язды Дүртөйле районының “Ленин байрагы” гәзите мөхәррире, билгеле журналист Җәмил Вәлиев.
1933-34 уку елында респуб­ли­каның 458 җидееллык мәктәбе-нең 5-7нче сыйныфларында 54152 укучы белем ала, 1937-38 елларда җидееллык 687 мәктәп була.
Дүртөйле районының елъязмасы булып торучы “Ярыш” (соңрак “Хезмәт байрагы”, “Ленин байрагы”, әле “Юлдаш”) гәзитенең 1937 елның 22 сентябрь санында шундый язма басыла: “Суккул авыл Советы Үткен авылы мәк­тәбен­дә, уку елы башлануга күп кенә вакыт үтүгә карамастан, әле булса ремонтның тәмамлан-ганы юк. Мәктәптә парталар җитешмәгәнлектән, 40 бала аягөсте басып укый. Мәктәп­кә әле булса утын китерелмәгән. Бу фактлар Өчбүлә, Яңа Кәңгеш, Киргизки мәктәпләрендә дә барлыгы сизелә. РОНО бу мәктәп-ләрне юлга салуда кискен чаралар күрергә тиеш”.
СССР 1940 елда латин (латин графикасы 1929 елда кертелә) алфавитыннан урыс хәрефе нигезендә язуга күчә. Яңа алфавитны өйрәнү ул елга кадәр үк башлана. Мисал өчен, 1938 ел­ның 11 сен­тябрендә урыс хәрефе нигезендә яңа алфавитка күчү турында “Правда” гәзитеннән хәбәр, шагыйрь Бәдрүш Мока­майның язмасы һәм алфавит басыла. “Ярыш” гәзитенең шушы ук санында кыска гына бер шигырь, арытаба кайбер язмалар урыс хәрефләре белән басыла башлый. 1939 елның октяб­рендә “Яңа алфавитны өйрәнәбез” дигән кыска гына язмада болай диелә: “Ленин исемендәге колхозда рус графикасы нигезендә яңа әлифбаны һәм орфография кагыйдәләрен өйрәнү буенча колхоз активлары һәм агитаторлар өчен 15 көнлек курслар оештырылды”.
Шуны да әйтеп үтик: Бөек Ватан сугышы алдыннан Дүртөйле районы колхозларында 54 клуб, 28 уку йорты, 61 кызыл почмак һәм 5 китап­ханә эшли. Район үзәгендә колхоз-совхоз театры, стационар киноустановка (тавышлы) була, дүрт киноустановка авылларга күчереп йөртелә. Аларның икесе тавышлы булган. 1940 елда районда 24 авыл Советында һәм 10 колхозда телефон үткәрелә һәм телефон установкалары 115кә җитә. Дүртөйле районына көн саен 3700 гәзит, 80гә якын журнал, 500 хат, 26 перевод һәм телеграмма килә. 1938 елда кулланучылар кооперациясе линиясе буенча, дәреслекләрдән тыш, 63,5 мең сумлык китаплар, 50,6 мең сумлык уенчыклар, 47 мең сумлык спорт товарлары сатыла.
Бөек Ватан сугышы алдыннан, 1940-41 уку елында, республикада 4772 мәктәп: 3688 – башлангыч, 884 – җидееллык һәм 200 урта мәктәп эшли. Бу мәктәпләрдә 615 477 бала укый, аларга 22146 укытучы белем бирә.
БАССР Югары Советы Прези­диумының 1940 елның 29 мартындагы указы нигезендә “Башкорт АССРы мәктәбенең атказанган укытучысы” дигән мактаулы исем булдырыла һәм ул шул вакытта иң яхшы 23 укытучыга бирелә.
1943 елның 3 августына БАССР Совнаркомы ВКП(б) Өлкә комитетына биргән белешмәдән күре­нүенчә, “Башкортстанда 247000 эва­куацияләнеп килгән кеше яши. Аларның 32672се Ленинград шә­һәреннән. Алардан тыш, Ватан сугышы фронтларында һәлак булган, хәбәрсез югалган хәрби хезмәткәрләрнең гаилә әгъзалары – 84175 кеше бар. Шулай ук эва­куацияләнгән 17 балалар йорты, интернатларда 1180 бала тәрбияләнә. Күченеп килүче күпчелек гаилә­ләр, аеруча Балтыйк буе республикаларыннан, Белоруссия, Кырым һәм Смоленск өлкәләрен­нән килүчеләр кием, эчке кием, аяк киеме һәм урын-җир кирәк-ярагына мохтаҗлык кичерәләр. Республиканың шәһәр һәм районнарында хәрби хезмәткәр­ләрнең 446488 гаиләсе бар, алардан 226027 гаилә пособие һәм пенсия ала. Бу гаи­ләләрдә тәр-бияләнүче күп кенә мәктәп яшендәге балаларның киеме, аяк киеме юк. 1942-43 уку елында өс киеме һәм аяк киеме булмаганлыктан, 27000 бала мәктәпкә йөрми.
1944 елның җәендә хәрби хез­мәткәрләрнең 30 меңнән артык баласы лагерьларда ял итә. Ата-ана тәрбиясеннән калучылар арту сәбәпле балаларны уллыкка һәм патронат тәрбия­сенә алу оештырыла. 1944 ел­ның 1 ноябренә 4855 бала эшкә урнаштырыла, 7390 бала гаилә­ләргә тәрбиягә алына...”
“Авыр сугыш елларына карамастан, республикада социаль-мәдәни объектлар төзү туктап калмый, ә, киресенчә, үсеш ала. Халык мәга­рифе учреждение­ләре барысы да яхшы эшли. Бөек Ватан сугышы елларында мәк­тәп, техникум һәм югары уку йортлары челтәре киңәя. 1943-44 уку елларында республикада 3851 мәктәп эшли, аларда 443814 укучы укый, 20484 укытучы балаларга белем бирә”, — ди 1944 елның 25 мартында Башкорт АССРы­ның 25 еллыгына багышланган чыгышында БАССР Совнаркомы рәисе Сабир Ваһа­пов.
1941-45 елларда фронт өчен Башкортстан хезмәтчәннәре тарафыннан 2,09 миллиард сум акча-взнос җыеп озатыла. Бу средстволар Оборона фондында туплана. Әлеге изге эштән яшьләр дә, мәктәп укучылары да читтә калмый. Республикага Дәүләт Оборона Комитеты рәисе Иосиф Сталин исемен­нән Башкортстан комсомолы Өлкә комитеты секре­таре иптәш Нәбиул­линга, Уфа­ның 11нче мәктәбенең Гастелло исемендәге дружина пионерларына, Салават районы колхозчыларына, Сибай руднигы комсомолларына, Яңавыл районы­ның “Урал” колхозы рәисе Галимә Мөҗи­повага, Яңавылның тимер юлчыларына, Социалистик Хез­мәт Герое, Уфа моторлар төзү заводы авиаконструкторы Владимир Климовка да рәхмәт телеграммалары килә.
СССРның Оборона фондына Дүртөйле районы хезмәтчәннәре дә сизелерлек өлеш кертә. 1943 елда Салават Юлаев исемендәге һәм “Башкирский истребитель” эскадрильяларына самолетлар төзү өчен 2 миллион сум акча җыялар. Дошманны җиңүгә район укытучылары, укучылары һәм пионерлары үз өлешен кертә, моның өчен аларга Югары Башкомандующий түбәндәге эчтәлекле рәхмәт телеграммалары юллый: “Пионер Башкирии” эскадрильясын төзүгә 53665 сум акча җыйган Дүртөйле районы укучыларына Кызыл Армия­нең рәхмә­тен һәм миннән сәламәтлек, укуларында һәм җәмә­гать эшлә­рендә уңышлар телә­вемне җит­ке­регез. Иосиф Сталин”; “Дүр-төйленең 1нче мәк­тәбе директоры иптәш Галимовага. Местком председателе иптәш Таһи­ровага. Комсомол комитеты секретаре иптәш Нәдер-шинага. Учком председателе иптәш Мусинага. Самолет төзү өчен 10000 сум акча җыйган өчен Дүртөй­ленең 1нче мәктәбе педагогларына һәм укучыларына минем ялкынлы сәламемне һәм Кызыл Армиянең рәхмәтен җиткерегез. И. Сталин”.
1945-46 уку елында БАССР­да 5047 мәктәп, шул исәптән 3842 – башлангыч, 955 – җиде­еллык һәм 250 урта мәктәп, 1955 елда БАССРда 4748 мәктәп (шуларның 3037се – башлангыч, 1315е – җиде­еллык, 396сы урта мәктәп) эшли. 29599 укытучы балаларга белем бирә.
1955 елда РСФСР Мәгариф министрлыгы башлангыч, җиде­еллык һәм урта мәктәпләр өчен яңа уку планын раслый.
Республикада гомуми сигезьеллык белем бирүгә күчү шактый авыр бара. Яңача укытуга күчү, башлыча, 1959-62 елларда була. 1959-60 уку елында БАССРда сигезьеллык 42 мәктәп (7се — шә-һәр­­ләрдә, 35е — авылларда) ачыла. Аларда 15809 кеше белем ала.
БАССРның Министрлар Советы һәм партиянең Өлкә комитеты мәктәпләр төзү эшенә, аларның матди базасын ныгытуга зур игътибар бирә. “Һәр авылга — типовой мәктәп!” лозунгы астында колхозлар мәктәпләр төзи. 9 ел эчендә (1959-67 елларда) республикада дәүләт капитал салулары нәтиҗәсендә 121470 укучыга исәпләнгән 274 мәктәп төзеп файдалануга тапшырыла. Шул исәптән 1967 елда 32 мәктәп төзелә.
1960-61 елларда Дүртөйле районда беренчеләрдән булып Суккул сигезьеллык мәктәбе оештырыла. 1966 елда Суккул авылында 193 балага исәпләнгән сигезьеллык мәктәп төзелә башлый. Директор Әсләх Иргалиевның һәм колхоз идарәсенең ныкышмалылыгы, төзүчеләрнең тырышлыгы, мәктәп укучылары һәм аларның ата-аналарының ярдәме белән мәктәп бер елда төзелеп файдалануга тапшырыла. 1967 елдан балалар яңа мәктәптә укый башлый. “Ленин байрагы” гәзитенең 1967 елның 5 сентябрь санында шундый хәбәр басыла: “Рәсемдә балаларга бүләк – Суккул сигезьеллык мәктәбенең яңа бинасы. Әлегә ул — районда иң яхшы мәктәп. Аны Суккул, Мәмә­дәл һәм Үткен авылы балаларына 1967 елда Ленин исемен­дәге колхоз бүләк итте. Шулай итеп, бу авыллар балаларының күптәнге хыяллары тормышка ашты”.
Сигезьеллык һәм урта мәктәп­ләрдә ерак авыллардан килеп укучылар өчен интернатлар эшли. Алар республикада, башлыча, 60нчы елларда ачыла. Мисал өчен, 1958 елда БАССРдагы 415 мәктәп­нең интернаты булса, 1967-68 елларда интернатлар саны 746га җитә, аларда мәктәпкә 3 чакрымнан да ераграк авыллардан килеп укучы 49815 бала яши.
1976 елда Дүртөйле райо­нының Суккул мәктәбенә урта мәк­тәп статусы бирелде. Әсләх Сәхип улы Иргалиев җитәкчелек иткән коллектив мәктәпне һәм мәктәп яны участогын үрнәкле итә. Суккул урта мәктәбенең тәҗрибә участогы озак еллар дәвамында Дүртөйле районында алдынгы урыннарны ала. Участок белән биология укытучысы Фәһимә Мусина җитәкчелек итте. 1967 елда мәктәп яны тәҗрибә участогы әгъзалары Бөтенсоюз Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмә­сендә катнашу хокукын яулады. Суккул урта мәктәбенең 3 укучысы бронза медаль белән бүләкләнде. 1970 елда мәктәп Башкортстанның Яшь натуралистлар станциясенең Почет китабына кертелде, 1974 елда Бөтен­русия тәбигатьне саклау җәмгыя­тенең истәлекле медале белән бүләкләнде. Бүген исә Суккул урта мәктәбе – заманча мәгариф учреждениесе.
Әлеге вакытта Башкорт­стан­ның мәгариф системасы 2738 оешманы үз эченә ала. Моңа 1311 гомуми белем бирү мәктәбе һәм аларның 643 филиалы, дәүләт карамагында булмаган — 7, 1091 — мәктәпкәчә, 207 — өстәмә, 104 — һө­нәри белем бирү оешмасы, 16 — балалар йорты, 9 югары уку йорты керә.

Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Театр – ул искиткеч могҗиза!
Сегодня, 08:19 :: Мәдәният һәм сәнгать
Театр – ул искиткеч могҗиза!
Иҗади имтиханны – якташлар алдында
Сегодня, 07:55 :: Мәдәният һәм сәнгать
Иҗади имтиханны – якташлар алдында
Уфа мэры - беренче урында!
Вчера, 22:00 :: Сәясәт
Уфа мэры - беренче урында!
Без - беренче урында!
Вчера, 19:25 :: Авыл хуҗалыгы
Без - беренче урында!
Кем нинди машинада йөриячәк?
Вчера, 19:12 :: Көнүзәк
Кем нинди машинада йөриячәк?








Новости русской версии сайта

Яңа номер

143 (25297) от 11 декабря 2018


Игътибар итегез

sendmail

Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»