Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » “Бу дөньяга без килгәнбез икән, юкка түгел, юкка түгелдер...”

“Бу дөньяга без килгәнбез икән, юкка түгел, юкка түгелдер...”
18.10.2018 / Башкортостанга - 100 ел!

“Бу дөньяга без  килгәнбез икән, юкка түгел,  юкка түгелдер...”Дүртөйле районының Миңеште авылында Наҗар Нәҗминең тууына 100 ел тулуга багышланган “Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәме үтте.

Чарада Башкортстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре Фәния Габидуллина, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Зөфәр Вәлитов, Шәехзадә Бабич исемендәге премия лауреаты, шагыйрә Тәнзилә Дәүләтбирдина, шагыйрә Гүзәл Ситдыйкова, Наҗар Нәҗми исемендәге премия лауреатлары – танылган музыкант һәм җырчы Радик Динәхмәтов, Мөдәрис Мөсифуллин һәм Рафаил Хафизов, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе һәм Язучылар берлеге әгъзасы Галимҗан Гыйльманов катнаштылар.


Наҗар Нәҗми – Миңеште авылы халкы гына түгел, Башкортстан, Татарстан республикаларында зур танылу алган шагыйрь. Ул үзенең туган авылын яратты, күп шигырь­ләрен туган төбәгенә багышлады. Баш­кортстанның халык шагыйре Миңеште авылын республикада һәм чит тарафларда танытты.
Миңеште авылы халкы На­җар Нәҗмине беркайчан да онытмый, юксына. Авылга кер­гән урында шагыйрьгә багышланган китап формасындагы һәйкәл тора: “Миңеште – халык шагыйре Наҗар Нәҗминең туган авылы” – дип язылган анда. Ә арырак – шагыйрьнең кабере, нәкъ “Васыять” шигырендә язылганча, Миңештенең Үрбашы тавында җирләнгән ул:
“Үлгәч, мине,
җирләсәгез иде
Миңештенең
сез Үрбашына.
Кандаулдан чыккан
яшь кояшның
Тәү нурлары төшсен
ташыма.
Күренеп торсын
минем Агыйделем,
Печән чабып йөргән
урыннар.
Туганнарым белән
урак урып,
Чәй кайнатып эчкән
урыннар...”

“Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәме мәдәният йорты ихатасында башланды. Миңеште шушында туып үскән, чит яклар­да яшәүчеләрне бәйрәмгә җый­ды. “Авыл капкасын” ачып кергәч, ихатада Миңеште осталары эшләгән өстәл-урындыклар, агач җәнлекләр сыннары каршы алды. Каршы яктагы күргәзмәдә миңеште­леләрнең уңышлары урнаштырылган иде. Мәк­тәп директоры Дамир Сабиров авыл тарихын сөйләде, кунакларны һәм авылдашларны Ми­ңеш­тенең төп ырулары Габдулла Хуҗакаев, Тамчура, Балта карт, Моратай нәсел­ләре вәкил­ләре өстәлләре янына алып барды. Алар авылдашларын һәм кунакларны мул сыйлы өстәл белән каршы алды. Мәдәният йорты алдында тальянчылар моңлы көйләр яңгы­рат-ты.
Бәйрәм мәдәният йорты сәх-нәсенә күчте. Анда килүчеләрне Наҗар Нәҗминең шәҗәрәсе каршы алды һәм зур концерт көтә иде.
Наҗар Нәҗми ятим үскән. Әтисе Нәҗметдин аңа ике яшь тулганда авырып вафат булган. Алар гаиләдә – 9 бала, Наҗар сигезенче. Кызганычка каршы, әниләре аларның дүртесен генә аягына бастыра алган. Шагыйрь кечкенәдән үк җырларга яраткан. Әнисеннән, бер капчык арышка алыштырып, тальян алдырган һәм аңарда көне-төне уйнаган.
Сугыш башланганда Наҗар Нәҗми институтка соңгы имтиханын бирергә барган булган. Сугышның дүртенче көнендә радиодан “Фашизм ул очар көл булып” дигән шигырь укыган. 1941 елның 18 июлендә армиягә алына. Аны Новосибирск шәһәренә НКВД училищесына укырга җибәрәләр. Ул 1945 елның гыйнварына кадәр хезмәт итә.
Наҗар Нәҗми беркайчан да туган авылын онытмады. Аның табигатен – елга-күлләрен, чишмәләрен, тауларын яратты һәм алар турында күп язды. “Сез кайдан, дип сорасагыз – минем авыл Миңеште” дигән шигыре авыл гимны булып тора.
Бәйрәмне Маядык авылы биләмәсе башлыгы Александр Ишалин һәм Дүртөйле районы хакимияте башлыгы урынбасары Рамил Хәсәнов ачтылар.
Ерак араларны якын итеп килгән шагыйрьләр, Наҗар Нәҗ­мигә багышланган ши­гырләрен укыды, китапларын Миңеште авылы мәктәбе укучыларына һәм мәдәният йортына бүләк итте.
Татарстаннан кайткан якташыбыз Галимҗан Гыйльманов чыгышын “Авылдашларым, исәнмесез!” дип башлады.
– Мин Дүртөйле районының Әсән авылында тусам да, сезгә “авылдашлар” дип дәшәм. Чөнки минем монда туганнарым, әтиемнең сеңлесе Рузилә апа Садрисламовада кунакта еш булдым. Наҗар абый язмышымда хәлиткеч роль уйнады. Мин Казан дәүләт университетына укырга кергәч, кайтып-килеп йөргәндә еш очраша идек. Миңештедә апаларым яши, алар янына кайтканда, паромда Агыйделне йөзеп чыкканда гел күре­шә идек. Бөтен кыюлыгымны җыеп, аның янына бара идем. Ул миңа “Галимьян” дип әйтә торган иде. “Галимьян, шигырь­ләреңне басалармы?” “Басалар, Наҗар абый, басалар”, дидем. “Еш бастырма, бастыручылар күп булыр”, – диде. Шунда инде “бастыру” дигән сүзнең мәгънә­сен аңладым. Наҗар абый белән озак вакыт элемтәдә тордык, хатлар алыштык. Татарстанда аның әсәрлә­рен укыйлар, яраталар. Тиздән аның җыенты­гын чыгарачакбыз, – диде ул.
Бәйрәмдә Наҗар Нәҗминең якыннары – кызы Алсу, әтисенең абыйсының кызы Лина апа һәм аның оныгы бар иде. Шагыйрь­нең кызы Миңеште халкына зур рәхмәтен белдерде.
Миңештелеләр дә Наҗар абый турында тәэссоратлары белән уртаклашты. Авылның аксакалы Әскать Ясәви улы шагыйрь белән күрешүе турында сөйләде:
– Урамда уйнап йөри идем. Наҗар абый, төенчек тотып, безгә кереп китте. Мин аның артыннан кердем. Ул минем әтием Ясәви белән сөйләшә башлады. “Ясәви абый, мин сезгә гомер буе бурычлымын, зур рәхмәт”, – диде ул. Озак та тормый На­җар абый чыгып киткәч, әтием­нән ни өчен Наҗар абыйның аңа бурыч­лы булуын сорадым. Институтта укыр өчен күп акча кирәк булган. Безнең колхоз бай иде. Яшь кешеләрне табиб, укытучы һәм башка һөнәр­ләргә укытыр өчен ашлык сатып акча биргәннәр. Наҗар абыйга әтием шулай булышкан.
Бәйрәм шагыйрь сүзләренә язылган авылдашлары яраткан киң билгеле “Юкка түгелдер” дигән җыры белән тәмамланды. Миңеште авылы халкы, килгән кунаклар аны бергәләп җырлады. Күпләр­нең күзләре яшьләнде. Чыннан да, Наҗар абыйны киләчәк буыннар да хәтерләр. Без дә, дуслар, бу дөньяга килгәнбез икән, юкка түгел, юкка түгелдер.
Һәркемгә дә
бирелмәгәндер ул
Яшәү-күкрәүләргә
тиң гомер.
Бу дөньяга без
килгәнбез икән,
Юкка түгел,
юкка түгелдер...


Ример НАСРЕТДИНОВ.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




“Мин 70 дигәнмен икән, димәк, 70!”
Сегодня, 00:00 :: Көнүзәк
“Мин 70 дигәнмен икән, димәк, 70!”
Сез бүген дә алгы сафта!
Сегодня, 00:00 :: Җәмгыять
Сез бүген дә алгы сафта!
Рөхсәтсез төзелешләр ачыклана
Сегодня, 00:00 :: Сәясәт
Рөхсәтсез төзелешләр ачыклана
Иглиндә сынатмыйлар
Сегодня, 00:00 :: Җәмгыять
Иглиндә сынатмыйлар
Бердәм булыйк!
Сегодня, 00:00 :: Икътисад
Бердәм булыйк!
Сибайда эшләр шулай
Сегодня, 00:00 :: Көнүзәк
Сибайда эшләр шулай




Новости русской версии сайта



Яңа номер

20 (25324) от 19 февраля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»