Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » “Башкнига”дан — “Башгиз”га

“Башкнига”дан — “Башгиз”га
18.10.2018 / Башкортстанга - 100 ел!

“Башкнига”дан — “Башгиз”гаЯки республикада китап бастыру эше ничек җайга салынган?

Уфа 1919 елның 9 июнендә акгвардиячеләрдән тулысынча азат ителгәннән соң, халык хуҗалыгын, икътисадны, иҗтимагый-сәяси корылышны аякка бастыру эшләре киң колач белән башланып китә. Социаль-мәдәни мәсьәләләр дә игътибар үзәгендә була.

РКП(б)ның Уфа губерна комитеты полиграфия базасын ныгыту чарасын күрә: типографияләр бергә кушыла, анда эшләү өчен кешеләр туплана һәм алар укытыла. Матбугат сүзенең бердәм дәүләт аппаратын булдыру турында ВЦИК карарын гамәлгә ашыру өчен һәм Уфа губерна башкарма комитетының 1920 елның 27 авгус­тындагы “Уфада нәшрият эшен оештыру турында” карарына ярашлы, үзенең штаты һәм мөхәрририяте булган Дәүләт нәшриятының губерна бүлекчәсе оештырыла. Бүлекчә, дәүләт, партия, кооператив һәм башка нәшриятларга җитәкчелек итеп, аларга типография мөлкәте һәм кәгазь бүлә, китаплар чыгаруны оештыра. Нәшриятлар эше тагын да көйле, төгәл төс ала. 1922 елда республикада гомум тиражы 20 мең данә булган 113 төрле китап, брошюра, календарь, өндәмә басыла.


“Башкнига”ның беренче   директоры һәм баш мөхәррире Булат Ишемгул.“Башкнига”ның беренче директоры һәм баш мөхәррире Булат Ишемгул.ВЦИКның 1922 елның 14 июнендәге декреты буенча Зур Башкортстан төзелгәч, Кече Башкортстанның һәм элекке Уфа губернасының партия һәм совет органнарын берләштерү юлы белән Башкортстан Республикасының дәүләт учреждениеләрен үз­гәр­теп кору башлана. Шул ук елның 4 октябрендә Стәрле-тамакта Башкортстан Совнархозы президиумы утырышы булып, анда китап нәшер итү һәм сату буенча “Баш-книга” ширкәтен оештыру мәсьәләсе карала. Шулай итеп, 23 октябрьдә Дәүләт нәшрияты (Стәрлетамак) һәм Русия Госиздатының губерна бүлекчәсе (Уфа) базасында, башка учреждениеләр катнашлыгында “Башкнига” барлыкка килә. Оештыручы-наркоматлар керткән 156 пайның 130ы Дәүләт нәшрияты белән берлектә Наркомпросныкы була.
Башкала Стәрлетамактан Уфага күчерелгәч, китаплар бастыруның полиграфия базасы да яхшыра. Шул ук 1922 елда Уфада, Стәрлетамакта һәм Табын поселогында бер гасырдан артык эшләп килгән типографияләр мөлкәтен берләштерү юлы белән “Октябрьский натиск” типографиясе оештырыла. Бу шактый куәтле предприятие 1963 елда Уфа полиграфия комбинаты дип үзгәртелә. Һәм дистәләрчә еллар дәвамында китап нәшриятының төп партнеры булып кала.
Шулай итеп, 1922 елның көзеннән Башкортстанда китап нәшер ителү аның яңа баш­каласында туплана. Килә-се 1923 елда республикада гомум тиражы 28700 данә бул­ган 265 китап продукциясе чыгарыла. Аның яртысыннан күбрәген рәсми һәм белешмә әдәбият тәшкил итә: отчетлар, боерыклар һәм карарлар җыентыклары, уставлар, инструкцияләр һәм башкалар. Икенче урында — гыйльми-популяр әдәбият, өченчедә — агитация материаллары, дүртенчедә — дә-рес­лекләр.
“Башкнига” пай ширкә­тендә дә китап бастыру җайга салына. Устав буенча расланган пайлар саны да арта. Һәр пай алтынга күчереп исәпләгәндә 100 сум тәшкил итә. Бу вакытта 250 пайның 203е Наркомпроска, ягъни нәшриятның үзенә туры килә. Уфа шәһәр Советы, Башсовнархоз, Башнаркомздрав, “Башпрофсовет”, Башнаркомпрод, “Башсельхозкредит” һәм “Башсельхозтрест” та пайчылар булып тора.
1922-26 елларда “Баш-
книга”ның директоры һәм баш мөхәр­рире булып күренек­ле дәүләт эшлеклесе, язучы Булат Ишемгул эшли.
Булат Ишемгул (Габдрахман Закир улы Габдрахманов) 1890 елда хәзерге Зианчура районына керүче Яңа Чебенле авылында туган. Граж­даннар сугышында катнаша. 1919-21 елларда Юрматы һәм Кыпчак кантоннарында хәрби комиссариат­ның сәяси бүлек начальнигы булып эшли, комсомол ячейкалары, ярлылык белән көрәш комитетлары төзи. “Башкнига”дан соң төрле елларда ВКП(б) өлкә комитеты инструкторы, В. И. Ленин һәм И. В. Сталин хезмәт­ләрен башкортчага тәрҗемә итү комиссиясенең җаваплы мөхәррире, “Башкортостан” гәзите һәм “Октябрь” журналы мөхәррире, Язучылар берлеге рәисе урынбасары булып эшли. 1932 елда “Башкни­га”га директор булып әйләнеп кайта, 1934 елдан — шунда ук баш мөхәррир, 1936-37 елларда — янә директор.
Булат Ишемгул 1937 елда репрессияләнә, бер елдан атып үтерелә. 1956 елда реабилитацияләнә.
Башка нәшриятлардан аермалы буларак, “Башкнига” оештырылуының тәүге көннә-реннән үк киңкатлам укучыларга тәгаенләнгән китап продукциясе чыгаруга юнәлеш тота. 20нче елларда аның тирәсенә Башкортстанның иң яхшы әдәби көчләре туплана. Мәҗит Гафури, Давыт Юлтый, Афзал Таһиров, Имай Насыйри, Төхвәт Янәби, Габдулла Амантай, Сәйфи Кудаш, Гариф Гомәр һәм башкалар, җимешле иҗат итеп, үзләренең китапларын чыгара. 20нче еллар уртасыннан башкорт әдәбиятына Гайнан Хәйри, Али Карнай, Сәгыйть Агиш, Батыр Вәлид кебек яңа көчләр килә.
1923 елда республика җәмәгатьчелеге Мәҗит Гафу-ринең иҗади эшчәнлегенең 20 еллыгын билгели. БАССР Үзәк Башкарма Комитеты аңа “Башкортстанның халык шагыйре” дигән исем бирә, ә юбилей яңа совет әдәбия-тының чын бәйрәменә әве-релә.
Иҗтимагый-сәяси әдәбият бастырып чыгару үзәккә куела. Марксизм-ленинизм идея­ләрен пропагандалауга зур игътибар биреп, партиянең Башкортстан өлкә комитеты 1924 елның октябрендә Марксизм-ленинизм классиклары әсәр­ләрен бастыру буенча редакция-нәшрият комиссиясе булдыра. Комиссиянең рәисе итеп Газим Касыймов, секретаре итеп Гобәй Дәү-ләтшин раслана. Төгәл бер елдан башкорт телендә В. И. Ленинның беренче китабы дөнья күрә. Бу — аның ВЛКСМның III съездында сөйләгән телмәре була.
“Башкнига” басмалары арасында партия һәм совет корылышына багышланганнары зур урын алып тора. Крестьян хуҗалыгын алып бару, авылда техниканы файдалану турында, тракторлар куллануның беренче адымнарын анализлаган китаплар чыга.
Китаплар бастыру һәм аларны сату ширкәте буларак оештырылган “Башкнига” китап сәүдәсе һәм аны тарату белән җитди шөгыльләнә. 1922 елның декабрендә үк аңа Уфа шәһәр халык мәга-рифе бүлегенең китап кибет-ләре күчерелә.
Ширкәт башка өлкә һәм республикаларның китап сәү­дәсе оешмалары белән дә безгә даими рәвештә әдәбият кайтару турында килешүләр төзи. “Башкнига” кибетлә-рендә Мәскәүдә, Татарстанда, Чувашстанда, Мордо-виядә басылган китаплар сатыла.
Республикада ул чорда нәшер ителгән китаплар.Республикада ул чорда нәшер ителгән китаплар.1928 елда “Башкнига”ның директоры итеп күренекле педагог һәм дәүләт эшлеклесе Әбделгалим Әхмәт улы Айдаров тәгаенләнә. Ул 1893 елда Ырынбур губернасының Сәет бистәсендә туган. (Хәзер бу — Ырынбур өлкәсе Сакмар районына керүче Татар Каргалысы авылы). Әбдел-галим “Хөсәения” мәдрәсә-сендә белем ала, Петропавловск, Ташкент шәһәрләрендә балалар укыта. 1914 елдан башлап Октябрь революция-сенә кадәр Чиләбе өяз зем­ствосының халык мәгарифе бүлегенә җитәкчелек итә. 1918-21 елларда РСФСРның Милләтләр халык комиссариатында эшли, Башкортстан Автономияле Совет Социалистик Республикасының мә-гариф халык комиссары, РСФСР Мәгариф халык ко­мис­са­риатының төрки бүлек-чәсе мөдире була, бер үк вакытта Көнчыгыш хезмәт иялә-ре коммунистик университетында укыта. 1923 елдан башлап “Башглав­полит­просвет”­ка, Ырынбур башкорт педагогия техникумына җитәкче­лек итә.
Әбделгалим Айдаров “Башкнига”дан соң Башкортстанны өйрәнү җәмгыятенең гыйльми секретаре һәм рәис урынбасары, Ырынбур татар-башкорт агропединституты рабфагы укытучысы һәм директоры булып эшли. Башкортстан укытучылары съездын чакыру, “Мәгариф эшлә­ре” (хәзер — “Башкортостан укытыусыһы”) журналын оештыру башлангычы белән чыгыш ясый, кантон үзәклә­рендә педагоглар әзерләүче кыска вакытлы курслар оештыра. Башкорт фольклоры, башкорт теле орфографиясе, башкорт, каракалпак һәм үзбәк телләре чагыштырма орфографиясе буенча гыйльми хезмәтләр, шулай ук рабфаклар һәм техникумнар өчен уннан артык дәреслек авторы. Башкорт­станның бихисап зыялылары белән бергә Айдаров та 1937 елда репрессияләнә.
“Башкнига” тәүге адымнарыннан ук республиканың төрле милләт халыкларының мәдәни ихтыяҗларын ка-нәгатьләндерүне максат итеп куя. Мәсәлән, 1922-26 елларда башкортча — 190, татарча — 32, урысча 10 китап чыгара. Бу елларда дөнья әдә­биятының иң яхшы үрнәклә­реннән булган әсәр­ләр — М. Горькийның “Кеше”, Дж. Бай-ронның “Шильен тоткыны”, Р. Тагорның “Хикәяләр” китап­лары башкортчага тәрҗемә итеп бастырыла.
Татар укучылары Мәҗит Гафуринең — “Ачлык тырнагында”, Афзал Таһировның — “Ач һәм ялангачлар”, “Уен­нан уймак”, Гайнан Хәйринең — “Онытылган әкият”, Сә­гыйть Агишның — “Безнең көлү”, Гариф Гомәрнең “Көл-келе хикәя­ләр” һәм башка китапларны үз телендә уку куанычын кичерә.
Башкортстан Совнар­ко-мының 1928 елның 28 ноябрь карары белән “Башкнига” ширкәте “Башгиз” дәүләт нәш­рияты итеп үзгәртеп корыла. Шул вакыттан алып республикада китап нәшер итү һәм аны сату дәүләт тәэ­минатына күчерелә.

Проект җитәкчеләре Зөфәр Тимербулатов, Галия Галимова,
автор-төзүче Динә Морзакаева
булган “Китап”: рухият шәҗәрәсе” фотоальбомыннан.
2009 ел.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Ваһапов фестивален Башкортстан җырчылары баета
Вчера, 21:36 :: Мәдәният һәм сәнгать
Ваһапов фестивален Башкортстан җырчылары баета
Кырымдагы форум яңа мөмкинлекләр ача
Вчера, 19:32 :: Сәламәтлек саклау
Кырымдагы форум яңа мөмкинлекләр ача
Сибай карьерында эшләр дәвам итә
Вчера, 15:58 :: Яңалыклар
Сибай карьерында эшләр дәвам итә




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»