Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Мәктәпләр төзелә. Балалар, тырышып укыгыз!

Мәктәпләр төзелә. Балалар, тырышып укыгыз!
19.10.2018 / Башкортостанга - 100 ел!

Мәктәпләр төзелә. Балалар, тырышып укыгыз!Республикада мәгариф өлкәсендәге уңай үзгә-решләр, иң беренче чиратта, матди-техник базаны үстерүдә чагыла. Мәгариф учреждениеләре 2012-13 елларда һәм соңгы өч елда аеруча зур тизлек белән төзелде. 2012 елда башкалада гына 1779 урынга исәпләнгән 3 мәктәп сафка кертелсә, төбәктә 2480 урынлык 10 мәктәп төзелде. 2013 елда республикада 6 яңа мәктәп ачылса, шуның 2се төзеклән­дерелеп сафка кертелде. 2016 елда бу күрсәткечләр тагын да яхшырак булды, төбәктә 3018 урынга исәпләнгән 6 мәктәп укучыларны кабул итсә, шуның иң зуры — 1000 урынлысы Стәрлетамак шәһәрендә ачылды. Шул ук елны респуб­­лика ике мәктәп төзелеше — Стәрлетамак шәһәрендәге һәм Федоровка авылындагы 1нче урта мәктәпләр өчен 774 миллион сумлык федераль субсидия алган.

Узган уку елында 1495 урынга исәплән­гән өч мәк­тәп тапшырылды. Шуның икесе башкалада — 550 урынга исәпләнгән 160нчы лицей (Киров районында), 825 урынлык 161нче лицей (Дим районында) ачылса, Бөрҗән районының Иске Собхангол авылында реконструк-циядән соң 120 урынлык интернат сафка кертелде.
Башкаланың Дим районында урнашкан 161нче лицей иң зур мәктәпләрдән санала. Аның мәйданы — 20 мең квадрат метрдан артык. Лицейда лифт, ике зур спорт залы, бассейн һәм 504 урынлык актлар залы бар. Биредә башлангыч сыйныфлар аерым блокта укый. Киләчәктә лицей ихатасында футбол, волейбол һәм баскетбол мәйданчыклары булдыру күз уңында тотыла.
Уфаның Киров районында урнашкан 160нчы лицейны төзү республика бюджетына 100 миллион сумнан артыкка төшә.
Ведомство җитәкчесе белдерүенчә, бүген респуб-ликаның мәгариф системасы максатлы финанслау шартларында үсешә. 2013 елда 13 елга исәпләнгән, гомум финанслау күләме 550,3 миллиард сум булган “Башкортстанда мәгариф үсеше” дәүләт программасы кабул ителгән иде.
Республикада мәгариф оешмаларының инфраструктурасын яхшырту уңаеннан максатлы эш алып барыла. Агымдагы ел ахырына 3653 урынга исәп­ләнгән 6 мәктәпне, 90 урынлык балалар бакчасын файдалануга тапшыру каралган.
Республика көне алдыннан Уфа районының Нагаево авылында урта гомуми белем бирү мәктәбе (икенче чираты, 950 урынлык); Уфаның Ленин районында реконструкциядән соң 1нче лицей ачылды.
Иске мәктәп былтыр майда реконструкциягә ябылган иде. Елдан артык вакыт эчендә биредә 4 катлы яңа корпус төзелде, элекке 5 катлы корпус яңартылды һәм лицей яны тәртипкә китерелде.
Лицей эчендә мөмкин-лекләре чикле балалар өчен ике лифт, 30дан артык сыйныф бүлмәсе, процедуралар һәм стоматология кабинеты булган медицина блогы, ике спорт, 300 урынлык актлар, ритмика һәм хореография заллары, шулай ук баскетбол уены өчен спорт мәйданчыгы, озайтылган көн төркемнәре өчен уен бүлмәсе, 400 урынлык ашханә һәм китапханә бар.
Иң мөһиме, яңа ачылган лицейда балалар бер сменада гына укыячак. Рекон-струкциягә кадәр биредә 600 укучы белем алса, хәзер аларның саны 775кә җитте.
Быел Караидел райо-нының Абыз авылында 90 урынлы балалар бакчасы белән бергә 108 урынга исәпләнгән төп гомуми белем бирү мәктәбе сафка кертеләчәк. Шулай ук Бакалы районы үзәгендә — 825, Благовещен шәһә­рен­дә — 320, Стәрлетамак шәһәрендә 1250 урынга исәпләнгән мәктәпләр төзе­леп бетәчәк. Киләсе елда республикада уннан артык мәктәп төзү планлаштырыла, алар арасында балалар бакчалары белән берләш-терелгәннәре дә булачак.
Соңгы елларда тармакны модер­низацияләүгә зур акчалар бүленә. Гомуми белем бирү учреждение­ләренә укыту кабинетлары, методик кулланмалар, компьютер сыйныфлары, спорт кирәк-ярагы, мәктәп ашха-нәләренә һәм медицина кабинетларына җиһазлар, мәктәп автобуслары алына. Болар барысы да — укучыларга төпле белем һәм яхшы тәрбия бирү өчен башкарылган эшләр. Тик, шулай да, мәктәп тормышында нинди генә уңай шартлар тудырылмасын, укучы өчен төп таяныч — укытучы үзе булачак.

Зөлфия ФӘТХЕТДИНОВА.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Әстагфирулла, Юнир абый түгелме соң!
Сегодня, 16:34 :: Мәдәният һәм сәнгать
Әстагфирулла, Юнир абый түгелме соң!
Халыкка якын булу мөһим
Сегодня, 15:39 :: Сәясәт
Халыкка якын булу мөһим
Куркыныч җинаятьче качкан
Сегодня, 15:15 :: Яңалыклар
Куркыныч җинаятьче качкан








Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»