Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Генерал туган төбәгенә “кайтты”

Генерал туган төбәгенә “кайтты”
23.10.2018 / Башкортстанга - 100 ел!

Генерал туган төбәгенә “кайтты”Өйдрәкбаш авылында Хаҗиәхмәт Ишбулатовка һәйкәл ачылды.

Шушы көннәрдә Благовар районының Өйдрәкбаш авылында истәлекле вакыйга булды: Башкортстан дәүләтчелегенең нигез ташлары салынган чорда Башкорт гаскәре җитәкчеләренең берсе булган генерал Хаҗиәхмәт Ишбулатовка һәйкәл ачылды. Бу хакта карар Былышлы авылы биләмәсендә эшләп килүче Канзәфәр-би исемендәге Башкорт тарихи-мәдәни үзәге тарафыннан агымдагы елның мартында оештырылган “Башкорт автономиясен оештыруда генерал Хаҗиәхмәт Ишбулатовның роле” дип аталган чарада кабул ителгән иде.


Өйдрәкбаш авылының үзәк мәйданында үткән тантаналы чарада исә, данлыклы генералның күпсан­лы нәселен дәвам итүчеләрдән тыш, аның якташла­ры, мәк­тәп укучылары һәм педагог­лар, Благовар районы хакимияте җитәкчеләре, кунаклардан Бөтендөнья башкорт корылтае вәкилләре катнашты. Бу җәһәттән шуны да билгеләп үтик: Хаҗиәхмәт Ишбула­тов­ның исемен мәң­геләштерү максатында оештырылган төркем җитәк­чесе, генералның нәселен дәвам итүчеләрнең берсе Зәйнәп Мохтаруллинаның (Ишбулатова) башлангычы барча туган-тумачаларда, якташларда киң яклау таба. Һәйкәл-бюстны чыгышы белән шу­шы төбәктән бул­ган скульптор Рәфис Зәй­нуллин иҗат иткән.
Генерал Ишбулатовның язмышы туган авылы Өйдрәкбаш белән тыгыз бәйле. Ул рәсми чыганакларда башкорт авылы саналса да, биредәге халык ХVIII гасырда ук бирегә күченеп килүчеләр исәбенә тулылана башлый. Благовар районы авылларының килеп чыгышын җентекле өйрәнгән төбәк-тарихчысы Рәис Корбангулов билгеләвенчә, Өйдрәкбашка бу чорда күче­неп килүчеләрнең төп өле­шен тәүдә Ока (Ука) елгасы буйларыннан килеп, Кама тамагында урнашкан, аннары бу төбәккә юлланган мишәрләр һәм ясаклы татарлар тәшкил иткән. Хә­зерге Яңавыл районы­ның Эткенә авылыннан күченгән Ишбулатовлар да нәкъ шушы кавемнән. Тарихи чыганакларда бу мишәрләр “Ижбулатовлар” итеп күр­сәтелгән. Генерал бюстына “Ижбулатов”, дип язылу да нәкъ менә әлеге тарихи чынбарлыкны чагылдыра.
Совет чорында генерал-ның, шулай ук аның нәсе-лен дәвам итүчеләрнең фамилиясе “Ишбулатов” дип языла. Алар арасында хәр-биләр күп, араларында Совет Армиясе офицерлары да бихисап. Әйткәндәй, Хаҗиәхмәтнең атасы Исхак Русия дәүләтенең башкорт-мишәр гаскәрендә зауряд-сотник, хорунжий чинын йөртә. Хаҗиәхмәтнең улы Рөстәм Ишбулатов үткән гасырның 30нчы елларында Советлар Союзы Кызыл Флотының күренекле капитаны булып дан казана, аның хакында күренекле совет язучысы Леонид Собо­лев­ның “Красная звезда” гә­зитендә күләмле мәкалә бастыруы билгеле. Бу уңайдан шуны гына әйтеп үтик: иҗатында диңгез темасы өстенлек алган язучы Соболев суасты көймәсе капитаны, өченче ранг капитаны Рөс­тәм Хаҗиәхмәт улы Ишбулатов белән 1936 елның җәендә Кара диң­гездә ко­мандировкада булганда таныша.
Туган төбәгендә бюст куелып, генерал Ишбулатов­ның исемен мәңгеләш-терүне якташлары аның илебез, республика алдындагы хезмәтләренә лаеклы бәһа бирү буларак кабул итте. Әйткәндәй, бу юнәлеш­тәге тәүге адым 1921 елда ук ясалуы мәгълүм. Генерал­ның 1921 елда вафатыннан соң күп тә үтми, бу чорда Башкорт автономиясе башкаласы Стәр­летамактан Өйдрәк­баш авылының урындагы власть хакимиятенә “Ишбу­ла­товның данлыклы исемен мәңгеләштерү максатында ул яшәгән усадьбаны сакларга һәм төзек хәлдә тотарга” дигән күр­сәтмә белән рәсми хат җибәрелә. Гене­ралның утары хәзерге Өйдрәкбаштан читтәрәк, халык телендә бүген дә “Түбән авыл” атамасы белән йөр­телүче төбәктә була. Ни аяныч, хәзерге вакытта “Хаҗи утары” дип аталган бу урын ташландык хәлгә төшкән.

Фәнүр Гыйльманов,
“Кызылтаң”ның үз хәбәрчесе.
Благовар районы.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сегодня, 19:16 :: Мәдәният һәм сәнгать
"Кәҗүл читек", "Ләйлә вә Мәҗнүн"...
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сегодня, 18:31 :: Башкортстанга - 100 ел!
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Сегодня, 17:30 :: Көнүзәк
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Радий Хәбиров:
Сегодня, 13:34 :: Яңалыклар
Радий Хәбиров: "Сибай халкына рәхмәт!"
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна
Сегодня, 13:19 :: Яңалыклар
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»