Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Ярмәкәйнең чишмәләре чылтырап агып тора

Ярмәкәйнең чишмәләре чылтырап агып тора
09.11.2018 / Башкортостанга - 100 ел!

Ярмәкәйнең чишмәләре  чылтырап агып тораХөсәен Әхмәтов исемендәге Башкортстан дәүләт филармониясендә район зур бәйрәм оештырды.

Республиканың 100 еллыгына багышланган “Башкортстанның тарихи битләре. фестиваль-марофонына Ярмәкәй районы да кушылды. 2 ноябрьдә районнан башкалага 250 кешелек делегация юл алды. Алар арасында муниципалитет хезмәткәрләре, хуҗалыклар җитәкчеләре, хезмәт алдынгылары, үзешчән артистлар, профессиональ коллективлар бар иде. Бәйрәм шатлыгын бүлешергә Ярмәкәй районының шәрәфле шәхесләре, дәүләт хезмәткәрләре, галимнәр, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, төрле тармак хезмәткәрләре, башкалада укучы яшьләр килде.


Ярмәкәйлеләр әлеге чарага җентекле әзерләнде. “Башкортстан Республи­касының 100 еллыгына – 100 объект” программасына ярашлы, район үзәгендә физкультура-сәламәт­лән­дерү үзәге төзел­де, Спартак авылында Аллаһ йорты төзекләндерелде. Исламбахты авылында күпер салынды, Башкортстанны Ырынбур өлкәсе белән тоташтыручы юл төзеклән­дерелде. “2010-2020 елларда Русиянең транспорт системасын үстерү” федераль программасына ярашлы, ярмәкәйлеләр үзлә­ренә караган 4,3 чакрым юлны 2014 елда ук төзеп куйган. Бу эшләрне тормышка ашыру өчен районга федераль бюджеттан 58 миллион 23 мең сум акча җәлеп ител­гән. Уртак көч белән, Ырынбур өлкәсе ягындагы 3,6 чакрым юл финанслау планына кертелеп, узган елның сентябрен­дә кулланылышка тапшырылды. Хәзер инде ярмәкәйлеләр генә түгел, күрше районнарда яшәүче­ләр дә Казан–Ырынбур федераль трассасына да бик тиз арада чыга ала. Татарстан һәм Ырынбур өлкәсе белән сәүдә-икътисади бәй­ләнеш­ләр тагын да җан­лана.
Русия Авыл хуҗалыгы федераль программасы ниге­зендә Елан-Чишмә авылында фельдшер-акушерлык пункты сафка бастырылырга әзер.
Республиканың 100 еллыгына Бәлә­бәй–Ярмә­кәй–Приютово юл участогы төзелеше тәмамлануны төбәк халкы аеруча көтте. Аны “Башкиравтодор” җәм­гыятенең Бәләбәй юл төзелеше идарәсенең Яр­мәкәй участогы хезмәткәр­ләре уңышлы башкарып чыкты.
Гомумән, соңгы чорда район, һичшиксез, тотрыклы үсеш юлыннан бара. Ә икътисади үсеш җитештерү күләмен арттыру белән генә билгеләнми әле, ул инвес­тицияләрне уңышлы җәлеп итү, бизнес белән власть арасында эшлекле мөнә­сәбәт булдыруга да кайтып кала. 2012 елда районның авыл хуҗалыгы җитештерү комплексына “Башкортстан ашлык компаниясе” җәм­гыяте йөзендә эре инвестор килде. Хуҗа­лык югары маржиналь майлы культуралар үстерүгә өстенлек бирә. Моның өчен арендага 11 мең гектар җир алынган.
Бәләбәй, Ярмәкәй, Биш­бүләк районнары хакимият­ләре һәм “ЭКОНИВА-АПК ХОЛДИНГ” җәмгыяте директоры арасында дүрть­яклы килешү нигезендә районда 2800 савым сыерга исәп­ләнгән терлекчелек комплексы төзе­лә. Моның өчен 5 мең гектар авыл хуҗалыгы тәгаенләне­шен­дәге җир бүленгән. Тиздән 800 баш токымлы тана кайтарылачак. 2,5 миллиард сум күләмендә инвестиция­ләр көтелә.
Районда хәйриячелек киң җәелдерелә. Власть, бизнес, коммерциягә карамаган җәмгыятьләр хезмәт­тәшлеге нигезендә Исламбахты авылында — мәктәп­кәчә яшьтәге балаларны карау төркеме, Тарказы авылында Ык елгасы аша күпер тө­зелде, Иске Турай авылында “Мансаф” мәчете ачылды. Район үзәгендә мәчет төзелеп бетте. Шушы һәм башка уңышларны чагылдырган видеофильм зур осталык белән төшерелгән.
Бәйрәмгә килүче кунаклар игътибарына “Игелекле Ярмәкәй җире” фото­сурәт­ләр күргәзмәсе тәкъ­дим ителде. Экспози­цияләрдә “Башкортстан. Табигать. Кеше. Мә­дәният.” халыкара ак­ция­сендә катнашучы фоторәссам­нарның эшләре күрсәтелгән. Алар районның бүгенге күпкырлы тормышын чагылдыра. Ул 2020 елда башкалабыз Уфада узачак VI Бөтен­дөнья фольклориадасына багышланган.
Азык-төлек продуктлары күргәзмәсе дә башкала кешеләрен үзенә җәлеп итеп торды.
Райондагы иҗат коллек­тив­ларының унысына “халык” һәм икесенә “үрнәкле” исеме бирелгән. Аларның башкаладагы концерт-пре­зентациядәге һәр чыгышы районның бер гасырлык үсешен чагылдырды. Ринат Мөхәммәтҗанов дирижерлык итүче Башкортстан Республикасының милли уен кораллары оркестры якташлар чыгышына мәр­тәбә өстәде. Нәкъ җырда­гыча, “Ярмәкәйнең чишмә­ләре чылтырап агып торды”.
Тамашачылар үзешчән композитор, шушы һәм “Уфтанма”, “Катаржан юлы” һәм башка бик күп җырларга көй язучы, Башкортстанның атказанган мәдәният хез­мәт­кәре Рәис Ханнановны, якташ җырчылар Илшат Вәлиев, Айдар Шәфыйгул­лин, Светлана Хәсәнши­наны алкышлап каршы алды. Концертка Башкорт­станның һәм Татарстанның халык артисты Айдар Галимов та чакырылган иде.
– Туган ягым Миякәнең аркадашы, ут күршесе Ярмә­кәй районы бәйрәмен уртаклашырга шатланып килдем, – диде ул. – Биредә яшәп, йөрәк­тәге якты хис­ләр турында җырлар иҗат итүче иҗат­ташым Рәис Ханнанов, тәүге концертларымны оештыручы Ислам Халәпов та шушы районнан.
Әлеге чарага республи­ка­ның мәдәният министры Әминә Шәфыйкова югары бәя бирде.
– Бүгенге концерт – инде тарих, аның күркәм бер бите, – диде ул. – Шушы залда республикабызның ни дәрәҗә­дә матур булуын аңлыйсың. Башкортстан – ул, иң беренче чиратта, аның күркәм халкы.
Әминә Шәфыйкова иҗа­ди коллективларга ярдәм иткәне өчен Ярмәкәй районы хакимияте башлыгы Илшат Раймановка рәх­мәтен җиткерде. “Аларның башкару осталыгы, күркәм костюмнары аерым игътибарга лаек”, – диде ул.
Фестиваль штандарты Зианчура районы хакимияте башлыгы Дәмин Юлановка тапшырылды.

Резида ВӘЛИТОВА.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Әстагфирулла, Юнир абый түгелме соң!
Сегодня, 16:34 :: Мәдәният һәм сәнгать
Әстагфирулла, Юнир абый түгелме соң!
Халыкка якын булу мөһим
Сегодня, 15:39 :: Сәясәт
Халыкка якын булу мөһим
Куркыныч җинаятьче качкан
Сегодня, 15:15 :: Яңалыклар
Куркыныч җинаятьче качкан








Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»