Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Батырша рухы тарта

Батырша рухы тарта
15.11.2018 / Башкортстанга - 100 ел!

Батырша рухы  тартаМәгърифәтче Габдулла Галиев музее Пермь краеның Барда районыннан кунаклар кабул итте.

ХVIII гасыр мәгърифәтчесе Габдулла Галиевның (Батырша) Иске Балтач авылында урнашкан йорт-музеена халык ел әйләнәсенә агыла. Шушы көннәрдә балтач­лылар Пермь краеның Барда районы делегациясен кабул итте.


Барда районының аксакаллар советы рәисе Кадыйрҗан Зыятов җитәкчелегендә ветераннар, пенсионерлар төркеме, башкалабыз Уфа шәһәренә юл уңаеннан Иске Балтачта тукталды. Өлкән яшьтәге кунаклар тәүдә Иске Балтач җәмигъ мәчетенә кереп дога кылды, аннары Габдулла Галиев (Батырша) йорт-музеена юлланды.
Биредә кунакларны йорт-музей директоры Рәфис Шәйхәйдәров сәламләде һәм данлы якташыбызның тормыш юлы белән таныштырды. Кунакларга, әлбәттә, бөек шәхеснең Барда җиренә бәйле истәлекләре кызыклы булгандыр. Рәфис Шәйхәйдәров Батыршаның тарихи эзләре Гайнә иле белән дә тыгыз бәйләнештә булуы турында бәян итте.
Утыз ел гомерен белем алуга багышлаган зыялы шәхес Батырша, Ташкичү мәдрәсәсен тәмамлагач, әлеге Пермь краеның Барда районы төбәгенә юл тота. Ул дәвердә Гайнә иле булып йөргән Барда җирендә (Байавылда) ике ел белем бирә һәм имам булып тора.
Күп йөргән, кешеләр белән аралашкан, тыгыз элемтәдә торган Батырша халык күтәрелешенә кадәр үк үзе башлангыч биргән хәрәкәтне бастыру өчен кораллы отрядлар оештырылуы турында белә, анда да куркып калмый, кораллансыннар, аннары халык ягына чыгарлар дип өмет итә.
Иң фаҗигале, иң аяныч кимсетүләр чорыннан торган ХVIII йөз уртасында, колонизаторларның мәчет-мәдрәсәләрне җимерү, үз диннәренә хыянәт итәргә теләмәгәннәрне яшәгән урыныннан куу, җирләрен тартып алу, динен сатканнар өчен дә салым түләү, башка гаделсезлекләргә каршы халыкны күтәрелешкә әйди ул.
Батырша хәрәкәтенең бер учагы — Нугай юлында, икенчесе Гайнәдә булганлыгы мәгълүм. Батырша хәзрәт мәдрәсәсендә Гайнә ягыннан күп шәкертләр гыйлем алган.
Музей директоры үткәргән экскурсия дә кызыклы булды. Бай экспозицияләргә тупланган мәгълүматлар арасында кулъязма китаплар, күренекле шәхесләрнең шәҗәрәләре, Барда районы һәм Ырынбур өлкәсе экспозицияләре, Батырша шәхесенең агымдагы уку елыннан 8нче сыйныфның уку программасына кертелүе турында мәгълүматлар кунакларда кызыксыну уятты.

Аида ХӘЙРТДИНОВА.
Балтач районы.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Ваһапов фестивален Башкортстан җырчылары баета
Вчера, 21:36 :: Мәдәният һәм сәнгать
Ваһапов фестивален Башкортстан җырчылары баета
Кырымдагы форум яңа мөмкинлекләр ача
Вчера, 19:32 :: Сәламәтлек саклау
Кырымдагы форум яңа мөмкинлекләр ача
Сибай карьерында эшләр дәвам итә
Вчера, 15:58 :: Яңалыклар
Сибай карьерында эшләр дәвам итә




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»