Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Бер гасырлык юбилейга бер сезон калгач

Бер гасырлык юбилейга бер сезон калгач
15.11.2018 / Башкортостанга - 100 ел!

Бер гасырлык юбилейга  бер сезон калгачМәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театры йөзьеллыгын ничек каршылый?

Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театры бер сезоннан соң үзе­нең 100 еллыгын билгеләячәк. Әйе, ул да республикабызның яшьтәше.

Театр 1919 елның 4 декабрендә Стәрлетамак шәһәрендә оешкан. Беренче труппаның җитәкчесе һәм директоры – В. Мортазин-­Иманский. 1935 елда Башкорт дәүләт театрына академия исеме бирелә, 1971 елдан ул халык шагыйре Мәҗит Гафури исеме белән йөртелә башлый.


Театр репертуары һәр­вакыт дүрт төп юнәлеш буенча төзелгән: милли классика, чит ил, урыс һәм заманча пьесалар. Төрле вакытларда бире-дә бөек рәссамнар, артистлар, режиссерлар театрның кабатланмас тарихын язган. Театр Сүрия, Төркия, Кытай, Казахстанда, башка илләрдә чыгышлар ясый, даими рәвештә Башкортстанда гастрольләр оештыра, елына ике тапкыр гастрольләр белән Татарстанга бара, берничә тапкыр Мәс-кәү, Ырынбур, Казан, Чиләбе, Екатеринбург һәм Русия­нең башка шәһәрләре сәхнә­сендә тамашачы күңелен яулады.
Иҗади коллектив яңа иҗат формалары куллана, тәҗрибә­ләр ясый, фестивальләрдә катнаша. “Алтын битлек” Бөтен­русия милли театр фестивалендә 2008, 2015, 2016, 2018 елларда катнашты. 2016 елда баш рәссам Альберт Нестеров “Костюмнар буенча рәссамның иң яхшы хезмәте” номинациясендә лауреат булды (Мәҗит Гафури “Кара йөзләр”).
Быел 4 октябрьдә Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театры Айрат Абушахманов сәхнәләштергән “Зөләйха күзләрен ача” спектакле белән 99нчы иҗат сезонын ачты. Бу уңайдан матбугат конференциясе дә оештырылды. Анда театрның сәнгать җитәкчесе, Русиянең атказанган, Башкорт­станның халык артисты, Русия дәүләт премиясе, Салават Юлаев исемендәге премия лауреаты Олег Ханов, театр директоры Иршат Фәйзуллин, режиссер, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Айрат Абушахманов, Баш-корт­станның халык артисты Илдар Гомәров катнашты.
Конференциядә яңа әсәр-ләр, юбилярлар, гастроль эшчәнлеге, фестивальләр хакында сөйләшү булды.
Әлбәттә, театр ул – спектакльләр. Репертуар быел өч яңа әсәр белән тулылана. Айрат Абушахманов Урал Галиевның “Тәмамланмаган повест”е буенча эшен дәвам итә, ул үзе инсценировка авторы да. Премьера ел ахырында көтелә.
Республиканың һәм театрның 100 еллык юбилейларына багышланган “Урал-батыр” спектакле ноябрь-декабрь айларында куелачак. Августта Уфага билгеле режиссер Андрей Борисов килгән, “Урал-батыр” башкорт халык эпосы буенча спектакльне ул куячак. Аның ярдәмчесе Мария Докторова һәм рәссамнар Михаил Егоров, Сардаана Федотова Уфада дүрт көн булган. Иҗади аралашудан ике як та күп уңай тәэссо­ратлар алган, тәҗрибә туплаган.
Мостай Кәрим исемендәге Милли яшьләр театрының баш режиссеры Мөсәлим Кулбаев “Чыңгызханның ак болыты”н (пьеса авторы Елена Баранчикова) сәхнәләштерүгә әзерлек эшләрен башлаган. Пьесага материал Чыңгыз Айтматовның “И дольше века длится день” романыннан алынган.
Быел Мәҗит Гафури исе­мен­дәге Башкорт академия драма театры, бинада ремонт эшләре башкарылу сәбәпле, Башкортстан дәүләт опера һәм балет театрының Кече залына күчеп тора.
Агымдагы елда театр Федор Волков исемендәге Русия Хөкүмәте премиясе лауреаты да булган. “Зөләйха күзләрен ача” Ярославль шәһәрендә 14-23 сентябрьдә үткән XIX Халыкара Волков фести­валендә күрсәтелгән. Бу спек­такль Мәскәү театр белгеч-ләрендә дә кызыксыну уяткан.
Театрның янә бер спектакле фестивальдә катнаша. Әнгизә Ишбулдинаның “Кесәл­ле ярда” пьесасы (режиссеры Алмас Әмиров) “КОЛЯДА-PLAYS” XII Халыкара заманча драматургия театр фестива-ленә чакырылган. Ул Екатеринбургта бүген тәмамлана­чак.
Гомумән, Башкорт академия драма театры искиткеч җанлы тормыш белән яши, республика тамашачысын сөендерергә дә, илдә, чит илләрдә казанышлар яуларга да өлгерә.

Ләйсән Якупова.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




“Мин 70 дигәнмен икән, димәк, 70!”
Сегодня, 00:00 :: Көнүзәк
“Мин 70 дигәнмен икән, димәк, 70!”
Сез бүген дә алгы сафта!
Сегодня, 00:00 :: Җәмгыять
Сез бүген дә алгы сафта!
Рөхсәтсез төзелешләр ачыклана
Сегодня, 00:00 :: Сәясәт
Рөхсәтсез төзелешләр ачыклана
Иглиндә сынатмыйлар
Сегодня, 00:00 :: Җәмгыять
Иглиндә сынатмыйлар
Бердәм булыйк!
Сегодня, 00:00 :: Икътисад
Бердәм булыйк!
Сибайда эшләр шулай
Сегодня, 00:00 :: Көнүзәк
Сибайда эшләр шулай




Новости русской версии сайта



Яңа номер

20 (25324) от 19 февраля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»