Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Хәрефләрдә — кеше язмышы

Хәрефләрдә — кеше язмышы
20.11.2018 / Башкортостанга - 100 ел!

Хәрефләрдә — кеше язмышыБашкортстан Совнаркомы кабул иткән карарларга ярашлы, “Башгиз” дәүләт нәшрияты китаплар бастырып чыгаруны киңәйтү буенча актив эшчәнлек җәелдерә. Ул Казанда һәм Мәскәүдә дә китаплар чыгаруга заказлар урнаштыра — СССР халыклары үзәк нәшрияты (Центриздат) канаты астында бу шәһәрләрдә башкорт секциясе оештырыла һәм аларда Башкортстаннан чакырып китерелгән танылган журналистлар, милли әдәбият һәм мәдәният буенча белгечләр эшли.

Башкортстанда егерменче елларда китаплар гарәп хәреф­ләре белән басыла. Бу язма, гомумән алганда, башкорт хал-кының иҗтимагый-сәяси һәм мә-дәни ихтыяҗын канәгатьләндерә иде. Ул төрле заманнарның күчәкилүчәнлеген тәэмин итә, Көнчыгыш халыкларының гаять бай иҗади мирасы һәм рухи кыйм­мәтләре традицияләрендә яшьләрне тәрбияләүгә һәм укытуга булышлык итә.

Хәрефләрдә — кеше язмышы

Ләкин урыс булмаган халык­ларның язмасын һәм мәдә­ния­тен бердәйләштерүгә йөз тот­кан шартларда башкортлар да латин графикасына нигезләнгән яңа язма — яңалифкә күчәргә мәҗ-бүр була. Башкортстан хөкүмә-тенең 1928 елның маендагы махсус декреты белән латин алфавитына күчүнең бишьеллык планы кабул ителә. Әмма БАССР Үзәк Башкарма Комитеты 1929 елның 9 мартында күчү процессын бик нык тизләтергә һәм 1930 елның 1 гыйнварыннан гарәп хә­рефләрен куллануны бөтенләй тыярга дип карар чыгара.
Шулай итеп, 1929 елдан ук Башкортстандагы нәшрият эш­чәнлегенә латин алфавиты кер-телә, 30нчы елларда, төгәл бер дистә ел, башкортча һәм татарча китаплар шушы алфавит белән басыла.
1933 елда республикабызда ике яңа нәшрият барлыкка килә. “Башпартиздат” дигәне марксизм-ленинизм классиклары, беренче чиратта, В. И. Ленин хез-мәт­ләрен башкорт телендә нә-шер итүне киңәйтү максатында оештырыла. “Юнгиз” нәшрияты балалар һәм үсмерләр өчен матур әдәбият бастыруны яхшыртуны күздә тота. Болар икесе дә озак эшләми, “Башгиз”га кушыла.
1928-30 елларда “Башгиз”ның баш мөхәррире булып күренекле җәмәгать эшлеклесе һәм язучы Гобәй Дәүләтшин эшли.
30нчы еллар уртасында “Башгиз”, “Башкнига” кебек үк, китап­лар нәшер итүдән тыш, аларны сату белән дә актив шөгыльләнә. Тора-бара бу ике эшне бергә башкару авырга төшә. Шуңа күрә Башкортстан Үзәк Башкарма Комитеты һәм Халык Комиссарлары Советының 1936 елның 25 апреле карары белән “Башгиз” ике мөстәкыйль оешмага — БАССР Совнаркомы каршындагы Башкортстан китап нәш­риятына (Башкнигоиздат) һәм республика Халык мәгарифе комиссариаты карамагындагы Башкниготоргка бүленә.
1938 елның февралендә республикада китап нәшер итү торышы партия өлкә комитеты бюросы утырышында тикшерелә. Китап нәшрияты кадрларга кытлык аркасында килеп туган авырлыкларны җиңеп чыгу максатында марксизм-ленинизм классиклары хезмәтләрен тәр-җемә итеп бастыру комиссиясен таратырга, анда эшләүчеләрне Башкортстан китап нәшриятына җибәрергә карар ителә. Марксизм-ленинизм классиклары хезмәтләрен башкортчага тәрҗе-мә итеп бастыру редакциясе бу нәшриятта оештырыла, һәм ул үткән гасырның 80нче елларына кадәр эшләп килә.
1932-37 елларда нәшрият директоры һәм баш мөхәррире булып янә Булат Ишемгул эшли. Утызынчы еллар ахырында нәшриятның партия-сәясәт секторы мөхәррире булып Идиятулла Әсәдуллин хезмәт сала. Аннары ул “Пионер” журналы­ның баш мөхәррире итеп тәгаенләнә. Бөек Ватан сугышында катнаша. Төрле елларда “Кызыл таң”, “Совет Башкортостаны” гәзитләрендә эшли, Дәүләт иминлеге комитетының контрразведка бүлегенә, соңрак “Һәнәк” журналына җитәкчелек итә.
1935-39 елларда нәшриятның баш мөхәррире булып Мәхмүт Хафизов эшли. Ул марксизм-ленинизм классиклары хезмәт-ләрен басмага әзерләүдә, шулай ук башкорт теленең яңа алфавитын һәм орфографиясен булдыруда актив катнаша. М. Хафизовны без Мәскәүдә 1949 елда басылган беренче урысча-башкортча сүзлекне төзүчеләрнең берсе, “Коммуна” (хәзерге “Кызыл таң”) гәзитенең җаваплы секретаре, республика радиокоми-тетының баш мөхәррире, партия өлкә комитетының матбугат секторы мөдире буларак та белә-без.
Тагы бер күренекле шәхес Гата Алмаев 1937-39 елларда партия-сәясәт секторына җитәк-челек итә, тагы ике ел нәшрият-ның баш мөхәррире вазыйфасын башкара.
1934 елның 15 мартында Башкортстан язучыларының беренче съезды ачыла. Бу дата республиканың Язучылар берлеге оештырылган көн дип исәп-ләнә. Мәскәү, Татарстан, Үзбәк-стан һәм башка төбәкләр каләм әһелләре дә катнашкан бу съездда Язучылар берлегенең тәүге рәисе итеп Афзал Таһиров сайлана.
1936 елның гыйнварында Максим Горький башлангычы белән Минск шәһәрендә Совет Язучылар берлегенең III пленумы үтә, анда, башка милли мәдә-ниятләрнең үсеш проблемалары белән беррәттән, башкорт әдә­бияты торышы да тикшерелә. Пленум аны арытаба үстерүнең анык чараларын да билгели.
Нәкъ менә шул елларда Рәшит Нигъмәти, Сәгыйть Агиш, Али Карнай, Баязит Бикбай һәм башкаларның иҗаты гөрли. Әсәрләренең тематикасы киңәя, авторларның осталыгы арта. Әдәбиятта роман жанры ныклап урнаша. Күп кенә яшь талантлар мәйданга чыга. Кирәй Мәргән, Әкрам Вәли, Хәниф Кәрим, Максуд Сөндекле, Гайнан Әмири, Ка­дыйр Даян, Мәлих Харис, Һәдия Дәүләтшина, Мостай Кә­рим һәм башкаларның исемнәре республикада киң билгелелек яулый.
Беренче бишьеллыкта (1928-32 еллар) нәшриятта гомум тиражы 3 миллион 822 мең данә булган 918 исемдә китап басылса, икенче бишьеллыкта (1933-37) бу күрсәткеч 8 миллион 350 мең данә һәм 1408 исемгә җитә. Чагыштырып караганда, бишь­еллыкларның беренчесендә һәр елга — 184, икенчесендә 282 данә китап туры килә.
Кызганычка каршы, әйдәүче башкорт язучыларының байтагы өчен мондый илһамлы иҗат һәм китаплар нәшер итү чоры озакка сузылмый. 1937-38 елларда башкорт әдәбиятының күренекле вәкилләре, шул исәптән Башкорт­стан китап нәшриятының элекке җитәкчеләре Габдулла Амантай, Булат Ишемгол, Гобәй Дәүләт-шин, Даут Юлтый шәхес культы корбаны була. 1938 елның 10-15 июлендә генә Уфада бернинди гаепсез йөзләп кеше атып үтерелә. Алар арасында — нәш-рият директоры Кәрим Гомәров, әдәбият секторы мөдире Мөхтәр Баемов. Нәшрият үзенең иң яхшы авторларын һәм кадрларын югалта. Утызынчы еллар ахырында республикада башкорт язмасын урыс графикасына нигезләнгән алфавитка күчерү хәрәкәте башлана. Моңа бәйле нәшриятта өстәмә авырлыклар туа: җыю машиналарын яңа хәрефләргә көйләргә, мөхәр-рирләрне, корректорларны өйрә-тергә. Башкорт әдәби теле ор-фографиясенең кириллицага нигезләнгән ахыргы варианты Мәскәү галимнәре һәм урындагы фәнни хезмәткәрләр тарафыннан эшләнә һәм БАССР Югары Советы Президиумының 1939 ел 23 ноябрь указы белән раслана.
Башкорт теленең язмасын һәм грамматик нормаларын эшләүдә илнең күренекле тюркологы Николай Дмитриев зур ярдәм күрсәтә. Бу эштә шулай ук Гобәй Дәүләтшин, Габделәхәт Вилданов, Гыйбадулла Алпаров, Нәкый Исәнбәт, Таһир Баишев, Закир Шакиров, Габдулла Аманай, Вәли Хангилдин һәм башка галимнәр актив катнаша.
Шулай итеп, тулы булмаган 15 ел эчендә башкорт язмасы графиканы ике тапкыр үзгәртә. Моның уңай ягы: урысчага өйрә­нү чагыштырмача җиңеләя. Әм­ма ике тапкыр алфавит алышыну аркасында элекке заманнар мәдәниятенең калын бер катламы онытылуга дучар ите­лә. Гарәп һәм латин графикасын яхшы белүчеләр “надан” исәбенә керә.
1939 елның 10 декабрендә чыккан указда болай диелә: “41 хәрефтән торган алфавитны расларга, күчүне 1941 елның 1 гыйнварына тәмамларга”.
(Проект җитәкчеләре Зөфәр Тимербулатов, Галия Галимова, автор-төзүче Динә Морзакаева булган “Китап”: рухият шәҗәрәсе” фотоальбомыннан. 2009 ел).






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Язмаган шигырен дә укучылар булган...
Сегодня, 13:10 :: Мәдәният һәм сәнгать
Язмаган шигырен дә укучылар булган...
Лыгырдама инде, пажалысты!..
Сегодня, 12:18 :: Яңалыклар
Лыгырдама инде, пажалысты!..
Торак төзү артачак
Сегодня, 11:52 :: Сәясәт
Торак төзү артачак
Исемлекне ашап котылырга уйлаган
Сегодня, 11:52 :: Җәмгыять
Исемлекне ашап котылырга уйлаган




Новости русской версии сайта



Яңа номер

20 (25324) от 19 февраля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»