Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » “Туган төбәкне күңелемдә сакладым”

“Туган төбәкне күңелемдә сакладым”
30.11.2018 / Башкортстанга - 100 ел!

“Туган төбәкне  күңелемдә сакладым”Бишбүләк районының Усак-Кичү модельле китапханәсендә күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Таһир Ахунҗановка багышланган укучылар конференциясе үтте.

Күренекле райондашыбыз Таһир Ахунҗа­новның тууына 95 ел тулуга багышланган бу чарада Бишбүләкнең туган якны өйрәнү музее директоры, китапханәчеләр һәм Усак-Кичү урта мәк-тәбенең 10нчы сыйныф укучылары катнашты.


Район үзәк китапханә-сенең сектор мөдире Л. Чернова Т. Ахунҗановның әдә-биятта тоткан урыны, район балалар китапханәсе директоры Л. Иванова аның нинди дәрәҗәле дәүләт эшлеклесе булуы, китапханә методисты А. Ганиева китаплары, әсәр-ләре, повестьлары, романы турында сөйләделәр. Якташыбызның бала һәм үсмер чаклары, тормыш баскычлары, музей экспонатлары белән мин таныштырдым.
Таһир Исмәгыйль улы-ның ихтирамлы, туган җан-лы булуын дәлилләгән истәлекләре белән аның кардәше Резеда Газим кызы уртаклашты. Калинин авыл Советы рәисе булып эшләгәндә З. Фәхрисламов данлы якташыбыз белән күп тапкырлар элемтәгә кереп, аның ярдәмен тоеп яшәгән. Ул да исендә калганнары турында сөйләде һәм музейга кулъязмалар бүләк итте.
Районның туган якны өйрәнү музее директоры Р. Иванова да Таһир Исмә-гыйль улы һәм аның тормыш иптәше Зинаида Ивановна белән очрашуларын бик җентекле бәян итте. Таһир Ахунҗановның үтенече буенча, музей аның 90 яше тулу көненә ачылырга тиеш булса да, эш тоткарланды. Шуннан Калинин авыл Советы рәисе Рамил Шиһапов бөтен тырышлыгын салып бу эшне кузгатып җибәрде.
Таһир Ахунҗанов музее тәүдә күздә тотылганнан 4 елга соңлап, 2017 елның 23 декабрендә ишекләрен ачты. Кунакларның тәүге төркеме – иганәчеләр, Биш-бүләк һәм Уфа кешеләре – быел 8 февральдә кабул ителде. Төрле район һәм шәһәрләрдән өлкәннәр, яшүсмерләр, мәктәп балалары әледән-әле килеп торалар. Музейга яңа экспонатлар алып килүчеләр дә байтак. Әдипнең тормыш һәм иҗат юлына багышланган “Укучылар күңелендә яши” дигән викторина сораулары төзеп, барлык ки-тапханәчеләргә, гомумән, автор иҗатына битараф булмаучыларга тәкъдим иттем. Барлыгы 26 эш каралды һәм урыннар билгеләнде.
Тормышы, эшчәнлеге һәм иҗаты күпләргә үрнәк булган шәхеснең якты истә-легенә багышланган мондый чаралар киләчәктә дә булыр әле. Конференция ахырында кабул ителгән резолюциядә, беренчедән, туган якны һәм тарихны өйрәнүне җанландырып җибәрергә тәкъдим ителә. Таһир Ахунҗанов иҗатын пропагандалауны да көчәйтеп, әдәбият сөючеләргә җиткереп тору бурычы куела. Китапханәчеләргә, үз чиратында, методик кулланмалар, электрон журналлар, виртуаль күргәзмәләр оештырырга, районның һәр китапханәсендә якташ әдипнең әсәрләрен һәм аның турындагы язмаларны укырга тәкъдим ителде. Киләчәктә аның әсәрләренең электрон версияләрен чыгару өстендә эш тә күздә тотыла.

Әнисә СОЛТАНОВА,
китапханәче, Таһир Ахунҗанов музее җитәкчесе.
Бишбүләк районы.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сегодня, 21:33 :: Яшьлек
"Сез безгә бик кирәк!"
Тәртип кирәк, иптәшләр! (Видео)
Сегодня, 19:55 :: Мәдәният һәм сәнгать
Тәртип кирәк, иптәшләр! (Видео)
Вәсилә Фәттахованың кызын Кытайда дәвалаячаклар
Сегодня, 18:36 :: Мәдәният һәм сәнгать
Вәсилә Фәттахованың кызын Кытайда дәвалаячаклар
Барселонада Салаватны талаганнар
Сегодня, 18:08 :: Мәдәният һәм сәнгать
Барселонада Салаватны талаганнар
Туймазы хәзер Тукайлы
Сегодня, 17:51 :: Милләт
Туймазы хәзер Тукайлы
Өмәдән соң - кайнар чәй!
Сегодня, 17:00 :: Көнүзәк
Өмәдән соң - кайнар чәй!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

49 (25353) от 26 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»