Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Изге булды хезмәте, авыр булды юллары

Изге булды хезмәте, авыр булды юллары
06.12.2018 / Башкортстанга - 100 ел!

Изге булды хезмәте,  авыр булды юлларыЯрмәкәйнең күренекле дин әһеленең исемен мәңгеләштерәсе иде.

Без сорыйбыз, син гафу кыл,
Барчабыз да колларың.
Салма утка, кылма газап,
Улларым һәм кызларым.

Бу шигъри юлларның авторы – Ярмәкәйнең соңгы указлы мулласы Миңнеәгъзам Ваһапов.

Әлеге язмабызда без аның тормыш юлына кыскача күзәтү ясарга тырыштык. Бабабызның язмышын, рухи ныклыгын, чын дин әһеле бул­ганлыгын искә алып, яңа мәчеткә аның исемен бирү яклы булуыгызны үтенеп сорыйбыз. Ярмәкәй мәчете тарихында мондый сынауларга дучар ителгән бердәнбер дин әһеле ул. Мәчеткә исемне мәхәллә әгъзалары гына сайлый аладыр. Без бу тәкъ­димебез белән шәхсән үзебез өчен бернинди дә файда эзләмибез. Тик ул безнең бабабыз булганы өчен генә түгел, ә чын дин эшлеклесе булганы өчен аның исеме югалып калмасын иде. Ул бит гомере буе Ярмәкәй, хәтта тирә-як татар авыллары (Яңа Ярмәкәй, Абдулкәрим, Түбән Карамалы) халкына да хезмәт итте.


Миңнеәгъзам Ваһапов 1881 елда ярлы крестьян гаиләсендә дөньяга килгән. Кечкенәдән киң зиһенле, гаҗәеп үткен хәтерле, укуга бик сәләтле, моңлы тавышлы булуы белән аерылып торган. Ярмәкәй мәчете каршында эшләп килгән мәдрәсәне тәмамлап, мәхәллә юллавы буенча Бәйрәкә (хәзерге Татарстан) мәдрәсәсендә, аннары Бохарада дини белем алган. Аны уңышлы тәмамлап кайткач, туган авылы Ярмәкәй мәчетендә хезмәт сала: мәдрәсәдә шәкертләр укыта, барлык дини гореф-гадәтләрне шәригать кушканча үтәүне оештыра. Ике тапкыр хаҗ кыла.
1905 елда Урыс-япон сугышында катнаша. 1913 елда кабат армиягә алына. Хәрби курсларда укып, прапорщик дәрәҗәсенә күтәрелә. Бер үк вакытта гаскәри мөселманнар арасында дини мәгърифәтчелек эшләре алып баручы итеп билгеләнә. Беренче Бөтендөнья сугышы вакытында һәлак булган мөселманнарны шәригать кануннары буенча җирләтә.
1917 елның апрелендә Петроградның Фин вокзалында Ленинны каршы алуда катнашкан һәм аның билгеле чыгышын тыңлаган (ул көннәрдә бабабыз, уң аягы җәрәхәтләнү сәбәпле, госпитальдә дәваланган булган). Ленин чыгышыннан ул, илдә тынычлык урнашмаячагын, тагын да аянычлы хәлләр көтеләчәген аңлап, ярасы төзәлеп тә бетмәгән килеш туган ягына кайтырга булган. 5 ел патша армиясендә сугыш эчендә кайнап, дошманга каршы торып, берничә тапкыр яраланып, җәфа чиккән башка бик күпләр кебек, үз халкына каршы ут ачасы килмәгән. Туры килгән һәр мөмкинлектән файдаланып, дини эшләр алып барган, биш вакыт намазын да мөмкин булган кадәр укырга тырышкан. Беркемгә дә кирәкмәгән, миллионнарча ир-егетне корбан итеп, ата-ана, хатын-кыз, бала-чагаларны хәерчелеккә, ятимлеккә дучар иткән бу сугышлар нәтиҗәсендә интегүләрдән гади халыкның, “Юктырсың ла, Аллаһ”, дип, диннән дә ваз кичә баруын күргән. Аны бу афәттән тик дин, Аллаһы Тәгалә кушканча яшәү генә коткара алачагына ныклап ышанган бабабыз мең бәлаләр белән туган авылына кайткан.
Икенче көнне үк бөтен күңелен биреп эшкә тотынган: мәчеткә ремонт ясатуны оештырган, шәкертләр укыта башлаган. Барлык эшләрне дә мәхәллә әгъзалары белән киңәшләшеп, бергә башкарган. Авыл өстендә азан да аның тавышы белән яңгырый башлый. Җомга намазларына килүчеләр саны да арта бара. Үзе укыган Бәйрәкә һәм Уфадагы “Галия” мәдрәсәләреннән дини китаплар алып кайта. Үз йортында да ифрат бай дини китапханә булдыра.
Ураза һәм Корбан бәйрәмнәренә дә халык күпләп җыелып, аларны зур күтәренкелек белән үткәрә башлыйлар. Вәгазьләрендә үзе кичергән сугыш афәтләре турында сөйләп, авыл халкын тынычлыкка, сабырлыкка өнди.
Ярмәкәйдә яңа власть урнашкач та бабабызның дини эшчәнлеген тыярга тырышалар, ләкин бернинди дә кискен чаралар күрелми, әледән-әле чакыртып, кисәтү-янаулар белән генә чикләнәләр. Күрәсең, урындагы власть әһелләре дә өметен өзгән халыкның бу авыр елларда дин генә бердәнбер таяныч булуын аңлаганнардыр.
Күпне күргән-кичергән бабабыз XX гасырның 20нче елларында барган барлык милләтләрнең дә тигезлеге өчен көрәштән дә читтә калмаган. Билгеле булуынча, бу көрәш башында Сталинга каршы торырлык көчле татар шәхесе Мирсәет Солтангалиев торган. Миңнеәгъзам мулла аның идеяләрен яклап чыккан. Солтангалиев кулга алынгач, аның яклыларны әзерлекләүләр башлана. Шул көннәрдә (1927) бабабыз да кулга алына. Моның төп сәбәбе, әлбәттә, атеизм чәчәк аткан заманда аның дини эшен дәвам итү булган. Йортында тентү үткәргәндә аның күп еллар җыйган китапларын утка ыргыталар. Әниебез Мөкәррәмә һәм аның кече энесе Әкмал инде ут ялмап алган ике китабын гына коткарып өлгерәләр. Әниебез аларны гомере буе кадерле ядкарь итеп саклады һәм андагы булган догаларны яттан укыды. Ул мәрхүмә булгач, байтак еллардан соң мин бу китапларны Бәләбәй районының Мәтәүбаш авылында яшәп, безнең Тузлыкуш авылы халкына да иман нурын ихлас таратып йөрүче хәзрәт Нур Яркәевка тапшырдым.
Репрессияләрнең беренче дулкынында кулга алынганнарның гаиләләре ничектер исән калган. Патша указы белән дворян исеме алган, Ярмәкәй районының Суккул авылында яшәгән Нагаевлар нәселеннән булган безнең нәнәй. Аларны “чабаталы дворяннар” дип атаганнар. Әлеге көндә дә бу нәсел әгъзалары Татарстанда һәм Башкортстанда яши. Репрессияләрнең икенче дулкынында зур югалтулар кичергәннәр. Шуңа карамастан, Бөек Ватан сугышында илебезне каһарманнарча яклыйлар; бу нәселдән анда 16 кеше һәлак була. Ә Мөгыйн Нагаев, сугышның беренче көненнән төрле хәрби дәрәҗәләрдә үзен аямыйча, батырларча көрәшеп, Советлар Союзы Герое исеменә ике тапкыр тәкъдим ителә. Ләкин, ни сәбәпледер, аңа бу исемне бирмиләр, Кызыл йолдыз һәм Ленин орденнары бирү белән чикләнәләр. Әлеге көндә 100 яшьлек Мөгыйн Кәрим улы Уфада яши.
Бабабыз гаиләсендә 3 бала – Мөҗәһит, Әкмал, Мөкәррәмә дини белем алып үсә. Бабабызны кулга алгач, аның балаларын һәм җиңгәсен кызганыпмы, язмышларына төшкән авырлыкларны җиңеләйтү теләге беләндерме, бабабызның икетуган энесе Мөдәрис әбиебез һәм аның балаларына догалар, дини китаплар укуны тыярга тырыша. Ничек кенә авыр булмасын, әбиебез һәм әниебез гомерләре буе дингә тугры калдылар.
Ике елдан Миңнеәгъзам Ваһаповны иреккә чыгаралар. Ярмәкәйгә кайткач та ул үзе сайлаган юлын дәвам итә. 1935 елда Ярмәкәй мәчетен ябып, манарасын кисеп төшерәләр. Бу вакыйгага битараф булмаган бик күп кеше җыела. Өлкән яшьтәге байтак ирләр, шул исәптән бабабыз да, елап, манарага капланалар. Шул ыгы-зыгыдан файдаланып, бабабыз манара очыннан җиргә бәрелгәндә кубып төшкән айны куенына яшереп өлгерә.
Бу хәлдән соң да аңа тынгылык булмый, шул ук сорау алулар, куркыту, кисәтүләр дәвам итә. Үз йорты һәрвакыт күзәтү астында булу сәбәпле, мулла башка мөселман картлар йортында ел саен икешәр шәкерт укыта. Көндезләрен “Йолдыз” колхозына эшкә дә йөри. Илдә янә репрессия башланганын сизеп, манара аен үзенең шәкертләренең берсе Миргасыйм Назаровка бирә һәм аны күз карасы кебек саклавын үтенә. Миргасыйм ага минем үземә: “Гомер буе болай булмас, яңа мәчетләр дә барлыкка килер. Бу изге ай да шул вакытта кирәк булыр. Беркемгә сөйләмә дә, күрсәтмә дә, дип, миңа тапшырды”, – дип сөйләгән иде. Ул укытучысына биргән сүзенә тугры булып кала.
1937 елда, репрессияләрнең иң көчәйгән көннәренең берсендә, төн уртасында Миңнеәгъзам Ваһаповны кулга алалар һәм, “халык дошманы” дип, 10 елга хөкем итәләр. Әбиебез, берничә тапкыр район җитәкчелегенә һәм эчке эшләр бүлегенә барып, иренең кайда булуы, ни өчен кулга алынуы һәм аңа ризык, өс киемнәре бирер өчен очрашу сораган. “Үзеңне дә арестовать иткәнче, күздән ычкын”, – дип куып кайтаралар аны.
Бик күп репрессия корбаннарының хатыннарын да 5 елга сөргенгә җибәрәләр. Безнең әбиебезне, ни өчендер, кулга алмыйлар. Ләкин моннан соң район Советында эшләгән берәү (исеме, кызганычка каршы, безгә билгесез) мөәзиннең төзелештә җитәкче булып эшләгән өлкән улы Мөҗәһиткә тизрәк авылдан чыгып китәргә киңәш бирә. Ул Үзбәкстанга барып чыга. Анда ул югалып калмый, совет органнарында хезмәт сала башлый. Бөек Ватан сугышына да шуннан алына.
Миңнеәгъзам мулла ач-ялангач, җылы кием, юньле ятак, мунча, дәваханәнең ни икәнен дә белмичә, сәламәтлеген югалтып, 6 ел Себер тайгаларында – Красноярск крае белән Якутия арасындагы бер лагерьда көн күрә: кул пычкысы белән агач кисә, ташый, эшкәртә, вагоннарга төяп озата, көрәк белән җир казып, яшелчә үстерә. Бөек Ватан сугышына кадәр көн күрү чагыштырмача түзәрлек булса, аннан хәлләр кискен авырлаша. Тәртип, әлбәттә, тагын да катылана. Надзирательләр эшкә этләр белән алып бара, көнозынына тоткыннарны күзәтү астында эшләтәләр. Араларында аеруча усаллары да була. “Аз гына хәл алырга утырып, я агачка сөялеп торуыңны күреп калсалар, шунда ук кыйный, сүгенә башлыйлар иде, – дип сөйли иде ул безгә. — Чирләргә дә ярамый, хәлең нинди булуына карамастан, көндәлек планны үтәргә кирәк. Ул синең гаебең белән үтәлми калса, бөтен бригада ач кала, я эш көнен озайталар, я планны тагын да арттыралар. Гаепле дип табылганны надзирательләр генә түгел, баракка кайту белән иптәшләрең дә сүгә, кыйный. Куркудан өнсез, телсез хайван кебек үтте күп көннәр. Ул якларда кыш озын һәм суык була, кар бик күп ява. Көз һәм яз яңгырлы һәм дымлы, сасы исле сазлыклар күп. Җәй эссе һәм кыска була. Язлы-җәйле төрле канэчкеч бөҗәкләр интектерә. Бик еш чирли идек.
Баштагы мәлләрдә намаз укырга һич тә мөмкинлек булмады. Бервакыт шулай бер урыс белән агач аударабыз. Аңа үземчә намаз укыйсым килгәнне аңлатам. Үзем надзирательләргә җиткерер дип куркам. Ул да дини кеше булгандыр, һәрвакыт чукынганын, авыз эченнән мыгырдаганын күрәм-ишетәм – барыбер куркыта. Ә ул мине аңлады булса кирәк, куаклар ягына кулы белән ишарәли. “Иди!” – ди. Мин, ни булса да булыр, дип, куаклар арасында намаз укыдым. Ә ул, шикләнмәсеннәр өчендер инде, балтасы белән агач шапылдатып торды. Шулай итеп, мин көн саен биш вакыт намазымны укырга яраклаштым.
Тоткыннар арасында татарлар, башкортлар, казахлар һ.б. мөселман халыклары вәкилләре дә бар иде. Акрынлап, алар да намазга басты.
Эштән соң көн саен барлау үткәрәләр. Аннан соң баракта киемнәрне киптерергә урын эзлибез. Җылы көннәрдә киемнәрне җилләтә ала идек, ә кыш мондый мөмкинлек юк, тозланып каткан, шакырдап туңган киемнәр төн эчендә җебеп кенә өлгерә иде”.
Бик озак сорый торгач, рөхсәт алып, бер төркем балта осталары мунча төзи. Кайбер өлкәләрдә моңа кадәр мунча күрмәгәннәр мөселманнарның каен себеркесе белән чабынудан ләззәтләнүеннән кайсы көлә, кайберсенең үзенең дә мунча керәсе килә. Акрынлап, күзәтүчеләр дә бу яңалыкка өйрәнә башлый. Ә моннан соң инде тоткыннар өчен мунча ишекләре бикләнә. Күрәсең, бетләп беткән тоткыннардан чирканганнардыр.
Дөньяда нинди хәлләр барлыгын тоткыннар белмәгән. Сугыш башлану турында да кемдер курка-курка гына сөйләгән. Арада бу хәбәргә шатланучылар да булган. Ләкин алар санаулы гына. Күпчелек халык нык пошаманга төшкән, чөнки һәрберсенең гаиләсе бар, балаларының язмышы куркыта аларны. Бабабызның да ике улының язмышы ничек булыр? Исән-сау туган якларына кайта алырлармы? Аларны уйлап, догасында да улларын саклауны үтенгән. Күпмедер вакыт үткәч, лагерьдан яшьрәк тоткыннар югала башлый. Аларны сугышка җибәргәннәр дип сөйлиләр. Шундый шомлы көннәрдә дә мөселман тоткыннар догаларын, намаз укуларын ташламаган, киресенчә, ачыктан-ачык та укый башлаганнар. Хәтта бер яшь күзәтүче сугышка китәр алдыннан бабама: “Отец, я сирота, у меня никого нет, помолись за меня”, – дип, хәергә бер кисәк сабын биргән.
Бер баракта дистәләрчә милләт кешеләре арасында татулыкны саклау да авыр була. Алар арасында еш кына ыгы-зыгылар да булып ала. “Андый вакытта, әлбәттә инде, безне, мөселманнарны, гаеплиләр иде. Урысларга караганда безне күбрәк җәзага тарттыралар иде. Мине дә берничә мәртәбә карцерга яптылар. Ул – суык, дымлы, исле бүлмә. Яктылык та өстән тар гына пыяла каплаган бер тишек аша гына керә. Матрассыз коры ятак-сәке. Бер ялгызың 2-3 көн ятасың. Юынырга да мөмкинлек юк. Бөтен хаҗәтеңне шул бүлмәдә башкарасың. Бигрәк мыскыл иттеләр иде инде Аллаһ бәндәсен”, – дип уфтана иде бабабыз. Ә шулай да карцерда ятуны да ул бушка үткәрми. “Анда, ичмасам, намаз укырга комачауламыйлар иде. Шуңа күрә мин карцерда биш вакыт намазымны курыкмыйча укый алганыма шатлана да идем әле”, – дип сөйли иде ул безгә.
Менә шундый шартларда бабабыз 6 ел гомерен үткәрә. 1943 елның декабрь азагында берничә кешене азат итәләр. Бу төркемгә бабабыз да эләгә. Болай вакытыннан алда азат итүләренең сәбәбен аларга аңлатмыйлар. Атна буе көнбатышка таба мал вагоннарында маллар карап, элекке ике тоткын туган якка юл тота. “Маллар арасында җылырак иде. Бер почмакта печән җәйдек, шатлыктан ничә елга беренче мәртәбә тыныч йокладык”, – дип сөйләгәне исебездә калган.
Приют тимер юл станциясендә начар киенгән, сакал-мыек баскан ябык кешене күргәннәр аңа кырын карап, читләтеп үтәләр. Ул көч-хәл белән үзенең күптәнге дин кардәшен эзләп таба. Дусты аны үзенә алып бара, юындыра, ашата, мунча яга. Бетле киемнәрен утка ташлый. Бабам анда ике көн ял итә, бераз хәл ала. Ул вакытларда Ярмәкәй белән Приют арасында юл салынмаган. Кышкы көндә ялгызың юлга чыгу куркыныч булуын искә алып, тимер юл вокзалында 2 юлдаш табалар һәм җәяүләп юлга чыгалар.
Аңа инде 62 яшь булган. Нык йончыган, салкын тиюдән аяк-куллары, тын юллары сызланудан интеккән, тешләре коелган хәлсез бабабызны Ярмәкәйдә аны әле белгән кешеләр кайда җәяү, кайда атка утыртып, үзләренчә хөрмәт күрсәтеп, юлны кыскарталар. Авылдан-авылга берничә көн кайта алар. Ул авылларда да аларга кунып чыгарга шикләнеп кенә рөхсәт итәләр. Приюттагы дусты юлга биргән запаслары да кимүгә карамастан, хуҗаларның ачлыктан интеккән балалары белән ризыкларын уртаклаша. Исән чагында бабабыз шул мәрхәмәтле кешеләрне догасыннан калдырмый, һәрвакыт рәхмәт белән искә ала иде.
1944 елның 28 гыйнварында, ниһаять, бабабыз Ярмәкәйгә кайтып җитә. Урамда очраган авылдашлары аны танымыйча үтә. Әбиебез дә аны башта шикләнеп каршы ала. Ул шулкадәр картайган, үзгәргән була. Икенче көнне колхозда ирләр эшен башкарган әниебез килеп җитә.
“Әткәй шулкадәр ябык, коры сөяккә калган, тешләре коелган, күзләре дә тонык, сөйләшүе дә ачык түгел. Әллә нинди ят киемдә. Үксеп беттем кызганып”, – дип сөйли иде безгә әниебез.
Күрше-тирәләр дә курка-курка гына, кич караңгысы төшкәч кенә хәл белешергә керәләр. Бабабыз да башыннан үткәргәнне бик үк ачып салмый. Ул бит 10 елга хөкем ителгән, вакытыннан алда кайткан. Атна саен ул урындагы эчке эшләр бүлегенә барып күренергә тиеш. Шымчылар булуы да ихтимал.
Ай саен берничә тапкыр искәртү, куркыту, дини эшчәнлегеннән тыелып торуны таләп итүләренә карамастан, Миңнеәгъзам мулла, яшерен рәвештә булса да, янә эшен дәвам итә. Сугыш еллары, ачлык-ялангачлык, һәр гаиләдә кайгы-хәсрәт, бик күпләргә фронттан кара кәгазь килгән, көн саен кемдер вафат була. Ул елларда авыл зиратлары бик тиз тула. Кисәтеп, куркытып торсалар да, мәетләрне җирләүдә бабабыз да катнаша башлый. Власть та халыкка каршы килми бу көннәрдә. Ачтан үлгән балалар өчен бигрәк тә нык көенә ул. Шулай итеп, ул халык арасында эшли башлый. Аның янына сугыштан яраланып кайткан кичәге солдатлар, балаларын югалткан ата-аналар, ирләре хәбәрсез югалган хатыннар туктаусыз киләләр. Бабабыз аларның берсенең дә соравын кире какмый, догалар укый, ятимнәр исеменнән Аллаһы Тәгаләдән ярдәм сорый. Инде өметләрен югалтып барганнар аның яныннан аз булса да тынычланып кайтып китә. Ярдәм, дога өмет иткәннәр аңа азмы-күпме хәер дә алып килә. Ул аларны дога кылып ала да кире үзләренә биреп җибәрә, ач балалар өлешен хәергә бирүнең савап булмавын аңлата.
Әкмал абыебыз 1945 елның 26 апрелендә Латвияне немец фашистларыннан азат иткәндә һәлак булган. Бу хәбәрне әби-бабабыз бик авыр кичерде. Менә шушы кайгылы көннәрдә бабабыз кая гына барса да, һәрвакыт дини киемендә, ап-ак чалма урап курыкмыйча урамнарда йөри башлады. Кисәтүләргә дә игътибар итмәде. Коръән ашларында догалар, биш вакыт намаз укыды, ураза тотты, корбан чалды, җеназа кылды, никахлар укыды, абыйларга исем кушты, үз өендә ачыктан-ачык шәкертләр укытты, ә әбиебез кыз балаларны Коръән серләре белән таныштырды. Бу көннәрдә бабабызның абруе нык күтәрелгән, ул урамда очраган чакта һәр ир-егет, баш киемен салып, аңа түбәнчелек белән сәлам бирер, хәлен сорашыр, киңәш сорар иде. Авылда югары дини белемле бердәнбер шәхес буларак, ул кешеләрне дәрәҗәләренә карап аермады, һәркемгә игътибарлы һәм ихтирамлы булды.
1956 елда, күпчелек репрессия корбаннары кебек үк, бабабыз да реабилитацияләнә. Хәзер инде ул дини эшчәнлеген киң җәелдерә. Урындагы, республика власть органнарына Ярмәкәйдә мәчетне тергезү турында халык теләгенә таянып үтенечләр яза. Ләкин рөхсәт ала алмый. Шуңа карамастан, бу атеизм заманында да ул Ярмәкәйдә генә түгел, күрше авылларда да иң абруйлы дин әһеленә, мәгърифәтчесенә әверелә. Һәр татар авылында үзенә ярдәмчеләр әзерли. 1956 елда аның элекке шәкерте Миргасыйм абый Назаров, бабабызның аһәңле моңын, тавышын киләчәккә саклап калу өчен булса кирәк, ул вакытларда әле бик сирәк кешедә булган магнитофонга яздыра. Кызганычка каршы, бу язма вакыт үтү белән сыйфатын югалткан.
Ярмәкәйдә мәчет төзү аның гомерлек хыялы булды. Исән чакта бу изге хыялын тормышка ашыра алмаганына көенеп яшәде. Монда аның гаебе юк. Ә шулай да ул үзенең хыялы тормышка ашачагына ныклы ышанып яшәде. “Тик бу көнне мин күрә алмам, ә менә сез күрәчәксез”, – ди иде безгә. Ул герой да булмады, дан, шөһрәт, байлык артыннан да кумады. Дөньясын үз көче белән алып барды. Сугышта һәлак булган ике улы өчен тиешле пособиедән дә баш тартты. Аңа яла яккан, лагерьларда кыерсыткан, рәнҗеткән кешеләрне кичерә белде, беркемгә дә ачу сакламады. Безне дә шуңа өйрәтте.
Ярмәкәйдә яңа мәчет 1993 елда ачыла. Манарасы безнең абыебыз Вилдан Миргасыйм улы Вәлиев сызымнары буенча ясала. Мәчетне ачканда ул вакытта әле бабабызның исән-сау булган шәкерте Миргасыйм абый Назаров, 1937 елда аңа сакларга бирелгән манара аен Баш мөфти Тәлгать Таҗетдинга һәм имам-хатыйб Тәлгать Габдрахмановка тапшыра. Шулай итеп, бабабызның гомерлек хыялы тормышка аша. Кызганычка каршы, бу бәхетле мизгелне ул күрә алмый, 1967 елда гүр иясе була.
Менә шундый олы йөрәкле, ачык йөзле, ифрат та тыйнак, Ислам диненә җаны-тәне белән бөтен гомере буе тугры, изге күңелле, ярдәмчел, абруйлы дин әһеле иде ул үз заманында. Әлеге заман ярмәкәйлеләрнең динебез өчен җан атып яшәвендә безнең бабабызның да өлеше бардыр дип уйлыйбыз. Ул вафат булганнан соң Ярмәкәйдә аның кебек тирән дини гыйлемле дин әһеле булмады. Моның сәбәпләре барыбызга да билгеле.
Ярмәкәйнең соңгы указлы мулласы Миңнеәгъзам Вәлиулла улы Ваһаповның исемен яңа төзелгән Аллаһ йортына бирүне гадел дип табарсыз дигән өметтә калабыз.

Римма ИСХАКОВА (ВӘЛИЕВА).






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Ваһапов фестивален Башкортстан җырчылары баета
Вчера, 21:36 :: Мәдәният һәм сәнгать
Ваһапов фестивален Башкортстан җырчылары баета
Кырымдагы форум яңа мөмкинлекләр ача
Вчера, 19:32 :: Сәламәтлек саклау
Кырымдагы форум яңа мөмкинлекләр ача
Сибай карьерында эшләр дәвам итә
Вчера, 15:58 :: Яңалыклар
Сибай карьерында эшләр дәвам итә




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»