Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » “Бәхет кояшым – Илешем!”

“Бәхет кояшым – Илешем!”
07.12.2018 / Башкортстанга - 100 ел!

“Бәхет кояшым –  Илешем!”Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкортстан дәүләт филармониясендә шушы район вәкилләре чыгыш ясады.

Республиканың 100 еллыгына багышланган “Башкортстанның тарих битләре. Халыклар дуслыгы һәм килешүе белән яши бер гасырлык Башкортстан!” фестиваль-марафонына Илеш районы да кушылды. 30 ноябрьдә районнан башкалага муниципалитет хезмәткәрләре, хуҗалыклар җитәкчеләре, хезмәт алдынгылары, үзешчән артистлар, профессиональ коллективлар килде. Бәйрәм шатлыгын бүлешергә Илеш районының шәрәфле шәхесләре, дәүләт хезмәткәрләре, галимнәр, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, төрле тармак хезмәткәрләре, башкалада укучы яшьләр килде.


Аларны район турында презентация күргәзмәсе каршы алды. Ә сәхнәдәге тамаша районның истәлекле урыннары, табигать байлыклары, археологик казылмалар, халык тормышы турындагы фильм белән ачылды. Ул тәмамлануга экранда сәгать хасыйл булды. Аның уклары артка таба китте һәм сәхнәдә тарихи мизгелләр җанланды.
Район иҗади коллективлары Дүртөйле, Бакалы, Чакмагыш районнарыннан аерылып, Илешнең республикада мөстәкыйль берәмлек булып яшәп китүен сәхнәләштерде, шул елларда район белән җитәкчелек иткән шәхесләр гәүдәләндерелде. Район Мәдәният сарае һәм “Мирас” халык ансамбле башкаруында узган гасырның утызынчы елларында халык яратып башкарган “Косилка-молотилка” җыры яңгырады.
Тарих юллары арытаба колхозлашу чорына алып китте. Районда беренче авыл хуҗалыгы артельләре Югары Манчар, Гремучий Ключ, Андреевка авылларында төзелә. Утызынчы еллар башында Илеш һәм Исмаил волостьларында 97 колхоз булып, алар 2025 крестьян хуҗалыгын берләштерә.
1936 елда Югары Манчарда Шәехморза Әхияров җитәкчелек иткән хуҗалык Мәскәүдә Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенә чакырыла. Шул ук елда аның бригадиры Зәки Кнәзханов БАССРда беренчеләрдән булып Ленин ордены белән бүләкләнә.
“Бәхет кояшым –  Илешем!”Сәхнәдә шушы хакта театрлаштырылган тамашага Ябалак авылы егетләренең вокаль ансамбле башкаруында “Яшәсен безнең колхоз!” җыры да кушыла.
Илеш районының сәнгать осталары концертында иң дулкынландыргыч мизгелләр – ул Бөек Ватан сугышы елларында район халкы язмышын гәүдәләндерү булгандыр, мөгаен. Үзешчән артистлар – өлкәннәр, яшьләр, балалар – барысы да шул чорның үзәк өзгеч хәсрәтен дә, Ватанга тугрылык, халык батырлыгын да тамашачыга җиткерә алды.
Сәхнәгә Илеш районының горурлыгы — Башкортстан бөркете Муса Гәрәев ролен башкаручы чыккач, зал алкышларга күмелде. Бишкурай авылы егетләре вокаль ансамбле “Муса батыр” җырын гаҗәеп рух күтәренкелегендә башкарды. Раилә Зарипова “Ты помни” җырын башкарганда күпләрнең күзләренә яшь килде.
...Сәхнәдәге сәгать уклары сугыштан соңгы төзекләндерү, фидакарь хезмәт, күтәрелеш, төбәк данын илгә таныту елларын күрсәтә. Район тарихындагы бу чор партиянең Илеш район комитеты беренче секретаре Тәлгать Рахманов исеме белән бәйле. Шул хактагы хатирәләрне яңарткан театраль күренешләр җыр-моң, бию белән үрелеп барды. Район Мәдәният сараеның ветераннар хоры, Т. Рахманов исемендәге гомуми белем бирү мәктәбенең “Росинки” бию ансамбле чыгышлары алкышларга күмелде. Әлеге бию коллективы Андреевка авылы мәдәният йортының “Сударушки” вокаль ансамбленә кушылып та чыгыш ясады, гомумән, кичәнең матур бизәге булды.
Концерт программасында татар-башкорт җыр-биюләре белән беррәттән, урыс, мари, удмурт халык энҗеләре дә күрсәтелде.
Аны “Илеш егетләре” вокаль триосы башлап җибәреп, тәмамлап та куйды – финалда Роберт Миңнуллин шигыренә Илгиз Закиров иҗат иткән “Илешем” җыры яңгырады.
Заманында Илеш районының хезмәт алдынгылары 400 тапкыр истәлекле һәм күчмә Кызыл байраклар белән бүләкләнгән. Район халкы бүген дә тырыш хезмәттә. Башкалада оештырылган әлеге матур чарада аның рух күтәренкелеге, киләчәккә якты өметләре чагылды.
Аның азагында район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин фестиваль штандартын Калтасы районы хакимияте башлыгы Юрий Садыйровка тапшырды.

Резида ВӘЛИТОВА.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Вчера, 19:16 :: Мәдәният һәм сәнгать
"Кәҗүл читек", "Ләйлә вә Мәҗнүн"...
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Вчера, 18:31 :: Башкортстанга - 100 ел!
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна
Вчера, 13:19 :: Яңалыклар
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»