Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Тарих кайтавазы – риваять

Тарих кайтавазы – риваять
13.12.2018 / Башкортстанга - 100 ел!

Тарих кайтавазы – риваятьБашкортстан татарлары фольклорында Гражданнар сугышы вакыйгалары киң чагылыш таба.

Республика халкы үз башыннан мең төрле сынаулар кичергән. Алар арасында канкоешлы сугышлар да, башкүтәрүләр дә, ачлык фаҗигаләре дә бар. Шундыйларның иң дәһшәтлесе, мөгаен, Гражданнар сугышы вакыйгаларыдыр. Бүгенге көн белән вакыт аралыгы әлләни зур булмаганлыктан, Башкортстан татарлары репертуарында мондый әсәрләр аеруча күп очрый. Аларның зур өлеше теге яки бу төбәктәге урын атамасының аңлатмасы сыйфатында чыгыш ясый.


Мәсәлән, Кушнаренко районы Әхмәт авылында теркәлгән “Сапай сукмагы” исемле үрнәктә урын атамасының барлыкка килүе моннан Чапаев отрядлары үтүе белән аңлатыла. Өстәмә мәгълүмат бирелми. Туймазы район Төмәнәк авылындагы “Аклар тавы” риваятендә дә биредә “ак” гаскәрләрнең ныгытмалары урнашуы һәм аларның “шактый озак оборона” тотсалар да, барыбер җиңелүләре турында хәбәр ителә.
Күп кенә риваятьләрдә урын атамаларының килеп чыгышы шушында һәлак булган сугышчыларга китереп тоташтырыла. Моны Балтач районы Карыш авылындагы “Смак күле”, Илеш районы Үрмәт авылындагы “Сәет тавы”, шушы ук районның Югары Яркәй авылындагы “Чучак тавы”, Шаран районы Ташлы авылындагы “Метри кичүе” риваятьләре мисалында расларга мөмкин. Һәлак булучылар күп булса да, ни өчен мотлак шушы кешеләрнең исемнәре урын атамасы булып китүләрен дә риваятьләр аңлатмыйча калмый. “Смак күле” очрагында ул мөселман динен тотмаган ике солдатның берсе була, шуңа да башка һәлак булучылар кебек авыл зиратында түгел, ә әлеге күл буенда җирләнә; “Метри кичүе” риваятендә бу урында Дмитрий исемле керәшен егете “аклар” тарафыннан җәзалап үтерелә; “Чучак тавы” дигән үрнәктә биредә Чучаков фамилияле кызыл командир һәлак ителә һәм тау­дагы биек нарат төбенә күмелә; “Сәет тавы” мисалында да бу революционер байлар тарафыннан астыртын рәвештә шушы тауда үтерелә. Күренүенчә, исеме урын атамасына әверелсен өчен, һәлак булучы я берьялгызы булырга, я башка сугышчылардан вазыйфасы, дине, батырлыгы белән аерылып торырга тиеш булып чыга. Әгәр дә һәлак булучының исеме билгеле булмаса, аны җирле халыктан аерып торучы төп сыйфат атамада чагылдырыла. Моны Туймазы районы Карамалы-Гобәй авылында теркәлгән “Комиссарлар кабере” һәм Кыйгы районы Майски авылында язып алынган “Урыс күмгән җир” риваять­ләре мисалында расларга мөмкин.
Гражданнар сугышы турындагы риваятьләрдә гомум сугыш картиналары артык киң панорамалы итеп тас­вирланмый, хәрбиләрнең тактик һәм стратегик осталыгы, көрәш алымнары күрсәтелми, ниндидер тантаналылык, кемнеңдер җиңүенә шатлык хисе бөтенләй диярлек сизелми. Бу аңлашыла да. Яуга керүче яклар үз алларына нинди генә изге максатлар куймасыннар, үзләрен ничек кенә халыкны яклаучылар итеп күрсәтергә тырышмасыннар, сугыш кешеләргә, беренче чиратта, кайгы-хәсрәт, күз яшьләре, хуҗалыкларның җимере­лүен, гаепсез затларның үлемен алып килә. Риваятьчеләрнең шушы по­зициядә торуын алар сөйләгән әсәрләр ачык дәлилли. Мәсәлән, Кушнаренко районы Үгез авылында сакланган “Кызлар елгасы” риваятендә гидронимның барлыкка килүе авылга “аклар” кергәч, “берничә кыз, алардан качып, шушы елга буендагы камышлар арасына яшеренеп” ятуы, арадан берсенең “су кичкәндә батып” үлүе белән аңлатыла. Кызларның “ак­лар”дан качарга мәҗбүр булуы үзе үк хәрбиләрнең халыкны талау, мәсхәрәләү белән шөгыльләнүен күрсәтә, “ак” яуның кешеләрдә яклау тапмавын дәлилли. Балтач районы Карыш авылындагы “Смак күле”, Куергазы районы Тимербай авылындагы “Коелы тавы” риваятьләрендә бу авылларның берничә кабат әле “аклар”, әле “кызыллар” кулына күчүе шулай ук яуның халыкка күпме афәт китерүе турында сөйли. Ике як та крестьяннарны үз мәнфәгатьләрендә файдалана, алардан көчләп олау йөрттерә. Шулай итеп, риваятьче сугышка каршы позициясен үзе сөйләгән әсәр аркылы җиткерә.
Сугышның ни дәрәҗәдә аяусыз булуын күрсәтер өчен, халык фольклорга хас булганча поэтик метафоралар, чагыштырулар, гиперболалар файдалана. Мәсәлән, Шаран районы Чалмалы авылында теркәлгән “Үлек елгасы” риваятендә һәлак булучыларның күплеген күрсәтер өчен, “су урынына кан аккан кебек була” дип әйтелә. “Шушы коточкыч көннәрнең истәлеге итеп, елгага “Үлекләр елгасы” исеме бирелә. Якындагы кечкенә авылның да исеме онытылып, ул “Үлек елгасы” дип атала башлый”,– дигән сүзләрдән әлеге сугыш картиналары үзенең бар дәһшәтлеге белән күз алдыбызга килеп баса. Кыйгы районы Кандаковка авылында язып алынган “Каншал тавы” риваятендә бер кечкенә ”кызыл” отрядның күпсанлы акгвардиячеләр белән бәрелештә “тулысынча диярлек кырылып” бетүе тасвирлана һәм тауның атамасы да, “аларның каны кып-кызыл шәл кебек тауны каплап” ятуы белән аңлатыла. Күренүенчә, метафора, гиперболалар кулланып, халык сугышның аяусыз характерын ачып кына калмый, аны атамада мәңгеләштерә дә.
Кешеләрнең кайгы-хәсрәтләре, сугышның мәгънәсезлеге, кансызлыгы бар тулылыгы белән Чакмагыш районы Чакмагыш авылында язып алынган “Солдат имәнлеге” риваятендә ачыла. Монда “ак” гаскәрләрнең аяусызлыгы, кызларны мәсхәрәләве, “кызыллар” яклы авылларны яндырып, көлгә әйләндерүе турында хәбәр ителә. Риваятьче якташлары өстенә төшкән афәтне үзе күргән кебек тас­вирлый, ул бар күңеле белән халык ягында. “1918 елны Яңабирде авылы аша да “аклар” үткән. Бик күп кешеләр, солдатлар корбан булганнар. Үлүче­ләрнең исәбе-хисабы булмаган. Мәетләрне чокырларга тутырганнар. Имән урманының көнбатыш ягындагы бер урынга кырыктан артык солдат мәетен күмгәннәр. Халык канлы яшь түккән, көн караңгы төнгә әйләнгән. Кайгы-сагыштан кешеләр эшләмәс булганнар. “Мондый коточкыч көн­нәрне бүтән күрсәтмә”, – дип Ходайга ялварганнар. Шуннан соң бу урын “Солдат имәнлеге” дип атала башлаган”, – дигән сүзләрдә сугышның халык өчен нинди зур кайгы булуы ачык чагыла. “Канлы яшь түгү”, “көннең караңгы төнгә әверелүе”, “кайгы-сагыштан эшләмәс булу”, “мондый көннәрне күрсәтмә, дип Ходайга ялвару”, канның “кызыл шәл кебек, тауны каплап ятуы”, “су урынына кан аккан кебек булу” һәм башка шундый поэтик сурәтләү чаралары югарыда атап үтелгән риваятьләр тукымасына килеп кереп, гади кешенең киче­решләрен үз күңелең аша үткәрергә мәҗбүр итәләр. Шулай итеп, әлеге риваятьләрдә зур тарихи вакыйгалар чагылыш тапса да, алар конкрет кешеләрнең күңел кичерешләре, әлеге хәлләр тәэсирендә туган хис-тойгылары аша ачыла. Шуңа күрә дә мондый типтагы әсәрләрдә баталь күренешләр, тантаналылык очрамый да диярлек.
Реаль тарихка якынрак торып, яшәү рәвеше белән теге яки бу урын атамасына тыгыз бәйләнгәнлектән, риваятьләргә рәсми идеология тәэсире дә бик үк зур түгел. Шуңа да күп кенә топонимнар риваятьләрдә “кызыл” гаскәр сафларында көрәшүче эшче-крестьян сыйныфы вәкилләренә түгел, ә киресенчә, “аклар” ягында хезмәт итүче алпавытларга, җир биләүчеләргә бәйләнеп аңлатыла. Мәсәлән, Илеш районы Үрмәт авылындагы “Гаверлә кыры” үрнәгендә бу җирләр революциягә кадәр Гаврил бай биләмәләренә кереп, “Гражданнар сугышы башлангач, ул үзенә кечкенә гаскәр җыеп, “кызыл”ларга каршы сугышып, якын-тирә урманнарда качып йөри”, – дип күрсәтелә; шушы ук районның Иске Күктау авылында теркәлгән “Әптерәү иннеге” риваятендә әлеге биләмәләрнең хуҗасы Әптерәү бабайның “ак”лар белән качып китүе турында хәбәр ителә; Кушнаренко районы Карача-Елга авылында язып алынган “Шәрип тавы” дигән мисалда шушы тау башында әлеге бай төзеткән театрның Гражданнар сугышы вакытында шартлатылуы урын атамасы барлыкка килүенә сәбәпче буларак чыгыш ясый. Ләкин, ничек кенә булмасын, бу геройларның эчке дөньясы, мораль-әхлак сыйфатлары риваятьләрдә күрсәтелми, алар барыбер фольклор образы биеклегенә күтәрелә алмыйлар. Риваятьләрдә моңа бары тик халык бәхет өчен үз гомерен корбан иткән “кызыл” батырлар гына ирешә ала. Мәсәлән, Миякә районы Баязит авылында теркәлгән “Кызыл гвардин үлеме” дигән тарихи риваятьтә Низам Әглетдинов атлы комиссарны халыкның яратуы, “үзен яклаучы итеп” күрүе аңа бирелгән тышкы тасвирламадан ук аңлашыла. Ул – “төскә-биткә бик чибәр, кулакларга башбирмәс” зат. Аңа каршы чыгучы авыл Советы рәисе Хөснулла Яппаров исә “бик аумакай, кулак җырын җырлаучы” кеше булып күз алдына баса. Коточкыч тән җәзалары аша үткәрелсә дә, “Низам барыбер кулаклар алдында тез чүкми. Халык аны әле дә сагынып искә ала”,– дигән сүзләр үзләре үк “кызыл гвардин”ның шәхес буларак бөеклеген күрсәтеп торалар, аның күркәм образын ачалар. Авылдашларының мәхәббәте, үтерүче кулакларга карата нәфрәт Дүртөйле районы Мәскәү авылында сакланган “Разия чокыры” риваятендә дә сизелә. Комсомолкага “нибары 18 яшь булуы”, аның кулаклар тарафыннан астыртын рәвештә “чокырда, аркасына пычак кадап үтерелүе” ассызыклану шул турыда сөйли.
Гомумән, риваятьләрдә “кызыл” гаскәрләрнең халыкка бәхет алып килү өчен көрәшүе панорамалы итеп түгел, ә аерым детальләр рәвешендә ачыла. Моңа мисал итеп, топонимның килеп чыгышын “кы­зыл”лар тарафыннан кайчандыр әйтелгән сүзләргә тоташтыру мотивына корылган ри­ваятьләрне ки­терергә мөмкин. Мәсәлән, Кушнаренко районы Әхмәт авылында язып алынган “Саклы бүләк чишмәсе” ривая­тендә атаманың барлыкка килүе “кызыл”ларның авыл эченнән үткәндә чишмә казып:
– Мәгез, сезгә бүләк, саклагыз, – дип халыкка әйтеп калдыруларына китереп тоташтырыла. Бу гадәти сүзләр генә түгел, алар “кызыл”­ларның халыкчан асылын, кешеләр бәхете өчен көрәшен гәүдәләндерүче символ дәрәҗәсенә күтәрелә. Краснокама районы Иске Мошты авылында теркәлгән “Кызкала тавы” ри­ваятендә дә “кызыл” партизаннар авылны “аклар”дан саклаучылар буларак гәүдәләнеш табалар. Араларыннан “бер кыз яраланып, “ак”лар кулына эләккән”ен күргәч, чигенеп баручы партизаннарның:
– Кыз кала, кыз кала! – дип кычкырып җибәрүе, бер яктан, оро­нимның барлыкка килүенә сәбәпче итеп күрсәтелсә, икенче яктан, “кызыл”ларның бердәмлеген, бер-берсе өчен җан бирергә әзер торуларын символлаштыра. Шулай итеп, “Саклы бүләк чишмәсе” һәм “Кыз-кала тавы” риваятьләренең икесендә дә урын атамасының килеп чыгышы “кы­зыл”лар тарафыннан әйтелгән сүз­ләргә кайтарып калдырыла.
Хәер, уйламыйча сүз әйтү хәрби шартларда аяныч нәтиҗәләргә дә китерергә сәләтле. Бу Балтач районы Бигелде авылындагы “Солдат күпере” риваятендә раслана. Кызылар­миячеләр авылда күпер төзегәндә, араларыннан берсенең шаяртып:
– Нигә генә салдыралардыр инде бу күперне? Барыбер “аклар” килгәч, алар кулына күчәчәк бит, – дип әйтүе, аның паникерлыкта гаепләнеп, атып үтерелүенә китерә. Күренүенчә, халык фаҗигале рәвештә, бер гаепсезгә үтерелгән кешенең исемен урын атамасында мәңгеләштерә. Риваять сүз бәясенең гадәттән тыш шартларда бермә-бер артуын күрсәтә. Монда шулай ук сугышның рәхимсезлеге, анда катнашкан хәрбиләрдә миһер­банлык хисе югалуы хөкем ителә. Шулай итеп, халык тарихындагы фаҗигале вакыйгалар ата-баба­ларыбызның күңеле аша үткәрелеп, безгә җиткерелә, ягъни риваятьләр, тарих булудан бигрәк, аның халык күңелендәге образлы чагылышын гәүдәләндерәләр.

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ,
филология фәннәре кандидаты, доцент.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Ваһапов фестивален Башкортстан җырчылары баета
Вчера, 21:36 :: Мәдәният һәм сәнгать
Ваһапов фестивален Башкортстан җырчылары баета
Кырымдагы форум яңа мөмкинлекләр ача
Вчера, 19:32 :: Сәламәтлек саклау
Кырымдагы форум яңа мөмкинлекләр ача
Сибай карьерында эшләр дәвам итә
Вчера, 15:58 :: Яңалыклар
Сибай карьерында эшләр дәвам итә




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»