Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Дүртөйленең йөзек кашы

Дүртөйленең йөзек кашы
14.12.2018 / Башкортстанга - 100 ел!

Дүртөйленең йөзек кашыДүртөйле шәһәренең нәкъ уртасында, үзәк мәйданда, гаҗәеп гүзәл бер бина бар. Төзелеш үзенчәлекләре белән ул борынгы хан сарайларын хәтерләтә хәтта. Бу — Дүртөйле районының тарихны һәм туган якны өйрәнү музее. Аңа 1986 елда нигез салына һәм ул өч ел дигәндә ишекләрен ача. Тиздән, республикабыз 100 еллык зур юбилеен каршылаганда, Дүртөйле музее 30 еллыгын билгеләячәк. Бүген без аның җитәкчесе, язучы, драматург, дистәгә якын китап авторы Мөдәрис МӨСИФУЛЛИН белән әңгәмәләшәбез.

– Мөдәрис Гайнелгыйлемович, Сез үзегез дә Дүртөйленең горурлыгы булган әлеге музей төзелешендә катнашкан шәхес буларак, шул чордагы хатирә­ләрегез белән уртаклашсагыз иде.

– Әйе, ул вакытта мин район мәдәният бүлеге җитәкчесе вазыйфасында эшли идем. Музей бинасын күтәрү чын-чынлап халык төзелешенә әверелде: анда районның бихисап оешма һәм предприятиеләре катнашты. Бинаның проектын архитектор Винил Ахунов әзерләде. Ә безгә, бер төркем мәдәният белгеч­ләренә, музей директоры Римма Имамова белән бергәләп тарихи экспонатлар җыю бурычы йөкләтелде. Әйтергә кирәк, бу җаваплы эшне бик тырышып башкардык. Бүгенгедәй хәтердә: иңгә баян элеп, якын-тирә авыллар, районнар биләмәләрендә борынгы эш кораллары, чигүле тастымаллар, самавырлар, милли киемнәр һәм башка бик күп әйберләр җыеп йөрдек. Халык игътибарын җәлеп итәр өчен авылга гармун тартып, җырлап килеп керәбез, бер-ике җыр башкаргач, килүебезнең максаты хакында сөйлибез, аннары урам буйлап һәр йортка дигәндәй кереп, тарихи комарткылар карап, җыеп йөрибез. Өй хуҗаларының кайберсе: “Нигә кирәк бу искелек калдыклары? Инде чыгарып ташларга тора идек, алып китүегез бик яхшы”, — дисә, безгә ярдәм итәргә теләмәүчеләр дә булды, әлбәттә. Бүген музеебызда эленеп торучы борынгы иконалар­ның күбесен шул экспеди­ция­ләребез вакытында алып кайттык. Бер урыс гаиләсенең мунчасында ягарга дип әзерләп куел­ган иконаларын да “коткарып”, музейга алып кайтуыбыз хәтердә. Әйткәндәй, алар бүген дә урыс халкының борынгы яшәешен гәүдәләндергән залда эленеп тора.
Район халкы һәм кунаклары өчен ишекләрен ачкан беренче зал Дүртөйленең физик-географик үзенчәлекләренә багышланды. Ул 260 экспонаттан тора. Бу залда безнең районда очрый торган, Кызыл китапка кертелгән бөҗәкләрне, агачларны күрергә була. Дүртөйле тирәсендә табыл­ган бик борынгы хайван – йонлач мөгезборынның (носорог) баш сөяге, мамонт сөякләре һәм бик ерак гасырлардан безнең көн­нәргә кадәр сакланган башка экспонатлар күргәзмәгә килүче­ләрне таң калдыра.
Икенче булып мәдәният залы ачылды. Биредә районыбызда туып-үскән күренекле шәхесләр хакында бәян ителә. Бөек шагыйребез Наҗар ага Нәҗминең Бөек Ватан сугышы утын кичеп алып кайткан плащ-палаткасы, кара савыты, Зыя Мансурның татар шрифтлы язу машинкасы, тарихи кыйммәте бик югары бул­ган башка әйберләр нәкъ монда саклана.
1992 елда берьюлы берничә зал ачылды. Татар этнографиясе залында ХVIII-ХХ гасыр башы сурәтләнә. Монда юкә кабыгы белән ябылган чын бура йорт тора. Эчендә ХVIII гасырда авыл йортларында булган җиһаз (палас җәелгән агач сәке, чаршау, чигүле тастымаллар, бала бишеге) урнаштырылган, мичтә куз җемелди. Ишек алдында иске арба, төрле эш кораллары бар, кәҗә басып тора.
Милли киемнәр, христиан дине, сәүдәгәрләр залы, Гражданнар сугышы, Бөек Ватан сугышы, Әфган сугышы, Чечен сугышы, аларның каһарманнары хакында бәян итүче залларның һәркайсысында бик күп тарихи материал тупланган.

– Ә бүгенге көндә музейда ничә зал эшли һәм аларда күпме экспонат саклана?

– Әлеге вакытта музеебызда 21 меңнән артык экспонат бар, 17 зал эшли. Дүртөйлегә килгән кунакларның күпчелеге район белән танышуын нәкъ менә музейдан башлый.
Ә музей хезмәткәрләренең эшен кемдер бик тыныч, мәшә­катьсез дип уйласа, тирән ялгыша: без даими рәвештә төрле тарихи даталарга багышланган киң колачлы күргәзмәләр әзерлибез, районыбыз һәм шәһә­ребездәге бер генә зур мәдәни чара да диярлек безнең катнашлыктан башка үтми. Моннан тыш, заман белән бергә атлап, хәзер без һәр экспонатны фотога төшереп, аның хакындагы мәгъ­лүматны Русия бердәм дәүләт реестрына туплау өстендә эшлибез. Һәр кызыксынган кеше, бу базага кереп, теге яки бу экспонат кайчан, кайда табылган, иле­безнең кайсы музеенда саклануын белә алырга тиеш.

– “Үткәнен белмәгәннең килә­чәге юк” ди бит халык. Үсеп килүче буын вәкилләрен музейга еш чакырасызмы?

– Әлбәттә! Мәктәп укучылары, балалар бакчаларында тәрбия­ләнүчеләр бездә бик еш кунак була. Һәр яңа күргәзмәгә иң беренче булып алар килеп җитә. Мондый тугры хезмәттәшлек өчен район мәгариф бүлегенә ихлас рәхмәтемне җиткерәм.
Форсаттан файдаланып, үземне борчыган бер мәсьәлә хакында да әйтеп үтәсем килә. Бервакыт музейга олы гына яшьтәге абзый килеп керде, бөтен залларны тамаша кылып карап чыккач, яныма кереп, тәэссоратлары белән бүлеште. “Мин – Дүртөйле районы кешесе. Бөтен гомерем буе шушында яшәдем, эшләдем, ә менә бер тапкыр да музеенда булганым юк иде. Менә, ниһаять, лаеклы ялга чыккач, килеп күрдем һәм мондагы тарихи мәгълүматның байлыгына таң калдым!” – диде. Шушы очрашудан соң башыма уй керде: ә районыбызда, шәһәребездә бу абзый кебек кешеләр бихисаптыр. Пенсиягә чыкканчы аны беркем дә музейга алып килмәгән бит! Үсеп килүче буынны гына түгел, өлкәннәрне дә музейга чакырып китереп таныштыру артык булмас!
Бу фикеремне “Чакмагышнефть” нефть һәм газ чыгару идарәсенең профсоюз оешмасы рәисе Таһир Якупов күтәреп алды, тиз арада идарә ветераннары өчен музейда фәһемле чара оештырды. Бу юнәлештә башка оешма, предприятиеләр коллективлары җитәкчеләре белән дә хезмәттәшлек итәрбез, әлбәттә, киләчәктә.

– Музей коллективы ничә кешене берләштерә?

– Без ун кеше эшлибез. Озак еллар биредә намуслы хезмәт салучыларның исемнәрен атап үтәсем килә: Гүзәл Миңнурова, Алмаз Садретдинов, Лариса Салихова – үз эшенең чын осталары.
Әңгәмәне йомгаклап, хөрмәт­ле гәзит укучылар, барыгызны да үзебезнең музейга чакырам. “Мең тапкыр ишеткәнче, бер тапкыр күр” диләр бит!

Әңгәмәне “Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе Миләүшә ЛАТЫЙПОВА оештырды.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сегодня, 18:31 :: Башкортстанга - 100 ел!
Сибайда республиканың 100 еллыгын бәйрәм иттеләр
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Сегодня, 17:30 :: Көнүзәк
Сибайлыларга - дәүләт бүләкләре
Радий Хәбиров:
Сегодня, 13:34 :: Яңалыклар
Радий Хәбиров: "Сибай халкына рәхмәт!"
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна
Сегодня, 13:19 :: Яңалыклар
Дәүләт урындагы үзидарәгә таяна
Кызыл мәйданда - калфаклы кыз
Сегодня, 06:56 :: Мин – хатын-кыз
Кызыл мәйданда - калфаклы кыз




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»