Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Йөз еллык тарихы бар

Йөз еллык тарихы бар
25.12.2018 / Башкортостанга - 100 ел!

Йөз еллык тарихы барИске Казанчы урта мәктәбенең үткәне данлы, киләчәге өметле.

Район үсеше мәгарифкә турыдан-туры бәйле. Балаларга нинди тәрбия, белем биреп үстерүгә карап, аның киләчәге күзаллана.


Аскын районында бу җәһәт­тән җентекле эш алып барыла. Мәгариф бүлеге җитәкчесе Илшат Фатыйхов болай ди:
– Бүген Аскында 49 уку йорты эшли, шул исәптән 14 – урта, 16 – төп, 10 башлангыч мәктәп, 17 – мәктәпкәчә һәм 2 өстә­мә белем бирү учреждениесе. “Республи­каның 100 еллыгына – 100 объект” проекты кысаларында Кышлау-Елга һәм Кубияз авылларында яңа мәктәпләр төзеләчәк.
Авылларда мәктәпләр төзелү, төзеклән­дерелү бик сөенечле. Менә Иске Казанчы урта мәктәбе дә барлык матурлыгы белән балкып тора. Әйткәндәй, быел ул 100 еллык юбилеен билгеләп үтте. Тантанада мәк­тәп бинасы янәшәсендә төзелгән яңа ял паркы да ачылган, ул “Урындагы башлангычларга ярдәм” проекты кысаларында оештырылган.
– Безнең мәктәпне тәмамлаган, Башкортстан Фәннәр академиясе президенты Әлфис Гаязов һәрдаим ярдәм күрсәтеп тора. Биредә административ үзәкләрне дә, мәктәпне дә бергә урнаштыру аның тәкъдиме булды, без аңа чиксез рәхмәтлебез, – ди мәктәп директоры Мансур Нуриәхмәтов.

Мәгариф бүлеге җитәкчесе Илшат Фатыйхов.Мәгариф бүлеге җитәкчесе Илшат Фатыйхов.Иске Казанчы мәктәбе директоры  Мансур Нуриәхмәтов һәм аның укыту  эшләре буенча урынбасары Илүсә Зөбәерова.Иске Казанчы мәктәбе директоры Мансур Нуриәхмәтов һәм аның укыту эшләре буенча урынбасары Илүсә Зөбәерова.


Мәктәп ерактан ук нур балкытып торган кебек. Җылы мохит, ачык йөзле укытучылар, балалар бу хисне тагын да көчәйтә. Бүген мәктәптә 109 бала белем ала. Аларга сыйфатлы белем, иҗади үсеш, шәхес буларак формалашу өчен барлык шартлар да тудырылган.
Шулай ук 2011 елдан башлап, укудагы аерым уңышлары һәм җәмәгать тормышында актив катнашканы өчен иң яхшы укучыга педагогия фәннәре докторы, Фәннәр академиясе президенты Әлфис Гаязовның исемле стипендиясе дә тапшырыла.
Укучылар мәктәптә стена гәзите дә чыгара. 2016 елдан бирле атказанган укытучы, туган якны өйрәнүче Тәлгать Якупов истәлегенә багышланган “Хәзерге педагоги­каның актуаль мәсьә­ләләре” төбәк фәнни-гамәли конференциясе оештырыла.
Мондый бөтен яклап та үсешергә мөмкинлек тудырылган мәктәптән ике Советлар Союзы Герое, Ленин, Хезмәт Кызыл Байрагы, “Почет билгесе” һәм Хезмәт даны орденнары белән бүләкләнгән 22 кеше, халык хуҗалыгының төрле тармакларында “атказанган” исеме алган 50дән артык хезмәт­кәрләр, 5 фән докторы, 3 фән кандидаты, 2 спорт мастеры, 60тан артык мәгариф оешмасы җитәкчесе чыгуы да гаҗәп түгел.
Иске Казанчы мәктәбенең тарихы юбилейга багышланып чыккан китапта тупланган. “Мәктәп тарихына гасырлар югарылыгыннан карап, берничә күзәтү ясарга мөмкин, – дип яза Әлфис Гаязов. – Берен­чедән, мәктәп укытучылардан һәм җитәкче­ләрдән уңган. Икенчедән, укучылар да сынатмый. Мәктәп тәмамлаган 3293 кеше арасында дәүләт бүләкләренә лаек булучылар күп, хакимият органнарында уңышлы эшләүче җитәкчеләр бар”.
Йөз еллык тарихы булган Иске Казанчы мәктәбе Аскын районында алдынгы, данлыклы. Аның йөзек кашы. Мондый мәктәп­ләр булганда мәгарифебез үсешәчәге шик тудырмый!

Иске Казанчы мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укучылары һәм укытучылары.Иске Казанчы мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укучылары һәм укытучылары.


Энҗе ИБРАҺИМОВА.
Аскын районы.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сегодня, 12:52 :: Сәясәт
"Керү белән асылынасы килмәсен!"
Иннек-кершән нишләтә!
Сегодня, 12:49 :: Мин – хатын-кыз
Иннек-кершән нишләтә!
Сегодня, 12:47 :: Сәясәт
"Мин 70 дигәнмен икән, димәк, 70!"
Сегодня, 12:45 :: Яңалыклар
"Тәпи-тәпи атлап барыгыз!"




Новости русской версии сайта



Яңа номер

19 (25323) от 15 февраля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»