Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Басуларны йөзеп иңләде ул!

Басуларны йөзеп иңләде ул!
18.01.2019 / Башкортстанга - 100 ел!

Басуларны йөзеп иңләде ул!Хәләф Гыйльданов намуслы хезмәте белән район һәм республика хезмәтчәннәре арасында олы абруй казанды.

Башкортстанда 200дән артык кешегә “Социалис­тик Хезмәт Герое” исеме бирелгән. Шуларның берсе — Хәләф Гыйльданов. Ул 1932 елның 1 февралендә БАССРның Илеш районы Кече Бишкурай авылында туа.

Бишкурай авыл Советы территориясенә биш торак пункт керә: Бишкурай, Кече Бишкурай, Төйлегән, Иләкшиде, Ташчишмә авыллары.

Биләмәдә Муса Гәрәев исемендәге колхоз-СПК эшли. Совет чорында бу колхоз “Коммунар” исеме белән билгеле иде.


Хәләф Гыйльданов та хезмәт юлын нәкъ “Коммунар” колхозында башлый, егерме яшеннән туган колхозында тракторчы булып эшли.
Хәләф Гыйльван улы үзен югары квалификацияле белгеч, эшенең остасы итеп таныта. 1974 елда колхоз һәм район механизаторлары арасында социалистик ярышта беренче урынны яулый. Тугызынчы бишьеллык планын (1971-75) вакытыннан алда — өч ел да сигез ай эчендә үти. 1974 елда туңга сөрүдә югары күрсәткечләргә ирешә. Мәсәлән, 22 һәм 23 августта “ДТ-54” тракторында ике эш сменасында 25 гектар җирне туңга сөрә, ә смена нормасы 3,5 гектар була. Өстәвенә, эшен яхшы сыйфатлы — 28-30 сантиметр тирәнлектә башкара.
Ул эшләгән звенода аерым участокларда рекордлы уңыш алына: 65 гектар мәйданнан — 39,2 центнер бодай, 50 гектар мәйданнан 40,1 центнер солы җыела. Гомумән алганда, “Коммунар” колхозы 1974 елда бөртекле культуралар уңышы буенча республикада беренче урынны яулый һәм дәүләткә 53 059 центнер ашлык сата. Ашлык җитештерү буенча хуҗалык планы — 125, ит — 100,3, сөт — 125, йомырка — 141 һәм йон 103 процентка үтәлә.
Бөтенсоюз социалистик ярышта ирешелгән уңыш­лары һәм тугызынчы бишьеллык йөкләмәләрен, игенчелек, терлекчелек продукциясен җитештерүне һәм сатуны арттыру буенча кабул ителгән йөкләмәләрне вакытыннан алда башкаруда күрсәткән хезмәт батырлыгы өчен СССР Югары Советы Президиумының 1975 елның 10 февра­лендәге указы белән Хәләф Гыйльдановка “Социалистик Хезмәт Герое” исеме бирелә.
Ул җәмәгать тормышында да актив катнаша. Башкорт АССРның тугызынчы чакырылыш Югары Советы депутаты булып сайлана, медальләр, ике Ленин ордены белән бүләкләнә, “Башкорт АССРының атказанган механизаторы” исеме бирелә.
Хәләф Гыйльван улы тормышын, язмышын туган ягына, авылына, колхозына багышлый. Хаклы ялга чыкканчы “Коммунар” колхозына хезмәт итте. Хатыны Тәрҗимә Яхъя кызы белән өч малай, ике кыз үстереп, тормыш юлына аяк бастырдылар.
Хезмәт батырларының исеме халык күңеленнән бервакытта да юылырга тиеш түгел. Чөнки алар киләчәк буын бәхетле тормыш итсен өчен фидакарь хезмәт куйган. Шуны истә тотып, якташлары Хәләф Гыйль­дановның фидакарьлеген мәңге­ләштерү максатында туган авылының урамына аның исемен биргән.

Зөһрә ИСЛАМОВА.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сегодня, 21:33 :: Яшьлек
"Сез безгә бик кирәк!"
Тәртип кирәк, иптәшләр! (Видео)
Сегодня, 19:55 :: Мәдәният һәм сәнгать
Тәртип кирәк, иптәшләр! (Видео)
Вәсилә Фәттахованың кызын Кытайда дәвалаячаклар
Сегодня, 18:36 :: Мәдәният һәм сәнгать
Вәсилә Фәттахованың кызын Кытайда дәвалаячаклар
Барселонада Салаватны талаганнар
Сегодня, 18:08 :: Мәдәният һәм сәнгать
Барселонада Салаватны талаганнар
Туймазы хәзер Тукайлы
Сегодня, 17:51 :: Милләт
Туймазы хәзер Тукайлы
Өмәдән соң - кайнар чәй!
Сегодня, 17:00 :: Көнүзәк
Өмәдән соң - кайнар чәй!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

49 (25353) от 26 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»